Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ​Көндәшләр

​Көндәшләр

Люция ФАРШАТОВА
Люция ФАРШАТОВА
10 июня 2016
4331 карау
Ни өчен әле өч көнлек бу дөньяда дошманлашып яшәргә?

«Болай балалар да шат, үзебез дә тыныч. Туганнарыбыз да күбәйде. Инде бергәләп оныклар үстерәбез».

Алар белән мин бер мәҗлестә таныштым. Янәшәмдәге ике мөлаем гына ханым мәҗлес буе гел бер-берсен: «Аны кабып кара әле, моны кабып кара әле», – дип сыйлаштылар, бертуктаусыз гәпләштеләр. Әңгәмәләренә махсус колак салмасам да, янәшәдә утыргач кайбер сүзләре барыбер дә ишетелми калмады. Ниндидер Фәритне искә алып, салгаларга яратуы өчен «пешереп» алдылар, балалар, оныклар хакында сөйләштеләр. Берсе каратут йөзле, икенчесе сары чәчле булса да, мин башта аларны апалы-сеңеллеләр, аннары туганнан туган кыз кардәшләр дип уйладым. Алар киткәндә дә, килгәндәге кебек, бергә кузгалдылар. Нигәдер күңелемә кереп калган шушы ханымнар хакында саубуллашканда хуҗа хатыннан сорыйсы иттем. «Юк, туганнар түгел алар, көндәшләр, – диде хуҗабикә. – Ирләре уртак. Кара чәчлесе белән аерылышкач, ир сары чәчлесенә өйләнгән, инде кызлары үсеп килә. Ә болар шулкадәр дус, шаярып, бер-берсен «баҗайлар» дип йөртәләр».

Икенче елны шул ук йортта Коръән уку мәҗлесендә тагын бергә туры килдек. Бу юлы инде иске танышлардай аралашып ук киттек. Мине, әлбәттә, аларның, көндәшләр булсалар да, ничек шулай дус яшәүләре һәм нигә үзләрен «баҗайлар» дип йөрүләре кызыксындырды. Белүебезчә, гадәттә, апалы-сеңелле кыз туган-нарның ирләре бер-берсен шулай атый бит. «Бер сере дә юк, – дип көлештеләр алар. – Бу кушаматны безнең тарихны белүче татарчасы чамалырак бер танышыбыз кушты».

...Рәфидә ире Фәрит белән тугыз ел гомер итә. Кайнана-кайнатасы белән дә ярыйсы гына матур яшиләр, шәһәр хуҗалары үз өйләрен сүтәргә карар иткәч, фатирны да бергәләп алалар. Тик менә ир генә аракы белән дуслашканнан-дуслаша бара, хатынына, балаларына игътибары кимегәннән-кими. Аның эчүеннән тәмам гарык булгач, хатын аерылышырга карар кыла: улы белән кызын алып, тулай торакка күченә. Озакламый эшләгән җиреннән фатир да биргәч, тәмам тынычланып яши башлый. Тик беркөнне...

Иренең өйләнгәнлеге хакындагы хәбәрне аңа, базарда очрашкач, элеккеге күршеләре Әнисә апа җиткерә. Элегрәк тә ни өчендер Рәфидәне өнәп бетермәгән күрше апасы тәмләп-тәмләп сөйли бу хакта.
– Ишеттеңме әле, Фәритең өйләнде бит, – дип башлый ул сүзен. – Хатыны Алсинә шулкадәр чибәр, яшь. Моңарчы бер мәртәбә дә кияүдә булмаган икән. Казан кызы, үз фатиры бар, ирең хәзер шунда яши. Бибиәсмаларга кунакка гына киләләр. Фәритне танымассың да, хатыны аны шулкадәр карый, чиста-пөхтә йөртә, шаккатарлык. Эчми дә икән хәзер. 

Авызында кара кан булса да, кеше алдында төкерергә өйрәнмәгән Рәфидә елмайган, мин Фәрит өчен дә, кайнанам-кайнатам өчен дә бик шат, дигән була һәм Әнисә апаның үз хәлләрен сораштырырга тотына. Сәламәтлеге белән кызыксына, аның төрмәдәге малае, йөремсәк ки­ле­не турында сораштыра. Әче телле күрше апасы, сүз үзе теләмәгән якка күчкәч, тиз генә саубуллашу ягын карый. 

Юл буе үрсәләнеп кайта Рәфидә. Алай икән, өйләнгән икән, дип уйлый. Мин сине генә яратам, синнән башка беркем дә кирәкми, дигән булды бит әле. Яратса, аңа алмашны болай тиз тапмаган булыр иде. Хатыны бер мәртәбә дә кияүдә булмаган, яшь диме? Унсигездә үк түгелдер бит? Халык, Иделгә таянма, иргә ышанма, дип юкка әйтмәгән шул. Әнә Фәрите дә, балаларым бар, аларны үстерешергә кирәк, дип уйлап тормаган, өйлән­гән. Хәер, ирләргә бала ни дә, хатын ни?

Рәфидә, коймак туглап йөргән җиреннән кинәт бөгелеп төшә дә үксеп-үксеп еларга керешә. Әтиләре яшьли үлгәнлектән, авылда авыр эштә үткән яшьлеген дә, кысан өйдә кайнана-кайната белән, исерек ир көйләп яшәгән елларын да искә төшереп озак елый ул. Әле өй җыештырмакчы булып тузан суыргычка барып тотына, әле шкафтагы көндәлек тотылмый торган савыт-сабаларны алып, аларны юарга керешә.

Ул арада май кояшыдай елмаеп балалары кайтып керә. Улының кулында зур пакет, кызы дәү аю баласы күтәргән. Әниләренең шешенеп беткән йөзен, елаудан кызарган күзләрен күргәч, улы сумкасын күтәреп тиз генә кухняга юнәлә. Кечкенә кызы исә яңа уенчыгы белән мактана башлый:
– Әнием, матурмы? Миңа аны Алсинә апа алып бирде. Исеме «Топтыгин» булыр диде. 
 – Кем алып бирде? Нинди Алсинә ул? – ди Рәфидә. 
 – Юк, юк, Алсинә апа түгел, әти алып бирде, – дип, сеңлесенең алдына килеп баса улы. – Әни, ачуланма яме, без бүген әбиләргә бардык. Анда әти дә бар иде...
 – Кая бардыгыз? Кем кушты сезгә анда барырга? – Рәфидәнең болай да ярсу күңеле тагын да ярсыбрак китә. – Нәрсә, әтиегезне сагындыгызмы? Ул әйбәт-рәкмени? Шулайдыр шул, ерактагы кояш якты була 
бит ул.
 – Әни, ярар инде, үзең әйттең бит, әтиегездән читләшмәгез, дип. Син дә әби белән телефоннан сөйләшкәнсең ич, ул шундый сөенгән. Менә, сиңа күчтәнәч тә җибәрде. 

Улы сумкасыннан чәй токмачлы пакет тартып чыгара.
– Әби, әниең бик ярата аларны, аңа бир, диде. Йә инде, әни, елама. Ярар, син ачулансаң, башка бармабыз алайса. 

Рәфидә бер чәй токмачын алып каба, икенчесен. Нинди тәмлеләр! Кош телен аның кайнанасы кебек тәмле, тел очында ук эреп бетәрлек итеп пешерә белүче Казанда тагын берәр кеше бармы икән? Хәер, бөтен камыр ашларына да оста ул. Унбиш яшендә авылдан чыгып китеп, Казанда училищега укырга кергән, егермесе тулыр-тулмас кияүгә чыккан Рәфидәне дә аш-суга ул өйрәтте. Сабыр, акыллы хатын. Рәфидә аның киңәшләрен, бергә яшәгән чакларын әле дә сагына. Әгәр Фәрите баш ташлап эчә башламаган булса, һаман да мәш килеп бергә яшәрләр иде кана да. Әй, Фәрит, Фәрит... 

Хатын тәмам тынычланып аш бүләргә тотына, балаларын ашарга чакыра. 
 – Әбиегез ни хәлдә анда, бабагыз? – дип сорый улыннан, алар кулларын юып өстәл янына килеп утыргач. – Чирләмиләрме? 
 
Аның өйләнгәнен белү бу кадәр үк читен булыр дип уйламаган була ул.

 – Юк. Әби сиңа сәлам әйтергә кушты. Бабакай да, әти дә.
– Алсинә апа да, – дип тәтелди кызы. 
– Нәрсә дисең? Нинди Алсинә? Баядан бирле шул исемне кабатлыйсың, кем соң ул Алсинә? Ә-ә-ә, Алси-нә! – Кинәт кылт итеп исенә төшә: Әнисә апа Фәритнең яңа хатынының исемен Алсинә диде бит.
– Нәрсә, әтиегез яшь әни алып кайтканмы? Миннән матурракмы, чибәрме? – Рәфидә кычкырырга кереш­кәнен сизми дә кала. 
 – Әни! Тукта, тынычлан! Син әтине үзең ташладың бит. Үзең аердың безне аннан. – Улының куырылып килүен, кызының күзләрен зур ачып катып калуын күргән ана секунд эчендә үзен кулга алып өлгерә дә балаларының икесен дә ашыгып кочагына кыса.
 – Йә, ярар, әтиегезнең өйләнүен мин ишеткән идем инде... Тик моннан соң анда минем рөхсәттән башка барып йөрмәгез, комачауларсыз. 

...Авыр, ай авыр була Рәфидәгә. Фатир алып, аны җиһазлавы да, ике баланы берүзе генә үстерүе дә, ялгызлыгы да. Инде менә иренең хыянәте... Әйе, дөрес, ул аны үзе ташлап чыгып китә, ләкин аның өйләнгәнен белү бу кадәр үк читен булыр дип уйламаган була ул. Юкка гына өлкәннәр «ир бирмәк – җан бирмәк», дип әйтмиләр шул. 

Дөресен әйтергә кирәк, ире эчәргә яраткач, аңа кияүгә чыгучы табылыр дип һич кенә дә уйламый хатын. Янәсе, исерек белән кем яшәсен? Бар икән шул, андыйларны яратучылар да бар икән. Хәер, Фәрит хәзер эчми, диделәр бит. Димәк, элекке ире, чынлап та, акылына килгән. Бәлки, яратуы шулай үзгәрткәндер аны. Димәк, ул Рәфидәне яратмаган булган? 

Шундый авыр уйлар белән озак яши ул. Сирәк кенә шылтыраткалап кайнанасының хәлләрен белешкәләп торса да, икесе дә Фәрит хакында да, аның яңа хатыны хакында да ләм-мим сүз кузгатмыйлар. Шулай көз, кыш, яз үтә, җәй җитә. Матур көннәрнең берсендә, кайна-насының кунакка чакыруын истә тотып, кызын ияртеп аларның Тирән күлдәге бакчаларына юл тота Рәфидә. Килсә... 

Фәрит белән кайнатасы мунча өйалдын рәтлиләр, ниндидер ят хатын җиләк җыеп йөри. Рәфидә аны күргәч, барган җиреннән туктап кала. Резедәсе әтисе кочагына атыла. Ә аңа соң нишлисе? Борылып китәсеме, кереп исәнләшәсеме? Ул арада кайнатасының: «Әсма, Әсма дим, чык әле, кунак бар», – дигәне ишетелә, ә җиләк җыеп йөргән хатын, ашыгып, Рәфидәгә таба атлый: 
– Исәнмесез, сез Рәфидә бит, мин сезне туй фотоларыгызда күргән идем. Ә мин... мин — Алсинә, таныш булыйк. 
 
Баламны югалтудан шулкадәр куркам. Шуның өчен дә ялварам сиңа, зинһар, рәнҗемә миңа.

 Артык чибәр түгел икән яшь хатын. Хәер, яшь тә түгел бугай. Сөйкемле үзе. Ягымлы да. Әнисә апа дөрес әйткән. Әнә бит Резедәне ничек үз итеп кочып алды, әйтерсең лә, көндәшенең баласы түгел, үз кызы. Өстәл янында да үзен иркен тота. Гүя кунакка иренең элекке хатыны түгел, сеңлесе килгән. Фәрит кенә бертуктаусыз бармаклары белән кызының чәчен тарый, уңайсызлана бугай. Кайнанасы да ниндидер киеренке халәттә. 

Ә кайнатасы белән яшь килен үзара чөкердәшәләр генә. «Туктале, мин нишләп болай утырам соң әле, килешмәгәнне, – ди үз-үзенә Рәфидә. – Табыннарына кара таракан булып төшкәнмен икән, кешене уңайсыз хәлдә калдырырга ярамый бит. Елмаерга, сөйләшергә кирәк». 
 – Марат нигә килмәде?

 Рәфидә хушына килеп авызын ачканчы кызы әбисенә җавап биреп тә өлгерә: 
 – Абыем лагерьда. Биш көннән кайта да аннары без ерак әбиемнәргә авылга китәбез. Әтием, син безнең янга килерсеңме? Алсинә апа белән.
 Кинәт Рәфидәгә эсселе-суыклы булып китә. Балалары әтиләре һәм аның хатыны белән аралашып яшәгәннәр түгелме соң? Аралашмасалар, болай ук якын итеп елмаймас иде кызы Алсинә апасына... 
 – Рәфидә, син... Сез чәчәкләр яратасызмы? Әйдәгез, мин Сезгә бик матур чәчәкләр күрсәтәм. Иптәш хатыным Кырымнан алып кайткан иде, климатка карап тормыйлар, бездә дә үсәләр икән.
 – Бар, Рәфидә, бар, искиткеч матур алар, оҗмах чәчәкләре дип белерсең. – Кайнанасы кинәт җанланып китә. – Табынны үзем җыярмын, барыгыз, балалар, аңлашыгыз. 
 «Аңлашыгыз, дип, нәрсәсен аңлашасың инде аның. Фәрит өйләнгән, ул биредә чит кеше хәзер. Әнә иренә дә, бакчага да яшь хатын хуҗа». 

 Аны уйларыннан Алсинә аера:
 – Рәфидә, ачуланма миңа, – дип сүз башлый хатын, өстәл яныннан читкәрәк киткәч. – Ярыймы мин син дип дәшәм? Мин бит сезнең арага кермәдем. Фәрит белән танышкач та бергә яшәп карарга озак риза булмадым әле. Аннары ничектер ияләштем. Әйбәт кеше бит ул, риясыз, намуслы. Тик менә характеры гына йомшаграк. Салгаларга ярата, нишләтәсең. Хәер, хәзер кайсы ир эчми инде? Беләсеңме, ул һаман сине ярата. Төшләрендә еш кына сиңа дәшә. Мин баштарак көнләшә идем, аннан тынычландым шикелле. Тик менә бүген генә...

Хатын кинәт туктап калып, әкрен генә эчен сыйпап куя. Бәй, ул авырлы түгелме соң?
 – Беренче балам, шуңадырмы авыр күтәрәм. Егерме яшемдә бик авыр операция кичергәч, миңа табиблар, беркайчан да бала таба алмыйсың, дигәннәр иде. Шуннан куркып, кияүгә дә чыкмадым. Ходайга мең шөкер, менә уздым бит. Шуның өчен дә рәхмәтлемен Фәриткә. 
 – Ничә ай инде? 
 – Дүрт... Беләсеңме, баламны югалтудан шулкадәр куркам. Шуның өчен дә ялварам сиңа, зинһар, рәнҗемә миңа.
 – Юк-юк, син ни сөйлисең, яшәгез генә. – Кинәт Рәфидәгә бик җиңел булып китә. Әйтерсең лә, бар борчуларын алып ташлыйлар. Алсинә үз сеңлеседәй якын булып тоела. Аны кочаклап аласы, юатасы килә. 
 Табын янына килгәндә аларның йөзендәге киеренкелек таралган була, икесе дә елмая. Моны күреп башкалар да җанланып китә. 


* * *
Шуннан бирле алар гел бергә: кайгылары да, шатлыклары да һәрчак уртак икән. Бала тугач, аны бергәләп бакканнар, Маратның да, Резедәнең дә туйларын бергәләп үткәргәннәр, инде аларның балаларын үстерешәләр. Фәрит ике йортта да бар ирләр эшен башкара, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр икән. Рәфидә бер ир-ат белән танышып, очрашып йөри башлагач, Фәрит бераз көнчелек күрсәтеп алган алуын, тик Алсинә аны тиз «сүндергән».

 – Ничек шулай яшәп була? – дип сорадым мин «баҗайлардан» икенче бер юлы очрашкач. 

 Аерым-аерым булса да, алар икесе дә бер төрлерәк җавап бирделәр:
 – Ни өчен әле өч көнлек бу дөньяда дошманлашып яшәргә, ди? Ә болай балалар да шат, үзебез дә тыныч, кайнана белән кайната да хәер-фатыйхада киттеләр. Туганнарыбыз да күбәйде. Инде бергәләп оныклар үстерәбез, шөкер, дүртәү алар безнең. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy