Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ​Бер явармын күк

​Бер явармын күк

Камилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Камилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
11 июля 2016
1588 карау
Юатма

Ренат Харис шигыре
Резеда Ахиярова музыкасы


Бүген көчле яңгыр булыр 
сыман –
Тик торганда күздән яшь килә.
Болытларны узып
                    явармын күк,
Назлы итеп ялгыш дәш кенә.

Бер рәнҗеттең икән – 
юатма да!
Болытка бир явып эрергә.
Аяз чакта гына йөрәгемә
Назлы сүзләр балкып керерләр.

Кушымта:

Кырыслыкка тарта бүген 
күңел,
Изрәүдән кача горурлык.
Горурлыгын сакламаса кеше,
Язмышында куя борылып.


Мин әниемне төрлечә күз алдыма китереп карыйм. Менә ул концертында җырлый: «Минем белән бергә бәхетем туган, өлешемә тигән көмешем...» Аның яраткан җыры «Бәхет»! Әнгам Ат­набаев шигыренә Алмаз Мона­сый­пов язган! Инструменталь ансамб­ленә дә «Бә­хет» исемен куйды әни. «Җиңел килгән бәхет – бәхет түгел, эзләп тапкан бәхет кадерле» – җырдагы бу юллар инде әнинең шигаренә әйлән­гән иде. Яки менә ул репетициядә. Инде ничәнче тапкыр кабатлый бу җырны: «Бөтен нәрсә сине хәтер­ләтә, бөтен нәрсә сине уйлата...» Мин үземчә кушылган булам: «Ниш­ләтергә, дуслар, ниш­ләтергә йөрәктәге ачы сагышны?..» Калей­доскоптагы кебек, җырлар әйләнә. Алар – телефонымда, аудиоязмаларда, үзем укыта торган Вафирә Гыйз­зәтуллина исемендәге 26 нчы музыка мәктәбе укучылары җырла­рында... «Керфе­геңә тамармын мин», «Ак­кошлар», «Күңелдә ике яз», «Туй җыры», «Минем таныш өянкеләр», «Китмим әле яшь­легемнән»... Күп алар, күп. Соңгы арада, исем-акылым китеп, әнинең хатларын, көн­дәлекләрен укып утырам. Ул төннәр буе язып утыра иде бит. Үзе язган җырлар күпме!.. Вакыйгалар, кино кадрлары кебек, хәтеремдә ялтырап-ялтырап кабына. Туган авылы Ка­майга кайтуларыбыз... Кичә-концертларга ба­руларыбыз... Ул бик матур киенә иде. Беркайчан да ачык күлмәк­ләрдән йөрмәде. Чәчләре турыга ачылып, арттан җыеп куелган, түгәрәк алкалары бик тә килешле. Елмайганда бит очлары чокыраеп китә. Шундый чибәр үзе! Кызыл, ак, сары концерт күлмәкләре әле дә бөтен фасоннары белән күз алдымда... Мин бәби табу йортында Камил белән озак яттым, әни көненә ике­шәр мәртәбә яныма килә иде... Без­нең өйдә Сибгат абый Хәким, Заһит ага Хәбибуллин, Фа­сил абый Әхмәт­ләр еш була. Җыр, шигърият, әдә­бият турында сөйләшүләр, бәхәсләр тынып тормый... Рөстәм абый Яхин белән бер йортта, күрше подъездларда яшибез. Берчак Рөстәм абый әнигә шалтырата: «Ва­­фирә, мине бикләп киткәннәр. Аска төш, нотаны балконнан ыргытам», – ди. «Нигә соң йөрәк шулай ярсулы?» дигән романс иде ул. Рөстәм абый­ның соңгы җыры булган... Язмаларда да шул – горур, тәвәккәл, туры сүзле, ачык йөзле, гаделлек өчен җан аткан, кешеләргә гел ярдәм итәргә ашыккан, халкым, милләтем дип өзгәлән­гән, гомер буе дөреслек эзләп йөр­гән, татар җыр-моңына сусаган халык янына концертлар белән чы­гып киткән Вафирә Гыйззә­туллина, минем әни ярылып ята. Вафирә исеменең мәгънәсе дә киң күңелле дигәнне аңлата бит! Аңа рәхмәт әйтеп, Болгария, Төркия, Америка­лар­дан хатлар килә. Кон­церт­ларында елап утырган апаларны күргәнем бар – йөрәкләренә үтәрлек итеп җырлый иде ул.

Һәр җырын тавышы, йөз чалымнары, хәрәкәтләре белән хәтерлим.

Менә «Юатма» җыры. Юк, ул җыр түгел, романс. Шунысы да бар, аны Ренат Харис белән Резеда Ахия­рова әни өчен махсус язганнар.
Бү­ген­гедәй күз алдымда: әни зал бүл­мәсенең уртасына ук барып басты да, үзен сәхнәдә кебек хис итеп, ярсып-хисләнеп, ниндидер театраль образга кереп, тирән кичереш белән җырлый башлады. Кинәт борылып, кулы белән «тамаша залына», «бе­рәү­гә» ишарә ясап: «Бер рәнҗеттең икән – юатма да!» – дип, үпкә сүзләрен әйтте дә тагын талгын ноталарга күчте. Мин, 15 яшьлек кыз, аңа пианинода уйнап утырдым. Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында укып йөргән чакларым иде ул. Бу романсны икәүләп ике тавышка да җырлап караганыбыз булды. «Бу – минем җыр! Миңа туры килә!» – дигән иде әни. Ул чакта мин башкачарак кабул иттем: «Әни көзне ярата. Бу җыр да – көз­ге. Моңсулык, яңгырлар, күз яшьлә­ре...» Хәзер аны үзем дә еш җырлыйм. 

Җыр язылу турында Резеда Ахиярова үзе болай сөйләгән иде:
 – Бу җыр 1983 елда язылды. Ренат Харис белән бергә иҗат иткән иң беренче җырыбыз ул. Вафирә Гыйззәтуллинаны күздә тотып, махсус аның өчен яздык. Аның тавыш тембры, сәхнәдә үз-үзен тотышы, башкару манерасы, тирән кичерешләрне оста итеп бирә белүе мине гел сокландыра иде. Минем әле яңа гына җырлар яза башлаган чак. Вафирәне якыннан белмим дә әле. Ләкин минем өчен ул идеалдагы татар хатын-кызы булып тоела. Озын буйлы, матур гәүдәле, зәвык­лы итеп киенә, ягымлы... Бүгенгедәй күз алдымда: Ренат абыйның шигырен һәм нота кәгазь­ләремне күтәреп, филармониягә, Вафирә Гыйззәтул­лина янына чыгып йөгердем. Оша­тырмы? Ничек кабул итәр? Үзен күрүгә, бөтен икеле-микеле уйларым юкка чыкты. Ошатты җырыбызны Вафирә. «Нәкъ минем кү­ңел­дәгене ачып салгансыз! Каян белдегез?» – ди. Хәтерлим, кышкы салкын көн иде. Актерлар йортында Ренат Ха­рис­ның иҗат кичәсе бара. Шунда беренче тапкыр Вафирә Гыйззәтул­лина «Юатма»ны җыр­лады. Мин фортепианода уйныйм, үзем дулкынланам. Җырчының ли­рик сопраносы бар дөньяны сихерли сыман. 

Аннары без романсны радиога барып яздырдык. Вафирә Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге уен кораллары ансамбле белән дә җырлады аны. «Юатма»ны төрле авылларда, шәһәрләрдә яңгыратты. Иҗади дуслык шушы җырдан башланды...

Резеда Ахияровадан соң Ренат Харис фикерен дә ишетәсем килде. Ул әниемне зур шәхес, чорыбызның күренекле эстрада җырчысы дип атады: «Резеда Вафирә тормышындагы берәр вакыйгадан хәбәрдар булгандыр, бәлки? Миңа никтер шулай тоелды. Шул дулкында җыр тексты туды.... Соңыннан Вафирә рәхмәт әйтте. Җаныма туры килә торган җыр язгансыз диде».

...Менә шундый бер истәлек. Бу романс, әлбәттә, сирәгрәк яңгырый. Ләкин ул миңа бик кадерле. Мин аны тыңла­ганда, әнием кичергән­нәрне, аның язмышындагы борылышларны, күзләреннән яшь китерерлек эчке киеренкелекне, көчле хатын-кыз холкы белән янәшә менә явам, менә түгеләм дип торган мөл­дерәмә күңелен тойгандай булам. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy