Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Хыянәт кавыштырды

Хыянәт кавыштырды

Мәдинә Кашапова
Мәдинә Кашапова
12 мая 2016
3895 карау
Әйтмәделәр түгел, әйттеләр, кисәттеләр. Әмма ул берсенә дә ышанмады. «Кеше сүзе, – диде. – Ул аны гына ярата, ул беркем белән дә йөрми».

Май урталары җитеп килә иде. Ул, ел да бер уянып, табигатьне кабатланмас сихри тылсымга күмгән матурлыкка сокланып бара торгач, тукталышын узып киткәнен сизми дә калды. Лекциягә соңга кала ич... Ай, исәр, дип, үзен тирги-тирги автобустан төште дә кире йөгерде. Институтка очып кына килеп керде, баскыч буйлап кабалана-кабалана икенче катка күтәрелә башлады. Шунда аягы таеп китеп, чак кына егылмый калды. Егыла иде инде. Тотып калдылар. Ул артыннан менеп килүче егетнең кочагына ауды. Шундук борылды һәм аның төпсез диңгездәй зәңгәр күзләренә карап, телсез калды. Егет кенә берни булмагандай: «Кая шултиклем ашыгасың, туташ?» – диде дә, Гөлчәчәкне минутында давыл булып купкан хисләре белән ялгыз калдырып, күздән югалды. Курсташ кызлары дәшмәсә, тора иде әле шулай тиле кебек.
– Кем ул? – дия генә алды кыз.
– Кемне әйтәсең? – диде иптәш кызы Айсылу.
– Әле генә, менә әле генә минем белән сөйләшкән егет...
– Ә-ә-ә, – дип сузып җибәрде кызлар берьюлы. – Сәлимне әйтәсеңме?! 
– Башыңны катырма, синеке түгел ул. Ишетәсеңме?! – дип кырт кисте Айсылу. – Аны яратучылар күп монда...

Кыз аны әллә ишетте, әллә ишетмәде. Шул минуттан, шул мизгелдән үзгәрде дә куйды ул. Бер күрүдә гашыйк булдым, дигән сүзгә ышанмый иде. Хәзер дә ышанасы килмәде. «Ерунда!» – диде ул, яраткан сүзен кат-кат кабатлап. Тик кыз инде үзен алдар хәлдә түгел иде. Аның күзенә берни күренмәде: алда торган зачет-имтиханнар да, иптәш кызларының шаяртып әйткән кинаяле сүзләре дә... Күзләре гел шул егетне эзләде. «Сукырларча яраттым...» – дияр ул соңыннан, дистә еллар узып, аның белән булган көннәрнең бөтен михнәтләрен татып караганнан соң.

Һич көтмәгәндә алар тагын очрашты. Ашханәдә өстәлләре янәшә туры килде. Егет кызны күрде дә янына күчеп утырды. Сөйләшеп киттеләр. Дөресрәге, егет сөйләде. Ул сүзгә оста иде. Шул көнне ул аны өенә озата кайтты. «Үзең Казан кызы, үзең шундый кыюсыз», – диде Сәлим аның белән саубуллашканда. Гөлчәчәк күз төшмәслек кыз түгел иде. Сызылып киткән кара кашлар, куе кара чәчләр... Егетләр аңа карамады түгел, карады. Тик менә ул аны сайлады. Өч-дүрт айлап йөргәннәрдер. «Кияүгә чыгасыңмы соң миңа?» – дип кылларын гына тартып карамакчы иде егет. Ә ул шундук ризалыгын белдерде. «Мин сине бик яратам», – диде. Әнисе генә сагая калды: «Оша­мый ул миңа, кызым, күзләре уйнаклап тора», – диде. Гөлчәчәк ишетмәмешкә салышты. Дөресе, ишетергә теләмәде. «Минем язмышым ул», – диде. Ә язмышы аңа хәтәр сынаулар әзерләп куйган иде.

Институтны алар бергә тәмамлады: Гөлчәчәкне кибеткә товаровед итеп җибәрделәр, ә Сәлимне, Гөлчәчәкнең гомер буе сәүдә эшендә эшләп чыккан әнисе ярдәме белән, зур сәүдә комплексына директор урынбасары итеп куйдылар. Ул карьера ясады, акча эшләде. Ә хатын, бер-бер артлы ике малай табып, балалар үстерде, өй мәшәкатьләренә чумды. Иренең эштән кайтканын сагынып көтеп торды. Хатын-кызга тагын ни кирәк, бер уйласаң?! Тик алай түгел икән шул... Тагын аңа иренең дә эштән сагынып кайтуы, яратуы, көнозын күрмәгән балаларын тезенә утыртып сөюе кирәк. Тик өйгә кунарга гына кайткан ирдән нәрсә өмет итәсең? «Әти!» – дип, каршысына йөгереп килгән малайларына да кул гына селти, аның өчен дип пешергән табын тулы ризыкка да исе китми. «Әтиегез арыган, борчымагыз!» Балалар, үсеп җиткән­чегә чаклы шул сүзне ишеттеләр. Әниләре әтиләренә җил дә тидертмәде, яман сүз дә әйттертмәде. «Ялгыш­канмын...» – ди хатын хәзер. Тик үкенүдән ни файда: гомер узган, буласы булган инде... Бүген ул искә төшергән саен күңелендә төзәлмәс җәрәхәт булып күтәрелгән вакыйгаларга, ниһаять, читтән торып бәя бирерлек хәлгә килгән.
Ул аны аэропортка каршы алырга килде. Сөяркәсе белән җитәкләшеп килеп чыккан иренә шунда да сүз әйтә алмады.

«Иргә ышанма, Иделгә таянма...»
– Синнән дә шушы сүзләрне ишетер көннәрне күрермен икән... Моны аңа туксан яшенә якынлашып килүче әнисе әйтә. Сәлим белән бергә яшәгән унбиш елның: «Өстеңнән йөри...» – дип өзгәләнмәгән бер генә көне булды микән әнисенең? «Шул эшкә урнаштырып үзем ялгыштым... – Әни кеше һаман үзен гаепли. – Шул нәрсә генә бозды арагызны. Белә идем бит аның Сәлимгә кадәр дә ике ир алыштырганын», – дип иренең җитәкчесен сүкте.

Ире Гөлчәчәккә «яратам» сүзен гомумән дә әйтми торган иде. Хатын моны аның кырыслыгы белән аңлата килде. Ярата, әйтми генә, имеш. Ялга да үзен генә җибәрде. Чираттагы ялына – Кара диңгез буена киткән көннәре иде Сәлимнең. Урамда Гөлчәчәкне таныш булмаган бер хатын туктатты: «Син иреңнең кем белән ялга киткәнен беләсеңме соң? – дип әйтте дә, шундук үзе җавабын да бирде, – Зөләйханың ире дә синең кебек пешмәгән бер нәрсә шунда. Ул да хатынына табынып яши». Хатынны ай күрде, кояш алды.

Ә Гөлчәчәк озак вакыт аңына килә алмыйча, бер урында катып торды. Һәм кинәт, җитди карарга килеп, ире эшләгән сәүдә комплексына юл алды. Аны биредә беләләр иде. Махсусмы, кызганыпмы, шундук хатын кулына җитәкчеләренең өй адресын тоттырдылар.
– Йортларын тиз эзләп таптым, – дип сөйли Гөлчәчәк. – Төймәгә басам, җавап бирүче юк. Шактый вакыт басып торганнан соң, ишек ачылып китте дә бусагада ир уртасы кеше пәйда булды. «Кем кирәк?» – ди бу миңа. Кем икәнлегемне әйткәч, керергә рөхсәт бирде. «Хатыныңның минем ирем белән ялга киткәнен беләсеңме?» – дим. Шулай дигәч, ни өчендер хатынының өстәл тартмасын актарырга кереште. Һәм шуннан икесе төшкән фото тартып чыгарды. «Шушы, алайса...» – ди. Бер дә исе китмәгәндәй үзен шулкадәрле дә тыныч тота. Хәйран калдым. «Йә, ни әйтәсең, ни эшлик?» – дим. Югалып калдым: аны жәллим, үземне жәллим... Кычкырып елыйсы килә. Көчкә үземне тыеп торам. Ир минем атылырга җиткән вулкандай халәтемне сизеп алды бугай. «Иртәгә икәүләп каршы алырга барабыз», – диде ул һәм сәер итеп елмаеп куйды. Үзе миңа текәлгән. Нәрсә әйтермен дип уйлады микән инде?! Ә бәлкем, аның уенда бөтенләй башка нәрсә булгандыр.
 
«Күзләреңне йомганнар синең», — дип өзгәләнә иде әнисе. Ә ул аны тыңламады. Һаман гафу итә килде.

Шулай итеп, икенче көнне икәүләшеп аэропортка киттек. Самолет җиргә килеп кунды. Без көтәбез. Бер заман икәүләшеп җитәкләшеп килеп төшмәсеннәрме... Без борылдык та китеп бардык. Тегеләр дә безне күреп алды. Әйтәсе сүз әйтелгән иде инде. Кычкырышып, адәм мәсхәрәсенә калудан ни мәгънә?! Аның ире дә минем кебек сабыр булып чыкты. Ул да хатынын бик яраткан. Бу хакта ул миңа соңыннан әйтте. 

Без аларга комачауламадык, юл бирдек. Шуннан соң ирем миннән китте. Балаларны кайгыртып торды дип әйтә алмыйм. Алимент түләде, әмма беркайчан да хәлләрен белешеп, аталарча киңәш-фәлән биреп тормады.

Шул көннән без – ике бәхетсез дип әйтимме, очраша башладык. Иремне оныттым дип әйтмим. Мин аны ярата идем әле. Ләкин минем өчен Ирек (Зөләйханың ире) шул вакытта олы терәккә әверелде. Без бер-беребезгә кирәк чагында таяныч була белдек. Ул чын ир-егет булып чыкты. Бер генә мәртәбә дә хатынын яманлап сүз әйтмәде. Миңа авырлык күрсәтмәде. Без аның белән 28 ел гомер кичердек. Әйе, безне хыянәт, чарасызлык кавыштырды. Мин аның гомер буе Зөләйхасын яратуын күңелем белән сизеп яшәдем. Аның каруы, ул балаларыма акыллы ата була белде. Иң мөһиме – Сәлимне оныттыра, үзен яраттыра алды. Ә бу минем өчен үзем дә аңлата алмый торган әллә нинди бер куркыныч бәйлелектән котылу иде. Шуннан «айнып» киттем дә күзләрем ачылгандай булды. Кемне сөйгәнмен, кемгә биргәнмен кайтарып ала алмастай яшьлек елларымны?! Әйе, без аның белән матур яшәдек, юкка бер-беребезне борчымадык, кирәкмәс сораулар биреп, бер-беребезне интектермәдек. Чөнки икебез дә бер үк хәлдәге кешеләр булуыбызны аңлый идек. Тик без тормышыбызны тамырдан үзгәртерлек көч таба алдык. Кызганыч, ул юк инде. Каты авырудан соң, мәңгелек йортка күченде. Вафатына биш ел, әмма мин аны бер генә минутка да исемнән чыгармыйм. Безнең очрашу – язмыш шаяруы. Ул миңа яңадан яшәп китү өчен канатлар куйды. Мин бернәрсәне яхшы аңладым: гаилә мәхәббәт, ярату белән бара, дисәләр дә, иң элек ул бер-береңә ышанычка, тирән хөрмәткә корылган. Алдау-йолдауларга урын юк анда. Югыйсә хисләр дә, уртак тормыш та бер мизгелдә янып юкка чыга, көлгә әйләнә.

Чиләгенә күрә капкачы...
«Кеше күз яшьләре, кеше бәхетсезлеге өстендә беркайчан да бәхет корам димә». Чәчләренә чал кунса да, элеккеге матурлыгын һаман да югалтмаган алтмыш яшьләр тирәсендәге бу ханымга карыйм да, ул кичергәннәрне янә бер күз алдымнан үткәрәм.

Ә бит ул хаклы. Тормыш аккан судай алга-артка карамый дәвам итә. Яшьлектә кичергән тойгылар да әкренләп сүнә димим, башкачарак – җылырак, яктырак төсмер ала. Шуңа ир белән хатын картайган көндә бер-берсенә тагын да якынрак, бер-берсенә кадерлерәк була. Җиңгәчәем: «Ир белән хатын башта аркадаш, аннары бүлмәдәш, аннары, картайган көндә, фатирдаш була», – дип шаяртса да, әле күптән түгел генә мәңгелеккә күченгән абыебыз турында сөйләмәгән, аны искә алмаган бер генә көне түгел, бер генә сәгате дә юк. Тигез картаерга язсын, дип, тикмәгә генә теләмибез ич теләкләрне.
– Зөләйха белән Сәлим ничек? – дип сораштыра башлыйм да, әңгәмәдәшем мине ярты сүздән бүлә: «Ышанасыңмы-юкмы, алар аерылышты, – ди ул әйткәненә үзе дә ышана алмыйча. – Биш ел да тормадылар, тагын икесе ике якка карый башлады.

Ни дисең инде – чиләгенә күрә капкачы... Икесе дә бертөрле. Бүрене ничек кенә ашатма, барыбер урманга карый диләр бит... Болар да шулай. Ни җитмә-гәндер? Байлыклары баштан ашкан. Күрмәгән илләре, йөрмәгән җирләре калмады. Балалар белән күрешкәләп тора ул. Инде менә өченче мәртәбә өйләнгән. Күпкә-озаккадырмы, анысын әйтә алмыйм. Малайлар: «Әти эчүгә сабышты, хатыны өйдән куа», – дигән сүзләрне ишеттергәләп тора. «Гомер буе зур-зур урыннарда утырган кешенең үз фатиры кая булган?» – дим, гаҗәпләнәм. Бервакыт кечесе: «Әллә кушыласызмы?» – дигән сүзләрне дә ычкындырып куйды. «Мине кадерләп, минем турыда кайгыртып торган бер генә ир бар иде. Ул да юк инде... Әтиегез дә минем өчен күптән бу дөньяда юк кеше», – дидем. Кайчандыр башымны югалтып яраткан кешемә хәтта нәфрәтем дә калмаган минем. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy