Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ​Бала карагы

​Бала карагы

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
04 апреля 2016
2798 карау
Чит ил кешесенә кияүгә чыгу турында хыялланучы хатын-кызлар аз түгел бездә. Интернет аша гына танышкан кешегә ияреп чит илгә яшәргә үк китеп баручылар да бар. 

Ике йөрәкледер дим мин аларны. Шулай булмаса, телен, илен, мәдәниятен, һәм иң мөһиме – кешесен  юньле-башлы белми торып, бу адымга ничек бармак кирәк?! Билгесезлеккә атлау бит бу! Әгәр ул кеше дөньяның бер юньсезе булса? Ул очракта кемгә таянырга? Кануннарын да, гореф-гадәтләрен дә рәтләп белмәгән илдә берьялгызың калсаң нишләргә? Тагын да яманы – үзәгеңнән өзелеп төшкән балаңны чит илдә калдырып кайтырга мәҗбүр булсаң?

Мәктәп ишегалдында Нурияне очратырмын дип башыма да килмәгән иде. Ә ул менә очрады! Университетны тәмамлаганнан соң Нурияне беренче күрүем. Ничек күрешәсең?! Укып бетерүгә Германиягә китеп барды бит ул! Тормышы начар булмагандыр. «Вконтак­те»дагы фотолардан бәхетле ханым елмая иде. Кызык, чит илдә бәхетлеләр яши дигән фикер нәрсәгә нигезләнгән икән ул? Андагылар бездән баерак яшәгәнгә шулай уйланыла микән соң? Беренче соравым башымда түгел, телнең нәкъ очында ук яралды: «Озакка кайттыңмы?»

«Бөтенләйгә кайттым, – диде Нурия. – Улымны Германиядән урлап алып чыктым». Мизгел эчендә күзалдымда детектив сурәт пәйда була: Нурия, баласын җитәкләп, аэропортка килә. Башында – парик. Кулында – ялган документлар (кинода шулай күрсәтәләр!). Полиция аэропортка бәреп кергән мәлдә, Нурияне коткарасы самолетның шассилары җирдән аерыла... Әкият, билгеле. Тормышта алай булмый инде. Ә шулай да, бала тикле баланы ничек чик аша урлап алып чыга алды икән?

«Берни дә сорама, барыбер сөйләмим. Ул хакта искә дә төшерәсем килми», – диде ул. «Гайбәт түгел, гыйбрәт итеп сөйлә. Синең хатаны бүген никадәр хатын-кыз кабатларга җыена», – дип, бик озак үгетләргә туры килде аны.

«Әлегә беркем белән дә аралашасым килми. «Фейсбук» белән «Вконтакте»дагы сәхифәләремне дә бетереп аттым, – диде Нурия. – Бер төн тыныч йоклаганым юк. «Интерпол»дан килделәр. Ирем безне халыкара эзләтүгә биргән икән. Хәзер безгә Россиядән беркая чыгарга ярамый. Ярар, чит илләргә бармый да торып була. Анысы өчен исем китми. Ул кешенең (ирем дип әйтәсем килми) болай кылануы ачуны китерә. Безне эзләтүе дә баланы яратудан, аны сагынудан түгел бит. Бала кирәкми аңа. Шул бала аркасында янга каласы акчалар гына кирәк. Германиядә балалы кешеләрдән салымнарны азрак түләтәләр. Әнә шул акчалар өчен нишләргә белми. Әле дә ярый үз илемә кайтып кала алдык. Кайта алмасам, белмим, нишләп беткән булыр идек. Соңгы вакытта бик экстремаль шартларда яшәргә туры килде шул».

Булачак ире белән танышу сайты аша табышкан алар. «Минем яңа гына университет тәмамлаган чак, – дип, әрнү катыш үкенү белән искә ала ул көннәрне Нурия. – Хыяллар зурдан. Үземне әллә кайларда, әллә кемнәр итеп күрәм. Чит илләргә дә китәсе килә. Шуңа да бу танышуым бик вакытлы иде. Азрак аралашып, бер-беребезне ошаткан кебек булдык. Бер-ике тапкыр үзе дә минем янга килеп китте. Соңгы килүендә язылыштык. Тагын җиде айдан Дрезден аэропортына кунган Боинг трабыннан төшә идем инде. «Ура! Бүгеннән минем бәхетле тормышым башлана!» – дип мәтәлчек атты иләс күңел. Ирем дигән кешенең мине каршыларга сыңар чәчкә генә булса да тотып килмәвенә дә, төнге бердә ике сәгать буена электричкада кайтуыбызга да исем китмәде. Аны уйларлык түгел иде халәтем.
Тормышымның яңа этабы – Германия чоры башланды. Әмма... бәхетле чор дип әйтеп була иде микән аны?

...Аның минем кеше түгеллеген бик тиз абайладым – менталитетларыбыз ук башка. «Тибешкәндә тиңең булсын» дигән мәкальнең асылын менә кайчан аңладым мин! Борылып китәсе иде шул чагында. Ә мин яшәп карарга булдым. Шулай тиз генә бирешәсеңмени инде, дидем үз-үземә. Килгән-килгән, телне дә ныгытып өйрәним, дидем. Телне белмәүчеләрне даими яшәү урынына теркәми­ләр анда. Барысына да кул селтәп кайтып китәргә беркайчан да соң түгел ул. «Идеаль кеше юк, яши-яши күнегелер. Аның каруы, син хәзер чит ил кешесе», – дип тукыдым үземә. Иллюзиягә алдандым. Аннан улым туды. Хәзер инде уйласам да, җайлы гына кайтып булмаячак иде.

Әйтәсе дә юк, бала үстерү өчен Германия уңай ил. Балаларга хөкүмәт артык кашык итеп карамый – ай саен 184 евро түләп тора. Баласына өч яшь тулганчы, әниләр түләүле декрет ялында утыра ала. Социаль яктан кайгырту көчле. Балага кирәкле дарулар бар да бушлай. Врачтан рецепт кына кирәк. Балаларның хокукларын бик нык саклыйлар. Кибеттә тегене ал, моны ал дип идәнгә ятып елаган баланың артына берне чәбәкләп кара! Хәзер полиция килеп җитә. Баланың берүзен генә өйдә дә калдырырга ярамый. Белеп алсалар, баланы Jungedamt – балаларның хокукларын яклый торган берләшмәгә алып китәләр. Бернинди проблемалар юк дию дә дөрес булмас. Германия җәннәт түгел. Анда да баланы бакчага урнаштыру – үзе бер бәла. Урыннар җитешми. Урнаштыра алсаң да, балаңны яхшылап карарлар дигән ышаныч юк. Яшь ярымлык кына балаларын яслеләргә бирүче әниләр дә бар. Кайда да эшләмичә булмый шул. Пенсиягә чыккач, рәхәт яшисең килсә, Германиядә бик күп эшләргә кирәк. Чит илләрдән килгәннәрне эшкә алырга атлыгып тормыйлар.

Безнең дипломнар анда чүп кенә. Эшкә урнашыр өчен башта телне яхшылап өйрәнергә, аннары аларның уку йортларын тәмамларга кирәк. Чит ил кешеләренең бик кечкенә генә пенсиягә тилмереп яшәгәннәрен күрдем. Немец халкы тәртипле, бөтен җирләре чиста дисәләр дә, кеше кайда да кеше инде ул. Эшкә барган, эштән кайткан чакларда аларның да автобусларына баш тыккысыз була. Әбиләрнең урын өчен кычкырышканнарын да күргән булды. Ватык шешә, аунап яткан кәгазь аларда да бар. Әмма калырга мөмкинлегем булган булса, калган булыр идем.
 
Чит ил кешесенә кияүгә чыгып аерылган ханымнарга  кайчак бик зур хак түләргә кирәк була. Үзәгеңнән өзелеп төшкән бала белән түләнә ул хак.

Ирем – токарь иде. Аена уртача 2000 евро хезмәт хакы алып эшли. Салымнарны тотып калгач, кулына 1700 евро тия. Фатир үзеңнеке булмаса, анда бу акчага гына яшәп булмый. Ә безнең фатир, әлбәттә, арендага алынган. Ничек кенә булса да, миңа эш табарга кирәк иде. Эзли торгач, пекарняда эш таптым. Югыйсә ирем асрау кызга караган кебек карый башлаган иде. Хәер, эшкә урнашкач та аның мөнәсәбәте үзгәрде, тырышлыгым аз булса да бәяләнде дип әйтә алмыйм. Бушка эшли торган хезмәтчесе идем мин аның. Иремнең һәр сүзендә, һәр ымында: «Син хәерчегә ярамаган тагын. Сиңа болай да бик бата. Үзеңнең кайдан килгәнеңне оныттың мәллә?» – дигән мәгънә ярылып ята иде. Бернинди мәхәббәт турында сүз дә юк. Минем яктан баштарак аңа карата ниндидер симпатия бар иде. Тора-бара ул да бетте. Телне дә өйрәнеп була, халкына, андагы гадәтләргә дә күнегелә. Әмма бер нәрсәгә һич күнегеп булмый икән: сине икенче сортлы кеше итеп күрүләренә! Эшкә урнашыйм дисәң дә, иң аз хезмәт хакы түләнә торган, иң авыр эшләргә генә урнаша алачаксың.

Ирем белән ике арадагы ермак тирәнәйгәннән-тирәнәя барып, берзаман упкынга ук әверелде.
Мин – аны, ул мине ишетми идек инде. Тормыш алып баруы бик авырлашты. Хәтта искә алырга да оят, Германиядә ярлылыкның чигендә яшәдем мин. Ирем үз акчасын үзенә генә тота, уртак янчыкка кушмый. Чиргә әверелгән саранлык иде анда. Минем тапканым бары тик гадәти азык-төлек алырга гына җитә. Әле бит бала да бар. Аны киендерергә кирәк, уенчыгын алырга, бакчасына түләргә... Якында гына бер гаилә яши иде безнең. Хатыны, минем кебек, Россия кешесе. Бик авыр булганда, шул хатынга барып сыена идем. Балаларының кечерәйгән киемнәре белән дә ярдәм итте ул. Улым аның балалары белән уйнап үсте, шулай рус теленә өйрәнде. Монысы Россиягә кайткач, бик кулай булды.
 
Германиядә яшәп калсак, улымның язмышы бөтенләй башкача булыр иде. Аның уңышына, бәхетенә юлны япмадыммы икән дип шикләнәм кайчак. 

Кайнана-кайнаталарым безнең тормышка кысылмады. Балага анда-санда берәр бүләк алудан гайре, башкача ярдәмнәре булды дип әйтә алмыйм. Үпкәләп булмый, аларда гадәт шундый – яшь гаиләнең тормышына кысылмыйлар. Начар кешеләр түгел иде алар үзләре. Германия исемә төшсә, мин иң элек аларны сагынам. Алар үз улларының холкын яхшы белә, шуңа да гел минем яклы булдылар. Үзләренчә, мине ярата да иделәр кебек. Баштарак сагаебрак калганнар иде калуын. Бер дә онытмыйм: «Туганнарың синең монда икәнеңне беләме? Алар синең бу шөгылеңә каршы түгелме?» – дип сорый беркөн кайнанам. Аптырап киттем: «Нинди шөгылемә?» Бичаракаем, Германиягә мине фахишәлек белән шөгыльләнү өчен килгән дип уйлый икән. Кызганыч, болай уйлаучылар бер ул гына түгел иде шул.

Түзим-түзим, дип, еллар үтте. Баламның укырга керер вакыты җитте. Анда мәктәпкә алты яшьтән баралар һәм 12 ел укыйлар. Укырга кергәнче хәреф таныган, саннарны белгән балалар аз. Барысына да мәктәптә өйрәтәләр. Миңа алга таба тормышымның кайсы юлдан китәсен хәл итәргә кирәк иде. Һәм бу көтмәгәндә-уйламаганда, үзеннән-үзе хәл ителде. Ирем, миннән аерылып, баланы тартып алу белән яный башлады. Сабыр савытым тулган соңгы тамчы шушы булгандыр инде. Уйласа, ул бит баланы чынлап та үзендә калдыра ала иде. Кайтып китү уем көнләп түгел, сәгатьләп ныгыды. Без моңарчы да әти-әнием янына ел да кайтып йөрдек. Иремнең баланы чик аша алып чыгу өчен биргән рөхсәт кәгазе бар. Әмма Германия законнары буенча, әгәр дә ул, хатыным баланы чит илгә бөтенләйгә алып чыгып китәргә ниятли дип әйтсә, баланы чик аша үткәрмәскә дә бик мөмкиннәр.

Ирем аны-моны абайлап, юлны ябып куймасын өчен, хәйләгә барырга булдым. Имеш, Германиядән һич тә китәсем килми. Анда кайткач та, әйләнеп киләсе көннәремне минутлап санаячакмын. Хәтта фатирга ремонт та башлап җибәрдем. Юри, әлбәттә. Башланган эш – беткән эш, хәзер башлап куябыз да, мин кайткач, төгәлләрбез, янәсе. Иремне изрәттем шулай. Безнең бөтенләйгә китү уе башына да кермәсен! «Германия кадәр Германияне калдырып кем китсен инде!» – дип уйлагандыр ул, мөгаен. Бу илдә сыңар туфлиемне дә калдырасым килмәсә дә, бөтен нәрсәмне төйи башласам, шик уятачак идем. Кием-салымнарның яхшы дигәнен генә алдым. Шулай да чемоданнар шактый җыйналды. Ирем безне озатып мәшәкатьләнмәскә булды. Саубуллашырга кайнанам белән кайнатам килде. Кайнанам әле бер чемоданга, әле икенчесенә карап-карап торды да: «Син әллә бөтенләйгә китәргә уйлыйсыңмы?» – дип сорап куйды. Каушаудан, кулымдагы әйберем төшеп китә язды. Ниятемне аңа сиздерергә ярамый иде. Бала баласы һәркем өчен татлы. Булышу, кайгырту, кызгану кадәресе булмаса да, әбисе улымны ярата иде. Кайнанамның шиге күңел бусагасыннан ары узмады. Шуның өчен генә булса да, рәхмәт аңа.

Россия безне туып килгән алсу таңы белән каршы алды. Мин моны яхшыга юрадым. Туган илем­дә миңа да, балама да куркыныч янамый иде инде. Германия генә түгел, Россия дә үз гражданнарын һәм алардан туган балаларның хокукларын яклый белә.

Әмма күңелнең кичерешләрен шулай тиз генә сызып ташлап булса икән ул! Баланы алып калырлар дигән курку психикамны шактый ук какшаткан булып чыкты. Казанга кайткач та бер ел буена гел бер төш күреп уяндым. Имеш, аэропортка килгәнмен, ә анда мине полиция көтеп тора. Кулларымны каерып, төрмәгә алып китәләр. Валерьянка эчеп, көчкә тынычлана идем.

Көннәрдән бер көнне Германиядән посылка килеп төште. Кайнанам калдырып киткән киемнәремне һәм баланың уенчыкларын салган. Хатын-кыз кайда да хатын-кыз шул. Шул посылканы кочаклап, илереп бер еладым. Германиядә уздырган алтынга тиң яшьлегем өчен дә, андагы кимсенүләр өчен дә, әтисен бер күрергә зар булып үскән балам өчен дә, кителгән язмышым өчен дә иде ул күз яшьләре...

Ирем безне берничә тапкыр хәйлә белән Германиягә китертмәкче булып талпынып карады. Юк инде. Бардым, күрдем, җитте! Чит ил кунакка барганда гына яхшы икән ул.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy