Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Әни

Илсөяр Иксанова
Илсөяр Иксанова
30 марта 2016
1192 карау
“Каенананы яратып буламы?” Бу сорау күңелемне әллә нишләтеп җибәрде. Беренче мизгелдә әлеге сорауны биргән ханымны гаепләргә дә теләдем хәтта: сөекле иреңне табып үстергән ананы ничек инде яратмаска кирәк! Аннан, кара әле, мин нинди бәхетле икән, мондый сорау минем башыма да кереп караганы юк бит дип уйландым һәм ханымны акларга тырыштым. Каенанадан уңмаган, димәк.
Киленнәрнең дә, каенаналарның да төрлесе бар. Дөнья бит…


Килен булып төшкән йортымда беренче тапкыр токмач җәям. җәемем түгәрәкләнми генә бит, гел бер якка озынаеп бара. үз мәшәкате белән үтеп-сүтеп йөргән каенанам интеккәнемне күреп янымда тукталды да: “әй, кунасы кыйшайган аның, үзем дә түгәрәкләп җәя алмыйм, азапланма, кискәч, токмач була ул”, — диде. җиңел сулап куйдым… Аннан ары да берәр эшне ничегрәк башларга икән дип икеләнеп торсаң, каенанам җай гына: “Мин болайрак итә идем, — дип аңлата да, — и-и, үземчә генә маташам инде, әни белән үсмәгәч, күп нәрсәне белеп тә бетермимдер”, — дип куя.

Әйе, бик яшьли, тугыз яшендә калган шул ул әнисеннән. Язмыштан узмыш юк, дигәннәренең хаклыгына торып-торып шаккатасың.
Каенанамның әнисе Сәйдә Чөмәелга авылының (Арча районы) бер матуры була. Ыспай гәүдә, нәфис кул-аяклар… “Ка­зан җыены”на килгән бай сәүдәгәр малае бер күрүдә гашыйк була аңа. Казансу елгасы буендагы болынлыкта бөтен тирә-юньне шаулаткан “Казан җыены” җыелган заман бу.

Япь-яшь җиләк кебек кызны ярәшеп, никахлап алып та китә кияү егете. Кайсы нәсел, кемнең улы булгандыр ул, билгесез.
— “Өч катлы кара-каршы өйләре пыяла күпер белән тоташкан иде. үзләренең завод-фабрикалары бар, кичке дүртләргә кадәр каенатам да, аның уллары да шунда эштә булалар, җәйләрен эштән кайткач безне Иделгә көймәдә йөрергә, сахраларга алып  чыгалар”, дип сөйли иде әни, — ди каенанам.

Тик авылда туып-үскән Сәйдәгә бу тормыш бөтенләй ят була шул. Эшсезлектән интегә ул; мич тутырып ипи саласы, яшьтәшләре белән болыннарда эшлисе килә. ә монда кыл кыймылдатырга да ярамый. Асрау кызлар йөгереп кенә тора. Сәйдә елый да елый. Кире авылга илтеп куюын сорап иренә ялвара. Күрәсең, йөрәгендә иренә карата ярату хисе дә кабынмый. Хатынының өзгәләнүләренә түзә алмый ире, авылына илтеп куя: “әнинең Казаннан кайткан бик зиннәтле өч күлмәген, алтын балдагын мин дә хәтерлим әле”, — ди каенанам.

Озак та үтми, Октябрь инкыйлабы булып, Сәйдә килен булып төшкән затлы гаиләнең түгәрәк тормышы фаҗигале тәмамлана. Шулай итеп, Сәйдә һәлакәттән котылып кала. Тик… вакытлыча гына котылу була бу…
Өч бала белән тол калган Заһидулла яшь хатын алып кайткач, Көек авылы халкы арасында Сәйдәнең матурлыгы турында сүз китеп, ишегалды тирәсендә йөргән яшь киленне капка ярыгыннан килеп күзли торган булалар.
Матур гына яшәп китә яшь гаилә. Бер-бер артлы алты бала дөньяга килә. Ике сыер, ат, сарыклар — кыскасы, абзар тулы мал тоталар. Өч өй — ак өй, аш өе, кечкенә өй була. НЭП чорында кибет ачып җибәрә Заһидулла. Тырыш, сәләтле кеше булган, күрәсең. “өстеял кибете хуҗасы әрсәнтәй (Арсений) белән русча сөйләшеп утыралар иде”, — дип искә ала әтисен каенанам.

Тик дөнья тәгәрмәченең кай якка таба тәгәри башлавын гына аңлап бетермәгән шул. Хәер, ул чорда бик сирәкләр генә сизенгәндер нинди зур афәт килүен. Дөньяларның болгана башлавын чамалап, булган малларын урнаштырып, читкә чыгып киткән Ишморат байның тегермәнен дә алып куя Заһидулла. “Кулак” дигән мөһер сугар өчен бу байлык­лар җитеп ашкан инде ул чакта. 
— Урта Азия якларына китеп югал, дөньялар бик хәвефле, — дип кисәткән дә, юкса, читтән кайткан авылдашы…
— И-и, мин авыру кеше, берсеннән-берсе кечкенә балалар, кем тисен миңа,  аласы  булсалар,  малымны  алыр­лар, — дигән Заһидулла. Бу чакта аның сәламәтлеге чынлап та бик нык какшаган булган инде.
Тик… иң элек үзен алганнар. Малын талаганны ул күрмәгән. Хатыны белән балалары гына гаҗиз булып күзәткән бу коточкыч вәхшәтне.
— Әтине алдылар. Безне кулак дип игълан иттеләр. Шуннан авыл халкы безнең өйдән кулына нәрсә эләксә, шуны ташый башлады. Самовар да, савыт-саба, кием-салым, урын-җир дә калмады. Бер төндә әни белән аның яратып тегү теккән “Зингер” машинасын гына качырып өлгердек — күпер төбенә илтеп яшердек. Без киткәч, берәрсе табып алгандырмы, язгы су белән агып киткәндерме инде ул машина, — дип сөйли каенанам. — Әти Арча төрмәсендә иде. Безне сөргенгә сөрәчәкләре мәгълүм булды. Барасы җиребезгә җибәрер өчен он иләргә куштылар. Туган-тумача җыелып, бөтен онны иләп, капчыкларга салып биреп җибәрдек. Башта безне әти янында Арчада тоттылар, аннан барыбызны бергә хайван ташый торган вагоннарга төяп Магнитогорскига озаттылар. Без килгәндә япан кырда капчык-капчык он эскертләп өелгән иде.  Билгеле, алар безгә тәтемәде. Үзебез белән юлга дип алган бер чиләк онны да тартып алдылар. Әти безне (үз-үзен дәдер инде) юатырга теләп: “Ярар инде, арыш оны гына иде ул”, — дигән булды. Энем Хәер (Габделхәер) вагон кырыенда аякларын салындырып утырып бара иде, бер бала аркасыннан төртте дә төшерде. Качарга җыена дип, сакчылар ата башлады. Шунда әти бер кызның башыннан кызыл яулык алып болгады, состав туктады…

Алга китеп булса да языйм, бу тормыш юлларының борылмаларына исең китәрлек. Әлеге хәлләргә 63 ел узгач, язмыш әниләрне нәкъ менә шушы кызыл яулыклы кыз белән очраштыра. Очраклы гына. Әти-әниләренең тәгаен кайда күмелгәнлеген белмәсәләр дә, 1994 елны каенанам энесе Хәер һәм апасы Мәсрүрә  белән Магнитогорск зиратыннан туфрак алып кайтырга булдылар. Элекке барак урыннарын эзләп, аптырап йөргәндә, бер татар хатынын очратып, аннан сорашканнар. Сөйләшә торгач, бу ханым 1931 елны бер вагонда сөргенгә сөрелгән теге кызыл яулыклы кыз булып чыккан…

…Алар киткәч, өйләрен сүтеп, мәктәп итеп салганнар. Соңыннан ул янган. Абзар-куралардан колхозга ат абзары ясаганнар… 

Туган нигезләрен күрәсем килә иде, бер җәйне Көеккә барып, карап кайттык. Нигезләрендә инде икенче кешеләр яши, яңа, матур йорт. Бәрәкәтле булсын! Элекке хуҗаларының язмышыннан Ходай сакласын!
Туган җирнең җанга якынлыгы аңлашыла. Тик… туган җирнең җанга яра булуы… Вакыт яраларны төзәтә, дисәләр дә, каенанамның бала күңеленә уелган ярасын дәвалый алмаган ул. Бигрәк тирән, бигрәк әрнүле яра булган шул. Заһидулланың сөргенгә сөрелгән балаларының берсе дә туган авылына кайтып төпләнми.
— Заманасы, чоры, сәясәте… дисәләр дә, безне бит Сталин килеп таламады, авылдашлар талады, өйдән чыгып киткәнебезне дә көтеп тормадылар, — ди әни әрнеп.
Әрнерлек тә. Чит җирдә, түбәсез баракта газаплы тормыш башлана. Дүрт яшьлек сеңелләре Мәхтүрә дә, әтиләре Заһидулла да шул көздә үк вафат була. Билгеле, тактадан корылган ябусыз баракта кыш чыгарлык түгел. Кәс кисеп, стена өяләр. Шулай итеп бер землянкада ун гаилә яши башлый. Халык дүрт рәт булып тезелә, сәке ясап, чаршау коралар. Бөтен әйбер — сәке астында. Землянкага күчеп, әле мич тә чыгарырга өлгермиләр, әниләре Сәйдәнең кулы яраланып, каны бозыла. Уналты көн генә авырып ята ул.
— Ноябрь ае иде, — ди каенанам, — әнинең эче, күкрәге яна, урамнан кар җыеп кереп, йөрәк турысына куябыз… 
Шулай итеп, биш баласын тома ятим калдырып, чит-ят туфракта бакыйга күчә матур Сәйдә. Бу вакытта — 1931 ел — аңа нибары 45 яшь була…

Землянкада туфрактан борча тарала. Халыкны бет баса. Мунча юк. Тиф авыруы башлана. Гаилә-гаилә кеше кырыла. әни дә кыш буе тиф белән авырый. Ходайның рәхмәте, озак-озак авырудан соң терелә ул. Бу дөньяның тагын мең сынавын кичәр — мең михнәтен һәм шатлыгын татыр өчен.
— Абыйлар биш километр ераклыктагы шәһәргә эшкә йөриләр иде, шуннан утын алып кайталар, — дип сөйли әни. — Утын булса, урамда казан асып аш пешерәбез. Суга алты километрга йөрисе, анда торбадан су агып тора, башка бер җирдә дә су юк. Әнинең, бервакыт, кайтып җиткәч, егылып суын түккәнен әле дә йөрәгем авыртып искә төшерәм…

Заһидулланың беренче никахыннан туган балалары илдә кала: Әхмәдулланы өйләндереп, йорт җиткереп башка чыгарганнар,  Хәбибулласы йортка кергән, Факия кияүдә була. Балалар тома ятим калгач, Факия апалары ире белән Магнитогорскига килеп, Шанхай дигән казах поселогында яшәп карыйлар. Тик төпләнеп кала алмыйлар, бер елдан соң кире кайтырга уйлыйлар. Балаларның кечерәкләрен — әни белән Хәер абыйны — үзләре белән алып китәргә булалар.
— Безне урлап кына алып киттеләр, — ди әни. — Поездга кергәндә капчыкка салдылар (янәсе, чучка балалары). Вагонның өченче катындагы киштәдә, капчыкта кайттык. Без киткәч, балаларны кая куйдың, дип, Габделхәй абыйны кулга алганнар. Бер ай канау казытканнар аңарга. Мәсрүрә апа алып барган ризыкларны сакчылар алып ашый, абый елап карап тора икән…

Кайткач, Әхмәдулла абыйларда яшәдек. Аларның үзләренең дә балалары бар, балалар кайсы ни белән чирли. Без шул балаларны карыйбыз. Энем белән икәү бер почмакта йоклыйбыз, бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Билгеле, бу гаилә өчен без “артык кашык” инде, аны сизеп торабыз, тик башка барыр урын юк.

Пошалымбаш мәктәбендә 5 нче классны гел бишлегә генә бетердем. Укыйсы килә, тик әхмәдулла абый: “Инде сине укытып булмас”, — диде. Шуннан әнинең абыйсы Бәдретдин абый Яшел Үзәндәге фанера заводы училищесына урнаштырды. Монда барысы да 7 нче класстан соң килүчеләр, руслар. Мин бер авыз русча белмим. Практикага йөргән җирдә — заводта татарлар бар, алар белән генә сөйләшә алам. Өч ай азаплангач, Магнитогорскига хат яздым. Миңа 50 сум акча, кием җибәрделәр. Өс-башым бик начар иде. Әхмәдулла абыйга да “безнең янга җибәр” дип хат салганнар. Ул килеп алды. Бер гаилә Чиләбегә бара икән, мин шуларга ияреп китәргә тиеш. Хәер озата бара. “Бу дөньяда яшәвемнең бөтен куанычы син идең, апа”, — дип елый. Мин дә аңа кушылам, икәүләшеп елашабыз.

Магнитогорскига Октябрь бәйрәме тирәсендә барып төштем. 43 нче татар мәктәбе безнең каршыда гына иде, тагын 5 нче класска укырга кердем. 1938 елны сварщик­ларны корал ясау заводына Чиләбегә җибәрделәр. Абый да сваркага укыган. Чиләбедә, шәһәрдән читтә Горбир дигән җирдә безне тагын бараклар көтеп тора иде. Бәйрәм булса, каравыл куялар, чыгармыйлар да, кертмиләр дә. 

6-7 нче классларны Чиләбенең 37 нче мәктәбендә укыдым. Аннан Троицкига педагогия училищесына кердем, мәктәп бүлегенә. Кулак дип тормадылар, алдылар. Уку түләүле иде — 150 сум. Абый түләп укытты.
Мин II курсны бетергәч, сугыш башланды. Абый егермешәр сәгать эшли — сугышка корал әзерли, карточкасына ипи дә ала алмый, вакыты юк. Училищены 1942 елны бетердем. Абый: “Монда калма, илгә кайт!” — диде.
Көеккә кайттым. Төрнәле кибетенә эшкә алдылар. Ләкин… монда да “кара сакал” арттан калмады. Безне сөргенгә кудырган Гаптеринең кызы: “Элек әтисе сатты, инде кызы кулыннан алабыз”, — дип, тавыш куптарып, кулак кызы булуымны искә төшерде. Мине кибеттән чыгардылар. РОНОга барып эш сорадым. Октябрь башында Кечкенә Төрнәле мәктәбенә укытучы итеп билгеләделәр.
Шул бер урында утыз ел укыта әни. Һәм… гомере буе “кулак кызы” дип төртеп күрсәтүләреннән куркып яши.

1980 нче еллар ахырында телевизордан кулак дип нахакка рәнҗетелгәннәр турында фильм күрсәтәләр. әни белән Мәсрүрә апа сүзсез генә бер-берсенә карашып утыралар да: “Йә, Хода, бу турыда әйтергә ярый икән бит хәзер”, — дип, кочаклашып елашалар. Нахакка рәнҗетелү, курку-шом йөрәккә шулкадәр тирән кереп калган, күрәсең, әни хәзер дә, балалары йорт салса да, җиһаз алса да: “Зинһар артыгын кыланмагыз, рәвешчә генә булсын”, — дип тора.

Сугышлар кичеп, 1946 елның азагында кайткан Фәйзрахман атлы егеткә кияүгә чыгып, биш бала үстерәләр алар. Икесенең дә теләге бер була — балаларны белемле итү. Югары уку йортларына керергә җиңел булсын дип, балаларын рус мәктәбендә укыту өчен, рус авылы өстеялга күчеп утырылар. Бишесе дә югары белем ала. Бер укытучының хезмәт хакына биш баланы укытып, кеше итүнең авырлыкларын да әни үзе генә беләдер. Сугыш яралары, анда суык, ачлыктан газапланулар эзсез үтми шул, каенатам озак еллар авырый, бума ютәл чире белән җәфалана. Төнге өянәкләре ешая. “Җиде ел киенеп йокладым”, — ди әни. Әнинең апасы Мәсрүрәне дә үз гаиләләренә сыендыра алар. Ире сугышта һәлак булган, кызы да кыска гомерле булып, сабый чагында дөнья куйган була Мәсрүрә апаның.

Ирем Илдар мине әниләренә күрсәтергә алып кайтканда: “Абау, Мәдинә, сиңа охшаган бит бу бала, килен — каенана туфрагыннан диләр…” — дип каршы алган иде Мәсрүрә апа. Эчемнән генә сөенеп куйдым, кабул иттеләр дигән сүз бит. Шунда ук игътибар иттем, булачак каен­анамнан ниндидер эчке бер көч, ныклык бөркелеп тора. Үзе ипле-җайлы да.

Соңыннан да аның балаларга, оныкларга карата йомшак та, таләпчән дә була белүенә сокланып карадым. Җәй буена әни янында биш-алты онык яшәр, ул аларның бөтенесен ничектер үз иркенә куеп, шул ук вакытта һәр адымнарын күзәтеп, төзәтеп торырга да өлгерер иде. Табигатьтән бирелгән педагоглык сәләте шулдыр, мөгаен.

Хөрлек һәм олыларга карата аерым ихтирам әнинең бөтен балаларына да хас сыйфат. Һәм ни гаҗәп, аның килен-кияүләре дә нәкъ шундый. Кызлары, улы, кияүләре тәрбиясендәге иң кадерле әни ул бүген. Биш баласының йортында да әнигә дигән урын бар. Тик ул газиз балаларын үстереп очырган, оныкларның чыр-чуы сеңгән нигез-йорт­ны калдырып китәргә теләми. һәм аның теләгенә барысы да буйсына — балалары әле берсе, әле икенчесе кайтып әнине тәрбияли. Бу — аңа кичергән хәсрәтләре, шул хәсрәтләрне кичкәндәге сабырлыгы өчен Ходайның әҗередер.

Сөйгән бәндәсенә Ходай күп сынаулар бирер, диләр… әнинең гомер юлында кичкән михнәтләре Ходайның сөек­ле бәндәсе булырга җитәр иде дә, юкса… Тик хәсрәтнең иң ачысы олыгайган көненә калган икән. Күтәреп булмас төсле тоелган ул кайгыны бергәләп, бүлгәләп күтәрдек без.

1998 елның августы иде. Алтай тауларына киткән җирдән ирем (альпинизм белән шөгыльләнә иде ул) фаҗигагә юлыкты. Мин ике атна Таулы Алтай хастаханәсендә Илдарым янында тордым. Ләкин… аңа беркем дә ярдәм итәрлек түгел иде. Илдарымның мәетен генә алып кайта алдык. Кайгы төяп кайтып төшүебезгә, бусаганы атлап керү белән: “Йа, Алла, ярый син исән-сау икән, шөкер”, — дип, иң беренче мине әни кочаклап алды…

Килен булып төшкәндә, аяк астыма салынган мендәргә басып, бал белән май капканнан соң беренче кат мин аңа “әни” дидем:  “Рәхмәт, әни!” Мин бу сүзне бик җиңел һәм чын йөрәгемнән әйттем. Каенанамны беренче күрүдән үк яратып өлгергән идем чөнки. Билгеле, иремне яратуым да бу хисне үстергәндер. Ул мәхәббәт шундый зур булды — мин Илдарымны бөтен туганнары, дуслары, мавыгулары, гадәтләре белән бергә — бөтен итеп яраттым. Һәм, Ходайга шөкер, бу яратуның кайтавазы минем үземә дә кайтты. 

Мин дәү әни, дәү апа (әтинең апасы) белән үстем. Дәү әни белән үскән баладан да бәхетле кеше юк дип еш әйтәм. Уйлый китсәң, минем яраткан дәү әнием әниемә каенана булган бит. әни чирек гасыр буена, авылларча әйтсәк, ике каенана белән яшәде. Бергә яшәгәч, төрле чаклар булгандыр. 

Әмма без — балалар — алар арасында бернинди киеренкелек сизмәдек. Киресенчә, бер-берләренә булган ихтирам, зурлау, якын итү сүзсез дә аңлашыла иде. Дәү әни соңгы  сулышларында  да:  “Мәрьям,  Мәрь­ям”, — дип гел әнине чакырды. Килен-каенана мөнәсәбәтләре нәкъ шулай булырга тиеш дип инанып үскән миңа да, апама да, шөкер, Ходай нәкъ әниемнеке төсле — дәү әнием кебек сабыр, ипле, кешелекле каенаналар насыйп итте. Һәм “Каенананы яратып буламы?”  дигән четерекле уйдан аралады…




Әни янында. Иң олы кызы Фәридә апа, аның оныгы Әдилә, улы Ренат, килене Гүзәл, кызым Айсылу һәм мин.


«Сөембикә» № 11, 2007.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy