Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Иясез шатлык

Иясез шатлык

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
28 апреля 2016
4793 карау
Мин бу хәлләрнең барысыннан да хәбәрдар идем. Бер танышу үз артыннан әллә никадәр вакыйгалар чылбырын тезде дә тезде генә. Алар һаман куера, үзенең кульминация­­сенә ашыга сыман иде. Нәкъ телесе­риаллардагыча!..

Инде нокта куярга гына җыенганда, яңача ачылып, әле шаккатырып, әле үрсәләндереп, әле ымсындырып, һаман үз күчәрендә әйләндерде. Нәрсә бу? Язмышмы? Шундый яратумы? Матур әкиятме? Ахыры әле һаман күренми.


И кыз бала!..

Алсуның чит телләр факультетында укып йөргән көннәре. Кайбер студентлар кебек, җәйге каникулларда Америкага китеп эшләп карыйсы, шунда ук инглиз телен дә шомартасы килде аның. Виза артыннан Мәскәүгә барулар... Лос-Анджелесмы, Чикагомы, Вирджинияме – кайда эш тәкъдим итәрләр? Нью-Джерси штатында отельдә май ахырында ук көтәләр булып чыкты. Тиз-тиз зачет-имтиханнар тапшыру, зачеткада соңгы «бишле», вокзал һәм... сау бул, Казан! Алсуны Мәскәүгә озатабыз. Артык тыйнак, ягымлы һәм чибәр Алсуга бигрәк самими, бигрәк бала-чага шул әле, дип карап кына тормалы. Сагынмасмы? «Кайтып торма инде, Алсу! Кал шунда гына...» – диләр. Оялып кына тыенкы итеп көлеп җибәрде. «Мин кемгә кирәк анда!» –дигән була.

Асылтамакта яшәп ятучы әбисе белән бабасы гына җаннарын кая куярга белмәде! «И кыз баланы! Җир читенә җибәрәләрме?! Кабат күрә алырбызмы?!» – дип тәшвишкә төштеләр.
Алсуның бу җәе Асылтамакның сихри таулары, Сөннең асылмалы күперләре, җиләкле әрәмәлекләре, айлы кичләреннән башка гына узар инде. Ул сурәт мәңгегә күңеленә язылган – буяуларын, пумаласын алып, рәсемгә генә төшерәсе... Менә хәзер Боинг аны Шереметьево аэропортыннан Нью-Йоркка алып очар. Траптан күтәрелгәндә дә, иллюминатор аша самолет канатлары артыннан йөгерүче бетон юлга күз салганда да әллә нинди ят билгесезлеккә тирәнрәк чума баруын тойды. Стюардесса Мәскәү-Нью-Йорк рейсы, океаннар, илләр өстеннән очып узасы маршрут, һава температурасы белән таныштырганда бер генә мизгелгә күзләрен йомып, моңсу елмаеп, бабасы сүзләрен искә төшерде: «И кыз бала! Алда ниләр көтә сине?»

 ...Ике ай төрле кунакханәләрдә эшләп узды. Гел инглизчә сөйләшү, ят ризык, чит мохит... Безнекеләр шактый икән үзе. Шул ук программа буенча эшләргә Чабаксардан, Ригадан, Туладан килгәннәр. Кайсы – супермаркетта, кайсы – балалар лагеренда, кемдер – ресторанда эшли һәм... инглизчәсен камилләштерә.


Нью-Йорк

Алабуга педында укып йөрүче классташы Гөлназ, әнә, узган ел килүеннән кайтмыйча Нью-Йоркта калган. Фатирда түләп тора икән. Алсуны да үзе янына күчеп килергә кыстый башлады. Җыенды да китте Алсу. Ни­чек тәвәккәлләгәндер? Эшне табарбыз, икебезгә бергә яшәү күңеллерәк тә булыр, дип, Гөлназ тәмам алгысытты шул. 

...Аһ, Нью-Йорк! Бу искиткеч шәһәрдә биш кенә ми­нут торсаң да, аны ни өчен дөнья башкаласы дип йөрт­кәннәрен аңлыйсың. Стильләр, гореф-гадәтләр, халыклар чуарлыгы. Күккә ашкан небоскреблар, Голландия сти­лендәге борынгы йортлар, бизнес-үзәкләр, кайнап торган тормыш... Шәһәр-хыял, шәһәр-табышмак ул Нью-Йорк! Менә, Алсуны да американча елмаюы белән балкып каршылый...

Йөри торгач, Алсуга да эш таптылар. Авырып ятучы ялгыз өлкән кешеләр янында берничә сәгать утырасы. Түзәрлек. Аның каравы, эштән кайткач рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. Җырлыйлар да. «Мин сине шундый сагындым», «Әлдермешкә кайтам әле» дип... Көннәрдән бер көнне кызларның башына бер кызык идея килә. Кара, татарлар бит Америкада да шактый, диләр. Әллә эзләп карыйсы инде?

Алсуның әнисе Мәскәүдәге танышлары аша табып бер телефон җибәрә. Сәрия ханым Америка татарлары арасында билгеле кеше, ди, шылтыратып карагыз, бәл­ки, ул берәр юлын күрсәтер, янәсе. Татарча сөйлә­шергә теле кычытып торган Алсу, каушап-дулкынланып, телефонга үрелә.
– Алло, Сез Сәрия апамы? Исәнмесез? 
– ...?!
– Мин Казан кызы Алсу булам. Телефоныгызны Назилә ханым аша таптык. Сезнең белән очрашып булыр микән? Бик кыен димәсәгез...

Телефонның теге башында гаҗәпләнү катыш сокланулы ай-вайлар, саф татарча сөйләшүне ишетүгә сөенүләр яңгырады. Һәм сәгать эчендә Алсу белән Гөлназ Сәрия ханымнарда иде инде.
Күр, нинди ачык, кунакчыл апа! Якын туганнары килгәнмени: кочак җәеп каршы алды! Үзе чәй әзерли, үзе сораштыра. Кайда укуы, кем булырга җыенуы, татарча каян шулай матур сөйләшергә өйрәнүе, штатта адаптация чорын ничек узуы, тагын әллә ниләр... Кыз­лар, әйтерсең, өйләренә кайтып төште, үз телләрендә аралашудан алар бик канәгать иде. Ул арада тагын бер кунак килеп керде – Сәрия апаның ахирәте икән. Дания апагыз булам, дип таныштырды. Шундый шаян телле, үткер! Кызларны әллә кайчан белгән кебек сөйләшә.
– Бер бик шәп татар егете белән таныштырам әле үзегезне! – ди. – Таһирга 31 яшь, әйбәт гаиләдән...

Бу көтелмәгән хәбәрдән кызлар «пырх» итеп көлеп җибәрде. Безнең өчен абый бит инде ул, апаларыбызга ярар иде менә, дип шаяртуга бормакчы булдылар.


Манхэттендагы рандеву

Берничә көннән... Алсу телефонында чит номер чыкты.
– Хәерле көн, Алсу! Мин – Таһир... – ди ир-егет тавышы русча.
Әнекәйгенәм! Бу – теге Таһир була түгелме соң? 

Ник миңа шылтырата, ник Гөлназга түгел? Әйдә, Таймс-Скверда очрашабыз, ди. Манхэттен үзәгендәге бу атаклы мәйдан турында ишеткәне бар кызның. Бродвей белән Җиденче авеню кисешкән урында ул. Нишләргә? Ризалашыргамы?
– Ә мин сезне ничек танырмын соң? – Уйларын кычкырып әйткәнен сизми дә калды Алсу.
– Мин баскетболчылар сыман озын буйлы. Шундук күзгә ташланам!
– Ә мин – джинсыдан. Муенымда ал косынка булыр...
 
Мөгаен, калырдыр Алсу. Таһирның тел төбен аңлады: кызны Америкада калдырасы килә аның.


...Менә нинди икәнсең син, Таһир! Әйе, озын буйлы. Итагатьле дә күренә. Юка нәфис гәүдәле Алсу Таһир янында бөтенләй югалып, тагын да кечерәеп калгандай булды. Егетнең сорауларына да «әйе», «юк» дип кенә җавап биреп барды. Әмма артык исе дә китмәде.

Беренче аралашудан Алсу Таһир турында шуларны белде: ул штатта инде 9 ел яши, әти-әнисе белән Казакъстаннан күчкән, программист, гаилә кору хакында җитди уйлана... Күрешкәләп йөри башладылар. Көн арты көн уза торды. Кире кайтып китәсе көннәр дә инде ерак түгел. Алсу яратты Нью-Йоркны. Әллә инде каласы? Тик кызда ниндидер билгесез бер халәт иде. 

Эшкә бара, әти-әнисе белән һәрчак элемтәдә. Сагындыр-ганнар инде... Таһир абыйсы урынына көйләп-җайлап йөргән була. Кайларга гына алып бармады! Беркөн рус эмигрантлары яши торган Брайтон-Бич авенюда йөрделәр. Халык теленә ул кечкенә Одесса булып кергән. Яшәп яталар бит бездән киткәннәр дә. 

Әллә.... Гөлназ да өзми-куймый бер үк сүзне тукый: әйдә, кал инде, кайтып торма Россиягә, янәсе.

 Мин калырга булдым, диюгә, егетнең йөзләре яктырып китте. Менә молодец, дип мактады, әллә нинди планнар кора башлады, сәяхәтләр белән ымсындырды. Вәгъдәләрен раслап, Гудзон аша Атлантик океан ярына алып китте шундук. Бэттери паркы тукталышы янында искиткеч манзара ачыла: Нью-Йорк бухтасы, иммиграция утравы Эллис-Айленд һәм, әлбәттә, атаклы Азатлык статуясы. Алсу искиткеч гүзәллектән күзләрен йомды. Пумала, буяуларын алып, тизрәк шушы сурәтне кәгазьгә күчерәсе килде.
– Бигрәк матур син, Алсу! Тик бик яшь, бала гына шул әле син!

Таһир, күзләренә туры карап, аның җил тузгыткан чәчләреннән сак кына сыйпап алды. 


Хуш, Америка!

Ошыймы аңа Таһир, юкмы, үзе дә аңламый Алсу. Артык якын да килгәннәре, ерак та киткәннәре юк. Инде хәл иттем, Нью-Йоркта калам дип йөрсә дә, Мәскәүгә кире очасы көне – 2 сентябрь запас аэродром булып тора иде. Калам-калам дип йөрер дә, көне килеп җиткәч кызык итеп кайтты китте булыр. Һичьюгы, аның карамагында тагын алты ай вакыт бар уйларга. Юллар әле киселмәгән, күперләр яндырылмаган.

Тик, тик... 2 сентябрьдә көндезге 12 дә күктә самолет гөрелтесе ишетелүгә әллә ни булды кызга. Түбәннән тизлек алып һавага күтәрелгән Боингны да аермачык күрде кебек. Бу... бу бит... Нью-Йорк–Мәскәү рейсы, Алсуны алып очасы самолет! Әтисе, әнисе, Казаны, университеты, кайтсын дип өзгәләнүче бабасы күз алдыннан йөгереп узды. Йөрәген сулкылдатып, үкенечле уй бәреп чыкты: «Аһ, нишләдем?!» Куллары телефонга сузылды: «Әни, әни!.. Яңа гына Мәскәү самолеты очып үтте... Йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды! Уф, нишлим?!»
– Кайт, кызым. Башка көнне кайт, балам... Бик сагындык, көтәбез!
 
Америка егетен үзенә каратырлык нинди гүзәл икән ул?! Алсу шул кызны күз алдына китерергә тырышып утырды. 

Океаннар аша килеп ирешкән якын тавыш хәлиткеч карарга этәрде. Һәм Алсу, Гөлназны, Таһирны, үзен шаккатырып, җыена башлады.

Ә Таһирны, әйтерсең, алыштырып куйдылар. Күзгә күренеп суынды. Алсуның: «Мин тагын киләм әле», – дигән сүзләренә ярсып: «Мондый очрак башка беркайчан да кабатланмаячак! Сиңа виза бирмәячәкләр! Акылыңа кил!» – дип бәргәләнде. Әмма кайту уе белән алгысыган күңелне бернәрсә дә тыеп тора алмый шул инде. Таһир аны «киребеткән» дип атады, саубуллашканда, үзенең кесә телефонын бүләк итте. Ә озатырга... килмәде. Итагать белән генә телефон аша хәерле юл теләде. Ниндидер дежур саубуллашу. Алсу, гомер булмаганны, Таһирның үзе килүен көткән иде. Эчен мәчеләр тырнап-тырнап алды алуын. Әмма ул артык игътибар итмәскә тырышты.
Хуш, Нью-Йорк! Хуш, Америка! Хуш, Таһир! Сез минем йөрәгемдә үз урыныгызны алдыгыз.


Кияү егетенең Казандагы маҗаралары

Казанга кайткач, бер-берсенә охшаш ыгы-зыгылы көннәр башланды. Университет, лекцияләр, педпрактика, диплом язу, китапханә, өй... Еракта калган Нью-Йорк, океан яры сагындырып һаман-һаман искә төшә. Матур төш, татлы хыял булып... Ул сагыну, җанга гына сыялмыйча, рәсемгә күчә. Хәер, электрон почтада Гөлназ язган хатлар андагы мохитне югалттырмый анысы. Таһирдан бер хәбәр дә юк... Үч иткәндәй, әнисе белән әтисе сораштыра, Таһир язамы, янәсе. Кайчагында, дип алдалый Алсу.

Ә беркөнне... Алсу үз күзләренә ышанмады: Таһирдан чынлап та хат бар иде. Экрандагы хәрефләр күз бугандай биеште: «Мин Казанда. Телефон номерыңны җибәр».
«Мәгънәсез шаярту!» дип үртәлде кыз. Нью-Йорктагы кеше капылт кына каян килеп чыксын инде монда?! Тик... бу шаяртуның очында нәрсә икән? Алсу кызык ясамакчы булды: «Казанда булгач, шылтыратып кына калма инде, әйдә, кунакка кил безгә. Мичкә бәлеш куям!» дип, юмор белән егеткә хәбәр юллады.

О-о! Хәлләр! Башка да сыймаслык! Кем күрсен, Таһир шылтырата!
– Сәлам, Алсу! Мин инде берничә көн Казанда. Әйдә Бауман урамында очрашыйк, барысын да сөйләрмен.
Алсу телсез калды: алдашканга охшамаган.

...Менә алар кафеда утыралар. Таһир Алсуга үзенең Казанга килү тарихын сөйли. Ул Интернет аша Казанда яшәүче Диләрә исемле кыз белән танышкан икән. (!) Океан аръягыннан шул кыз белән күрешергә килгән. (!) Кайларга гына бармаганнар. (!) Камал театрына, Колшә­риф мәчетенә, «Туган авылым»а... Хәтта Болгарга ук сәфәр кылганнар. (!) Монысы сөенечен уртаклашамы? Чү... нәрсә ди? 
– Дөресен әйткәндә, ошамады ул миңа...

Алсу телсез калды. А-ла-ай... Артык белдекле, лидер булырга, дилбегәне үз кулына алырга ярата, диме?
– Бәлки, шулай тоелган гынадыр... – дип юатасы итте, Алсу аны барыбер кызгана иде. Әллә кайлардан акча түгеп килсен дә... бөтен өмет-хыяллары юкка чыксын әле! Әйе, аның татар кызына өйләнәсе килә, әйе, инде аңа өйләнергә вакыт. Их, кем белән таныштырырга соң үзен?! Алсуның аңа чын-чынлап булышасы, хәлен җиңеләйтәсе килде. Нью-Йоркта ул да бит Алсуның күңелен күреп йөрде! Әллә соң туганнан туганы Гүзәл белән таныштырып караргамы? Таһир яшендә. Чибәр, акыллы, укыган, дәрәҗәле эше бар...
– Телисеңме, бер шәп кыз белән таныштырам....

Һәм Алсу Гүзәл турында сөйләп китте.
– Алсу... гафу, аны башкаларга димләрсең...

Таһир Алсуның күзләренә текәлеп карап, кулларына кагылды. Алсу, ток бәргәндәй, кулын тартып алды. Американы искә төшереп утырдылар. Икенче көнне кинога бардылар, Кремльдә картиналар галереясында йөрделәр. Таһирның китәр көне дә җитте. Миңа бүләк сайлашырга вакыт тапмассыңмы, дип, соңгы көнне Алсуны кибетләрдә йөрергә чакырды. Өеңә дә чакыр­мадың, бәлеш тә ашатмадың, әти-әниең белән дә таныштырмадың дип, шаярткан булып кына тел төбен дә сиздереп куйды үзе. Тик Алсу нигәдер кыймады. Югыйсә әтисе белән әнисе, кунакны өйгә чакырырга кирәк, дип тә караган иде. «Үзе дә мине чакырмады әле», дип кенә җибәрде.

Көлешә-көлешә сувенирлар җыйдылар. Әллә ничә түбәтәй, әллә ничә кап чәкчәк!.. Алсу, бу кадәр әйберне ничек күтәреп кайтырсың дип, тәгәри-тәгәри көлде.
– Ә монысы – сиңа, Алсу! Чын дус булдың син!

Егет Алсуның муенына көмеш чылбыр такты, «Шалунья» дигән духи бүләк итте. Алсуга уңайсыз да, рәхәт тә, күңелле дә иде. Күңеле күбәләк булып очты. Гел җырлыйсы килде. Аның җан халәтенә туры килгән җыры да бар инде:
Мин дә куна алыр идем/Кемгәдер аклык булып!/Җирдә күпме җаннар йөри/Иясез шатлык булып!..
– Минем дә бүләгем бар... – Кыз пакеттан сак кына төргәген алды, оялып кына Таһирга сузды: – Америкада авылны менә шулай юксынган идем...

Үзе ясаган картинада – болын, кырлар, аккошлар сагынып кайта торган күл, камышлар, ал, зәңгәр чәчәкләр... Менә ул хәзер Таһирга күчте, иртәгә ерак Америкага китәр, Алсу күзләре, Алсу күңеле, туган як төсе булып искә төшереп торыр. 


Римдагы каникуллар

Америкасына кайту белән шылтыратты Таһир. Һәм, гомумән, хәл-әхвәлен белдереп, көн саен яза торган булып китте. Шимбә – шылтыратып сөйләшү көненә әйләнде. Вакыйгалар куерганнан-куера! Инде Алсуның кышкы сессиясе тәмамлануга, Рим каникулларына Ита­лиягә чакыра әнә! Алсуның барасы да килә, егет хисабына сәяхәткә чыгарга да уңайсызлана. Әнисе аңлар, Алсу тыйнак, тотнаклы кыз, кирәк-кирәкмәс адымга бармас. Әтисе ничек кабул итәр менә? Башта әйтергә куркып йөрде, Римны күрәсе килү теләге шулкадәр көчле иде: тәвәккәлләп, өйдәгеләргә серен чиште.

Булды! Хәл ителде! Барлык юллар да Римга илтә! Самолет башта Неапольгә төшеп кунса да.

Берничә сәгатькә алданрак килгән Таһир аны Рим аэропортында каршы алды. Гадәттәгечә, ул бик игътибарлы, кайгыртучан. Юл чыгымнарын, сәяхәтне үзе түләде. Бөтенесен уйлап, бар хәстәрен алдан күреп планлаштырган: хәтта кунакханә номерлары да янәшә иде.

Бу ерак сәфәргә чыкканчы ук Алсу Таһир турында озак уйланды. Әйе, ул – акыллы, тәҗрибәле, тормыш күргән. Ләкин аңа карап кына егылып китеп тә булмый бит инде. Әнисе, әнә, нинди принц көтәсең син, ди. Үлеп гашыйк булулар ул вакытлы гына, янәсе. Үрнәк мисалы да әзер: әтиең дә миннән олырак бит, бер дигән яшибез, Аллага шөкер...

Алсу Таһирны өзелеп сөймәсә дә, чакырган җирдән баш тартырга да җөрьәт итмәде. Әй, үзем тирәнгә кереп китеп уйлыйм бугай, ул мине дус күрә, шуңа үзенә компаниягә чакыра, бетте-китте – вәссәлам!
Тукта, тукта... Таһир Американың атаклы кинорежиссеры Уильям Уайлерның «Римские каникулы» романтик комедиясен кабатламакчы була түгелме? Шул фильм мотивлары буенча сәяхәт оештырган бит бу!.. Алсу – яшь принцесса Анна ролендә (аны Одри Хепберн уйный), Америка репортеры – Таһир үзе... Менә ул мәңгелек шәһәр! Колизей, Рим форумнары, Капитолий, Треви фонтаны, Испан баскычлары...
– Бигрәк матур син, Алсу!

 Аһ! Алсу инде икенче тапкыр ишетә бу сүзләрне! Егет, кызны җай гына җитәкләп, антик чорда, легендалар илендә йөртте-йөртте дә, соңгы кичтә серен чиште: ул Алсуны бер күрүдә ошаткан икән бит! Уенын-чынын бергә кушып әйтеп салды:
– Әгәр чык миңа кияүгә дисәм...

Иртәме-соңмы шул сүзләрне ишетәсен сизсә дә, Алсу югалып калды.
– Мин әле әзер түгел... Уйлармын... – диде ул чак ишетелерлек итеп. – Ә сиңа рәхмәт, Таһир! Сиңа таянырга була.
Бик якынаеп та китмичә, артык ераклашмыйча да, җылы итеп хушлаштылар. Таһирның рейсы алдарак иде: ул Нью-Йоркка очты. Берничә сәгатьтән Алсу да Ка­занына алып кайтасы самолет трабыннан күтәрелә иде.
 
Яратамы соң ул Таһирны? Үзе дә аңламый. Ул гашыйк булырдай егет никтер бүтән төсле тоела. 


Туй алдыннан...

«Исәнме, кадерле Алсу!», «Хәерле көн, матурым!» Таһирның сәлам хатлары һәрвакыттагыча җылы, сагынулы. Ул инде Нью-Джерси штатында зур йорт сатып алырга хыяллана. Бөтен проектларын Алсу белән уртак-лаша. Ике йокы бүлмәсе, зур зал, ашханә, балалар бүлмәсе, эш кабинеты... Кайсы бүлмә кайда ничек урнашачак – схемасын җибәргән хәтта! Сөйләсәң, кеше ышанмас, әкият, диярләр. 14 февральдә – Гашыйклар көнендә кызның өенә купшы чәчәкләр бәйләме китер­деләр. Таһир сюрприз ясаган! 8 Мартта да кыңгырау төймәсенә басып, ишектән шундый ук ал, зәңгәр, шә­мәхә чәчәкләр бәйләмен тапшырдылар. Таһирдан! Алсу бермәл үзен әкияттәге Золушка сыман хис итте. Бар да сораша, соклана, бәхет юрый, күз генә тимәсен берүк, дип кабатлый. Егет ягы инде туйга әзерләнә башлаган. Туйга чаклы Таһир тагын бер сәяхәт проекты белән яна. «Кая барыйк – сайла! – дип язган һәм төрле вариантлар тезеп төшкән. Венгрия, Чехия, Скандинавия илләре, Төркия... Барысы да таныш. Кыз уйга калды. Аннары тыйнак кына үз тәкъдимен язды: «Бәлки, Хорватия? Минем анда булганым юк әле...»

Сәяхәт августка планлаштырылды. Кызык, Таһир кызның кулын сорарга сәяхәткә чаклы килерме, шуннан кайткачмы? Ә туй – көзгә кергәч, Сөмбелә йолдызлыгында узачак, Алсу туган айда. Таһир менә шундый туган көн бүләге ясамакчы! Анысы – анысы, тик бер ләкин бар... Алсуга табиблар калкансыман бизен алдырырга кирәклеген гел әйтә тордылар. Ул һаман суза килде, артык әһәмият бирмәде. Ә хәзер, туй ыгы-зыгысы башланганчы, бу мәшәкатьтән тизрәк котыласы килә иде аның. Тизрәк, тизрәк! Менә хәзер, бүген үк! Кызганычка каршы, сәяхәтне күчерми дә булмас... Тик Таһирга бө­тенесен әйтергә кирәкме икән? Чирләшкә дип уйласа! Изаланды, бәргәләнде дә егеткә ашык-пошык кына кыска хәбәр юллады: «Минем бар да әйбәт. Операциягә кереп чыгасым бар. Хорватияне кичектереп торыйк».

Анализлар, больница, кырыс табиблар, операция... Болары – үзе бер авырулар галәме. Бертөрле көннәр, бертөрле процедуралар. Шушы ун көн эчендә дөньяда әллә ниләр булгандыр кебек.

Таһирдан хатлар элеккечә килеп тора. Гадәттәгечә, кайгыртучан, игътибарлы, чын джентльменнарча ул. Әмма Алсу күңеленең ниндидер бер кылы белән тоя: нидер булган. Сәбәп тә юк шикелле. Хәер, кайбер сүзләре элеккечә җылы түгел, язар өчен генә язылган сыман... Шимбә саен шылтырата иде, бу атнада... телефон дәшмәде. Бәлки, берәр ерак җиргә киткәндер? Ярар, язар әле, язмый калмас.

Ике көн, өч көн, атна үтте – хәбәр юк. Алсу бергә төшкән фотоларын карап утырды, егетнең хатларын күздән кичерде. 
О-о! Ниһаять! Таһирдан күптән көтелгән хат!
Яратамы соң ул Таһирны? Үзе дә аңламый. Ул гашыйк булырдай егет никтер бүтән төсле тоела. 

«Кадерле Алсу! Мин озак язарга кыймадым. Сиңа ничек җайлап, күңелеңне җәрәхәтләмичә генә әйтергә дә белмәдем. Мин чын мәхәббәтемне таптым. Ә син – әйбәт кыз, Алсу! Аннары син яшь әле. Бар да алда синең. Бәхет телим.»

Алсу тораташ булып катты. Юк! Юк! Булмас! Ышан­мыйм! Ә матур сүзләр? Вәгъдәләр? Туй? Аһ!.. Кыз өзгәләнеп, үксеп-үксеп, һич тыела алмый елап җибәрде. Үз гомерендә моннан да авыррак көне булмагандыр... 


Соңгы сүз 

...Күңелдә яралы төеннәр калдырып, Сөмбелә ае да узып китте. Алсуның туган көненә ерак-ераклардан чә­чәк бәйләмнәре җибәрүче дә, юри генә шылтыратып котлаучы да булмады – Таһир өйләнгән! Алсуны ымсындырган йортында кәләше белән яшәп ятадыр, мө­гаен. Ялгышып та Алсуны искә төшерми микәнни?

...Беркөн әнисе туган яклары юбилеена багышланган китап алып кайтты. Анда шул районнан чыккан күренекле шәхесәр турында язганнар, фоторәсемнәрен урнаштырганнар. Язучылар, җырчылар, артистлар, галимнәр... Менә Асылтамакка багышланган бүлек.
– А-а-а! Бу бит... бу... теге Нью-Йорктагы Сәрия апа Газизова... Әйе, чынлап шул! Нью-Йорк университеты профессоры диелгән. Сугыш башланганда Асылтамакта туган булган, аннары гаиләләре белән Казанга күчеп киткәннәр. Мәскәүдә укыган, Америкага җибәргәннәр... Нью-Йоркта Сәрия апаны эзләп бармаган булсалар, Таһир белән дә танышмаган булыр иде... Телефон аша сөйләшкәндә дә, үзе белән күрешкәч тә, Алсуның саф татарча сөйләшүенә ничек сокланган иде ул. Их, шул чакта тылсымлы бер сүз җитмәгән аларга! «Сез үзегез кайсы яктан, Сәрия апа?» – дип сораса соң инде! «Чыгы­шым белән Асылтамактан», – дияр иде. Ул әнисенең авылдашы булгач, Алсуга да якташ булып чыга лабаса! Үкенечле хисләр җанын көйдерде. Әйтерсең, Таһир белән ике араны җайларга ул да сәбәп булыр иде. Бик якын булып та, еракта калганнар, аймылышканнар шул.

...Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Язгы бер көндә Алсулар университетында Америкадан килгән профессор Сәрия Газизова белән очрашу үткәрделәр! Алсу да шунда иде. Башында бер генә сорау бөтерелде: ничек күрешеп сөйләшергә? Таныр микән? Очрашу ахырында кунакны сырып алдылар. Алсу халык кимегәнен көтеп торды да янына атылды.
– Сәрия апа, исәнмесез?

Сәрия ханым, исенә төшергәндәй, ике-өч секунд кына кызга карап торды. Аннары кочаклап ук алды.
– Алсу, акыллым, синме бу? Очрашу дисәң дә очрашу! Кайчан тагын Америкага киләсең? – дип тезде генә. – Килсәң, кара аны, кире җибәрмибез инде!

Алсуга рәхәт булып китте. Аның бик тә Таһир турында сораштырасы килде. Горурлыгы тыеп калды.
– Сәрия апа! Сез бит минем авылдашым икән! Әнием Асылтамактан, – дип кенә әйтә алды. Һәм шул хәбәре белән Америка кунагын тагын бер шаккатырды.

Вакыт кысан. Профессорны көтеп торалар.  
– Алсу, хәбәрләшербез. Мин сине үзем табармын. Сау бул! – диде Сәрия ханым Америкача елмаюы белән бал­кып. Ул кызны якын итеп сөеп, ашыгып китеп барды.

...Елдан артык вакыт узды. Диплом яклаулар, мәктәп­кә инглиз теле укытучысы булып урнашулар... Үзе дә укучыларыннан әллә ни аерылмаган Алсу бала-чага дөнья­сында бераз онытылгандай булды. Тик йөрәк һаман сызып-сызып ала. Үткәннәр матур төш сыман күз алдыннан үтә. Кабат Америкага китеп эшләү хыялы мәңге сүнмәстер ул. Инде балалар белән эшләү тәҗри­бәсе бар. Һәм ул тагын тәвәккәлләде. Тик виза гына һаман тоткарлана. Анкеталарын көздән үк тутырган иде югыйсә. Әллә инде башка илгә – әйтик, Грециягә китеп барасы? Анда да тел белүчеләр эш таба ала. Уңай җавап озак көттер­мәде. Атна-ун көн эчендә чакыру килер, көтегез, диделәр. Эш табылды, контрактка кул куелды. Монда инде Яңа ел ыгы-зыгысы. Ә Алсу чемодан җыя. Иртәгә – юлга... Уйларын бүлеп, телефоны шылтырады. Чит-ят номер.
– Алсу, синме?! Мин – Дания, Нью-Йорктан. Хәтерлисеңме? Сине Сәрия ханым аша таптык...

Алсу үз колакларына үзе ышанмады. Телефонның теге башында иң элек кияүгә чыгу-чыкмавы белән кызыксындылар, аннары... Аннары Дания Таһир турында сөйләп китте. Нәрсә ди?! Ул – өйләнмәгән?! Ниндидер күңелсез хәлләргә тарыган?! Егетнең әти-әнисе шул кызны ничек табарга дип Алсу исемен телдән дә төшерми диме?! Аһ!.. Түз, Алсу!.. Таһир тагын бик якын һәм коточкыч ерак та. Хәленнән килсә, янына күбәләк булып очар иде дә... Иясез шатлык булып... Нәрсә әйтә алсын соң кыз бала?
– Ә мин Казаннан китеп барам. Еракка, озакка... Кирәк булсам, эзләп табар... Электрон адресым үзгәр­мәгән... – Каушап, теленә килгәннәрне өзек-төтек кенә әйтте дә, ашыгып, үзен-үзе белештермичә, төймәгә басты...  

дәвамы: 
2 - http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=2205,
3 - http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=2364,
4 - http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=2583
5 - http://http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=3395

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy