Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ​Бәхетем

​Бәхетем

Роза КАМАЛЕТДИНОВА
Роза КАМАЛЕТДИНОВА
02 ноября 2015
2698 карау
Сукыр кыз җитәкләп йөрүче Рафаил абыйның ниятен күрше-аршы да аңламый хәтта ки.
 Ундүрт яшендә табиблар хатасы аркасында гарипләнгән, сукырайган Фирдания Гыйльфанованы сикәлтәле тормыш сукмагыннан җитәкләп баручы изге җан – Рафаил абый кем ул? 

«Бир кулыңны, матурым, тотын миңа. әйдә, әкрен генә төшәбез, матурым!». Рафаил абый Фирданиягә «Матурым» дип дәшә. Шул сүзен кабатлап әйтмәсә ярар иде, дип Фирданиянең өзгәләнүен сизми гүя. Бөтен автобус аларга борылып карый төсле тоела аңа. Тоела гына. Ул күрми. Чынлыкта, мин ямьсез дип борчылыр сәбәп юк. Кешеләр инвалидларга битараф. 

Әмирхан Еникиның «Матурлык» дигән хикәясе бар. Шәкерт дустының әнкәсен күреп тетрәнә автор. «…яшь пәрдәсе аша караган, иләмсез зураеп калган, һич йомылмас яшьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе! Без бит, гадәттә, кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Хәтта әниебезне дә, әгәр ул менә шушындый булса, үзебез чакырып алып күрсәтергә кыймас идек, уңайсызланыр идек, оялыр идек». 

Язмыш кыерсыткан, имгәткән, ямьсез анасына шәкерт улы шундый бер мәхәббәт, ярату белән карап тора ки, әдип – әдип белән бергә без дә! – янә тетрәнү кичерәбез: шундый шөкәтсез кешене дә берәү, фәкать бер генә кеше булса да, ярата икән – ул ямьсез була алмый, ул матур була! «Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур Бәдретдиннең әнисе!» Якы­нына аю да аппагым, керпе дә йомшагым, ди, имеш. Баласына күз тиюдән куркып кайчак әнисе: «Ямьсезем!» дип куя. Монысы сискәндерә.

«Бер очрашып сөйләшәсе иде», дигән тәкъдимемне Фирданиянең: «Роза апа, күз тиюдән куркам, шуңа күрә урамда, халык арасында буталып йөрүне бер дә сөймим», – дип кире кагуы башта мине аптырашта калдырды. әле ярый сүз җе­-бен ычкындырмады: «Элегрәк Ра-фаил абыем мине һава суларга, йөрергә еш алып чыга иде, тик кешеләр артык нык кызыксынучан бит, яныбыздан тыныч кына үтә алмыйлар, туктаталар: «Кемең бу, хатыныңмы?» – дип сораштырырга тотыналар. Шулчак миңа бик уңайсыз була. «Кызым ул минем, кызым», – ди Рафаил абыем. Менә ул матур кеше, ичмасам. Эче дә, ты-шы да матур. «Кеше сүзенә карама, әйдә, чыгып йөрик», – дисә дә, адәм куркытып йөрү килешми дип карышкан булам. Арыслан йолдызлыгында туганмын мин. Берсе бә-ләкәй, ә берсе бик зур ике Арыс-лан алып кайтып бирде Рафаил абыем. Куян елында – куян, маймыл елында, әлбәттә, Африка ку­-нагы түргә менеп утырды! әллә нигә шунысын ныграк яратам бу­-гай. Исемен дә Сәрбиназ дип куштым. үземә охшаган ул! Чынлап, Роза апа, игезәкләр сыман без. Күрсәгез, ышанырсыз әле. Кыя­фәтем нәкъ шуныкы! Очра­шырга теләмәвем дә – күргәч, егылып китәрсез дип сезнең өчен борчылудан гына...» 

Фирдания сөйли, гүя шигырь укый. Хәер, бу гаҗәп тә түгел. Ул бит шагыйрә. Күп аның шигырьләре. үзен ул «сукыр танкист» дип атый. Юмор белән сөйләргә ярат­канын аңламыйча, баштарак сүзләрне кайтарып та сорашкаладым. Кабатлады, шәрехләп, аңлатып тормады. Шулай серле итеп сөйләргә ярата ул. Мәгънәсен үзең аңла. Аңласаң, әлбәттә. үзем аны тыңлыйм, үзем ундүрт яшеннән фаҗига кичереп, сукырайган, гарипләнгән кыз баланың хәл-хәятен күз алдына китерергә тырышам. Зар­ланмый ул. Язмышына читтән карап бәя бирергә тырыша. «Компьютер ди­-гәнне иярләргә маташам бит әле, бүген ярты бит текст җыйдым», – дип сөендерә. Күрмичә, сукыр килеш хәрефләрне ничек җыеп бу-ла, дияргә өлгермим (уйлап кына куям), аңлата: «һи, күзле килеш аны кем дә җыя, сукыр көе җыеп карасыннар менә!» Хәрефләрне санап, басарга өйрәнә икән ул.

Табиб хатасы... Меңләгән кеше гомерләрен саклап, күпме авыру-сырхауны аякка бастырган, күпләргә икенче гомер бүләк иткән изге күңелле табиблар арасында да үз эшенә салкын караучылар була шул. «Адәм фәрештә түгел», – дия иде әбием. Хәер, артык кыйммәткә төшкән хата – табиб ялгышы хакында сүз иярә сүз чыгып кына телгә алуым. Күптән кичергән Фирдания аларны, судлашып, гауга ясап йөрмәгән (хәер, хәле дә булмагандыр). Ходай аңа әрнү-газапларын эчкә йотарлык көч биргән. «Бәлки ялгыш, ә бәлки язмыштыр...» дип куюы шуннандыр.

Фирдания Балык Бистәсе районындагы Зур Мәшләк авылында туып-үскән. Ундүрт яшьлек кызга табибка күренергә киңәш итәләр, борыны тыгылудан, сулыш алу авырлашудан зарлана. Теш казналыгын, борын сөяген ватып... гай-моритка операция ясыйлар. һәм авыру кыз хакында оныталар. өч атна ята ул хастаханәдә, туктаусыз эрен, үлек агуны шулай тиештер дип кабул итә, бите-борыны марля белән уралган көе бакчага чыгып йөри. Беркөнне шул хастаханәдә дәваланучы авыру – медицинадан хәбәрдар бер хатын, кызга игътибар итеп, хәл сорашырга тотынмаса, бу ни белән бетәр иде, билгесез. өч атна элек ясалган опера­циядән соң юньләп карамауларын белеп, теге ханым: «Бу бит җинаять! Бар, кызый, йөгер, хәзер үк сине тикшерсеннәр», – ди. әмма соңарган икән! Борын куышлыгында калып онытылган биш метр марля-бинт кынамы, хәтта сөяге-тиресе чери башлаган! Ашыгыч рәвештә аны онкология диспансерына озаталар. Язмышның усал шаяруы шулдыр, монда кызны шундый зур доза биреп дәвалыйлар ки, башындагы чәче коелып бетә, баскан җиреннән йокыга китә. Ул елны укымый. 

Берсендә апасы белән абыйсы сөйләшкәндә ялгыш ычкынган сүз колагына керә: «Өч ай, күп дигәндә ике ел яшәр, дип кайтарганнар икән Фирданияне!» өмет һәм өметсезлек чигендә бәргәләнүләр... өч ай үтә – ул исән. Гомер уза, диләр. Уза гынамы, чаба! Унынчы сыйныфны тәмамлый, яши! Димәк, табиблар бик еш ялгыша! Канатла­нып Казанга китә, зур бер оешмага секретарь-машинистка булып эшкә урнаша. Тырышып, бар күңелен биреп эшли, ике ел дигәндә, фотосурәтен сәнәгать алдынгылары янәшәсенә – Мактау тактасына элеп куялар.

Көн-төн тукран кебек туктаусыз язу машинкасында тукылдатып эшләп утыру нәтиҗәсеме, саулыгы нык какшый, тик торганда борыны каный башлый. Алай гынамы, күзләре зәгыйфьләнә. Көннән-көн күрүе начарлана. һәм... тәмам су­-кырайганын сизми дә кала. Авы­лына кайтып китүдән бүтән чарасы булмый.
«Җанны дәваларга кирәк! Җанны!» — ди Рафаил абый. Бәлки шулайдыр. 

Вакыт үзе дәва дисәләр дә, өметләр акланмый, ялгыш селкенергә дә ярамый аңа, авыз-борыныннан кан китә, хәлсезлек газаплый. Кеше каннарын күп салалар, дәвалау ысуллары эзлиләр, ни генә сынап карамасыннар, нәтиҗә – нульгә тигез! Мендәргә сөялеп кенә йоклый, иелә дә, бөгелә дә алмый. Төрле хастаханәләрдә каңгырып йөргәннән соң, аны туган ягындагы Котлы-Бөкәш авылы хастаханәсенә урнаштыралар. Михнәт-газап эчендә ун ел узып китә. Чарасызлыктан сыктап, әрнеп-әрнеп елый: «Ник болай җәзалый мине бу чир? Сезне дә җәфалыйм, чик куегыз бу хәлгә... Бер укол жәлмени, ясагыз! Риза-бәхил...» 

Әл дә ярый, Ходай биргән гомерне чикләү кодрәте фәкать Газраилгә тәгаенләнгән!
Экстрасенсларга ышану, традицион булмаган ысуллар белән дәвалау чәчәк аткан чор бу. Кемгә генә күренми Фирдания: багучы, сихерче, өшкерүчесе – берсе дә калмый. Белекче дип дан алган Антонина әби килә, фал ача: «Дару килешмәс, янәшәңдә король – олпат бер ир заты күрәм», – ди. Кыз елый. «И, әби-җаным, кияүгә чыгасың дип мыскылламасаң... Үзен карый алмаган чирле ничек ир карасын?» – «Ә кем сиңа кияү ди әле?! Ир заты күрәм, дим ич! Бетте-китте!»
Ир кешенең бу гамәлен фидакарьлек дию генә аздыр. Гап-гади үлчәү тәлинкәсенә салып үлчәп тә, аңлап бетереп тә булмый торгандыр… 

Әбинең юравы юш килер дип ул чакта кем уйласын?!
«Рафаил абыема беркем түгел мин. Туганнардан да игелеклерәк ул миңа».
Ышанганнар – ышаныр, ышанмаган – юк, әмма чит-ят берәүнең Фирданиягә өмет, яшәү дәрте бүләк итүе хак.

«Әгәр терелергә, сау-сәламәт булып алга таба да яшәргә телисең икән, учлап дару эчүдән туктыйсың, тозсыз-майсыз, суда пешкән дөге белән генә тукланасың. Көн саен кимендә ярты сәгать ваннада утырасың». Авыр хәлгә тарыган күрше кызы Фирданияне кайгыртудан арымаган авылдашы Зөлфия­нең ире Илфат Фәйзрахманов табып, хастаханәгә чакырып китергән кешенең шундый катгый таләп­ләр куюы баштарак аңа бер дә ошамый. җаннарны дәваларга ки­-рәк иң элек, дип сөйләнүе тагын... ышандырмый! «Читтән күреп белүче, биоэнергияне корректлаучы, Петербургта курслар бетергән, дипломы бар», – дигән иде ахирәте. Аңламый Фирданиянең хәлен бу кеше, кулын суга тыкса, борыныннан кан китә ич, ә дарусыз... булмас, өч көн дә яши алмас. Тоз­-сыз дөгесен ашап та карар бәлки, барыбер юньле-рәтле ризык җыйганы юк. 

Бер килә дәвачы, ике... «Бүтән килеп йөрмәм, ышанмыйсың, тыңламыйсың син мине... Вакыт уздырып йөрүдән мәгънә юк», – ди катгый-кырыс тавыш белән. Суда – ваннада утырдым, дип алдаганын белгән тәки! Бата башлаган кеше саламга ябыша. әнисе дә: «әллә ул әйткәнчә эшләп карыйсыңмы соң, кызым», – дип ялына. Тәвәккәлли Фирдания... Яшисең, дип өмет уятучы бар. Моның ни икәнен белмиме ул! Ни гаҗәп, белекченең ышанып, инанып әйткән һәр сүзенә инанасы килә башлый. Аз да түгел, күп тә түгел, вакыт барыбер уза. Хәленең күзгә күренеп... (сукырларга карата шулай әйтергә яраса!) яхшыруын сизә ул. Хастаханәдә ун ел бәргәләнгән Фирданиянең моннан качасы килә. Авылга кайтса... Сукыр кыз җитәкләп йөрүче Рафаил абыйның ниятен күрше-аршы да аңламый хәтта ки. «Йортка кергәнме? Атасы йортына кызыккандыр!» 

Казанга, үз фатирына алып кайта Рафаил Фирданияне. «Бу бала минем белән булыр, ошатсагыз, барыбыз бергә яшәрбез, ошатмасагыз чыгып китәрбез...» – дип кисәтә гаиләсен. Эчкә пошаман керә. «Йә Алла! Минем аркада гаиләсе җимерелсә...» «Кайгырма, – дип юата Рафаил абыйсы. – җимереләсе син­сез дә җимерелә аның. Йөзьяшәр сукыр әбиең, аның коляскадагы инвалид кызы – танышларым бар минем, шулар янына син дә сыярсың. Бер күзле ике сукырны ияртә икән – савап җыя!» Ияртә генәме, ярдәмчесез өч авыру бага бу хикмәтле кеше. Коляскада утырып кына хәрәкәтләнүче Венера апа, яше йөзгә авышкан Бибизәкия әби һәм Фирдания аның тәрбиясендә байтак гомерләр кайгы-мәшәкать күрмичә яшиләр. Ходайның мәрхәмәтле бәндәсенә рәхмәт йөзеннән фатирын да аңа васыять итеп калдыра сукыр әби.

Бу вакыйга әкияткә охшаш, дөресме, укучым?! «Ал чәчәк» әкиятендә әти кеше ялгыш өзгән чәчәк өчен мәрхәмәтле йөрәкле чибәр кыз ямьсез, куркыныч җан иясе янында яшәргә мәҗбүр була, аны кызгана, әкиятнең ахыры матур тәмамлана: сихерләнгән егет үз хәленә кайта. Әкиятнең дә азмы чыннары! Әмма ләкин үз йөзен җуйган, бөтен бите җәрәхәтләрдән генә торган авыру кызны карап-тәрбияләп торырдай ир-ат... Мон­дый кеше меңгә бер очрый торгандыр... Очраса әле! 

«Рафаил абыем бик матур кешедер. Минем аны күргәнем юк бит. Йөрәге матур ямьсез булмас, – ди Фирдания. – Кемдер фаразлаганча, әти өенә кызыкса... Әгәр шул йортта калган булсам. Черегән йортта каткан ипи кимереп, күптән...»

Фирданиянең шылтыратмый калган көне сирәк. Аралашасы, сөйләшәсе килә. Инвалид хәлен аңлау өчен үзең шул мохиттә булу гына аз. Барыбер алар кичергән фаҗигане аңлап бетереп булмый. Минем дә гөл кебек алты яшьлек оныгымны машина бәрде. Безне бәхетсез язмышка дучар иткән бәндә тыныч йоклыйдыр, ашый-эчә, көләдер. ә безнең күгебезне шул көннән бирле кара сөрем каплады. Кайчак тарала, кайчак куера ул. әмма гарип булып гомер кичерүнең, җәрәхәтле җанның ачыргалану ачысын аңлатып та, бернигә тиңләп тә булмый. Бер җылы сүз әйткән кешегә мең рәхмәт укыйсың. 
«Җанны дәваларга кирәк! Җанны!» – ди Рафаил абый. Бәлки шулайдыр. 

«Белсәгез ие, Роза апа, дөнья мәшәкатьләреннән бер кайгым да юк бит минем. Ярмасын, ит-маен, бәрәңгесен Рафаил абый алып кайтып тора. Мин аны югалтудан гына куркам. Базарга чыгып китсә дә, кесә телефонына шылтыратып аптыратып бетерәм. Кайчакта икәү бергә чыгабыз. «Син янымда булганда күңелем тыныч», – ди ул миңа. өс-баш киеменә кадәр ул үзе сайлап ала. «Тотып кара әле, ошый­мы бу сиңа?» – ди. Төсен сорыйм. Күк йөзе кебек ачык зәңгәр, үлән сыман яшел, көнбагыш чәчәгедәй сары... һич иренми, аңлата, шуңа күрә сукыр икәнемне дә онытам. Бер караганда, мин кем инде аңа?! Рәхәтләнеп яшәргә җитәрлек пенсиясе бар аның, заводта эшләгән, рационализатор булган, кат­лаулы рационализаторлык тәкъдимнәре керткән. үзендә кешеләрне дәвалау сәләте барлыгын белгәч, шушы игелекле эшкә алынган. Ул пешергән өчпочмак, балан бәлеш­ләрен ашап телеңне йотмалы...»

Үз рәхәтен онытып, фәкать гарип баласын аякка бастыру уе белән хыялланып яшәгән, авыру ирен багуны бурычы санаган дистәләгән хатын-кызны беләм. Моңа әлләни гаҗәпләнмибез дә. Чөнки Ана инстинкты хатын-кыз табигатенә Ходай тарафыннан салынган. Ә ир кешенең бу гамәле… Фидакарьлек дию генә аз моны. Гап-гади үлчәү тәлинкәсенә салып үлчәп тә, аңлап бетереп тә булмый торгандыр… Дөре­сен генә әйткәндә, кеше җаны сер, җан кушканны үтәү үзе бер хикмәт. Фирдания үзе дә: «Сәер кеше ул, – дип куя. – Әйтик, суыткычтан алып бозлы сөт эчә, аңа суык та тими. Шулкадәр сизгер… Без бит бер бүлмәле фатирда яшибез. Ул залда, минем урын-җир – кухняда, бик иркен кухнябыз. Әз генә шы­гырдый, урында әйләнгәли башласам да, төн уртасы дип тормый, уянып минуты-секундында яныма килеп җитә: «Эчәсең киләме әллә, матурым? Кай җирең авырта?» Борын һәрчак тыгылган, канлы төер укмашып каткан. Кагылсаң, канарга тора. Шуннан курка торгандыр, дим. 

«Укытучы килде әле, дәрес бирә ул миңа, – ди. – Бүген ике шигырь яздым, ошатырсызмы икән? – дип тә шылтырата. – җырымны радиодан тапшырдылар әле. Вакыт өйдә утырган сукыр танкистка да җитми шул, өлгереп булмый, – дип зарланып та алгалый. Мин дә вакыт җиткерә алмаудан изаланам. Фикерләр туры килә. «Заман ахырына таба вакыт җил кебек очар, диләр иде әбиләр, хак, ахрысы», – дип көлешәбез. 

«Хактыр! Миңа да вакыт җитмәгәч... Элек үрмәләп идәннәрне үзем юа идем, Рафаил абыем карап торган, сиңа авыр бу эш, дип, «лентяйка» алып кайтты, хәзер үзе юа. Ул бит өендә андый эшләрне эшләмәгән. Аракы эчми, тәмәке тартмый, акчага мохтаҗ түгел. Унсигез ел янәшәсендә яшим. Хатыны алдында гаебем юк. «Мине күрмәс өчен, аз гына буш вакыты булды исә, балыкка китә иде», – дип үзе сөйләде. Шушы шәфкать иясенең шәфәгатен, кайгыртуын тоеп яшәвем бәхет түгелмени? Аллаһы Тәгалә җибәргән бер изге зат ул. Алдагысын Алла белә, диләр. Шөкер итеп мин бүген яшим».

Йомшак күңелле, ифрат нечкә-сизгер җанлы Фирдания «үз җырым бар» дигән шигырендә: «Бар җиһанны күзлим күңел күзем белән… Мин бер нокта гына нибары», дип яза. Инвалидлар җәмгыяте һәм сукырлар китапханәсе гадәти укучылар өчен чыгарган «Минем күңелем – гөлләр иле» һәм «Күңелем җылысы» дигән коллектив җыентыкларда да урын алган аның шигырьләре. «Күрше хакы» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. Яңа китабы – «Язмышыма кырыс карашым» да укучыларны битараф калдырмагандыр. «Тик торалмыйм – тере җан бит!» диюендә хаклык бар: иҗади эзләнүдә, үсештә ул. Композитор­лар шигырьләренә көйләр язган, җырларын Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Резеда Кадыйрова кебек халык ярата торган җырчылар башкара.

Язмыш белән алышта… җиңүче булмый, язмышны алдый алмыйсың, аны әйләнеп-урап үтәргә тырышырга кирәк, диләр. һәммәбез дә үзебезгә тәгаенләнгән гомерне яшибез. Сукранып, сызланып яшисеңме, шөкер итепме – синең ихтыярда! Безнең ихтыярда.

«Сөембикә», № 1, 2010. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy