Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Кайгы бишеге

Кайгы бишеге

​Мәдинә Афзалова
​Мәдинә Афзалова
10 мая 2016
4539 карау
Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баланы ятим иткән бу фаҗига турында меңгә бер була торган очрак, диделәр.
 
Башта без аның белән елашып алдык. Ап-ак диванга утырып, кара кайгыга баткан ана, әйтерсең, безне күрми дә, ишетми дә. Бөтен күңеле, җаны-тәне белән ул хәзер баласы янында. 

Мин­зәлә халкын дәррәү күтәргән бу хәлләргә дә әле бер ай гына вакыт узып киткән. «Оныты­лырмы бер?..» – ди күз яшьләренә күмелеп Венера ханым. Ул кызының фотосурәтен күкрәгенә кыса: «Карагыз, нинди матур ул минем», – ди дә «иде», дип, өстәп куя. Зур итеп эшләнгән портреттан үләренә берничә көн кала гына төшереп алган йөкле ханым карап тора безгә. Карашы шундый сагышлы, үзе шундый чибәр-мөлаем.
«Онытылырмы?» – ди. Кая онытылсын инде! Ул аны болай гына әйтә. Бала кайгысы, бала хәсрәте йөрәктән китә торган түгел. Җаныңнан өзелеп төшсен дә, ул – син, синең үзең булсын да...
– Күрәчәгемдер, – ди Венера ханым эчтән сызып. – Үземнең дә биш баладан берәү калды хәзер. Ике малаем тугач та үлде, җиде яшьлеге суга батты. Бер кызым – Казанда. Лилиям генә гел үз янымда булды. Инде менә ул да юк.

Кызы турында сөйләгәндә ана: «Андый бала булмас», – дип куя. Шулайдыр да. Чәчәк шикелле кыска гына гомерендә холкы-фигыле белән кеше сокландырып яшәгән кыз мәктәптә дә, Минзәләдәге агрономнар әзерли торган техникумда укыганда да һәрьяктан үрнәк куярлык укучыларның берсе була: яхшы укучы, оста биюче, ни кушсалар, шуңа әзер торучы... Ул – «Минзәлә чибәре» бәйгесе лауреаты да...

Бик иртә, унсигез яшендә курсташы Руслан исемле егеткә кияүгә чыга. Аннан Чаллыдагы физкультура институтына кереп, аны читтән торып тәмамлый. Шул арада дүрт малай табарга да өлгерә. Олысына хәзер унбер, кечесенә алты яшь.
– Бер-бер артлы табарга курыкмаган икән.
– Кыз алып кайтасы килде шул, һаман кыз булмасмы диде. – Венера ханым көрсенеп куя. – Бишенчесе белән авырга узгач, икәүләшеп Чаллыга бардык. УЗИдан караганнар да: «Тагын малай, нишләтәсең?» – дип сораганнар. «Әллә ишетте тагын, аягы белән тибеп куйды», – диде кызым шул чагында. «Төшертмим, калдырам», – диде. Күршеләр: «Лилия, җитәр инде, кыз тап», – диләр икән дә, ул: «Алтынчысы, тәгаен, кыз булыр», – дип көлә икән. Ул әле кыз табам дип, алтынчысына барырга да әзер иде. Насыйп кына булмады. Менә бит нинди хәлләр... Керфек очында гына эленеп торган күз яшьләре янә бит алмалары буйлап тәгәри.

«Бәби тапкач, үзем шалтыратырмын»
Өйгә бишенче малай кайта, дип куанышып йөргәндә, вакыйгалар кинәттән көтелмәгән юнәлеш ала. Баласын бер зарланмый күтәргән, үз гомерендә бер генә мәртә-бә дә, бер генә чир белән дә авырып карамаган, тудыру сәгате җиткәч, үз аягы белән хастаханәгә чыгып кит-кән 33 яшьлек сау-таза хатынның үле гәүдәсен носилкада алып кайтып куярлар дип кем уйлаган? Бу хәлгә карата төрле кеше төрлечә аңлатма биргәнгә күрә, без аны алар күзлегеннән чыгып, алар сөйләгәнчә бирергә тырыштык. Үзегез аңлыйсыз, бу ситуациядә вакыйганы һәркем үзенчә фаразлый, һәркем үзенчә бәяли.
Венера (Лилиянең әнисе):
– Кызымның әйтүенә караганда, тудыру көне 8 декабрьгә билгеләнгән иде. Минзәлә районы үзәк хастаханәсенә шул көнне китте дә ул. «Авырмыйсың бит әле, бәлкем бармассың?» – дип әйтеп тә карыйм. «Килергә дип әйтелгәч, барам», – диде. Бер көннән соң кире кайтарып җибәрделәр. «Мине табиб карады», – ди кызым. Ниндидер укол ясаганнар да, 13 ндә килерсең, дигәннәр. Ул көнне кызым баш авырта, күңел болгана, дип зарланды. Шуннан соң минем белән базарга барды. Безнең икебезгә бер бизнес: вак-төяк белән сату итәбез. Спорт сараенда аэробика түгәрәген дә алып бара иде ул. Тик тормады, тегендә чапты, монда чапты.
 
Ул эшне беркайчан да яртылаш эшләмәгән. Җиләк җыйса, иң күбе — аныкы, ашарга пешерсә — иң тәмлесе, себерке бәйләсә, иң хуш ислесе — аныкы. 


Вера (кайнанасы):
– 13 декабрь... Буранлы ямьсез көн... Иртәнге тугызынчы яртылар тирәсе. Лилия хастаханәгә җыена. «Буранлап тора, әллә бераз көтәсеңме, тулгагың юк бит әле», – дим мин дә. «Барам инде», – диде. Матур кофтасын, яратып кия торган юбкасын киде. «Юбкаңа ничек сыйдың?» – дип гаҗәпләнәм.

Корсагы зур иде бит аның. «Сыйдым инде», – ди. Әле генә яңа тун алганнар иде. Шуны киде. Йөкле булса да, матур иде ул. Үлгәч тә, йөз җибәрмәде.

Венера (әнисе):
– Мин ул көнне эштә идем. «Кызым, син кайда?» – дип сорыйм. «Мин хастаханәдә инде», – ди. Берникадәр вакыттан соң тагын шалтыратам. «Үзем шалтыратырмын», – диде дә трубканы куйды. Соңгы сүзе булган икән баламның. Көтәм-көтәм шалтыратканын, юк кына бит. Түздем-түздем дә, Казандагы кызыма шалтыраттым. Борчыла башладым, күңелемә ниндидер шом керде. 
Ул да элемтәгә кереп караган, телефонны алучы булмаган. Аннары, кичке бишенчеләр киткән идеме икән, кодагый: «Лилиябез үлгән»,– дип мине аяктан екты.

Вера (кайнанасы):
– Балалар белән бергәләшеп диванда утыра идек. Берзаманны Русланга шалтыраталар. «Сез нәрсә сөйли­сез?» – дип кычкырып җибәргәч, аңладым – нидер булган. Телефонны куйды да: «Лилия үлгән», – ди улым. Ни эшләгәнен белмичә, яланаяк урамга атылды, кире әйләнеп керде. Каушады, куллары калтырый, озак кына курткасын кия алмый азапланды. Аннан мине, шок хәлендә калдырып, чыгып йөгерде. «Лилиянең гәүдәсе – бер урында, бала икенче урында иде», – дип сөйләде ул соңыннан.

Руслан (ире):
– Хатыным дип торам, Лилиянең табибы шалтырата икән: «Нык булыгыз, сезгә әле дүрт баланы аякка бастырырга кирәк», – ди. Ишеткәч тә, ышанасы килмәде. Ничек шулай булырга мөмкин? Барысы да әйбәт иде бит. Шуңа безнең күңел тыныч иде. Бишенче баласы, барысы да яхшы булыр, табар, дидек. Хастаханәгә ничек барып җиткәнемне хәтерләмим. Табиб мине өченче катка менгереп җибәрде. Лилиямнең берүзен бер бүлмәгә салганнар. Ак җәймә аша кызыл кан саркып тора. 

Берәр сәгать янында утырдым да, баламны эзләп, беренче катка төшеп киттем. Ул да ялгызы бер өстәлдә ята. Ачып күрсәттеләр. Үзе шундый зур (4,800 килолы туган), үзе шундый матур. Лилиям гел: «Ул шундый матур, ул шундый әйбәт», – дип, эчен сыйпый торган иде. Чыннан да, матур булган улыбыз. Без аңа Наил дип, исем кушарга да өлгергән идек инде. Аннан мин аларны Чаллыга – моргка озата бардым.
– Ничек тәрбияләрсез, ничек үстерерсез инде? – дип, әти кешене жәлли башлыйм, ә ул: «Үстерермен, – дип, кырт кисә, – бер ун елдан килеп карарсыз менә...»

Руслан безнең янда озакка калмый. Ул эшкә җыена. Аның үз фермер хуҗалыгы – 100 гектар җире, терлеге, фермасы бар. Аңа ничек тә тормышны алып барасы, балаларын карыйсы бар. Ул тиз генә икенче каттагы бүлмәләрнең берсендә уйнап утырган төпчеге янына кереп, аның хәлен белешә, нидер сораштыра да, шул арада безнең белән хушлашып, күздән югала.
– Лилия үлгәннән бирле сакал-мыегын кырмый. 

Без елыйбыз да елыйбыз. Ә ул үзенчә, ирләрчә кайгыра. Безгә күрсәтми. Кайчак: «Ярый әле балаларым бар», – дип кенә куя, – ди әнисе.
 
«Балаларым миңа яшәргә көч бирә, — ди Руслан. — Ярый әле, алар бар».

Дүрт малайның өчесе көрәш секциясенә йөри. Мәктәптә гел «дүртле», «бишле» билгеләренә генә укыйлар. Малайлар үзара бик тату. «Олысы ни булганын аңлый инде, – ди Венера ханым. – Кечеләрен карый, юата белә. Бәләкәче әнисен бик сагына. «Әни янына барасым килә», – дип үзәгемне өзгәли. Әле беркөн чирләп алды. Температурасы күтәрелде. Тегеләй итеп карыйм, болай итәм, әниең булса, шундук җаен табар иде, дим. Әнисез бик авыр булыр аларга. Әнине беркем алыштыра алмый. Бигрәк тә Лилия кебекне».

Әйе, бигрәк тә Лилия кебекне. Кайсыбыз әле бәби табарга бер ай кала, корсагыбыз борынга җиткән килеш, кеше баласын кайгыртып йөри. Ә ул менә йөргән. Сигез айлык авыры белән Минзәләдә яшәүче авыру балага операция өчен акча кирәк, дип, Чаллыга кадәр барып җиткән. Урамда тартма күтәреп торган йөкле хатынны күргәч, үткән-сүткән кеше туктап калган.
– Шактый җыелган иде, – дип искә ала кайнанасы. – И-и, сөенеп кайткан иде шул вакытта. Авырлык килмәсен, йөгең бик зур бит инде, дим. Ә ул: «Миңа нәрсә булсын, мин тәртиптә...» – ди. Лилия чыннан да үзен яхшы хис итә иде. Идән буйлап биеп китәргә дә күп сорап тормый иде. Чү! – дибез. Ул көлә генә.

Ул һәр эшне җиренә җиткереп башкарган. «Ишекләрне ачтыра, кеше белән сөйләшә белә торган иде, – дип дәвам итә Венера ханым. – Шушы урамга да газны артыннан ул йөреп керттерде. Йорт салганда төзелеш материаллары артыннан үзе чапты, төзүчеләр белән дә үзе сөйләште, үзе салдырды да». 

«Әнә ничек рәхәт безгә синең белән, әни. Мин сине шундый яратам, бер генә көн күрми торсам да, сагынам», – дия торган булган Лилия. Ике сүзнең берендә: «Үлә генә күрмә, әни, исән генә була күр!» – дип кабатлаган. Ә рәхимсез язмыш башкача хәл иткән. Ни өчен шундый сынаулар аларга? Нәрсә булган? Зарланмаган, авырмаган. Соңгы көнгәчә базарда әнисенә әйбер сатарга булышкан. Тынгылык бирмәгән сорауларыбызга җавап эзләп, район үзәк хастаханәсенең ишеген ачабыз.

Яшен тизлегендәге үлем
Безгә баш табиб Павел Стоногин кирәк. Төзүчеләр янында икән. Бераз көтәргә кушалар. Бу хәлләрне бөтен нечкәлеге белән белсә, ул белер, аңлатса, ул аңлатыр. Көтәбез. Коридор буйлап каршыбызга килгән ир кешенең биредә хуҗа булуын күңелебез белән тоеп: 
«Без – сезнең янга», – дибез. Ул безне өстәл янына чакыра. Сүзне ерактан башлыйбыз. Баш табиб безгә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының хастаханәгә 20 миллион сум акча бүлеп бирүе, 
инде шактый эшләрнең эшләнүе, яңа медицина аппаратуралары кайтарылуы хакында сөйли.
– Кадрлар мәсьәләсеме?

Кадрлар җитешсезлеге һәркайдагыча, аларда да бар. Бала табу бүлегендә дә шулай. Медицина персоналы, табиблар биш ел саен белем күтәрү курсларында укып кайта. Шунсыз булмый. Медицина – көн дә бер яңалык­ка ия булган алгарыш тармагы. «Табиблар ниндиме?» Биредә үз вазыйфаларына җаваплы караучы тәҗрибәле белгечләр эшли. «Моңарчы гадәттән тыш хәлләрнең булганы юк иде әле, – ди баш табиб, сүзне безне борчыган вакыйгаларга кайтарып. Бала тапканда үлгән әни­ләр­дән бер генә очракны хәтерли ул: бала табу катгый тыелган инвалид хатын белән булганын. Туганда үлгән балалар саны да 2012 елда мең балага дүртәү булган. 2013 елда инде алтау. Чагыштырмача начар түгел үзе.
– Лилия Илгиз кызы Васильева белән булган фаҗи-га, – дип дәвам итә Павел Стоногин, – фәлән меңгә бер була торган сирәк очрак.
Шушы хәлләрне ачыклау өчен көне-сәгате белән министрлыкта эшче төркем оештырылуын, абруйлы белгечләрнең Васильева үлемен карындагы бала суының канга үтеп керүе (эмболия) белән аңлатылуын ишетеп белсәк тә, безнең бу хәлләр турында җитәкченең үзеннән ишетәсебез килде.

Юрий Стоногин (баш табиб):
– Лилия Васильева хатын-кызлар консультациясенә йөге унбер атна булганда килә. Бусы аның тугызынчы мәртәбә авырга узуы. Моңа кадәр тапкан дүрт малае – барысы да дүртәр-бишәр килолы. Ул 9 декабрьдә – йөге 39-40 атна тирәсе булганда хастаханәгә салына. Табиблар яралгыга гипоксия булмасын өчен укол ясыйлар да, өч көннән килерсең, дип, өенә җибәрәләр.

13 декабрьдә, көндезге сәгать уникеләр тирәсендә яралгы яны сулары китеп, канга эләгә. Табиблар хатынны коткарып калу өчен барын эшләп карый: йөрәккә массаж, тиешле уколлар... Әмма, кызганычка каршы, яралгы яны эмболиясе булганда, кан оешу сәләтен югалта. Аның беренче билгесе – шок. Әгәр дә кеше шундук үлмәсә, бер сәгать эчендә көчле кан килә башлый. Мондый чакта хәл кискенләшә, кан басымы төшә, тын кысыла, йөткертә, күкрәк авырта, үпкә-йөрәк эшчәнлеге начарая. Ә кайвакыт ул менә шулай яшен тизлегендәге үлемгә китерә. Баланы шуңа күрә ананың йөрәге туктаганнан соң гына ярып алганнар. Биш килолы малай. Бик тырышканда, бик теләгәндә дә коткарып кала торган очрак түгел. Бу котылгысыз иде, – дип йомгаклый әңгәмәне баш табиб.

Котылгысыз булган, димәк. Их-х, өйгә кайтарып җибәргәнче, Чаллы хастаханәсенә озаткан булсаларчы, дип тә уйлыйм. Бәлкем, аңа авырлы килеш күбрәк өйдә утырырга, соңгы көнгәчә эшләп йөрмәскә дә кирәк булгандыр. Кайда егыласыңны белсәң икән ул... Кызганыч, үлемгә илтүче сәбәпләрне ачыклап кына үлгәннәрне терелтеп булмый.

Бу вакыйгага әле нокта куелмаган. Лилиянең кайгыдан акылдан язар чиккә җиткән якыннары табиблар сүзенә – кире каккысыз дәлилләргә ышанмый. 
Алар дөреслекне үзләренчә күрә, гаделлекне үзләренә фаразлый. Хәзер бәйсез экспертлар, суд, прокуратура эшкә керешкән. Абруйлы комиссия нәтиҗәләреннән соң алар ни дип әйтә алыр икән?
Берьюлы ике гомерне алып киткән шушы йөрәк өзгеч үлем әни булырга җыенган хатын-кызларыбызны сагайтыр, уйландырыр дип уйлыйм.

Гәрчә, моны «котылгысыз үлем» дип атасалар да, күп вакыт, әлеге дә баягы, котылгысызлыкка илтүче адымнарны без үзебез ясыйбыз: вакытында консультациягә йөрмибез, табиб әйткән киңәшләргә колак салмыйбыз. Йөкне ничек кирәк, шулай күтәрәбез. Йөк дигәч тә, арба тартып бару түгел бит бу. Әлбәттә, гел генә зур авырлыктагы бала тапкан хатынның сәламәтлеге табибларны борчырга тиеш иде. Ялгыш адымның ахыры ни белән бетәсен Хак Тәгаләдән башка берәү дә белми шул.

Түбән Камада шулай ук декабрь аенда булган күңелсез хәлләрне күз алдында тотып әйтүем. Әгәр дә унтугыз яшьлек яшь әни баласын тапканнан соң өенә ашыкмаган булса, ул, мөгаен, бүген исән булыр иде.

Минзәләдән чыгышлый зиратка сугылабыз. «Баланы күкрәгенә салып җирләдек. Сез ул каберне тиз табарсыз. Ул – бер генә. Аның чардуганы бишек шикелле», – дигән иде безне озата чыкканда Венера ханым. Дөрестән дә, ул «бишекне» шундук күреп алабыз. Кабер тулы чәчәкләр өстенә кар яуган. Карны аралый-аралый, дөньяга аваз салырга да өлгерми калган бәбигә дип куелган уенчыкларны карыйбыз. Бишек җыры урынына кабер тынлыгы... Бары кабер өстендә улаган ачы җилләр генә безгә зур фаҗига турында искәртә сыман... 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy