Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ​Бәхилләшү

​Бәхилләшү

Миңназыйм СӘФӘРОВ
Миңназыйм СӘФӘРОВ
01 декабря 2015
1736 карау
Минем бу дөньяда әниле булып яшәвемә нибары өч көн калган иде. Тормыш, билгеле, аннан соң да тукталып калмады. Әмма ул инде күнегелгән, мәңге шулай булыр кебек тоелган әниле тормыш түгел иде.

Әни үзе белән күзгә күренмәгән тормыш ямен алып китте. Соңыннан мин кичергәнемне әнинең кабер ташына шигырь юллары итеп язып әйтәчәкмен:
Әтиләр – тормыш терәге,
Әниләр йөрәк икән.
Дөньяның ямен тоярга
Әниләр кирәк икән!


Әҗәл, әнине генә алып китмәгән, бәлки, күңелнең әни белән тоташкан тамырын да өзгән булып чыкты. Бу авыр хәсрәт өскә ишелеп төшкәнче әле тагын өч көн әниле тормыш бар иде.

Әнине урын өстендә күрү белән йөрәк дерт итте: аның моңарчы мине беркайчан да урында каршы алганы юк иде. Гадәттә, мин кайтасы көнне ул, шатлыгы эченә сыймаган сабый кебек, үзенә урын таба алмый йөри башлый икән. Капка төбендә көтеп арыганнан соң өйгә керә, ди. Кайтканын күрми калырмын дип тәрәзәдән күзен алмый урамны күзәтә, ди. «Абыегыз нишләп hаман кайтып җитә алмый икән инде?» – дип, бу хәлгә инде күнегеп беткән өйдәгеләр­нең тынычлыгын ала, ди. Кызу канлы кеше булгангадыр, һәрнәрсәнең тиз hәм сәгате-минуты белән башкарылганын ярата. Китү-кайту ансат булмаган заманнарда да әни мине урман авызына кадәр озата менә иде. Хәзерге акылым белән аңлыйм: шул бер-ике чакрым араны үткәндә өйдә сөйләп өлгөрмәгән, йә онытылган нәрсәләрне әйтеп калу өчен генә түгел, еракка китәсе баласы белән озаграк булу җаен эзләгән икән әнием. Иң гаҗәбе – әни шул юлны минем белән бер аяктан, үзе әйтмешли, ялт-йолт атлап кына менә иде. Яше барган саен, мин адымнарны акрынайта төшә идем. Ә ул шаярткан була торган иде: «Былтыр болай түгел идем, улым, быел әллә нишләдем бит әле: атлаганда күздән яшь килә. Җитмеш биштә үк шулай булгач инде...» – ди дә көлеп җибәрә. Бу инде аның, хатын-кыз гадәтенчә, миннән комплимент, мактау ишетәсе килүдән. «И-и-и әни, җитмеш биштә шулай минем белән бер тизлектә йөри алуыңа сөенергә генә кирәк», – дим. «Шулай дисеңме?» – дип, елмаеп миңа карый. Кайткан-киткән автобусның вакытын төп-төгәл белгән шикелле, минем үз машинам белән кайтып җитәрлек вакыт та төп-төгәл булырга тиеш дип саный иде әни. Чөнки ул минем Казаннан ничәдә чыгып китүмне телефоннан белешеп, шул вакытка өч сә-гатьлек юл вакытын салып куя да тынгысызлана башлый.

Бүген ул урын өстендә. Хәл эчендә икәнлеген яулык астыннан бүселеп чыккан ап-ак чәчләреннән дә, беркайчан да сер бирергә күнекмәгән күзләренең гаепле сыман карашыннан да чамаларга була иде.
– Исән-сау гына кайттыңмы, улым?

Мин бугазга килеп төелгән күз яшьләрен тыеп, җавап кайтара алмый торам. Хәлемне сизгән ана, баласына үзенең хасталыгы турында ләм-мим сүз әйтми әле. Әйтерсең, ул фәкать хәл алырга дип кенә яткан. Имеш, аңа дөньядагы һәммә нәрсә дә кызык!
– Юлларда машина күп идеме? Нинди машина белән кайттың? Агы беләнме? Оланнарның ни хәлләре бар?

Менә шулай, әни бу юлы да читен халәтне җиңеләй­тү юлын бик җиңел генә тапты. Бер миз-гелдән инде мин аңа бар белгәннәремне сөйләп утырам. Ни хикмәт – соңгы вакытта бераз катыланган колаклары ачылып киткән димме, ул ишетә башлаган колаклары бер генә сүзне дә кабатлап сорамады. Сөенеп куйдым хәтта, өмет чаткысы яктырып куйды: начар ук түгел икән бит әле әнинең хәлләре. Бәлки, аягына да басар? Әмма әнинең Нәҗип бабай коесыннан су соравы ул өмет чаткысын шунда ук сүндерде. Гомер буе чәйгә шул коеның суын гына тотты ул.
– Кыен булмаса, коедан хәзер генә алып кергән суны әнә теге тустаганга салып бирегез әле.

Шунда мин әнинең урманнан себеркелек күтәреп кайтып, үзе әйтмешли, бәгыре көйгәннән шул тустаганны тутырып салкын су эчкән чагын күз алдыма китердем.
– Ә-ә-әх, тәмле шул безнең су!

Бу юлы да нәкъ шулай диде ул. Аннары, азрак хәл алганнан соң, тагын дөнья хәлләренә күчте. Гадәттәгечә, күргән авырлыклары, булышкан күршеләре, бездән күргән игелекләрен, Ходай Тәгаләгә бар күңеле белән инәлепләр рәхмәт әйтеп, искә ала башлады:
– Әлхәмделилләhи шөкер, оланнар. Алланың биргәненә бер түгел, мең шөкер!

Бу сүзләрне мин моннан 42 ел элек, әти үлгән көннең кичендә лапаста сыер сауган әнидән ишетеп хәйран калган идем. Әти үлеп ята, без әнигә алты бала (олысы институтның беренче курсында укый, алтынчысы – кулда, ике яшендә) өелеп калган, ә ул күз яшьләре аша Аллаhы Тәгаләгә рәхмәт укып утыра. Әни ычкынган икән дигән уй минем ушымны алды. Күзәтеп торган җиремнән чыктым да, елый-елый, әнидән сорадым:
Аллага сыену, сабыр итү – тулы бер тормыш фәлсәфәсе ул!

– Нишләп алай дисең син, әнәй?! Алла безне әтисез калдырды бит бүген! Тилердеңме әллә син?
– Юк, улым, мин тилермәдем, – диде әни, сыер савуыннан туктап. Ходай Тәгалә кайгы-хәсрәтләрне бу дөньяда үземнең иң яраткан бәндәләремә бирермен дигән. Димәк, без аның яратканнарыннан. Син әле аңлап бетермисең...
Ә бит, чыннан да, кеше мондый чакта шулай уйламаса, ачы хәсрәткә ничек түзәр иде? 
– Ризыгыгыз киң булсын! Дәрәҗәгез олы булсын!

Бу теләкләре дә әнинең йөрәгеннән өзелеп төшә. Алты баласын кеше итү өчен әнинең колхозда эшләмәгән эше калмады – чүп үләне утады, кыяр, помидор кәлшәләре үстерде, тегермән тарттырды, кырда эшләүчеләрне ашатты...

Соңрак, бөтен баласын да бер өйдә, бер өстәл артында күргән чакларында, әни, тагын да шул хатын-кызларча кыланып, бездән рәхмәт, мактау сүзләре ишетергә теләп, болай дип әйтергә ярата иде:
 – Нүжәли, боларның барысын да шул бер сәләмә карчык үстергән инде, ә?! Әлхәмделлилләhи шөкер, оланнар!

Һәркайсыбызның йә башыннан, йә иңсәсеннән сыйпаштырып, ул үз ягына таба атлый. Без дә андый чакта әнинең нинди сүзгә мохтаҗ икәнлеген яхшы белеп бетергән инде:
– Бер дә сәләмә түгел әле, үзең кебек шәп оланнар үстергәнсең, әнәй! – дибез.

Сәләмә диюенең төбендә без генә белгән бер кызык нәрсә ята. Әни гаиләдәге күпсанлы балалар арасында беренче кыз бала булган. Ул чакта бит, әни әйтмешли, ел саен олан тапканнар. Икесе генә исән кала: әни hәм абыйсы. Соңрак тагын дүрт энесе туачак әле. Көтеп алган кызны да тирә-күршеләре озак тормас дип юрый. Бабай, шул кызым исән-сау калса, корбан чалыр идем дип нәзер әйтә. Нәзер әйтмәслек тә түгел шул: бу кыз бала дөньяга лампа куыгы (бездә аны пузыйр диләр) кадәр генә булып туа. Авырлыгы дүрт кадак чамасы (хәзерге үлчәү белән бер кило да алты йөз грамм!) «Әни әйтә торган иде: сине ипи сала торган көрәккә куеп, җылы мичкә тыга торган идем. Берсендә күрше хатыны минем шулай азапланганны күрде дә: «Шәмсегаян, нишләп шулай интегәсең, барыбер яшисе бала түгел бит бу. Әйдә, өстенә мендәр генә каплыйк та...» – дип сөйли иде әни.
Борынгылар: «Әниләрнең үлеме белән җәннәтнең бер ишеге ябылыр», — дип юкка гына әйтмәгән икән шул.

Менә шул дөньяга ашыгып туган кызу канлы бала, Ходай гомерен насыйп иткәч, бүген туксанына җитеп килгәндә узган гомерен барлап ята.
– Күршеләрем, Аллага шөкер, бик яхшы булдылар. Хәсрәтләремне дә күтәрештеләр, ризыкларын да бүлештеләр. Әле дә: «Әминә әптәй!» – дип, үлеп торалар.
Хәсрәтне дә аз күрмәде безнең әни. Әйткәнемчә, башта, иллесе дә тулмаган килеш, алты бала белән ирсез калды. Ә аңа кадәр авыру кайнанасын карады. «Берегез дә урынымны Әминә кебек итеп йомшак җәя белми», – ди торган була ул әни турында. Аннары сукыр бабабызны бала карагандай бакты ул.

– Тел ачарга ярамаганын белсәм дә, сез югында бабагызны мунчага үзем алып барам, юындырам, чабам, күтәреп диярлек алып кайтам. Әткәй бик уңайсызлана, елый-елый рәхмәт укый иде. Урамы­бызда аның кебек киленен мактаган кеше бүтән юк иде, урыны җәннәтнең түрендә булсын! – дип кабат-кабат искә ала иде үзенең кайнатасы турында. – Шуның теләкләре белән шундый кадер-хөрмәттә яшимдер дә әле...

Аннары, булган-булган булсын диптер инде, Ходай Тәгалә аңа бала хәсрәтен дә өстәде: озын-озак авырмыйча гына, совет чоры табибларының наданлыгы hәм битарафлыгы аркасында 19 яшьлек апабыз гүр иясе булды. Анда да шөкер итте әни. Апаның киелми калган яшел пальтосын, плащын кочаклап елаган чакларын миңа очраклы гына күрергә туры килгәләде. Андый чакларда да әни юанырга сүз таба иде:
– Әле ярый үлеп котылды! Кияүгә чыгар иде, ире аерып җибәрсә, йә кул күтәрсә, йөрәкләрең өзелер иде. Ә баласы ятим калса...

Бу юатуларны ул бер дә уйлап чыгарып кына әйтми иде: авылда гыйбрәтләр адым баскан саен. Әнинең үзе әйтмешли, беркемнең дә эче буш түгел.
Хәле авыраеп киткәнне әнинең күзләреннән чамалыйбыз. Ләкин теле белән бер генә дә зарланмады. Әлеге дә баягы, су сорады: «Тустаган белән...» Шунда мин әнидән: «Йәсин» укысам ярыймы?» – дип сорарга көч таптым. Ул, билгеле, сөенеп риза булды. Гомерем­дә кылган гамәлем түгел иде бу. «Йәсин»не мин сукыр бабамның көйләп укуыннан гына танып беләм. Нәкъ менә аныңчарак итеп укып бетергәннән соң, әни миңа кушылып дога кылды да миңа гаҗәпле караш төбәп: «Улым, каян өйрәндең шулай матур итеп укырга?» – дип сорады. Ул шушы хәл эчендә яткан чагында да соклану, баласы өчен куану кебек дөньяви хисләр өчен үзендә көч тапты. Аннары аның хәле начарайган саен, абый йә кияү белән чиратлашып, «Йәсин» чыгабыз. Хәлсез әни, безнең гамәлләрне хуплап, баш бармагын югары күтәрә дә елмаерга тырыша. Йә Алла, бирсәң дә бирерсең икән яраткан бәндәңә сабырлыкны!

Өзеләсе көнне әнинең зиhене ачылып китте.
Кү­ңел­дән генә туган авылына кайтып, кемнәр күршесендә кемнәр яшәгәнлеген хәтердән саный башлады. Әйтерсең, кичә генә шунда булып кайткан. «Кемне искә алсаң – шул юк, оланнар. Мәрхүм Идият әбзәй мин килгәнне карап тора берсендә. «Сагына­сыңмы, кызым, авылыбызны?» – дип сорый. Сагын­ма­ган кеше 15-20 чакрым җиргә атлаган саен җәяү йөгерми бит инде ул». Шунда ул бүгенгегә кайта: «Бетте шул безнең авыл, ничә йортта кеше яши икән инде анда хәзер?» – дип, үз авылыннан алдырган килененә сорау бирә. 16 йорттан төтен чыкканлыгын белгәч, тагын боегып кала: «Беткән икән шул».

Янәшәсендә утырган сеңлем, нәкъ әничә итеп, сүзне шаяруга бормакчы була:
– Яратмыйм шул авылны, дип, безгә дөресен әйтмәгәнсең икән бит син, әнәй. Ә үзең андагы хан заманы кешеләрен исемләп санап ятасың.
– Туган авыл бит ул, кызым! – ди әни бу сүзләргә тирән мәгънә салып.

Без инде аңа күп сөйләшмәскә, хәлен бетермәскә тырышабыз. Авызына кое суыннан башка ризык капканы юк дисәм, ялган буласы икән. «Мин бит әле бүген теге ак даруымны капмадым бугай», – дип, кечкенә генә сәдәфне көч-хәл белән йотып куйды. Чөнки безнең әни даруны бик ярата иде. Тиз ышанучан, ихлас кеше булгангадыр инде, даруларның шифасы барлыгына чын күңеленнән ышана, аларны беркайчан да үзенең төенчекләреннән калдырмый йөртте. «Монысы аяк-куллар сызлаганнан, монысы кан басымыннан, ә монысы...» дип, кунакка килгән саен, аларны барлап чыгар иде. Биш вакыт намаз белән бергә, сәгатен-сәгатькә туры китереп каба иде ул даруларны.

Безнең хәсрәтле чырай белән янәшәсендә утыруны әнинең күңеле өнәми иде. Башта: «Мин исән чакта абыйларыгызга хәбәр салыгыз – күрешеп калыйк», – дигән булса, икенче көнне: «Улым, син бит инде минем янда икенче көн утырасың. Эшең дә кала, орышырлар», – дип борчыла башлады. Аннары, буш утырганчы диптер инде: «Бер җыр искә төште бит әле», – диде. Җырларны әни күп белә иде. Әбидән булгандыр инде ул кадәресе. Әби дә исән чагында миңа шактый гына җырларын әйтеп яздырган иде. Ике көн буена безгә рәхмәтләрен, хатирәләрен ирештереп, җырларын көйләп яткан әни, өзеләсе көнне кинәт кенә: «Мин китәм!» – дип әйтеп салды. Тыныч кына, гадәти сүз кебек кенә әйтте ул бу ике сүзне.
– Бәхил булыгыз, – дип, барыбыз белән дә аерымлап бәхилләште. Безнең тома ятимлеккә берничә генә сәгать вакыт калып бара иде. Бер-беребезне алыштырып, «Йәсин» чыгуыбызны дәвам иттек. Әни күзләрен тутырып безгә карап ала да сизелер-сизелмәс кенә минем учымдагы бармакларын кысып куя hәм пышылдап кына иман кәлимәсен кабатлый: «Лә илаhе иллалаhе Мөхәммәде рәсүлүллаhе».

Гомере буе: «И-и-и, ул өч кенә көн авырып ятсаң икән дә, җомга көнне җир куенына керсәң икән!» – дигән теләкләре, күрәсең, Ходайның «Амин» дигән чагына туры килгәндер – барысы да үзе теләгәнчә булды. Җырлап, уйнап-көлеп яшәгән иде, шулай матур гына китеп тә барды. Матур, якты хатирәләрен калдырып, берәүне дә бимазаламый гына бакыйлыкка күчте газиз анабыз. Безнең өчен җәннәтнең бер ишеге ябылды. Инде үзебезгә дә иртәме-соңмы шунда барасы бит дигән уй гына әнисез калу хәсрәтен азрак җиңеләйткән кебек була.




Безнең әни малайлар арасында үскәнгәдер инде, тегү машинасы янына утырмады, ә гармунда бик оста итеп уйнады. Үзе уйнап үзе җырлаганын магнитофонга яздырып алганым да булды. Авыр чагында да, ай алкаларын ялтыратып, яулык чөеп, камыр басканда да әни мөнәҗәтләр көйләргә ярата иде. Аларның күбесе: «Сабырлык бирсәнә, Ходай!» – дип тәмамлана иде. Үзенең холкына туры килгәнен үзе чыгардымы икән, әллә булганнары арасыннан шундыйларын сайлап җырлагандырмы, дип уйлап утырам бүген.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy