Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Күзләрем тик сине эзлиләр...

Күзләрем тик сине эзлиләр...

Гөлнур САФИУЛЛИНА
Гөлнур САФИУЛЛИНА
27 апреля 2016
1173 карау
– Мин аны гомерем буе яраттым...
Без кинәт икебез дә тынып калдык. Ул – бик аз белгән яңа танышы алдында ачылудан, ә мин – әле ишеткән сүзләрнең зурлыгына гаҗәпләнүдән бугай. Бүлмәдә берара Сайра апаның магнитофон тасмасындагы тавышы гына яңгырап торды.
     Җырларың тыңласам,
     Син барны уйласам,
     Күңелемне сүрелмәс моң сара.
     Канатлар кайрылган,
     Юлыбыз айрылган,
     Без бергә булырга юк чара.


Мин инде аның хакында барсын да белеп бетердем дип уйлаган идем. Дүрт сәгать буе сөйләшәбез бит. Дүрт сәгать! Китәргә җыенып, кәгазь-каләмемне куярга да өлгергән идем. Һәм менә нинди сүзләр ишетәм. Мин сабырсызланып аның кулларына чытырдап ябыштым.
– Сөйләгез, Сайра апа, үтенәм сездән, сөйләгез!
...Минем бу язмам Сайра апа белән Рөстәм абыйның бик азлар белгән мәхәббәте турында булырга тиеш иде.


* * *

Талантларга җирдә яшәү җиңел түгел. Кай яктан гына алып карасаң да. Алар гел игътибар үзәгендә. Имеш-мимеш, уйдырмалар, гайбәт, төрле сүзләр алар артыннан күләгә булып ияреп йөри. Бөек талант иясе бу дөньяны калдырып мәңгелеккә күчкәч тә аның тирәсендәге ыгы-зыгы тиз генә тынмый әле. Киресенчә, атаклы шәхес белән үзенең исемен янәшә куеп, дан-дәрәҗәгә омтылучылар, аны каралтып үзләре агарырга тырышучылар күбәя.

Талантларның тол калган хатыннарына да җиңел түгел... Ирләре үлгәч, ул ир «яраткан» әллә никадәр хатын-кыз пәйда була. Менә китә очрашуларны, бергә үткәргән төннәрне санау, сөйләүләр, дус кызыңа да белгертмәс нәрсәләрне энә-җебенә кадәр селкеп салулар...

Сүзнең Рөстәм абый, атаклы композиторыбыз Рөстәм ага Яхин турында барганын сез Мостафа Ногман шигыренә ул иҗат иткән «Күзләрем тик сине эзлиләр» дигән җырдан ук аңладыгыз бит инде?! Аның хатыны Хәлимә апаның Казанда ялгызы яшәп ятуын Санкт-Петербургтан, Сайра апа белән очрашудан ук белеп кайткан идем. Хәләл хатыны барын белгән килеш бу мәхәббәт хакында язып чыксам, кем булам инде мин? Аның белән күрешмичә каләмгә тотынырга ярамаганын аңлыйм, тик очрашкач ничек сөйләшергә? Сүзне нидән башларга? Өстәвенә, ул бит әле берәү белән дә аралашмый, өенә беркемне дә кертми диләр.
Хәлимә апа турында күбрәк белгән саен, аның белән танышасы килү теләгем көчәйде генә. Мине моңарчы бер генә сорау кызыксындыра иде – Сайра апаның «яраттым» дигән сүзен үз авызыннан ишеттем, ә Рөстәм абый аңа карата нинди хисләр кичергән? Алар арасында мин мәхәббәт дип кабул иткән мөнәсәбәт чыннан да мәхәббәтме, әллә Рөстәм абый тарафыннан ул дуслык кына булганмы?
Хәлимә апа белән бәйле бик күп сорауларыма җавап табасым килде минем. Рөстәм абый өчен кем булган ул? Нигә аның тирәсендә төрле сүзләр бик күп? Хәлимә апага таккан гаепләр урынлымы, урынсызмы?
...Очрашырга теләмәс дип, юкка шикләнгәнмен, Рөстәм абый исеме барлык ишекләрне дә ачтырды. Телефон чыбыгының икенче очындагы тавыш: «Килегез, көтәм», – диде. 
    Серле күзләр, шомырт төсле күзләр,
    Моңсуланып ниләр уйлыйсыз?
    Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
    Күңелемне һаман борчыйсыз.


Рөстәм ага үзенең «Серле күзләр» (Әхмәт Саттар сүзләре) дигән җырын багышлаган Хәлимә апа менә нинди икән...
– Миндә ремонт бара әле, күршедә туганым яши, әйдә, шунда керик, – дип, янәшәдәге бер бүлмәле фатирга узарга чакырды ул мине. – Көнем болай да күбрәк монда уза. Йоклавын да шушында йоклыйм.
Кухняга урындыкларны тезеп ятак ясаган икән. Башы белән суыткычка, аягы белән балкон ишегенә терәлеп йоклыйдыр инде. Тирә-юне дару белән тулган.
– Астма чире белән җәфаланам... Дарусыз бөтенләй тора алмыйм. Бар акчам да шул даруга китә. Рөстәмнең аз-маз гонорарларын җибәргәләп тормасалар, ничек көн итәр идем икән?!
Үземә текәлеп, сынап караган күзләрдән җыерылып киләм. Барысын да ташлап якты урамга, кешеләр янына чыгып йөгерүдән көчкә тыелам. Әллә уйларымны да укый инде?!
–  Кешеләргә ышанычым бетте...

Үзенең кискенлеген аңладымы, әллә мине жәлләдеме, аннан тавышы йомшарып китте.
–  Рөстәм абый турында сөйләшәсем килә дигән идең, нинди сорауларың бар соң?

Сүзне, әлбәттә, Рөстәм абый белән аларның ничек танышулары, аннан бергә булуларыннан башларга кирәк.
– Без бит Рөстәм белән бер үк музыка мәктәбендә укыдык. Минем дә аның кебек уйныйсым килә. Нәкъ Рөстәмчә итеп клавишларга басып-басып та карыйм, тик аныңча килеп кенә чыкмый иде. Рөстәмнең сихри итеп уйнавының серенә беркайчан да төшенә алмадым...

Мәктәпне тәмамлагач, ул Мәскәүгә китеп барды. Шулай вакытлар узды. Рөстәм ялга, каникулга кайткан чакларда без сирәк-сирәк кенә күрешкәлибез. Аның әнисе янына мин бик еш барып йөрдем.
Мәрьям апа йомшак телле, чиста күңелле, хәйлә-ялган белми торган хатын иде. Аны бер күрүдән якын, үз итәсең. Күзләре дә, йөзе дә, үзе дә мәхәббәтле иде аның.
Рөстәм бу яктан әнисенә охшаган. Аны да бер күрүдән яше дә, карты да ярата башлый иде. «Нигә сине һәммәсе үз итә?» – дип сораганым да булды хәтта. «Мин бит үземне яраттырыр өчен бернәрсә дә эшләмим», – дип елмайды гына.

«Хәлимәне Мәрьям апа кабул итмәгән, өенә керттермәгән», – дип сөйләделәр. Нишләп алай булсын?! Мәрьям апа каршы булмады. Әнием кебек якын иде ул миңа, иң якын сердәшем, киңәшчем иде. Әйе, Рөстәм озак өйләнмәде. Моңа аның вакыты да юк иде. Башында гел музыка гына иде аның.

Рөстәм кебек әнисен яраткан кешене белмим мин. Мәрьям апага бик күпне кичерергә туры килгән. Матур гына яшәп ятканда, йортларын, бар мал-мөлкәтләрен тартып алалар. Ире тифтан үлеп китә. Дүрт баласы белән подвал-сарайларда көн иткәннән соң туганнары аңа, ниһаять, кечкенә генә бер бүлмә табалар. Балалар үсте, авырлыклар артта калды дигәч кенә, башта дүрт сабыен ятим итеп кызы Әминә үлә. Аннан, акча эшләргә дип киткән җиреннән, Әхмәтсәлименең гомерен ваба чире өзә. Бүген-иртәгә туе булырга торганда Әдһәмен поезд астына ташлыйлар. Карап торганы – бер Рөстәме кала. Әнисен рәнҗетүдән, аңа авыр сүз әйтүдән коты оча иде аның. Өйгә килен китереп, әнисенә уңайсызлык тудырудан куркып өйләнмәгәндер дип уйлыйм мин Рөстәмне.

Мәрьям апа вафат булганда төпчеге иллесен тутырган була. Әнисен җирләп кайткан көнне ул дусты, җырчы Эмиль Җәләлетдиновка:
– Бар, Хәлимәне чакыр, – ди.

Хәер, Хәлимә апа сөйләвендә бу «чакыру» бөтенләй башкача яңгырый. Ул дөресен сөйләмидер дип уйларга да җөрьәт итә алмыйм. Чәчләренә кырау төшәр вакытларга кадәр, бөтен гомере буе бер сүз – «кил» дигәнне көтеп яшәгән җанның күңелендә бу чакыру еллар дәвамында мең төсмерле булып тугандыр да сүнгәндер. Аның, бәлки, Рөстәм абыйның «әйдә» дип чакыру мизгелен нәкъ менә шушы килеш күрәсе килгәндер.
– Минем инде аның белән бергә булырбыз дигән өметем дә калмаган иде. Ул әнә нинди дәрәҗәле кеше булды, ә мин?..

Гап-гади музыка укытучысы, танылмаган композитор. Сораучылар да булды, чыкмадым. Рөстәм дия-дия, бала да таба алмыйча калдым...
Астма чирем көчәеп больницага кергән идем. Хәлем бик авыр. Ишектә Рөстәм пәйда булгач, күземә күренә дип уйладым. «Алырга килдем, Хәлимә», – ди. Ә табиблар мине чыгармыйлар. Рөстәм: «Мин аны үзем дәвалыйм», – дип, ниндидер язу язып калдырып, барыбер алып китте.
Юлда: «Мин сиңа бу килеш нәрсәгә, синең яныңда мин кем инде?» – дидем. Ә ул: «Дәрәҗәсе түгел, миңа кешенең үзе, йөрәге кирәк», – дип җавап бирде.
Рөстәм абый сизгер, тирә-юньдәгеләргә карата үтә игътибарлы булган бит ул. Мәхәббәтен үзе башлап аңлатучыларны гына түгел, ул диеп эчтән янып-көючеләрнең һәммәсен белеп торгандыр. Сайласаң, сайлап алырлыклары булган. Хәлимә апа әйткәндәй, «көтүе белән аның артыннан йөргәннәр». Исемле, дәрәҗәле, урынлы, мал-мөлкәтле. Ә ул, әнисеннән соң ятим калган өйгә хатын-кыз кирәк булгач, Хәлимә апаны алып кайта. Рөстәм рояль артында утырганда кемдер ашка бәрәңге салырга, ул музыка язганда –бакчада йорт җиткезергә, күңелендә туган көйне аңларга азапланганда – фатир сорап түрәләр ишеген шакырга тиеш була. Син дә мулла, мин дә мулла булсак, атка печән кем салыр?!

Композиторның бу адымын бүгенгәчә гафу итә алмаучылар бар.
Көндәшләрегез зур, көчле шәхесләр булганнар, Хәлимә апа.
Әйе...

Ул кинәт җәлт итеп миңа күтәрелеп карады.

Рөстәмне күреп, аның белән бер сөйләшеп утырган кеше аңа гашыйк булмый калмый иде. Син дә гашыйк булыр идең...
Рөстәм абыйның сезгә яратам дип әйткәне булдымы?
Дөньяларын онытып яраткан кешесе барлыгын, гомумән, белмим мин аның... Ә миңа: «Мин сине үземчә яратам», – дия иде. «Ташлар, хыянәт итәр дип, сиңа беркайчан да куркырга кирәкми, Хәлимә», – дип әйткәне дә булды.
Мин, ниһаять, үземне бирегә алып килгән сорауга күчәм.

Хәлимә апа, Сайра дигән исем сезгә нәрсә турында булса да сөйлиме?

Сайра?.. Ленинградта яшәүче Сайраны әйтәсеңме? Гомер буе Рөстәмне яраткан хатын инде ул да...


* * *

Санкт-Петербург үзәгендәге китапханәдә «Сөембикә» журналы укучылары белән булган очрашудан ул: «Ашыгам», – дип, иртәрәк кузгалды. «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Санкт-Петербург консерваториясе укытучысы Сайра Азымовна Вельшакова. Яхинның романсларын аның кебек җырлаучы юк бездә», – дип таныштырырга гына өлгерделәр.

Иртәгәсен мин көне буе Эрмитажда йөрергә ниятләгән идем. «Сугылып чыгам», – дип кенә Сайра апага кердем дә дүрт сәгать сөйләшкәннән соң без Рөстәм Яхин исеменә килеп чыктык. Һәм ул шушы сүзләрне әйтте: «Мин аны гомерем буе яраттым», – диде.

...Алар Мәскәү консерваториясендә укыганда танышалар. Беренче курста студент концертларының берсендә сәхнәдә җырлап төшкәч, Сайра янына Әлфия Галимова килә. Янында хәрби киемнән бер егет тә бар. «Казаннан, Рөстәм Яхин», – дип таныштыра аның белән Әлфия. «Син мине үтердең», – ди егет Сайрага.
 Ничек үтердем?
 Җырлавың белән!

Рөстәм Яхин ул вакытта ук: «Тирән кичерешләрне бары тик түбән тавыш кына җиткерә ала», – дип санаган. Ә Сайра Сәләхетдинованың тавышы нәкъ менә меццо-сопрано.
Танышлык бик тиз дуслыкка әйләнә. Озакламый консерваториядә Сайраны «Яхин җырчысы» дип йөртә башлыйлар. Чөнки имтиханнары вакытында үз әсәрләрен яңгырату өчен Рөстәм һәрвакыт Сайраны чакыра. Композиторның «Кем белер кадереңне?», «Су юлы» кебек җырларының тәүге башкаручысы да ул була.

Сайра инде ул вакыт ук Рөстәмнең үзенә дә, җырларына да гашыйк була. Ә егет... Егеттә кызлар кайгысымы – башаягы белән укуга, иҗатка чумган чоры, борчулары да җитәрлек – Казанда әнисе ялгыз, үзенең ни ашау-эчүе, ни өс-башы. (Студсоветта милли бүлек өчен җаваплы булган Сайра матди ярдәм бүлгәндә, сорамаса да, Яхинга берничә метр тукыма бирдертә. Егет костюм тектереп кия.)
Җәйләрен ике арада хатлар йөри.

Консерватория студентларына концертларга бушлай керү мөмкинлеге бирелгән була, алар Мәскәүдә бара торган бер генә концертны да калдырмыйлар.
Уку еллары шулай уза. Сайраны эшкә Татарстан филармониясенә билгелиләр. Нәҗип Җиһанов үзе тыңлап караганнан соң аны концерт бригадасы белән авылларга чыгарып җибәрә. Бер чыгып китүдә йөзәр концерт куеп кайталар! Аннан яшь җырчыны Рәшит ага Ваһапов үз бригадасына ала. Әстерхан, Ульяновск, Баку, Грозный, Донбасс, Харьков, Ленинград тамашачылары Сайра Сәләхетдинова башкаруында «Уракчы кыз», «Мехчылар», «Рәйхан», «Шөгер», «Ак каен» көйләрен кат-кат сорап җырлаталар.

1953 елны Татарстан сәнгать әһелләренең СССР шәһәрләре буйлап зур гастрольләре әзерләнә. Афишаларда С. Сәләхетдинова һәм Р. Яхин исемнәре дә була. Китәргә берничә көн кала Сайраны филармониягә чакыралар. Имеш, Ташкенттан килгән бер тамашачы: «Сәләхетдинова дигән артистка безгә кирәкми, аны җибәрмәгез», – дип кереп әйткән.
 Мин: «Ярар», – гына дидем, – дип искә төшерә ул көннәрне Сайра апа. Үзем эчтән: «Димәк, Яхин белән янәшә булуым кемгәдер ошамаган», – дип уйладым. Аннан үземнең Әлфия Авзалова кебек җырчы түгеллегемне дә белә идем. Интригалар да туйдырды. Казанда торыр җирем дә юк. Мин Ленинградка, әниләр янына кайтып китәргә булдым...
Хәер, берәү: «Кал, син миңа кирәк!» – дисә, ул бернигә дә карамыйча Казанда калган булыр иде. Ә берәү дигәнең дәшми. Аның, гомумән, эчендә, җанында, йөрәгендә ни барын белеп булмый. Утызны узып барган Сайрага исә ике якның берсен хәл итәргә кирәк: йә бернинди өмет булмаган килеш көтәргә, йә... Җанын кая куярга белми бәргәләнгән көннәрнең берсендә ул Рөстәмгә хат язып сала. Кызның күңел халәте хат юлларына да саркып чыга, күрәсең.

Җавап хатын Рөстәм: «Синме соң бу? Мин сине танымыйм, Сайра!» – дип башлый. Кыз көткән сүзләр генә булмый анда...
Хәер, яраткан очракта да нәрсәгә өметләндерә алсын соң әле ул вакытта Рөстәм кызны?! Хезмәт хакы түбән, әнисе белән һаман да шул Париж Коммунасы урамындагы түшәменнән су үтә торган кечкенә бүлмәдә яшәп яткан көннәре...

Пенза татары Зиннәткә димләп кияүгә чыкканнан соң, китапханәдә эшли башлаган Сайра Рөстәм Яхинның аңа хат язган көннәрдә иҗат иткән яңа әсәрен табып ала. Рәхим Гәрәй сүзләренә язылган «Аңлыйм, дустым» җыры була ул. 
Ничә еллар сагынып көттем, – дисең,
   Аңлыйм дустым, аңлыйм сүзеңне...
   Яныңнан да китми иркәлисе,
   Кадерлисе иде үзеңне.
   Яктыртасы иде тормыш юлын 
   Яшьлек утын бергә яндырып...
   Узылмаган юллар бар шул әле,
   Тагын китәм сине калдырып,
   Зарланма син ялгыз яшәвеңнән,
   Эч сереңне яшер тирәнгә:
   Еллар белән юллар исәпләшми 
   Бер-береңне чынлап сөйгәндә.

...Сайраның Казанга килүләренең берсендә ул аннан:
– Зиннәт белән ничек яшисез? – дип сорый.
– Аңа минем белән күңелсездер инде, – ди хатын.
– Синең янәшәңдә күңелсез булырга мөмкинмени?! – дип гаҗәпләнә композитор.
... Икенче очрашуда ул Сайрага:
– Хат яз миңа. Синең хатларың шулкадәр ихласлар иде бит, – ди.
Хатын үртәлеп җавап бирә:
– Хәзер нәрсә язасың инде?!

...Яхиннар Лесгафт урамындагы зур фатирга күчкәч, Сайра аларны телефоннан шылтыратып котлый.
– Кайдан белдең? – дип шакката Рөстәм. Аннан үзе үк: – Хәер, ишеткәнсеңдер, синең кияүгә чыгу хәбәрең дә миңа яшен тизлеге белән килеп ирешкән иде бит...
Аларны гомер буе бер-берсенә бәйләп ике арада йөргән хатлар Сайра апаның иң зур юанычы. Куллары кадерле төргәкне сыйпый, ә иреннәре: «Мин аны гомер буе яраттым», – дип пышылдый.
 

* * *

– Ходай кушуы белән генә без бергә булдык. Рөстәм янәшәсендә узган һәр көнем, һәр сәгатем үзе бәхет иде минем. ..
Монысы – Хәлимә апа. Алар егерме елга якын бергә яшәп калалар. Рөстәм абыйны соңгы юлга озатканнан соң көннәрнең иң авырлары, иң каралары башлана. «Яхинны ул гына үтерде, ул гына тәрбияләмәде» диюгә кадәр барып җитәләр. (Әйтерсең, әҗәлдән кемне дә булса алып калганнары бар әле?!)
Бу сүзләр бөек талант иясе янәшәсендәге хатынга зур таләпләр куюдан гына тумадымы икән? Шундый кеше белән яшәгәч, аны башкаларга охшатасыбыз килми бит безнең. Югыйсә, ул да безнең сыман ук гап-гади бер кеше. Аның да кимчелекләре безнеке кебек үк тулып ята.

Хәлимә апаны да фәрештә итеп күрсәтергә җыенмыйм. Әмма Яхин янәшәсендә аның атлаган һәр адымыннан гаеп кенә эзләгән кешеләрдән күңеле ничек кайтмасын соң?!
Лесгафт урамындагы фатирны Татарстан урамына алыштыруын яратмаганнар. Тик туганнан-туган авыру энесен үзләренә якынайтуның бердәнбер юлы булган бит ул. Һәм алар моны Рөстәм абый белән киңәшләшеп эшләгәннәр. Соңгы ун елда өй бусагасын атлап урамга чыкмаган ул авыру туганы бүген дә Хәлимә апа тәрбиясендә.

«Яхинның байлыгына кызыгып килде», – дип җанына тигәннәр. Рөстәм абыйдан калган дүрт бүлмәле фатир Хәлимә ападан да калыр. Ул-кызлары чират көтми.
«Мәче асрап Рөстәмнең үзәгенә үтте», дигәннәр.
Алар турында аерым сүз.
– Мәчеләрегез хәзер дә бармы, Хәлимә апа? Ничәү? – дим.
– Ике этем бар. Мәчеләрне кем санаган...
– Рөстәм абый мәче яратмаган, диләр...
– Дөрес түгел! Өйгә иң беренче песине ул кертте. Мин риза булмагач, «бүген генә кунсын, иртәгә үзем чыгарып җибәрермен» дия-дия кертте. Иртәгәсен иртүк: «Сезгә РСФСРның халык артисты дигән исем биргәннәр!» – дип шылтыраттылар. «Бу песи безгә шатлык алып килде, калсын инде, Хәлимә, исеме «Артист» булыр», – диде Рөстәм. Үлгәндә дә: «Мәчеләреңне югалтма», – дип әйтеп үлде ул миңа. Моны күпләр белә.

Этләр, мәчеләр мине кешеләргә караганда әйбәтрәк аңлыйлар. Алар бит яхшылыкны онытмыйлар. Шулар өчен яшим. Көн саен урамдагы этләргә ике бидон аш пешерәм. Төнге унике тулгач, ишектән мин чыкканны әллә каян белеп торалар алар.
– Ул вакытта урамга чыгарга курыкмыйсызмыни?
– Нигә куркыйм?! Этләрем мине саклый. Алар кешеләр кебек түгел.
Тирә-юньдәге кешеләрдән өмет өзгәннәр бер Хәлимә апа гына булса икән?!


* * *

...Күзләрем тик сине эзлиләр...
Моң иясенең күзләре «кемне эзләгән»? Бу серне берәү дә белмәс инде. Аның янәшәсендә генә яшәүне дә бәхет дип санаган Хәлимә апа «мине» дип өметләнгән. Җитмеш җиде (!) яшендә Р. Яхинның романсларыннан компакт-диск чыгарырга җөрьәт иткән Сайра апа «мине» дип уйлаган. «Бу җыр миңа багышланган» диючеләр тагын бик күп булган әле. Шулай уйлаганнар, шулай булып калсын да.

Хәер, юк, туктагыз. Көзләренә кереп барганда ай кебек нурлы йөзле, кыйгач кашлы, үзеннән күпкә яшь бер сылуга гашыйк булган дигән сүзләр бар. Бу вакытта аның күзләренә нур куна, ул өр-яңа концертлар әзерли. Әмма... арага керәләр. Мәхәббәт очкынының кемгә төшүен сизүчеләр ул чибәрне бик тиз генә бер галим белән кавыштырып та куялар. Ә ул шуннан соң сүнә... Үзәк өзгеч «Көзге моң» (Марсель Галиев сүзләре) әллә шул көннәрдә тудымы икән?
    Таҗын өзеп соңгы чәчәкләрнең 
                               киләчәген юрап карыйсың.
    Яратмаска сине мөмкин түгел, 
                                            яратырга инде,
                                              яратырга инде соң дисең...



«Сөембикә», № 8, 2001. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy