Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешМин ачкан дөнья → Бер чемодан кыйссасы

Бер чемодан кыйссасы

Роза Мулланурова
Роза Мулланурова
26 июля 2016
3351 карау
Сөйгән кешедән күз, авырткан җирдән кул китми, диюләре хактыр. Ничек шулай булды соң бу? Уйлап-уйлап та, әле һаман уемның очына чыга алганым юк. Гүя ки җен эше булды бу. Әйтерсең, җен алыштырды, күзне томалады, бер чарасыз итте. Әмма сизәм, җен-пәринең бер катнашы да юк монда.

Ур-ра! Тря-лә-лә... Китәбез сәяхәткә!
– Ура, суга, җилгәрә... 

Шаярталар! Сабый чакка кайткандай, бала-чага кебек сөенүемне өйдәгеләр дә аңламый хәтта! Көләләр. Халык диңгез буена бәрхет фасыл – җәй ахыры, көз башында барып ял итәргә тырыша. Безне бәһаләрнең кимегән – ташламалы чагы ныграк кызыктыра. Юрганыңа карап аяк сузасың, диләрме. Югыйсә ярлы кешенең акчасын арзан тауар бетерә дигән сүздә хаклык күбрәктер әле. Росстат мәгълүматларына караганда, туристлар иң күп йөри торган илләр – Төркия, Кытай, Мисыр, аннан Финляндия, Таиланд, Германия, Греция, Италия икән. Ә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре туристларны тарту ягыннан унынчы урында гына. Нигә күңелне шул ил тарта? Бу сәяхәтне ник түземсезләнеп көтүемне үзем дә аңламыйм. Күңел төпкелендә посып торган бер хыялмы ул? Әллә кайчан ишеткән бер әкият җилкендерәме, белмим... Ком чүлендә авырлык белән көн күрүче гарәпләр Аллаһы Тәгаләгә ялвара икән: «Раббыбыз, ни гаебебез бар, ник безне генә болай җәзалыйсың? Ни төче суы, ни иген игәрлек уңдырышлы туфрагы булмаган җирдә ничек яшәргә соң безгә?» – диләр имеш. Шулчак күкләр күкрәтеп илаһи тавыш килә: «Сабырлы­гыгызны сыныйм мин. Килер бер көн, шуның әҗерен күрерсез, сезгә дигән байлык җир астыннан үзе калкып чыгар. Түзем булсагыз, дөньядагы иң бай илдә яшәү бәхетен татырсыз». 

Нәкъ менә Әмирлекнең хыялның чынга ашуын раслаган әкияти ил булуы күңелне тартадыр, бәлки. Йөз-мең ел буе шайтан таягы гына үскән чүл нибары утыз ел эчендә чәчәк атсын, ком бураны эчендә яшәгән кавем дөньяны шаккаттырырлык тәртипле, гүзәл ил төзи алсын әле! Могҗиза түгелмени бу? Мөселман дөньясының мактанычы бит ул. Галәмне гаҗәпкә калдырулары хак. Дөрес, нефть ятмалары табылуы, ярларын диңгез, хәтта океан култыгы юуу да – туризмны үстерү мөмкинлеге – алар файдасына. Әмма ләкин нефть фонтан булып бәреп чыккан, кара алтын ятмалары күпләп табыла торган ил бер Гарәбстан гынамы? Ә безгә үрнәк ил төзү өчен ни-нәрсә җитми соң? Шуны беләсе иде! Дөньядагы иң затлы-зиннәтле мәчет дип дан алган Әбү-Дабидагы мәчетне, Дубайның җырчы фонтаннарын барып күрәсе килү дә табигый ич.

Менә бәхет, Интернетта казына торгач, «Әмирлеккә сәяхәт өчен шалкан бәясе бу!» диярлек арзан юллама да табыла. Кычкырып әйтергә кыймасак та, әле тагын бер сәбәбе бар: ике яшькә кадәрге балага тур өчен түлисе юк! Ә ике яшь тулгач, бернинди ташлама каралмаган. Олылар кебек үк сәяхәт итә. Безнең Хәйдәргә кая барса да, барыбер. Әмма күз күрмәгән якларны урап кайту өчен безгә әйбәт сылтау бит бу: быел да бармасак, тагын кайчан? Рәхмәт төшкере: кырыс канун-тәртипләре белән танылган Шарҗа әмирлегендә диңгез буендагы без кызыккан һотельгә бар юллама. Виза – рөхсәт алынган, китәр көн билгеле, иркенләп юлга җыенсак та була. Без дигәнем – кызым, ике яше туларга нибары ике атна калган оныгым Хәйдәр һәм мин фәкыйрегез. Кияү-балакайны эшеннән җибәрмиләр. Кафтау артындагы күз күрмәгән ерак илгә чыгып китү уен-муен түгеллеген искәртә, шулай да улыбызны утыртып йөртергә уңайлы, җыелмалы бишек-арба, суда батмый торган жилет ише кирәк-яракны хәстәрли. Бала белән юлга чыгуның хәтәрлеген чамалыйбыз чамалавын. Әмма уйга бер кергә, тукталу кыен. 

Тел белмәгән килеш, ике яше тулмаган сабый белән сәфәр чыгу уен эшмени! Моның өчен тәвәккәллек, батырлык кирәк. Чынлыкта, сәяхәтебез әкияткә охшап тора. Әйтик, балтадан ботка пешерә торган солдат әкиятенә тартым ул. Ә ботка нәкъ менә шул малай аркасында гына куерыпмы-куера. Солдат хәйләсен искә төшерик әле... Чуендагы суга балта саласың да тәмле ботка, кайный-кайный, имештер, үзе пешә. Әзрәк ярма өстәп, тагын сөт, май, тоз да кушып җибәрсәңме! Телеңне йотарлык ботка әзер. Безнең әкият шуңа охшаш: оныкка сәяхәт буш, ә без аңа иярәбез генә. 

«Аэропортта чемоданны төрдерергә онытмаска иде», – дибез дә... Ахры өлгермәбез, пассажирларны теркәү бара. Чиратның койрыгына басабыз. Авыз ачып, аягөсте йоклап торганны мондый җирдә бер дә өнәмиләр: «Багажны тиз куегыз!» – дип ашыктыралар. Безнең әле бишек-арбаны: «Бу – таяк-коляска» дип рас­лый­сы, багаж итеп тапшырмыйча, үзебез белән аласы бар. Чөнки безгә... биш сәгать очасы, төнлә, беренче киткәч кенә төшәсе... Арба кирәк! Мондый озын сәфәргә (аэропортка өч сәгать алдан килеп утырасы, биш сәгать күктә – самолетта очасы, Дубайда – очкыч җиргә кунак­лагач, икенче әмирлеккә – Шарҗага, чынлыкта бүтән илгә барып урнашасы... 

Безнең очкыч аэропорттан (төрекләр аны һава аланы дип йөртә) кичке җиделәр тирәсендә очып китә. Хикмәти Хода, юлда черем итәрбез, дигән өмет акланмый: самолеттагы халыкның кимендә яртысы тезендә бала сикертә. Берсеннән-берсе күрмәкче уйный, шаяра, елаша бала-чага, һәркайсы һөнәрен күрсәтергә ашыга. Кая ул йоклау! Баласыз пассажирлар кызганыч хәтта. Без ярый, экономия дип котырдык, бала-чага шау-шуына алар ничек түзә? Бер кичкә кер мичкә, диләр дә... Яшьрәк чакта сәяхәттә йөрүне кирәксенмәдек. Кесә төбе дә такыр, туган йортка – әти-әни янына кайтып эшкә булышуны бурычыбыз санау да хак иде. Газизләребез җир куенында, урыннары җәннәттә булсын! Ә гомер кыска. Илләр күрәсе килә.  

Биш сәгать биш тәүлек сыман тоела. Кич буе күз дә йоммаган килеш, арып-алҗып, төнге бердә Дубайның һава аланына кунаклыйбыз. Фәкать без, русиялеләр генә кыю халык – ипи-тозлык тел белмәгән килеш уйламый-нитми чит-ят илгә чыгып китәргә батырчылык итә. Дин кардәшләр яши торган ил дип юансак та, ни гарәп, ни инглиз телен аңламаган көе ят даирәгә килеп төшкәч, каушата. 

Ничек тә кешедән калмаска! Дубай аэропорты сәгать саен дистәләгән илдән туристлар кабул итә. Ялгыш бүтән төркемгә кушылып китсәң... Булыр! 
 
«Сәяхәтче бака» хикәяте хәтергә уелып калу тиккә түгелдер, сәяхәт итү омтылышы — йөремсәклек һәр җан иясенең — димәк, минем дә канымда.

Хәер, башта багажны, ягъни чемоданны барлап алырга кирәк бит әле. Эреле-ваклы, кызыл, көрән чемоданнар кара тасма буйлап җай гына шуыша. Ниндие генә юк, тик безнекенә охшаганы гына күзгә чалынмый. Әллә танымыйча үткәреп җибәрдек?! Иске букча сөйрәп йөрү шәп булмас дип, өр-яңа чемодан алып куйган идем. Шәбен шәп, зур да үзе, төсе күңелгә ятышлы – кап-кара. Елтыр-ялтыр килә торган тимерләре дә бар. Хәер, аларын юньләп карап та тормадым, шунысы мөһим, чемодан саллы, бабай әйтмешли, мондый сәфәр өчен «дос­туй­ный». «Кыршылып беткән букчаң белән йөрмәссең бит инде», – дип, кызым искә төшермәсә, шкаф башын­да ятып та калган булыр иде әле. Миңа нәрсә, алмашка бер күлмәк тә, коену киеме – шул җитә. Безгә иң кирәге – диңгез. Ә кояш белән диңгез бөтен кешегә тигез! Чемодан тутыруга катышмавымны шулай акласам гына инде. Гүзәлем бала әйберләре тутырып үзе кайнашты.

Үз милкен танып өлгергәннәр ашыгып автобуска йөгерә. Ә без кара тасмадан күз алмый көтәбез. Әмма күренми генә чемодан, әллә адашкан?

Юл буе уйнап-шаярып тәмам алҗыган сабыйның сабырлыгы төкәнә, имәргә сорый, көйсезләнә. Әмма, үч иткәндәй, чемоданның үзе дә юк, эзе дә... Инде сирәгәеп калды урманлык, ягъни багажлык диясе... Эчкә борчу төшә, ни хәл бу? Төркия түгел бу сиңа. Төрекләр мөселман туганнарга хәерхаһлы, ә гарәпләр... вәкарьле, үзен эре тота торган халык. Хәер, монысы күзәтә, караштыра торгач, соңрак чыгарган нәтиҗә. Әлегә багаж дигәнен барлап аласы да вакытында Шарҗага китәсе автобуска эләгәсе! Чү, күз күгәртеп көткән чемоданыбыз җай гына «йөзеп» килә түгелме?! Җилләнеп тартып төшерүем була, имәнеп китәм: ник бик җиңел соң ул? Безнекедер бит инде? Юкарган, җыйнакланган сыман. Элегрәк, әле совет заманында, озын куллы адәмнәрнең чемодан ише әйберне актарып, җайсызрак яткан вак-төякне эләктерү очраклары булгалаган бугай. Без бит... караклыкка бик нык чик куелган илгә – Әмирлеккә очып килдек. Булмас... Чү, ашыкма, әнә тагын бер кара чемодан «йөзеп» килә! Колагына ябышучы күренми, анысын да эләктереп, сөйрәп төшерәм. Игезәкләр сыман бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш ике чемоданны янәшә бастырып куям да аптырап карап торам. Берсе калын, тыгызлап тутырганга – безнекенә охшаш. Тукта, язуы – ярлыгы бар ич: безнеке! Ышанмыйча, бикләвечен әз генә кайтарып, ачып карыйм. Шул ич инде, иң өстә Хәйдәргә дип алган, һава өрдерелгән жилет. Тынычлап, иркен сулыш алыйм дисәм, бала көйсезләнә.
 
Ә шулай да күңел урынында түгел, әгәр табылмаса? Адашкан чемодан көтеп ялың узып китсә? 

 «Озак маташабыз!» – кызым арбаны җыя-сүтә алмый азаплана. Ниедер ычкынмый. Кабаланып мин дә килеп тотынган булам. Киемнәр салган букча ава, әйберләр кайсы кая чәчелә. Коелган нәрсәләрне җыештырып азапланган арада кызым баланы, арбаны һәм чемоданны эләктереп алга ыргыла. Кешедән калмыйк, янәсе. «Кая, кайсы-берсен бир әле миңа!» – диюемне ишетми дә.
Күз алмасын тикшерү процессы үтәсе бар, каушата, гаеп тапмагайлары...

Монысын да хәвеф-хәтәрсез уздык. Төн уртасы бул­гангамы, бәлки, сабый хакын хаклапмы, бәйләнеп тор­мадылар. Өлгердек! Әнә кулына исемлек тоткан ханым без барачак һотель исемен кычкырып тора. Без ул, без – сәяхәтче бакалар! Килдек! Күрсәнә, нинди зыялы ил бу, автобус йөртүчесенә кадәр нәзәкатьле елмаеп: «Мадам!» дип, чемодан тоткасына ябыша. Хөрмәтләп дәшү кем күңеленә хуш килмәс. «Мадам» булгач, башны югары тотып, вәкарь белән генә атлыйсы бит инде. Кеше дигәнең михнәткә дә күнегә, ә яхшы мөнәсәбәткә тизрәк тә ияләшә. Чемоданга кул да тими, елмаеп кына торасы.

Дубай белән Шарҗа арасы нибары егерме минутлык юл. Хикмәти Хода, һотель хәдимедер инде, автобус килеп туктауга каршыбызга йөгереп чыга. Янә кулга да тидермичә, чемоданнарны озын йөк арбасына төйиләр. Без: «Үзем!» – дияргә күнеккән бит. Урынсызга борсаланмагыз, дигәндәй: «Мадам!» – дип куюы үзе үк тынычландыра ахрысы. Сервис дигәннәре шулай буладыр...

Ә ресепшенда, гүя кадерле туганнарын көтеп торганнар: паспортны сузуга алдан тутырып куелган карточкаларны күз ачып йомганчы кулыңа тоттыралар. Рәхим ит, менә ачкычың, ал, урнаш! Озатучысы да көтеп кенә тора. Болай да була икән! Икедән соң гына бушый бүлмә дип тилмертеп торсалар, нишләрбез дип борчылган идек. Юкка! Килдең, кердең, юынып ал да, рәхәтләнеп ял ит...

Ял итәргә түгел, юынырга да өлгерә алмый калдык, озата килгән хадимебез телефон, сейф, җилләтү җайланмаларының эшләү тәртибе белән таныштырып йөргән арада шук малаебыз суыткыч, сейф ишекләрен шалтыр-шылтыр ачып-ябып уйнарга, телефонны боргаларга, ачкычларны шылтыратырга өлгерә. 

​Ә суыткычка тутырып куйган шешәләр... Тәмле суның ниндие генә юк! Тик шунысы: прейскурантка күз салуга сискәнеп китәсең, бәһаләре «тешли». «Юк, балага мондый эчемлекләр эчертмибез, зарарлы. Алыгыз», – дибез. Аңа шулай кушылгандыр, аңламамышка салышып, егетебез шылу ягын карый, аяк ялы – доллар биргәнне дә көтеп тормый хәтта. Ул чыгып китүгә, ванна-бәдрәф ишеге шылт итә дә эчтән бикләнә. Коткарыгыз! Малай кереп бикләнде, Тегеләй боргалыйбыз, болай – юк, ачып булмый. Әнисе кемне дә булса чакырырга чыгып чаба. Ишекнең теге ягында сабый үкерә, бу якта – мин... Үрле-кырлы сикерәбез. «Әни! Әни!» Бала өзгәләнеп елый, «Улым, сабыр ит!» – дип ялвару файдасыз. Тавышка уянмаган кеше калмагандыр, билләһи. Әле дә ярый, шаянкайны тоткынлыктан коткарырга тиз килеп җитәләр. Бу бәладән дә котылдык, дип... 
Өс-башны алыштырасы да йомшак урын-җиргә чумасы иде дә... Кая соң безнең багаж – чемодан? Их, тел белмәүләр! Бәлки, калдырасы булмагандыр!

Ниһаять! Китерделәр. Әмма... бәла бер килсә килә бит ул! Чемоданнан йокы күлмәкләре алмакчы булып ачыйм дисәм... Чак артыма аумый калам. Юк, тораташ булып катып калам: безнекеме бу? Ник яртылаш буш соң ул? Аптырап ярлыгын карыйм. Әбәү! Аввакумова Анна дигән түгелме?! Алышынган!

Кайда, кайчан? Мөгаен, алдан төшкән туристлар бутагандыр. Тыныч­лана, йокымсырый башлаган баланы арбага утыртабыз да, кара чемоданны сөйрәп, ресепшенга чабабыз: буталган, безнеке түгел ич бу! 

Тыңлавын тыңлыйлар, каядыр шылтыратып та алалар. Тел белмәсәк тә: «Табылыр, югалмас!» – дигәнне төшенәбез! Гүзәл сукалый-сукалавын. «Иртәнгә кадәр түзегез! Борчылмагыз», – дигәнне миңа да ирештерә. Туристлар белән рус телендә аралашучы белән дә тоташтыралар. Ул да шуны сөйли. Йокы күлмәге дә юк, бала әйберләре дә...

Иртә таңнан көтә башлыйбыз. «Шомырт салкынна­ры»нда туңмаслык итеп киенгән килеш бит без. Монда кыздырыпмы-кыздыра. Диңгез шулкадәр тыныч, вак дулкыннар йөгерешә, чакыра, ымсындыра. Суга кереп булмый, киемсез... Көне буе телефон саклыйбыз. Тик тавышы-тыны чыкмый. Оныттылар болар без барын. Ресепшен тирәсендә болганудан да файда юк. Ап-ак, озын күлмәк кигән мәһабәт гарәпләр мөлаем елмая, әмма ярдәмгә ашыкмый. Без «Көтегез!»не ятлап бетердек инде. Моң-зарыңны сөйләр өчен русча аңлый, сөйләшә торган гид кирәк. Ә очрашу кичке алтыга гына билгеләнгән. Көтәбез. Бүтән чараң булмагач, нишлисең... Әле ярый, бүлмәдә җилләткеч эшли. Әле ярый, юанырга улыбыз – шаянкай бар, бөтен игътибар аңа! Әле кайчан шулай иркенләп аның белән уйнар идек! Бәхет ни икәнен белмәс идең, бәхетсезлек килмәсә, дими хәлең юк. Яманның да яхшы ягын табып була икән, теләсәң... 

Югалтуны яман гадәткә – ят әйберне эләктереп китүгә юрасалар? Әбекәйнең намаз саен: «Хак бәлаләр­дән, нахагыннан үзең саклый күр, Ходаем!» – дип ялваруы тиккә дисеңме? Югалган чемодан кыйссасы көн озын, хәтта төнлә дә тынгылык бирмәгәч, нишләргә тиеш соң без? Ашыгу, каушау-кабалану аркасында бит бу борчу. Әле кайда диген, Берләшкән Гарәп Әмирлегендә – бурлык, караклыкка каршы кырыс кануннар хөкем сөргән илдә бит. Угрылыкка бик куеп буламыни, дияр укучым. Югыйсә монда да бит бае-ярлысы, гаделе, бик үк тугры юлдан йөрмәгәне бардыр. Әгәр ваемсызлык, гамьсезлекне дә кырыс-катгый статья белән хөкем итә калсалар? Урлашып тотылган каракның йә кулын кисәләр, йә төрмәгә утырталар дигән сүз... хакмы-юкмы, белмим, әмма илдә – тәртип. Ничек иреш­кәннәр моңа? Монысы сер. Игезәк чемодан сыңа­рын эзләп мәш килүебез кемгәдер көлке тоелса да, моңсу...

...Очрашу урынын эзләп тапканчы вакыт уза. Көн буе көтеп тә соңгар инде! Очрашу башланган. Тота-каба үз хәсрәтеңне сөйли алмыйсың. Туристлар карарга-күрергә кызыккан урыннар, экскурсияләр турында гидның җентекле нотыгын тыңлыйбыз. Өч-дүрт җиргә сәяхәт кыларга ниятләп, исемлеккә теркәләбез. Шуннан соң гына чемодан кыйссасын бәян итәргә җөрьәт итәбез. 

Гарәпләр бала-чагага мөкиббән. Мостафа безнең Хәйдәрне күтәреп ала, кич буе кулыннан да төшерми. Кочаклау-үбүләрне һич өнәми торган кыргый малай, безне көнләштереп, кап-кара ком гарәбенең муенына сарыла. Мостафа эшен белә, күрәсең, каядыр шалтырата, сөйләшә. Табылган чемоданыбыз! Аэропортта – безне көтеп тора. Барып алырга кирәк. Чит чемоданны – ресепшенда калдырган теге игезәкне алып, такси яллап, Дубайга элдертәсе. Аның иясе дә үзенеке табылуга шат, бөтенләй бүтән Әмирлектән килеп ята. Әбиемнең: «Хак бәлаләрдән, нахагыннан, зинһар, Үзең сакла», – дип иртә-кич ялварганы менә кайчан искә төшә. Тиккә түгел бит бу. Күпме вакыт үткәннән соң да хәтереңә төшсә, тәннәрең чымырдап китәрлек хәвефле хәлгә юлыга язу... Җитмәсә, бала белән бит! Әле ярый, әкиятләрнең ахыры әйбәт бетә. Дубай аэропортына барып, чит чемоданны калдырып, үзебезнекен алып кайтыр өчен таксига тоткан ике йөз дирһәмне, ягъни ике меңгә якын акчаны һәм, әлбәттә, кайгырып бер төн эчендә чәч агартуны исәпләмәгәндә, шөкер, безнеке дә әйбәт тәмамланды. 

Шул чактагы хис-кичерешләрне бер язмага сыйдыру... Мөмкин түгел! Ә мин әле бу гүзәл илнең нибары утыз ел эчендә әкияттәгечә үргә үрләвен, җырлы фонтаннар­ның сихри моңын, затлыдан-затлы мәчетнең күз камаштыргыч матурлыгын, хатын-кызның ник карадан киенеп йөрүен, Әмирлектә җирле халык – гарәпләрнең саны артсын өчен бер ирнең алтмыш сигез сабыйга ата булу тарихын, тагын әллә нинди кызыклы хәлләрне сурәт­ләрмен дигән идем... «Маҗаралар дөньясында маҗаралар бетәрме?» ди әнә шагыйрь. «Илләр-җирләр күрер өчен бер гомерем җитәрме?» дип тә өстисе килә. «Җиткәне белән!» – ди эчке сиземләү. Әмма янә сәфәр чыксам, чемоданга кызыл тасма тагарга һич тә иренмәс идем.

Юлга җыенуның 10 кагыйдәсен истә тоту берәүгә дә зыян итмәс:
* иң әүвәл алдагы көннәргә һава торышын белешү зарур. Чөнки соңгы елларда табигать көтелмәгән сюрпризлар белән гаҗәпкә калдыра. Салкын тиеп авырмас өчен, җылырак киемнәрне алдан хәстәрләп кую мәслихәт. Ялның һәр көне кызыклы булсын дисәң, кайчан нәрсә киясеңне, бизәнгечләрнең кайсысы кирәгрәген алдан ук күздән кичер. Югыйсә төяп барган әйбереңнең яртысы чемодан төбеннән чыкмый, җылы якны күрмичә кире әйләнеп кайтачак; 
* кирәге чыгуы ихтимал дигән кием-салым белән чемоданыңны дыңгычлап тутырырга ашыкма. Йөгең әзрәк булса, юл йөрүе тизрәк тә, җиңелрәк тә; 
* бик кирәк дигән әйберең онытылып калмасын өчен болай эшлә: аласың килгән киемне бер күч итеп өеп куй да бик кирәген генә сайлап, аерып ал. Күр дә тор, чемоданның яртысы бушаячак. Ә әйберләр бер-берсенә ярашырга, әйтик, кофтаң итәк белән дә, чалбар белән дә киярлек булырга тиеш. Алмаш-тилмәш кигәндә гел бер төсле киенеп йөрү ихтималы янамый. Салкынайтып җибәрсә яки кич йөрергә чыкканда юка киемне берничә кат кияргә дә була ич; 
* багаж бүлтәеп тормасын өчен аяк киемен, кызыну костюмнарын аска, юка свитер, майкаларны бөгәрләнмәслек итеп өскә, тыгыз рулон итеп төреп сал. Оекбаш, яулык ишесен юка пакетка тыгып, аяк киеме эченә салырга да була;
* аяк киемен юка полиэтилен пакетларга тыгабыз. Кроссовка-джинс ише күп урын ала торган киемне өскә кию отышлырак булыр;
* ватылу, бозылу ихтималы булган кадерле әйберләрне уртага урнаштыр. Ерак җыйсаң, якын алырсың. Ә арзанлы вак-төякне, әйтик пляжда кия торган аяк киеме, тастымал-сөлге ишеләрен өстерәп йөргәнче, баргач алу җиңелрәк; 
* йокы күлмәге яки пижаманы иң соңыннан салырга да мөмкин. Аларга гына урын табылыр. Иң мөһиме, үзең кирәкле дип санаган әйбергә караганда атна-ун көн буе шунсыз яшәп булмый торганнарын онытмаска тырыш;
* бизәнү әйберләре – муенса-мазар салынган тарт­мачык онытылмасын. Һәм, әлбәттә, дарулар. Баш авыртса, кызу капса, ят ризык килешмичә эч китсә, агулансаң, бөҗәк тешләсә – ят җирдә дару эзләп йөрү вакытны ала, табылмавы да ихтимал. Ә алтын-көмеш – 
зәркан бизәнү әйберләрен документлар, билет, акча белән бергә үзеңнән калдырмый торган кул сумкасына салу хәерлерәк;
* чемоданның һәр карышын – кесәләрен дә файдалану хәстәрен күр;
* үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм (монысы бик мөһим), чемоданыгыз аерылып торсын өчен, аны күңелегезгә якын берәр нәрсә, әйтик, тасма-күбәләк, бәйләвеч белән бизәгез. Ачык-якты төсе әллә каян күренеп торырлык булсын.

«Бәхет ул син барып җитәргә хыялланган станция түгел, ә бәлки сәяхәт итү ысулы», дигән акыл иясе хаклыдыр, ә безгә – хәерле сәфәрләр, дияргә кала. 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy