Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Иясез шатлык -2

Иясез шатлык -2

​Эльмира ЗАКИРОВА
​Эльмира ЗАКИРОВА
24 мая 2016
3090 карау
Башы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=2040

Нәрсә булыр? Алда ниләр көтә? Күрешерләрме? Бергә калырлармы? Бу тарих һич уйламаган борылыш алды.


ИКЕ УТ АРАСЫНДА

Нишләргә инде хәзер? Алсу, җанына урын табалмыйча, җәйге киемнәрен, тигез табанлы балеткаларын бер алды, бер куйды. Аркылы-торкылы яткан рюкзак, юл сумкаларына абынып сөртенде. Бөтенесен болгап ыргытасы килде. Менә хәзер телефон шылтыраса? Таһир, теге вакыттагыча, күрешкәч барысын да сөйләрмен, дип, нейтраль урында очрашу билгеләсә?.. Китми калып та булмый бит! Үкенечле уйлар эчендә кая барып сугылырга белмичә йөдәде кыз. Ичмасам, самолет билетлары күз алдында ята: Мәскәү–Дубай, 31.12.2011.

Баштарак кая китәсен берәүгә дә әйтмәскә булган иде. Артык күп сөйләнеп йөреп, күз тидерүең бар! Китәме – китә, эше бармы – бар, контрактка кул куелганмы – куелган! Греция ни, Гарәп илләре ни – кемнең кемдә ни эше, янәсе. Оҗмах бакчасыдай мәңге яшел Греция депрессия халәтен юып төшерер кебек тоелган иде шул. Халкидики ярымутравы, таверналар, Урта диңгездәге ап-ак яхталар, тау тезмәләрен алыштыручы яшел үзәннәр...  Әтисе, әнисе, Алсу кайчандыр шул илгә барганнар иде. Еракта калган балачагындагыча, шундагы гасырлык платанны кочып, теләк телисе килде Алсуның... Һәм таштан коелган Аристотельнең уң  аягының баш бармагына сул кулы белән кагылып аласы... Акыллы булыр өчен! (Шундый юрама бар анда!) Илдә кризис, апельсин җыярга барсаң гына инде дип, хыялларын сүрелттеләр кызның һәм... Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим иттеләр. Алсу Дубайдагы иң зур сәүдә үзәге ресторанында официант булачак! Йөгереп кенә йөрергә туры киләчәк. Яссы табанлы балеткалар менә ни өчен кирәк! Ә Америкада озын буйлы Таһир янында кечкенә күренмәс өчен биек үкчәләрдән йөргән иде!..  Таһир... Кара, нишләп һаман бер хәбәр дә бирми соң? Нинди сәер шылтырату булды бу? Әллә соң, тәвәккәлләп, үзенә җыеп караргамы?! О, юк! Чын мәхәббәтемне таптым, дип, акка кара белән язды лабаса! Тик... Эчке бер сиземләү белән Алсу монда барыбер дә нидер булганын чамалый: берәр бик үткер чая кыз йә ханым егетнең башын әйләндереп кенә мәҗбүри өйләндертмәсә, Таһир үзе андый адымга һич җөрьәт итә торганнардан түгел...  Әллә нинди буталчык хәлләр. Нишләргә соң, нишләргә?! Чү, Алсу, әллә инде елыйсың? Сөрт яшьләреңне! Әнә, Сәрия апаң хат язган сиңа.

«Кадерле Алсу! Син ничек курыкмыйча ерак Гарәп Әмирлекләренә китәргә булдың? Авыр булмасмы? Сагынмассыңмы? Түзәрсеңме? Шәрыкта кануннар бит башка. Беләм, синдәй нәзберек балага җиңел булмас. Синең бу адымыңа сокланам да. Тәвәккәл, мөстәкыйль, үз дигәнеңә ирешми туктамый торган акыллы кыз шул син! Күз алдымда һаман бер картина: Нью-Йоркта син  ялгыз авыру карчыкны карап утырырга барган идең. Әбинең хәле авырая, кирәкле дарулар да булмый кул астында. Гөнаһ шомлыгына каршы, аптекада да беткән чагына туры киләме  – Надия белән икәүләп миңа шылтыратасыз. Кирәкле таблеткаларның миндә барлыгын белгәч, соң булуга карамастан, син  килергә тәвәккәллисең. Борчылып, каршыларга чыксам – төнге Нью-Йорк буйлап горур рәвештә башын югары чөеп безнең Алсу атлый! Батыр кыз син! Ышанам: бар да әйбәт булачак синең! Ә Таһирга килгәндә... Шылтыратырга да курыккан нинди егет инде ул?! Кирәк булса, Дубайдан да эзләп табар! Исең дә китмәсен! Белеп тор: мин сиңа һәрчак хәер-фатихада. Уңышлар теләп, Сәрия апаң».
 Шушы хат тылсым көчләренә ия булды, ахрысы. Кызга канатлар куйдылар, диярсең: кәефләре күтәрелеп китте.

...Карлы Казан, Яңа ел алды ыгы-зыгысына күмелеп, ылыс катыш мандарин исенә чумып, мәңге бетмәстәй “бөке”ләре тозагында, чыршыларда балкыган аллы-гөлле утлары кочагында, Алсуның китеп баруын сизмәде дә бугай. Әти-әнисе –  җылы туннардан (алар кызларын озаткач Асылтамакка кайтып китәчәк), Алсу – җиңелчә курткадан – өйдән ерак юлга кузгалдылар. Гомергә истә калачак Яңа ел булырдыр бу! Баш миенең хәтер тартмасы алдына дөнья картасын элде Алсу: күңеле белән Мәскәү, Россия көньягы, Кара диңгезләрне очып узды да, Көнбатыш Азия, Иран, Фарсы култыгы тирәләрен айкый башлады. Абу-Даби, Дубай, Шарджа, Аджман, Әль-Фуджейра атамалары да инде колакка алай ук ят түгел. 
 


ДУБАЙ

Мәскәүдән Дубайга  биш сәгать очканнан соң, Алсу кинәт кенә бөтенләй башка дөньяга килеп төште. Чып-чын фантастика! Зу-у-ур аэропорт. Эскалаторлар. Бөтенесе автоматлаштырылган. Атлап та йөрисе юк хәтта –  төймәләргә генә басасы. «Цивильно!» – дип куйды ул сокланудан. Халык, халык! Кемнәр генә юк: ак, кара, сары тәнлеләр... Бар да каядыр ашыга. Бу кадәр чуарлыкны Алсуның әле беркайчан күргәне булмагандыр. Индуслар багажны трансферга урнаштыра, ак киемле, чалмалы гарәпләр таможня тикшерүендә утыра. Ә шәһәрне тасвирларга сүзләр җитмәс сыман. Урамнар киң, “бөке”ләр юк, һич арттырусыз көзге кебек шома юллар, затлы машиналар. Монда да – небоскреблар. Бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган үзләре! Кайсы  – китап, кайсы – пальма, кайсылары геометрик фигуралар сыман итеп төзелгән. Метро шәһәр өстеннән уза. Мегаполис! Ул чәчәкләр! Ул пальмалар! Кыштан – җәйгә, бертөрле сорылыктан әкияти гүзәллеккә менә ничек тиз генә күчеп  була.
 
Берәр бик үткер чая кыз йә ханым егетнең башын әйләндереп кенә мәҗбүри өйләндертмәсә, Таһир үзе андый адымга һич җөрьәт итә торганнардан түгел...

...Алсу озын итәк киеп, чәчләрен артка җыеп, беренче эш көненә әзерләнде. Шорты, мини итәкләр, артык сыланып торган киемнәрдән кеше арасына чыкмыйлар биредә. Мөселман иле буларак, шәрә беләк, ачык изү, ялангач аяклар белән йөрү тыела. Тездән югары, үтәкүренмәле күлмәкләр кимәскә икәнен Алсу алдан белеп килгән иде инде. Ә болай ул үзе дә коеп куйган мөселман кызы: тыныч, тыйнак, әдәпле, тотнаклы, кайберәүләр кебек чәчрәп күзгә керә торганнардан түгел инде. Һм-м, бәлки, шул артык тыйнаклыгы комачаулагандыр да әле... Таһирга, әнә,  башка төрлерәк кызлар ошаган бугай. Фу, тагын шул искә төште. Әллә соң ул да Алсу турында уйлап куйганмы?

Якын Көнчыгыштагы иң зур сәүдә үзәге «Дубай Молл». Анда ресторан-кафелар, эреле-ваклы кибетләр, океанариум, тикшеренү үзәге... Менә кайда эшләячәк Алсу! Тездән түбән шакмаклы  итәк, ак кофта, шундый ук акка көрән шакмаклар төшкән жилет, ике толымга үрелгән чәчләре җилкәсенә чак төшеп, ниндидер шаян кыз образы тудыра. Менә шундый дресс-код! Көзгегә күз салгач, үзе дә канәгать калды. Их, Таһир күрсә!..

Алсу эшли торган кафе террасасы «Җырлаучы фонтаннар»га карап тора. Шуңа күрә бирегә кереп утырырга теләүчеләр аеруча күп. Ярты сәгать саен музыка алышына: әле шәрыкныкы, әле Европаныкы, әле классик музыка яңгырый. Фонтаннар да әллә нинди кыяфәтләргә кереп шаккатыра. Һәр керүчене якты йөз белән елмаеп каршыларга,  бик игътибарлы булырга, заказларын тиз үтәргә кирәк. Аралашу, әлбәттә, инглиз телендә. И тырышты инде Алсу! Бөтерчек кебек бөтерелде, күбәләк кебек очты. Алар бригадасы егетләре эшчән кызга, шаяртып, “бал корты” дигән кушамат тактылар. Мактап, үсендереп торсыннар да, ничек рәхәт булмасын ди! Моңсу Алсуның күзләре, иреннәре елмая иде инде. Россиядән килүчеләр аеруча үз итте. Бейджигында “Алсу” исемен күрү белән җан керә үзләренә. Күбесенең инглизчәсе чамалы, сөенеп, шундук русчага күчәләр.”Алсу, Алсу” дип кенә торалар.

Менә бәла! Тыз-быз йөгерә торгач, туфлиләре аягын кырган, җитмәсә, ул аяклар сулык-сулык килеп авырта. Борычлы, төрле тәмләткечләр, үләннәр кушып әзерләнгән, авызны өтеп алып яндыра торган ризыкларына да күнегү җиңел түгел икән. Америка булмас сиңа, дип куйды ул, уңай якларын юри танымаска тырышып. Ә акылы белән барыбер дә биредәге тәртип, чисталык, муллыкка соклана иде. Эчкән, тарткан, сыра шешәсе күтәреп йөргән бәндәләрне ялгыш та очратмассың. Теләсә кайда тыныч күңел белән курыкмыйча йөри аласың. Акчаңны, телефоныңны югалтсаң да борчыласы юк – беркем кагылмый, берәү дә урлап китми.
 
Алсу ком чүлләрен, Фарсы култыгын, Һинд океан ярларын айкаячак әле...

...Ә шулай да сагындыра. Бигрәк тә авылдагы кәккүк тавышлары, шомырт чәчәге исләре, салават күперләре, әбисе пешергән тәбикмәкләр... Ә монда – чүл, ком бураны! Их, коеп яңгыр яусын иде! Балеткаларын салып атып,  күлләвекләргә керә-керә, рәхәтләнеп чылана-чылана, ялантәпи атлар иде. Теге 60 нчы еллар хитындагыча:
Бывает все на свете хорошо,
В чем дело, сразу не поймешь –
А просто летний дождь прошел,
Нормальный летний дождь...


Алсу, хыялланып, җыр көенә ритмик хәрәкәтләр ясап, үзен яңгыр астында калгандай хис итте, «А я иду, шагаю по Москве...» дип, кыланчыкланып әйләнгәләде, аннары көлеп, «әй лә, по Дубаю» дип тыпырдады. Җырдагыча, Тын океан, тундра, тайгалар белән генә чикләнмичә, Алсу ком чүлләрен, Фарсы култыгын, Һинд океан ярларын айкаячак әле... Шул күтәренке кәефтә ул ни булса – шул дип Таһирның номерын җыйды. Әмма, корт чаккандай, тиз-тиз төймәгә басып сүндерде дә, телефонны диванга ук ыргытты. Әйтерсең, кулларын пешерә...
 


СИН КЕМ, СӘЕТ?

Молдовадан – Ротарь Лиля, румын егете Микола, гарәп егете Сәет Алсу белән аеруча дуслаштылар. Дүртесе дә бер бригадада. Сәет университетта туризм буенча укыган, Лиля – тарих, инглиз теле укытучысы, Микола – икътисадчы. Алар белән тагын Филиппиннан килгән азиат йөзле бик ярдәмчел кызлар, Мисырдан килгән егетләр эшли.

Иң башта Лиля якын итеп эндәште Алсуга.
– Кара, син үзең дә җырчы Алсуга охшагансың бит! Ияк, иреннәр... Күзләр дә...  Абау, профильдән нәкъ адашың төсле, – молдаван кызы яңа танышына яратып карап торды. Алсу тыенкы гына көлеп җибәрде дә, оялып, башын читкә борды. Аннары бик кирәкле мәгълүмат җиткергәндәй: «Без әле якташлар да! – дип мактанып алды. – Җырчы Алсуның әтисе туган авыл Уяндыкка Асылтамактан ярты сәгатьлек юл. Искиткеч матур яклар – авыллары Агыйдел буенда. Алсу ел да Сабантуйга кайта анда.»
Кызлар шулай дуслашып китте. Ә егетләр... Микола – күп сөйләшә, тел бистәсе, туктаусыз көлдерә, өчәү бергә туры килсәләр, русча гына сөйләшә башлыйлар. Андый чакларда Сәет көлемсерәп читтән генә күзәтә. Аһ, чибәр егет! Ул сөрмәле күзләр, ул буй-сын! Иван Ургантка да охшаган кебек. Кызларны акылдан яздырадыр бу. Алсу егеткә бер карау белән әллә нишләп китте: әтисе чалымнары бар иде анда. Әллә исеме, әллә әтисе белән охшашлык үзенекен итте: ул аңа аерым бер җылы мөнәсәбәттә иде. Сәет тә Алсуга күз төшергәләп ала. Ничектер башкачарак карый ул аңа: яратыпмы, сынапмы, баласытыпмы шунда – аңламассың. Лиляга да, филиппин кызларына да бер дә андый күзләр белән карамый.

Алсу, бар дөньясын онытып, ихластан клиентларына хезмәт күрсәткәндә, кинәт үзендә кемнеңдер тирән карашын тоеп, шул якка борылып карыйсы итте. Сәет! Шулкадәр яратып, сокланып карый! Бер генә мизгелгә күзләре очрашты. Кыз, оялып, керфекләрен түбән төшерде. Ике бите уттай яна иде. «Татар кызы бигрәк тыйнак, бер сүз әйтсәң кызара ла... Хәтерләрен калдырырлык сүз әйтмәгез сез аңа...» дип, Алсу кебекләр турында җырлыйдыр инде Илһам Шакиров.

Эш бетеп кайтырга чыкканда, «Хай, Алсу!» дип, Сәет куып тотты. “Әйдә төрек кофесы белән сыйлыйм үзеңне”, ди. Кафега кереп утырдылар. Башта икесе дә бер-берсенә визит карточкасы ясады: илләре, туган шәһәрләре турында сөйләделәр. Сәет Мисырдан, Урта диңгез буендагы зур порт шәһәре Әль-Искәндәриядән килгән. Икенче төрле әйткәндә, Александрия. Александр Македонский хөрмәтенә шулай атала. Балачагында, көзге каникулларга әти-әнисе Алсуны Мисырга алып барган иде. Пирамидаларны, Кызыл диңгезне, дөяләр кәрванын, җирле халык бәдәвеннәрне искә төшереп, Сәет сөйләгәннәрне күз алдына китереп утырды. Егет әтисе, әнисе, апалары, энеләре турында сөйли, фотоларын күрсәтә. Аннары бер фотоны күрсәтергәме-юкмы дигәндәй икеләнеп торды да, «монысы Ләйлә», дип куйды. Сизмиме соң инде Алсу! Хәсрәт эчендә ут йота бит егет! Аның чишеләсе, эчендәгесен кемгәдер сөйлисе килә... Сәет бик яраткан аны. Әмма Ләйлә югары катлау кызы икән. Әти-әнисе, яшьләрнең теләгенә каршы барып, аерган аларны: кызны бай егеткә кияүгә биргәннәр. Сәет йөрәге януга чыдый алмыйча иленнән үк чыгып киткән. Онытылырга да, акча эшләргә дип тә... Һәм... караңгы төндәге якты йолдыз сыман берәү – Алсу монда. «Син – тыйнак, сабыр... Башкалардан аерылып торасың. Үзең – мөселман кызы, минем ватанымдагы кызларны хәтерләтәсең», – диде күзләренә туры карап. Ул үзенә тарта торган әллә нинди сихри көчкә ия иде, ахрысы... Алсу Таһир белән Сәетне бизмәнгә салып карады. Әле берсе өскә калка, әле икенчесе...
 


ӘЛЬ-ИСКӘНДӘРИЯГӘ АЛЫП КИТӘМ!

Көннәр үз көенә чаба. Алсу өчен бөтен Җир шары уч төбендә генә кебек. Аңа Казан да, Нью-Йорк та, Дубай да, хәтта кечкенә Асылтамак та сыеп беткән.
Сәетне көн дә эштә күреп тора. Алсуны ул күз уңыннан һич ычкындырмый. Көтелмәгән бер-бер хәл туса, җир астыннан калкып чыккандай шундук калкансыман пәйда була. Берәрсе Алсуга кырын гына карасын, карчыга урынына һөҗүмгә күчә.

Балыкчылар авыллары, пальма ешлыклары, кечерәк кенә мәчетләр, келәм базарлары аша үтә-үтә, ял көнендә икәүләп Һинд океанын карарга бардылар. Мату-ур! Океан да! Сәет тә! Тик менә сәер гадәтләре бар инде. Беркөн Алсуны кыска җиңле күлмәктән күреп кәефе кырылды. Җиң беләзекне капларга тиеш, ди(!). Алсуы да инде – гаепле кеше сыман югалып ук калды. Кара, эштәге егетләр белән ачылып китеп сөйләшергә дә ярамый! Көнче күбәләк! Алсу кибетләргә китсә дә шылтыратып эзли башлый, кайдалыгын төпченми туктамый. Нәрсә ди?! «Син миңа бик ошыйсың! Әйдә Әль-Искәндәриягә алып кайтып китәм сине! Анда күңелле. Сиңа ошар. Ике катлы зур йортыбыз бар. Әти-әни, туганнар бергәләшеп матур итеп яшәрбез, иншаллаһ. Икенче кат безнеке булыр... Мин сиңа өмет итә аламмы? Болай гына, вакыт уздырып йөрерлек булсаң, турысын әйт. Минем уй-ниятләр җитди».

Шушы сүзләрдән курыккан иде дә инде Алсу! Ни дип җавап бирергә? Сәет бик-бик ошый аңа. Әмма... Мәңге кайталмыйча чит-ят җирләрдә саргаергамы? Әти-әнисен бер күрергә тилмереп, үзәге өзелеп яшәргәме? Шәригать кануннарына буйсынып, чит тәртипләргә күнеп көн күрергәме? Баштанаяк төренеп, пәрәнҗә бөркәнеп, йөзне каплап... Аллам сакласын! Узган ел “Комсомолка”дан укыган бер гыйбрәтле язманы исенә төшерсә, йөрәге әле дә жу итеп китә! Эшкә килеп урнашкан украин кызы Наташа белән гарәп егете арасында шундый мәхәббәт уты кабына – өйләнешәләр. Балалары туа. Һәм... коллык башлана. Гарәп ир-атының хатыны да гарәп булырга тиеш икән ләбаса. Җитмәсә, аның берничә хатыны бар икән инде! Монда кануннар катгый! Наташа өчен тәмуг газапларына тиң көннәр башлана. Ахыр чиктә мең бәлаләр белән качып котыла, ә баланы – бирмиләр анасына, алып калалар... Алсу, коты очып, куркыныч уйларын куарга тырышты. Хатын-кызның төп миссиясе – балалар табу, балалар тәрбияләү биредә, ә ирләр – акча табучы, туендыручы, киендерүче, кайгыртучы. Мөселман гадәте буенча, ир кеше – баш, ир кеше – хуҗа. Хатын-кыз үзе генә өйдән чыгарга да тиеш түгел. Кибетләргә дә ире яки ир туганнары озатуында йөри алар.
 
Үзең – мөселман кызы, минем ватанымдагы кызларны хәтерләтәсең.

Алсуны иң нык гаҗәпләндергәне: гарәп хатыннары пәрәнҗә астыннан шундый зиннәтле бизәнү әйберләре тагып, алтын-көмешкә күмелеп йөриләр, кыйммәтле косметика кулланалар! Хиджаб астында –  затлы ефәк, асыл күлмәкләр, күз явын алырлык туфлиләр! Иң шәп бутикларда – алар! Матурлык салоннарында – шулар! Кара озын итәккә уралып, яулыкларга чорналып... Йә, кем өчен?! Ирләре, фәкать ирләре өчен! Синең турыда шулкадәр кайгыртып торганда, йөзне генә каплау берни түгел, диләр үзләре. Дубай метросында бер вагон – бары хатын-кызлар һәм балалар өчен. Дүшәмбе көнне пляжда  хатын-кызлар гына ял итә.

Алсу гарәп илендәге шушы тәртипләр, гадәтләр турында уйланып, кай якларын күңеле белән хуплап, кайсыларын кабул итеп бетерә алмыйча, Сәет янәшәсеннән атлады. Әллә каян гына Таһир исенә төшеп куйды.
Икенче көнне әти-әнисенә кызык итеп кенә Сәет турында язып, кылларын чиертеп карамакчы иде – кая ул! «Коллыкка төшәргәме?» «Пәрәнҗә бөркәнеп йөрергәме?» «Фәләненче хатыны булыргамы?»  Киткәннәр тезеп, киткәннәр... Егет ягыныкылар да каршы булып чыкты. Тик үзсүзле Сәет тә бик тиз генә бирешә торганнардан түгел шул. Әлегә ул Алсуны тынычлыкта калдырып, иленә кайтып китте. Ялга. Әти-әнисе, Алсудан биздерергә тырышып, эшкәртеп җибәрердер, мөгаен.
Ә кич билгесез номердан шылтыратып дәшми калучы тәмам аптырашка салды Алсуны. Америкадагы номерлар гына шулай башлана. Әллә инде Таһир?
 


ОКЕАН АРЪЯГЫННАН КИЛГӘН ХӘБӘР

Нью-Йорктан Гөлназ язган! Исәнлек-саулык, эше, фатиры... тәк-тәк... Бар да әйбәт... Алсуның күзләре мониторны диагональ буенча гына йөгереп узып, таныш исемгә төртелде. «Таһир»...

«Дания апа белән очраштык. Сине сорашты. Таһир турында сөйләде. Бер туйда аны ниндидер марҗа кызы белән таныштырганнар. Ярый белгән ул Таһирга! (Син ачыкавыз түгел инде!). Башын әйләндереп, егет куенына кергән. (Син күрәзәчедер, билләһи! Шикләрең рас килде!). Тәки эләктергән тозакка! Таһир һушына килгәндә инде соң булган. Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Яши алмаганнар – аерылышканнар. Таһирның бар милкен тигезләп бүлешергә туры килгән. Америкада аерылышу бик кыйбат шул! Ә менә әти-әнисе һаман сине искә  ала икән! Беләсеңме, Таһир нәрсә дигән?! «Алсу беркайчан да мине гафу итмәячәк, мин бик гаепле аның алдында». Йә, ни әйтерсең?»

Хәзер инде Алсу шок хәлендә иде. Аңлашыла: баш иеп гафу сорарга Таһирның горурлыгы комачаулый. Бик сак, алдын-артын уйлап эшли торган кешене төп башына утыртсыннар әле!
Әллә нинди болгавыр атна булды бу! Агарынып, суырылып калган, чарасызлыктан нишләргә белмәгән Лиля коточкыч яңалыгы белән аудара язды. Мин авырлы, ди. Ышанмыйча, тест үткәреп караган – нәтиҗә уңай! Бу ситуациядән чыгу юлы да күренми. Лиляның гарәп егете Омар белән буталуына исе дә китмәгән иде Алсуның. Ошамый ул, болай гына йөрим, дигән иде бит соң Кишинев кызы. Ничек? Кайчан? Кай арада? Уф, инде ниләр булып бетәр? Башсыз кыз! Абортка барырга курка – яңадан бала табалмаса! Авырлы икәнен сизсәләр – җаваплылыкка тартачаклар! Лиляны хурлыклы депортация көтә! Бердәнбер юл – Омар белән өйләнешәсе генә кала. Анда да авыры булмаган очракта гына рөхсәт ителә никах... Яратмаса да, гомер буе шуның белән яшәргә тиеш буламы? Аерылышса – баласыннан мәхрүм итәчәкләр... Аһ, нишләдең син, Лиля? Язмышыңны бер кичтә шулай сызып аттыңмы инде, йә? Әнисенә ничекләр итеп әйтер дә, ул бичара ана ниләр кылыр? Карындагы баланың әтисе әле бу хакта берни белми. Лиля бик аптырап, борчылып Омар янына китте. Бик кызганыч иде ул!
Бераздан телефон шылтырады: Сәет! Әль-Искәндәриясеннән юксынып шылтырата. Күрәсем килә үзеңне, тизрәк скайпка күч, ди. Бер-берсенә карашып, көлеп җибәрәләр. Монда шәп! Сине тизрәк үзебезгә алып кайтасым килә!

Менә сиңа иясез шатлык!.. Алсу күңелендә яраткан җыры кыңгыраулар чыңы булып яңгырады: «Кемгәдер кирәк булуың – бәхет бит ул дөньяда... Җирдә күпме җаннар йөри иясез шатлык булып...» 
Алсу бөтен уй-кичерешләрен әйтеп аңлатырлык, каты бәрелмичә генә егетнең мәхәббәтен кире кагарлык сүзләр эзләде. Шундый итеп әйтергә кирәк: сүзләр күбәләк канаты кебек кенә кагылып алсын. Рәнҗетә күрмәсен берүк! Яратканга Сәет гаепле түгел лә!
–  Сәет! Мин озак уйландым. Аңларга тырыш... без берничек тә бергә булалмыйбыз!... Мин шундый итеп үстерелгән, шулай итеп тәрбияләнгән – башкача була алмыйм. Мине ничек бар шулай кабул итсәң –  бер хәл. Әмма анысына син әзер түгел! Син аңа өйрәнмәгән, синең өчен ул ят. Безнең менталитет, дөньяга карашлар бик төрле. Әйдә, артык тирәнгә кереп киткәнче, дусларча хушлашыйк! Сау бул, Сәет!

Сәет аны аңлады да, аңламады да кебек. Ул һаман кызга гашыйк күзләр белән төбәлеп уңай җавап көтә иде сыман.
- Хуш, Алсу!
Олы бер йөктән котылгандай, Алсу җиңел сулап куйды. Сәет урап килгәч, кабат бу сөйләшүгә әйләнеп кайтырлардыр, мөгаен. Әмма анысы Алсуны  алай ук куркытмый иде.
Тагын телефон! Сәетме?! Юк! «Алло, алло!» Дәшмиләр! Шул ук билгесез номер! Синме, Таһир? Ник эндәшмисең? Сүзне бит үзең башларга тиеш! Ул, үртәлеп, телефонын читкә этәрде. Күңелендә – һаман шул җыр: «Иясез шатлык».  Ул чынлап та Алсу җыры бугай:
Әй, килә гомер итәрлек/ Кемгәдер таянасы!..
Мин дә куна алыр идем/ Кемгәдер аклык булып!..
Кемгәдер... Кем ул? Алсу әле үзе дә белми.   
        

Дәвамы:
3 - http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=2364,
4 - http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=2583
5 - http://http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=3395
    
 
 
             
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy