Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешМин ачкан дөнья → Актерлык осталыгы... эшмәкәрләргә дә кирәк

Актерлык осталыгы... эшмәкәрләргә дә кирәк

Гөлнур ХӘСӘНШИНА
Гөлнур ХӘСӘНШИНА
24 января 2018
670 карау
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис ҖИҺАНША яңа гына ерак сәфәрдән кайтып төште. Без аның кай якларда булуы, нишләп йөрүе белән кызыксындык.

− Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай каласына анда яшәүче татар эшмәкәре чакыруы буенча бардым. Турфирмаларда һәм төзелеш фирмаларында эшләүчеләргә «актерлык осталыгы» буенча дәресләр бирдем. Әлеге тренингка фирма хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки игъланны күреп, анда ял итүчеләр дә килгәннәр иде.Мастер-классларның максаты – хезмәткәрләргә, клиентлар белән эшләгәндә, үз-үзләрен ничек дөрес тотарга өйрәтү иде. Дәресләр импровизацияләргә дә бай булды, партнерлык ышанычына корылган күнегүләр белән үрелеп барды.  Шатлыгымның чиге булмады: инглизчәм бик начар, дәресләрне ничек җиңеп чыгармын, дип курыккан идем. Куркуым беренче минутлардан ук юкка чыкты. Чөнки килүчеләрнең күпчелеге үзебезнең татарларыбыз – Татарстаннан һәм  Башкортстаннан чыккан милләттәшләребез иде! Аларга соклануымны яшерә алмыйм. Биремнәрне шундук эләктереп тә алдылар, башкарып та чыктылар. 



 Шуңа күрә безнең дәресләр бик җылы мөнәсәбәттә узды. Театр тарихы, театр яңалыклары, гомумән, татар дөньясы, татар сәнгате яңалыклары белән үрелеп барды. Ахырда мин аларга Лена Шагыйрҗанның «Аллаһ ярдәм бирсен сезгә, кешеләр» дигән поэмасын укыдым. Монда шигырь дә башка яңгыраш ала икән...
Әлбәттә, 2-3 сәгать эчендә генә «ораторлык осталыгы» буенча бөтен белемнәрне дә биреп бетереп булмый. Шуңа күрә бу очрашулар даими булыр дигән фараз бар. Шундый уйлар белән таралдык. Дөресрәге, көзгә кадәр дип саубуллаштык. 



Буш вакытларда,  мин актерлык осталыгы буенча дәрес биргән турфирма хезмәткәрләре Дубай, Абу-Даби каласын, күчмә гарәпләр – бәдәвиләр яшәгән җирләрне күрсәттеләр. Менә шулай дәресләрем күңелле сәфәр белән үрелеп барды.  Милләттәшләрем арасында йөргәч, үземне ватанымнан киткән кебек тә хис итмәдем. Бары чүлгә алып чыгып «ыргыткач» кына, кайда икәнемне аңладым... (Бу бүләк-сәфәр өчен кардәшләремә аерым зур рәхмәт!)



Бу урында бераз белгәнемне языйм, Әмирлекләргә барырга җыенучыларга бер киңәш тә бирим әле. Сафарига барырга туры килсә, Шейх дачасына күрми китмәгез. Бушка дөядә йөри һәм гәрәпләрнең горурлыгы булган лачыннар белән дә якыннанрак таныша алачаксыз. Хәтта ничек итеп ау оештырганнарын да күрергә була! Лачын – Берләшкән гарәп Әмирлекләренең символы бит. Ул аларда яхшы машиналардан, яхталардан, йортлардан да кыйммәтрәк тора ала. 



Казанда – ак буранлы кыш, ә анда 22-24 градус җылы! Халык диңгездә су керә. Бер көнне генә шторм булды, калган көннәрне диңгез искиткеч иде. 



...Мине туган ягыма алып кайтасы самолет һавага күтәрелгәндә, Фарсы култыгы өстендә сызылып кына таң атып калды. Ястык болытлар өстеннән очканда яз көне күңелемдә туган хыялны  искә төшердем. Бу җирләргә кабат килү турында иде ул хыял. Менә чынга да ашты хыялым! 



 Минем белән анда булган, һәр көнемне вакыйгаларга бай иткән, искиткеч шәхесләр белән очрашулар оештырган, мине хөрмәтләгән һәркемгә «Сөембикә» журналы аша карлы Казаннан рәхмәтләремне җибәреп калам. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com