Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Кыралак әни

Кыралак әни

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
10 февраля 2016
1930 карау
Бәяныма керешкәнче, алдан ук искәртергә кирәктер. Бу — уйлап чыгарган хәл түгел. Геройларның исемнәре генә үзгәртеп бирелә.
«Беркайчан да «беркайчан да!» димә. Алда ниләр күрәсеңне белмисең бит. Әгәр дә кемдер миңа бу хәлләрне элегрәк сөйләсә, гомер ышанмас идем. Минме??? Беркайчан да!!!» Без аның белән күптән түгел таныштык. Күршедәге фатирга бер ел элек кенә күченеп килде ул. Исәнмесез-саумысыздан башланып киткән танышлык зурайды, сер сыярдай дуслыкка әверелде. Икебезнең дә тормыш бер тирәдә кайнаша безнең. Балаларыбыз бер бакчага йөри, бер түгәрәккә илтәбез – кайвакыт мин аныкын алам, кайвакыт ул минекен. Көчле рухына, дәрманына сокланам мин аның. Тормыштан зарланмый, ара-тирә миннән әҗәткә алгалап торса да, үзенекен үзенә җиткереп бара. Ирен яманлаганын да ишеткәнем юк, киресенчә, аны яратканы, көткәне сизелеп тора. Ни хакында гына сүз башласак та, җеп очы гел шул кешегә барып тоташа. Әмма, ир дигәне аның өмет утын бер тында өреп сүндерде.
Ул икенче хатын белән никахлашканда алар әле рәсми аерылышмаганнар да иде. «Яңадан кушылырбыз, баланы ятим итмәбез», – дип өметләнеп яшәгән күршемнең ниләр кичергәнен аңлата алмам мин сезгә. Ир бирмәк – җан бирмәк. Бар өмете чәлпәрәмә килде.

Баласының туган көне иде. Әтисендә кунак булган сабый андагы тор­мы­ш­­ның матурлыгына, җитешлегенә, яңа туган энекәшенә исе китеп кайткан. Сөйли дә сөйли. Әнисенең үзәген өзгәнен белми шул ул.
«Бүген Алиса килеп китте, – диде күршем, балалар зур якка уйнарга чыгып киткәч. Алиса – аның дус кызы. Бар белгәне – интернет. Ашаганда да – шул, йоклаганда да. – Ничек кенә берәр өстәмә эш табасы, дигәч: «Ник донор булып бармыйсың, әйбәт кенә акча эшләр идең», – ди. Белмим дә инде, әллә барып карыйм микән, берочтан сәламәтлегемне дә тикшертер идем?..»

Донор? Кан биргән өчен акча түләмиләр түгелме соң?! «Күкәй күзәнәк доноры булу турында әйтәм мин», – диде күршем. Шушы эш белән шөгыльләнүче агентлык бар икән. Риэлторлар шикелле: монда – сатучыны, анда алучыны табалар. Бр-р-р! Гөнаһтыр бит ул алай!

Инде икенче мәртәбә донор булып бара күршем. Ярыйсы гына түлиләр икән (35 мең сум тирәсе ди). Өстәвенә, бөтен анализлары бушлай. Аның сәламәтлегенә шикләнмәгән дә идем, авыру кешенең көче аныкыдай ташып тормас. Өйдә тик утыра белми ул. «Авырт­ты­мы?» – дим, эчемә энәләр кадалгандай, калтыранып. Күршем белән соңгы вакытларда утырып сөйләшергә җай да чыкканы юк. Донор хатыннарны, күзәнәкләрне сатып алучыларны тапкач, ун көн уколга йөртәләр. Фолликулалар гадәттәгедән зуррак булып үссен дә, аларны алырга уңайлырак булсын өчен гормоннар кадыйлар икән. Бу эшкә 35 яшькә кадәргеләрне генә сайлыйлар, һәм ул кеше Татарстанда нибары дүрт тапкыр гына донор була ала.

Бүген аңа клиникадан шалтыратканнар. Суррогат (кыралак) әни булуын сорыйлар. Аның бөтен күрсәт­кечләре шуңа туры килеп тора. Үзе ялгыз (биологик аталар бик көнче булалар икән. Ничек инде, анда эчтә аның баласы үсеп ята, ә бу хатын монда ниндидер бер ир белән мәхәббәт... Юк, аның баласы моны күрергә тиеш түгел!), инде бер баласы бар, ярып алмаганнар, үзе тапкан, яшькә дә яшь (клиникада утызга кадәрге хатын-кызларга өстенлек бирсәләр дә, биологик ата-аналар утыз биш-утыз алты яшьлекләргә ныграк ышана, ди), бөтен анализлары яхшы. Ризалашмаган. Кабат гаилә корып, үз балаларын табарга хыялланган хатын моңа ничек риза булсын инде? Күршемнең, юк аның гына түгел, бәләкәй кызының да олы хыялы бит ул – әтиле, бәбиле бәхетле гаилә булып яшәү! Баласының бу хыялын ничек тартып алсын ул? Әтисендә кунак булып кайткан саен, аларның ничек яшәүләрен, энесенең дә, сеңлесенең дә үз бүлмәләре булуын, әтиләренең аларны машинада гына йөртүен, аңа да машинада йөрүнең бик ошавын сабыйларча мактанып сөйләгәндә, күршемнең җаны парә-парә телгәләнә: «Гафу ит, балам, бәгърем! Боларны бирә алмавым өчен, әтиеңнең мәхәббәтен саклый алмавым өчен гафу ит!»

Бәндә меңне уйлый, Алла берне юллый. Тормыш без уйлаганча гына барса икән лә! Бу араларда күршемнең яшәү урыны белән проблемалары килеп чыкты әле. Фатир бүлешеп яшәүче күршесе икенче шәһәргә китеп барды. Фатир хуҗасы: «Йә тулысынча үзең түли­сең, йә китәсең», – дигән. Фатир бүлешеп яшәрдәй кеше таба алмый гаҗиз ул. Уналты мең хезмәт хакы алып, аның ундүрт меңен фатирга түләсенме? Башкасына күченим дисә, бала кызганыч, болай да биш бакча алыш­тырды бит инде. «Бу тилмерүнең ахыры-чиге кү­рен­ми. Балам укырга кергәч тә мәктәптән-мәктәпкә йөрербезме?
Әллә риза булыйм микән шуларга бала табарга? Ичмасам, ипотекага квартира алыр идем!»

Тугыз ай буе азапланып күтәргән баланы тап та кешегә бир? Мөмкинме бу? Ул, бәлки, үзен ничек тә күндерер, килешер. Ә әти-әнисе, авылдагы күршеләре, эштәгеләр? Алар нәрсә уйлар? Иреннән аерылды да зинадан бала таба диярләрме? Әти-әнисенең битенә ыштыр каплау бит бу! Тормышында берәр ир-ат пәйда булуга: «Әнием, син аңа кияүгә чык. Без дә бәби алып кайтыйк!» – дип өзгәләнгән кызына ничек аңлатыр?
 
Кызым мине көнгерә дип атый, ә мин исә үземне инкубатор дим.

Ул бүген барысын да хәл иткән. «Мин бик озак уйладым. Бер билге җибәрүен сорап, көн-төн Ходайга ялвардым. Аллаһы Тәгалә үзенең ризалыгын бирде бит, балам авызы белән әйттерде! Беркөн телевизорны кабызсам, суррогат әни турында фильм күрсәтәләр. Фильм беткәч, кызым: «Ник ул апа бәбине тегеләргә бирде?» – дип сорый. «Бәби аныкы түгел иде бит, ул теге кешеләрнең бәбие иде. Апага бик тә акча кирәк, торыр урыны
юк», – дип аңлаттым. Аңлады сабыем. Бик-бик акыллы ул минем, хисләремә үтә сизгер. «Ә ник без шулай итмибез? Безнең дә акча юк бит!» – «Кызым, ул бәбине аннан соң чит апага бирергә туры килә бит, ул безнеке булмый», – дим. «Чит апага бирмибез, үз әнисенә бирәбез, без бит аңа булышабыз гына».

Клиникага барсам, анда эшләүче Елена да авырлы. Игезәкләр икән. Аның өчен куандым да, көнләштем дә. «Сез нигә суррогат әни булырга ризалашмыйсыз соң? Алай сез уйлаганча куркыныч әйбер түгел бит ул, – ди Елена. – Мин аны хәтта саваплы эш тә дияр идем әле. Тилмереп бала көткән кешеләргә дөньяның иң зур бү­ләген бирәсез сез». «Үзем тапкан баланы чит кешегә бирә алмам мин», – дим. «Әйдәгез, шундый очракны уйлыйк әле. Мәсәлән миңа дүрт-биш айга каядыр китәргә кирәк, һәм мин баланы сезгә калдырып торам. Кайткач, сез аны миңа кире бирмәс идегезмени?» – «Бирер идем, ул бит сезнең балагыз». – «Бу да шундый ук очрак. Ул сезнең балагыз түгел, ул сездә вакытлыча».

Аңа парны (биологик ата-ананы) бик тиз таптылар. Бүген күршем алар белән очрашуга бара. Бер-берләрен ошатсалар, килешү төзиячәкләр. Күршем бала табып бирергә тиеш кешеләр чит илнекеләр икән, хатыны дүрт тапкыр ЭКОга барса да, ана булу бәхетенә ирешә алмаган. Ул ишектән күренүгә сорауларга күмеп ташладым: «Йә, нәрсә, очраштыгызмы? Ошаттылармы? Ничек хәл иттегез?» Мин аның ниләр кичергәнен, җанында нинди хисләр актарылганын аңлыйм.

Күршем авырлы. Нибары бер тапкырдан бар да уңышлы килеп чыкты. Пробиркада үсә башлаган яралгы бик нәзберек була, аз гына хәрәкәттән дә үлеп китәргә мөмкин икән. Шуңа күрә күршемнең аяк-кулларын бәйләгәннәр, кисәк хәрәкәт ясамасын дип, наркоз да биргәннәр. Йоклата торганны түгел, ниндидер башканы. Барысын да экраннан үзе күреп торган. «Озын нечкә шланг белән кечкенә шарчык керттеләр дә, ул, тибрәнә-тибрәнә, каядыр кереп югалды. Бернинди дә авырту тоймадым», – диде күршем минем ничек тә, ничек дип аптыратуларыма каршы. Аннан чыккач, авылга кайтып, мунча да кереп килде әле. Гәрчә, юлда йөрү, мунча керү атна-ун көн тыелган булса да. Хәзер аңа бик күп нәрсә – бала туганчы чит илгә чыгу, ир-ат белән йоклау, эчү-тартуны әйтмим дә, үз белдеге белән дарулар эчү тыела. Ай саен ашау-эчүгә 15 мең сум акча түлиләр. Баланы табып биргәч, тагын 600 мең сум гонорар бирәчәкләр. Ул акча инде күптән аның счетында ята, бала тумыйча торып, файдалана гына алмый.
Чарасызлыктан баралар бу эшкә. Акчасызлык, фатирсызлык этәрә моңа. 

Иртән-иртүк телефоным шалтырады. Күршем икән. Ашыгыч ярдәм чакырткан. Ашыгыч ярдәм?! Соңгы вакытта коточкыч токсикоздан интекте ул. Газапланга­нын күрмәсен дип, кызын да әти-әнисенә кайтарып куйган иде. Тыным-өнем бетеп, күрше фатирга томырылдым. Керсәм, урын-җир, идән-келәмнәр кан гына. Туктаусыз укшудан, аналык мускуллары тартылып, бала яткан урын куба башлаган. Күршемне хастаханәгә салдылар. Хәзер аңа берара хәтта утырып та торырга ярамаячак. Эшендә тагын сүз булыр инде, болай да кырын карый башлаганнар иде.

«Бүген моның әнисе килә», – диде күршем, бармагы белән генә корсагына ымлап. Аңа бала хакында мөмкин кадәр азрак уйларга кушканнар – рухи бәйлелек барлыкка килә күрмәсен. Кызык... Үз балаңны көткәндә аның турында гына уйлыйсың бит ул: күзләре нинди булыр, чәчләре... Аның тәпи китүләрен, тәүге авазларын – барысын-барысын уйлап хыялланасың. Күңелеңнән генә аның йомшак битләренә үзеңнең битеңне куясың.

Эх, тизрәк-тизрәк тусын иде, дисең, шул бәхетле көнне тының белән тартып китерердәй булып. Ә монда бөтенләй башка. Сиңа бу баланы тугач хәтта күрсәтмәячәкләр дә. Син аның күзләрен дә, чәчләрен дә мәңге күрмәя­чәксең. «Мин үземне бер савыт итеп хис итәм. Аяклы савыт», – ди күршем.

Күршем баланың йөрәген тикшертеп кайтты. «Әни­сенең ни уйлаганын бала тоеп тора», – дигәнне һәрберебезнең ишеткәне бар. Ана белән баланың күренмәс кыллар белән ялганганын, икесенең йөрәге бердәй типкәнен үз күзләре белән күргән ул. Кырык минут бернәрсә турында да уйламыйча, тыныч кына ятып торырга кушканнар аңа. «Кырык минут буе ничек кенә ятармын, бик күп бит ул», – дип борчылган күршем. Шул мәлдә баланың йөрәге дә телгә килгән: «Дөп-дөп-дөп-дөп!» Аннан соң телефоны шалтыраган, ә сөйләшергә ярамый икән. Баланың йөрәге тагын да катырак дөпелди башлаган. «Дулкынланмагыз», – дип, журнал алып килеп биргәч, күршем бераз тынычлана төшкән. Баланың да йөрәге тынычланган. Бераздан йокы баса башлаган. Баланың йөрәге дә: «Дөп... ...дөп... ...дөп» – ул да йокыга талган.

Клиникада эшләүче Елена чын дөресен әйтмәгән бит. Ул да үз балаларын түгел, чит кешенекен күтә­ргән. Күзләрендә нур сүнгән, боек хатынны күршем хәтта танымаган да. «Елена, сиңа ни булды, балалар белән ул-бу бармы әллә?» – дигәненә: «Әгәр дә сиңа баланы имезергә тәкъдим итсәләр, беркайчан да ризалашма. Аннан соң мәңге оныта алмаячаксың», – дип җаваплаган.

Елена игезәкләрне бер ир кешегә табып биргән икән. Ялгызы гына яшәүче бай кеше, ди. Елена аларны өч ай имезгән. Өч айдан соң, аңа китәргә кушканнар. Балаларны нәнкәләр үстерәчәк, ди. Игезәкләргә шулкадәр ияләнгән бичара хатын алар янында озагракка калу өчен ничек кенә өзгәләнмәгән. Бала караучы итеп алыгыз дип тә караган, булмаса, миңа өйләнегез, балалар үскәнче генә яннарында булыйм дип, теге ирнең алларына тезләнеп ялварган.

Бала туарга бер айдан кимрәк вакыт калды. Күршем инде булачак фатирына матур савыт-сабалар җыя. «Баладан аерылуны күз алдыңа китерәсеңме?» – дим. «Мин аны уйламыйм да, мин үз баламны уйлыйм.
Яңа фатирда аның белән куанып яшәр көннәремне уйлыйм», – ди ул. Баксаң, күршем кебек суррогат ана булырга теләүчеләр күп икән ул хәзер. «Бигрәк тә авылныкылар күп килә. Акча эшләүнең чагыштырмача җиңел юлы бит», – ди күршем. Җиңел?!! Каян килеп җиңел булсын??? Токсикозын әйтмим әле, тулгак газаплары, эчеңне тотам-тотам умырып, сөякләреңне берәм-берәм сындыралар кебек тоелгандамы җиңел?

Бүген баланы тудырттырырга тиешләр. Анда аның әти-әнисе инде көтә. «Нигә карамадым, дип, гомер буе үкенерсең, бер генә булса да күз сал», – дим. Ул үзе дә шулай уйлый. Нигәдер, күз алдында шул баланың йөрәк тибешен күзәткән теге мизгел. Колагында – аның борчылуына җавап итеп дөпелдәгән бәләкәй йөрәк тибеше. Аның үз йөрәге белән бергә типкән бәләкәй йөрәк. Әйе, ул – аның үз баласы түгел, ул аннан бүген мәңгегә аерыла. Әмма күршем аларга бүген шул бала белән бергә үз йөрәгенең дә бер өлешен бүләк итә. Аның урынына үзендә бушлык 
кына кала...

«Сөембикә», № 3, 2015.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy