Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешМин ачкан дөнья → ​Дөньяда илләр күп, җирләр күп

​Дөньяда илләр күп, җирләр күп

Роза Камалетдинова
Роза Камалетдинова
08 июля 2015
1555 карау
– Яңа елны ничек каршыласаң – елың шулай узар, дигән ырымга бигүк ышанып та бетми идем, әмма, ни гаҗәп, моның хаклыгын тормыш үзе раслап тора, – ди Резеда Фаилевна МӨХӘММӘТШИНА – педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан Федераль университетының рус әдәбиятын укыту кафедрасы мөдире. – Күптән – педучилищеда укыткан чактан ук туганым кебек якын иткән шәкертем, ятимә кыз Гөлбаһар аякка басты, үз эшен ачты – эшмәкәр. Кияүгә чыкты, Швециядә яши. «Без яшәгән илне күреп китәрсез, раштуа бәйрәмнәре җирле халыкны, гореф-гадәтләрен аңлау өчен иң кулай вакыт», – дип, 2011 елны бергәләп каршыларга чакырган иде. Тәкъдимне сөенеп кабул иттек. Ни гаҗәп, әллә юрау юш килде, әллә юллар чакырып торуы хак – Стокгольмны күреп хозурлану белән генә чикләнмәдем, сәяхәт арты сәяхәт итү насыйп булды. Голландиядә, Кытайда – Шанхайда, ике тапкыр Якутиядә фәнни конференция-киңәшмәләрдә катнаштым. Ә быел исә Россиянең Ханойдагы фән һәм мәдәният үзәге оештырган конференциягә чакыру алдым. Рус телен һәм Россия мәгарифен күтәрү – алга җибәрүгә багышланган Күргәзмә-презентация чараларында катнашачак делегатлар – без җидәү идек: алтысы югары уку йортларында укытучы Мәскәү галимнәре, ә Казаннан берүзем генә. Лингвист-телче түгел, әдәбиятчы ич мин, бу эшкә нинди өлеш кертә алам дип, сәяхәттән баш тартырга да исәбем юк түгел иде. Аннан кире уйладым: киң колачлы бу чара безнең уку йорты эшчәнлегенә дә кагыла, университет данын яклау мөһим дигән уй Вьетнам Социалистик Республикасында сәяхәт иткәндә истән чыкмады, – дип сөйли ул.
 

Дөнья безгә дәшә

– Бәхеткә дисәк тә ярыйдыр, Ханойдагы Россия илчелегендә эшләүче бер егет белән бер кыз – Хуа һәм Ань безнең студентлар – татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаган белгечләр булып чыкты. Килүгә үк мине танып, янымнан да китмәделәр дисәм дә арттыру булмас. Казан – һәм Европа, һәм Азия йогынтысын сеңдергән борынгы кала, төрле милләт вәкилләре тыныч-тату яши торган төбәк. Моннан соң да шулай була күрсен иде! Бездәге тормыш шартлары да аларныкына якынрак. Сер түгел, Мәскәү – күз яшенә ышанмый торган кыйбатлы кала. Ә безнең уку йортлары исә белем бирү ягыннан башкала вузларыннан бер дә калышмый. 

Фәнни конференция барышында ясаган докладымны да, «түгәрәк өстәл» утырышындагы чыгышларны да яратып кабул иттеләр. Хуа белән Ань да, сүзләремне җөпләп, безнең уку йортына, Казанга сәхнәдән дә мәдхия яудырды. Уку йортыбызның абруйлы, дәрәҗәле булуы да, аларның ихлас чыгышы да роль уйнагандыр, әлбәттә: Казан (Идел буе) Федераль университеты белән кызыксыну югары кимәлдә иде. Гомумән, Ханойда рус теле белән кызыксыну көчле. Россиядән икәнебезне белүгә, гади халык та «Москоу, Путин», дип елмая, «Подмосковные вечера»ны җырлап күрсәтүчесе дә очрый. Дөрес, югары уку йортларында чит тел буларак инглиз, француз, кытай телләрен укыталар. Әмма Ханойда Россия ярдәме белән атом электростанциясе төзелү рус телендә аралашучы, гореф-гадәтләрне яхшы белүче белгечләргә, хезмәткәрләргә ихтыяҗ артачагын гоманлый.  
 

Әкиятләрдә – халык язмышы

– «Мәктәпләрдә әдәбият белеме фәнен укытканда, рус һәм татар мәдәниятләре диалогы аша яшь буында толерантлык тәрбияләү мәсьәләсе» – минем фәнни темам иде. Ул бүген дә актуальлеген җуй­маган. Диалог – кара-каршы торып бер-берең белән сөйләшү, аңлашыр­га теләү ул. Бу коры сүз генә түгел. Үгет-нәсыйхәт биреп, сүз сөйләп кенә кешене хаклыгыңа ышандыру кыен. Әмма кеше кайда да кеше булып кала: нинди телдә генә сөйләшмәсен, кайда гына яшәмәсен, тормыш-көнкүреше ничек кенә үзгә булмасын, җанга үтеп керерлек җыр-моңнар, әкият-сөйләкләргә колак салучан. Тән төсе, яшәешләребез төрле булса да, халык авыз иҗа­тында охшашлыклар байтак. Аерым­лыклар да юк түгел. Беләсезме, нинди ачыш ясадым: теләсәк-теләмәсәк тә без бабаларыбыз канына салынган кодка буйсынабыз икән бит! Мисал өчен, мин рус, татар һәм вьетнам халык әкиятләрен чагыштырып карыйм. Татар халык әкиятендә әтисез-әнисез ятим Гөлчәчәкне абыйсы карурманга илтеп адаштыра. Тук-тук итеп утын кискән тавышка алданып, йөгерә-йөгерә җиләк җыеп йөргән җитез кыз чиләген тутырып аланга чыкса, ни күрсен, агачка эленгән тукмак кына җилдә тукылдап утыра. Әкия­ти явыз көч – убырлы өенә юлыккан кызны исә карчык төрлечә сыный: мунча да яктыра, чәчен тарарга, ашарга пешерергә дә куша. «Чормага ясмык тараттым, кипкән­ме, болгатып төш әле», – дигән булып, энҗе-мәрҗәннәренең кайдалыгын да күр­сәтә. Намуслымы, карак түгелме, шуны тикшерә. Биетеп тә карый. Тырыш, чиста куллы икәненә тәмам инангач, уңганлыгын эш белән раслаганына ышангач кына, сандык тоттырып, кызны өенә кайтарып җибәрә.

«Морозко» әкиятендә дә «Үги кыз»га охшаш мотивлар күп, кызның әтисе явыз үги анага каршы торалмый. Рус әкиятендә хәвефле, куркыныч җир урман түгел, ә дала. Ачык кыр ягъни. Кар өстендә тәхет, үги кыз – тәхеттә. Суык сугарга тиеш аны. Әмма Морозко кызга тими, чөнки озын толым Варвара­ның гүзәллегенә мөкиббән ул. Эш­ләтми дә, аш та пешертми, фәкать чибәр­легенә соклана һәм аны гү­зәллеге өчен бүләкли. Рус кызына – үз кадерен белеп, чибәрлегенә сөенә, горурлана белү, ә татар гүзәленә эшләп кенә ярау бәхете, бәлки, язмыш бүләгедер? 

Вьетнам халык әкиятендә дә үги кыз образы бар. Майяның да әтисе-әнисе юк. Төрки халык әкиятләрен­дәге кебек, аңа да Аждаһа көч җит­мәслек эшләр куша. Һәр өч әкияттә дә төп мотив – үгине чит итү, туган җиреннән аеру-куу. Ни өчен рус – даланы, татар – урманны, вьет суны чит пространство итеп тоя соң? 
 
Үги кыз турында әкият һәр халыкта очрый. 

Ул ерак тамырларга барып тоташкан ышануларга бәйле. Төрки­ләрдә дала буйлап җилдергән Чыңгыз хан каны ага, ә урман күңелләренә шом сала, хәвефлән­дерә; урманлы җирләрдә качыбрак яшәгән руслар өчен монгол яулары һөҗүм итү ихтималы булган дала, кыр куркыныч; ә Вьетнамда су әз, суда яшәүче илаһи көч – Аждаһа ут-хәвеф чәчеп тора. Ә бүләкләүгә килсәк... 
Төптәнрәк уйлап карасаң, әкиятләрдә — халык язмышы, аның яшәү рәвеше, тарихы, хыялы-идеалы. 

Өч әкияттә дә кызлар өлешенә сандык тия. Гүзәл Варвара җаны теләгән кием-салым – искиткеч матур камзул-күлмәкләргә ия була,  татар үгиенә дә убырлы мал бирә, ә мал халык өчен барысы да – сыер, сарык, кәҗә көтүе, кыскасы, байлык, муллыкка ирешүгә ишарә. Әкияттә һәр милләтнең яшәү үзенчәлеге чагыла. Кыз балага ни мөһим – бирнә. Сандык – бирнә ул. Вьетнам әкиятләрендә бирнә төшен­чәсе юк. Тигр аулаучы батыр егет ятим Майяны тырыш булганы өчен кәләше итеп сайлый. Будданы изге саный торган халык матди байлыкка табынмый, гармониягә ирешүне бәхет саный. Үги ананың иркәсе – ялкау, кәкре куллы кызлар өлешенә кара сандык тия. Ә сандыкта – елан. Өлешеңә тигән көмешең, ди бит халык та. Рус әкиятләренең төп герое Иванушка-дурачок – крестьян егете. Иван Царевич та кызыклы образ. 

Ә безнең әкиятләрдә – Салам­торхан; патша образы юк диярлек. Дәүләт­челеген югалткан халык фаҗигасе бу. Аның каруы, Таңбатыр дию пәрие­нең башларын чабып, тураклап, утын әрдәнәсе итеп өя. Ни аңлатуы сер. Әкият – серләр дөнья­сы ул. Гаделлек тантана итү табигый.
 

«Кичер мине, укытучым!» 

– Ханойга без барып төшкәндә – март башында җылылык 25 градус иде. «Бәхетегез бар икән, яз быел соңлап килде, бу вакытта бездә эсселек илле градустан да артып китә гадәттә», – дип сөендерделәр. Ә без кайтканда – мартның уникесендә төнлә Казан аэропортында 20 градус салкын һава тора иде әле.
 
Вьетнам халкын вьетлар дип йөртәләр. Утыз диалектта сөйләшүче бер үк халык бер-берсенең телен аңламаска да мөмкин икән. Аерымлыклар телләрендә генә түгел, төс-кыяфәтләрендә дә сизелерлек, диләр. Галимнәр безнең халыкны да мишәр, типтәр, себер, әстерхан татарлары дип, диалектларга бүлеп караса да, үзебез әллә ни аерымлык күрмибез, җиңел аңлаша алабыз бит. 

Илнең без барып күргән төньягы Вьетнам Социалистик Республикасы дип атала, хөрмәтле юл­башчылары Хо Ши Минны хәзер дә изге кеше итеп хәтердә саклыйлар. Үз гаиләсе – балалары булмаган, өйләнмәгән, бары тик илен, халкын ирекле, бәхетле итү хыялы белән янып яшәгән кешене шулай олылаулары гаҗәп тә түгел. Аның мавзолее да – Мәскәүдәге Ленин мавзолееның күчермәсе. Ә илнең көньягында капитализм кануннары белән американнар үрнәгендә яшәп яталар. 

Ханой – матур шәһәр. Вулкан атылудан калкып калып су эчендә утырган кыя-ташлар, таулар гаҗәеп манзара хасил итә. Табигате яшәү өчен бик тә уңайлы димәс идем. Дөрес, кышкы кием кирәкми, йортларны ягып җылытасы юк. Һава бик нык дымлы. Әйтерсең, әле яңа гына яңгыр явып үткән яки яварга әзерлә­нә: болытлы, томанлы. Моның уңай ягы да бар икән – парлы һава булганга, биткә дымландыргыч крем сөртәсе юк. Әллә шуңа, вьетның картмы-яшьме, ничә яшьтә икәнен аеру шактый кыен, битләре җыер­чыкланмагач, хатын-кызлар төскә яшь күренә, буйга кыска, гәүдәгә какча-җыйнак алар. (Кибетләрендә беребез дә үзенә яраклы кием-салым тапмады, иң зур дигәне дә 44 нче үлчәм икәнен генә белдек.) Һәрчак хәрәкәттә булу хикмәтеме, озын гомерле алар: хатын-кызның уртача гомер озынлыгы – 78, ә ирләрнеке 76 яшь, диләр. Бездәге кебек, хатыннар – 55, ирләр 60 яшьтән пенсиягә чыга. Пенсия аз, хәер, хезмәт хакы да зур түгел. Әйтик, югары уку йортында укытучы исем-дәрәҗәле педагог 200 доллар хезмәт хакы ала. Дөрес, азык-төлек, кием-салым да күпкә арзан. Пенсия яшенә җиткәч, кеше эштән китә, аңа бушлай җир бирәләр. Җир бик кыйбат йөри, чөнки ул аз, вулкан атылудан калган таш-кыялар күп. Ир бала өлешенә дә җир тия, таштан арындырып, чәчүлекне табигатьтән яулап ала алсаң, дөге үстерергә, яшәргә була. Елына өчәр тапкыр уңыш җыю мөмкин­леген истә тотсаң, туфрак кадере дигән сүзнең кыйммәте аңлашыла. 

Күңелгә ятышлы, гыйбрәт алырлык гореф-гадәтләрне, кем әйтмешли, «мыекка чорнасаң» да ярыйдыр: әйтик, белемгә омтылыш көчле. Укытучы-педагог шәхесенә хөрмәт, аны остаз итеп зурлау, олылау югары дәрәҗәдә. Укытучы­дан гафу сорау шуны сөйли. Шук­лыклары, дәрестәге илтифатсызлыклары өчен балалар, тезләнеп, остаздан гафу сорый. «День прощения» христиан диненә дә хас күренеш. Әмма монысы башкача. Белем алу җиңел түгел, сыйныфта алтмышар бала, һәр ата-ана баласының гыйлемле булуын тели. Беренче партада утырган өчен түләргә дә туры килә, ахры. 
 
Укытучының абруен, дәрәҗәсен күтәрердәй чараларның булуы хәерле.


«Син дә Будда була аласың!» 

– Баланы кечкенәдән үк: «Син – Буд!», ягъни нәни Будда, «Алла си­нең үзеңдә. Син дә Будда (Будда – Алла) була аласың!» дип үсендереп тәрбия кылалар. Будда булу өчен рухи тынычлыкка ирешү мөһим дип исәпли алар. Кемгәдер гаҗәп тоелырга мөмкин, буддистлар күңел тынычлыгына ирешүне бәхет итеп күрә. Гыйбадәтханәләр – храмнар күп, һәр ишегалдында үз чиркәүләре дисәң дә ярый. Конфуций храмы күңелдә гаҗәеп тәэсир калдыра, аны сәнгать сарае, фән, белем йорты дип атарга да була. Халык динле. Ә буддистлар бар булганына шөкер итеп яшәүне мәгъкуль күрә, матди байлык туплаудан бигрәк, кеше җанының гармониягә ирешүен, рухи халәтне, табигать белән ярашып, тәңгәллектә яшәүне хәерлегә саный.

 
Сәяхәт рухи кыйммәт­ләрне чагыштырып карау мөмкинлеге бирә, күңел офыкларын киңәйтә. 

Саф алтыннан коелган утыз алтышар тонналы Будда сыннары – алар өчәү – безне дә гаҗәпкә калдырды. Шаккаттык. Башта сынны балчыктан койганнар. Көн саен гыйбадәт кылырга бирегә меңләгән халык агыла. Теләк телиләр, гөнаһ­ларын кичерү-ярлыкау сорыйлар. Пешкән үрдәк, җиләк-җимеш, акча куеп калдыралар. Сынның эче куыш. Акчаны алтынга әйләндереп, куышка тутыра баралар, ә ризыкны ярлыларга өләшәләр. Ананас, банан, кокос, бакча җиләге, экзотик яшелчә – мулдан.

Халык күп булса да, Кытайдагы кебек, ике генә бала тудырырга  ярый, дигән чикләү куелмаган. Бер бала белән икенчесенең арасы биш елдан да ким булмаска тиеш. Ким икән, штраф түлисе! Ир бала өчен җир алу ихтималы кызыктырса да, олысының кыз булуын ошатарак төшәләр: бәбиләрне үстерешердәй ярдәмче бит ул! 

Мондагы гадәтләрнең күңелгә хуш килә торганы – гаиләләрнең ныклыгы, ата-анага кадер-хөрмәт зур булу. Патриархаль гореф-гадәтләр әле дә өстенлек итә. Кануннар­ның язылганы-язылмаганы олыгайган әти-әнисен балалары кайгыртырга тиеш дип исәпли. Яшьләр тәртипле, эчкечелек, алкоголизм юк. Никахсыз яшәү гарьлек, гаеп эш, гөнаһлы гамәл санала. Бу – хатын-кызны бушлай файдалану дип атала. Дөрес, иң мөһиме паспортка мөһер сугу түгел, ләкин кияү ата-ананың хәер-фатихасы белән мәҗлес җыеп, кәлә­шен туган-тумачага күрсәтергә тиеш.


Сугыш балалары  

– Вьетнам озак еллар Франция колониясе булып исәпләнгән. Аннары утыз елга сузылган гражданнар сугышы. Әлбәттә, сугыш илне бөлдерә, хәлсезләндерә. Аның кайтавазы бүген дә җаннарны тетрәтә. Күп михнәт-газап күргән халык яшәвенә ышанмый мөмкин түгел. Безне ефәк фабрикасына алып барганнар иде. Сугыш чоры балалары яши торган бистәне күрдек. Резервация дияргә дә була аны. Ашханәләре бик зур, тораклары тар-кечкенә бүлмәләрдән гыйбарәт. Сере гади – үрчемәсеннәр!

Сугыш вакытында партизаннар куе тропик урманнарга кереп кача торган булган. Урманнан куып чыгару өчен американнар өсләренә самолетлардан агулы газ сиптерә. Агач яфраклары коелып төшә, качкыннар күренә башлагач, пулеметлардан ут яудыру җиңелрәк бит. Кырып бетерә алмаганнарын агу мәңгелек авыруга дучар итә: күп дигәндә 37 яшькә кадәр яши алар. Иң гаҗәбе, аларның балалары да авыру булып туа. Тышкы кыяфәт­ләрендә авыру билгеләре күзгә бәрелеп үк тормаса да, бу чир нәселдән-нәселгә күчә. Дәвасы табылмаган авыру бала да озак яши алмый. Америка, гаебен танымаса да, аларга ярдәм итеп тора. Монда да халык тик ятмый: сәнгать, кул эшләре, чигү, тегү белән шөгыль­ләнә, картиналар иҗат итә.
 

 Өйдә – төрбә

– Алар бик тәмле кофе һәм ха­лык­ның төп ризыгы – дөге игәләр, елгаларда моллюск – кабырчыкларга куеп энҗе дә үстерәләр. Дөге басуларын күрдек, зөбәрҗәт яшел үсен­теләр шулкадәр матур булып, суда дулкынланып утыра. Кыр уртасында зур гына таш күреп гаҗәпкә калган идек – болары кабер булып чыкты.

Вьетлар мәетне ике тапкыр җирли. Үз кишәрлекләрендә кабер казып, мәрхүмне шунда күмәләр дә өч ел узганнан соң, ите-сеңерләре таркалгач, сөякләрен казып алалар. Аны щетка белән бик яхшылап юалар. Моны бер дә җирәнгеч эш дип исәпләмиләр. «Карале, кайна­там­ның сөякләре ап-ак, чиста иде, кайнананыкы никтер саргылт», дип дөнья хәлләрен сөйләшкәндәй гәп куертып алу да гаепкә саналмый. Рус халкында кемнедер яманлап – гайбәтен сатуны аңлата торган «перемывать кости» дигән гыйбарә бар. Безнең тел белгечләре: «Утсыз төтен булмый, диләр, менә каян килеп чыккан сүз икән бу», – дип, үзләренә ачыш та ясады әле. Әйбәт­ләп юып киптергәч, кемдер сөякне мәрхүм туганнары янына – төрбәгә, ярлырагы – төрбәсе булмаганы үз йортында, әйтик, дүртенче катта гыйбадәт кыла торган почмакка урнаштыра, чүлмәгенә гөл утыртып куя да... Ә яндыру тыелган – гөнаһ. 

Ә йортны осталар яллап тормыйча, туган-тумача бергә җыелып – күмәкләп, өмә ясап күтәрәләр. Йорт­лары нәзек (җир исәпле), өскә – биеклеккә таба күтәрелә. Әмма дүрт каттан арттыру мәслихәт түгел, җир тетрәү куркынычы зур. Япониядәге җир тетрәү кайтавазы аларга да ишетелеп торган. Йортның беренче катында – кибет, кибеткә ихтыяҗы булмаган баераклар кунакханә итеп тота. Икенче кат – әти белән әнигә, пенсиягә чыккач та бер гомер, егерме-егерме биш ел яшиселәре бар; өченче кат – улларына, аның гаилә­сенә атап салына, ә дүртенче кат – оныкларга.


Җаны теләгән – җылан ите ашаган

– Ханой – көннәр буе урамда ашап-күшәп утыручы халыктан гыйбарәт дигән тәэсир кала. Күз алдына китерегез, башкала урамында – асфальтта газ баллоны белән икешәр плитә тора, кәстрүлнең зуррагында сөяк-санак кайный – шулпа пешә, икенчесендә токмач куера яки диңгез ризыклары – әкәм-төкәмнәр әзерләнә. Дөресен әйтергә кирәк, мондый хәлне Мисырда да, Төркия яки Кытайда да күргәнем юк иде. Вьетлар да безнең кебек токмачлы аш ярата. Тик токмачлары бодай оныннан түгел, дөгенеке. Анда бодай үсми, алар ипи ашамый. Шулпага диңгез хәзинәләрен, үлән-тәмләтке­чен, яшелчәсен мул гына итеп өстиләр дә токмач салып җибәрәләр – рәхим ит, урам ашханәсе узып баручы һәркемнең тамагын туйдырырга әзер! Кәстрүлдә пешкән аштан кырык-илле кеше ризык җыя ала. Асфальтка утырып ашыйлар да. Тулай торакларда студентларга ризык пешерергә рөхсәт итмиләр, һәркем үзенә аерым пешерә башласа, электр энергиясен ничек җитке­рәсең, ә болай, кешедә ашау арзангарак та төшә, тизрәк тә! Кул юу да юк, баласы-чагасы, олысы-кечесе шунда – урамда сыйлана, арзан хакка тамак туйдыра. Мондый шәхси «ашханә»ләр адым саен ук булмаса да, чат саен, шикләнмәсәң, тамак туйдыру проблема түгел. Шуыша, йөзә, хәрәкәтләнә торган һәр нәрсә ашарга яраклы булып санала. Шул­кадәр тәмле ананаслар сатып йөри­ләр, алар кечкенә генә, дүртесе-бишесе бер доллар тора, кыя ташлар арасында үсә икән, әмма анда еланнар мыжлап тора. Еланнарның күплегенә ияләшкән халык. Кыз балалар да янында пычак, капчык йөртә, елан чакса, шул урынны кисеп канын агыза да гауава яфрагын чәйнәп, ярага ябыштырып куя. 

Иң мөһиме – еланга качып китәргә ирек бирмәскә, кысып-эләктереп, капчыкка салып өлгерергә! Әниләр эштән кайтуга ит бу, еланны турак-лап, аш пешереп куярга була. Әмма икенче тапкыр елан чагуын организм күтәрә алмый, анысы – соңгысы... 

Ресторанда туклану кыйбатрак булса да, без урамда ашарга гадәтләнмәгәнгә, килгәч-килгәч, авыз итик дип, ресторанда хәтта... елан итен дә тәмләп карадык. Ошадымы елан ите дисәгез, аны авызны яндыра, күздән яшь чыгарта торган борычлы тәмләткечләр белән бирәләр, тәмен аерырлык та түгел. Ризыклары бик борычлы, зәһәр-ачы, ни хикмәт, хәтта бала-чагасы да чыраен да сытмый шул ризыкны ашый, безнекеләр бер-ике тапкыр ашагач ук ашказаны җәрәхәте белән урынга егылыр иде, ә алар ияләнгән. Бактерия-мазар үрчемидер, кул юмасаң да ярый дип көлештек. Тут агачындагы ефәк кортларын да куыралар, теш арасында шытыр-шытыр килеп тора, тәмле! Ит өчен сыер асрыйлар, әмма дым күп булганга сыер сөт бирми, сөт ризыклары, эремчек юк. Дөрес, йогурт биргәннәр иде, аны киптерелгән коры сөттән ясыйлар икән. Баба ите – ташбака яраталар. Сайлагыз дип, башта биш-алты ташбаканы китереп күр­сәтәләр, алар муеннарын бора-бора күзгә карап тора, жәл хәтта ки. 
Төркиләр белән буддизм тарафдарлары арасында охшашлыклар да тоемлана, күрәсең, борын заманнарда ук үзара бәйләнешләр булган.

Ә ите яшь тавык, чеби ите кебек. Бик тәмле, йомшак.

Байлар машинада җилдерә, халык велосипедта йөри, чөнки бензин кыйммәт.

Илләр, җирләр, җирдә яшәүче кешеләр бер-берсенә охшаган да, охшамаган да. Мәдәният, диннәр, рухи кыйблалар төрле... Дус булып, фикерләшеп яшәүгә ни җитә!
 
 


Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy