Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешМин ачкан дөнья → Таулар илендә

Таулар илендә

Фәнис ҖИҺАНША
Фәнис ҖИҺАНША
26 января 2017
1515 карау
Студент чагында, мәгъдән сулары белән дәваланырга дип, мине Кавказга җибәргәннәр иде. Железноводскиның томан сарган таулары, көнаралаш сибәләп торган яңгыры онытылмаслык булып истә калды. Көннең беренче яртысы ләмгә сыланып, су эчеп узса, икенчесе өч кенә вагонлы дизель поездына утырып, йә Ессентуки, йә Пятигорск калаларына сәяхәттә үтте. Күңелгә иң кереп калганы Кисловодск булды! Дөньялар тыныч торса, һичшиксез, монда тагын киләм әле, дип, күңелемә беркетеп тә куйдым.

    Ә ул вакытта... СССР дигән бөек империянең таралып яткан мәле. Ялга, дәваланырга килүчеләрнең бар сөйләшкәне – шул хакта. Кыргыз, белорус, украин, әрмәннәр – зур илнең төрле почмакларыннан җыелган халык көн дә парк буйлап тау астыннан чыккан суларны эчәргә бара һәм телевизордан күргәннәрен уртаклашып, салмак кына кире кайта. Миңа – яшь кешегә, әлбәттә, болай йөрү кызык түгел: таулар артында тагын ниләр барын беләсем килә. Домбай тавына экскурсия җыялар дигән игъланны күргәч, ике дә уйлап тормыйча язылдым. Иртәнге дүрттә юлга кузгалдык.  «Акча алдыгызмы?» – дип сораганнары истә. Нишләп шунда җылы киемнәрне дә алырга кушмаганнардыр, анысын белмим. Чөнки аста, таулар итәгендә сентябрьнең чалт аяз кояшы озатып калса, өстә безне карлы салкын кышкы көн көтә иде. Акча турында юкка сүз кузгатмаганнар икән: тау өстендә безгә җылы киемнәр алырга тәкъдим иттеләр. Шәкертнең свитер-бияләй сатып алырлык маясы кайдан булсын?! Бер җиремне дәваларга килеп, икенче җиремә салкын тидереп кайтмасам ярар иде, дип кот чыккан иде...
    Ике дистә ел эчендә дөньялар үзгәрде: тараласы таралды, кушыласы кушылып, ниндидер яңа дәүләт барлыкка килде. Ә минем күңелдәге: «Тагын бер барам әле!» – дигән хыял һаман яшәде дә яшәде. Һәм, ниһаять, егерме елдан соң җай чыкты бит менә! Җайның да ниндие генә, күптән хыялланган очучылар романтикасын тоеп карау да насыйп булды. Пилот Казан егете иде – Әнвәр. Кеше күрмәгәндә генә штурвал артыннан урын биреп, мине беразга гына булса да балачагым иленә сәяхәт иттерде.




«Минеральные воды» аэропортына көндезге берләрдә килеп төштем. Такси өстәленнән белештем: Кисловодскига хәтле машинага 1200 сум сорыйлар икән. Кыйммәт! Белмәгән кешеләрне безнең Казан аэропортыннан да үзәккә шул бәягә алып кайталар... Минем әле башланмаган ярты көнем бар: үз җаем белән дә барып җитә алам дип, урамга атладым. Тукталышка мине моннан 20 ел элек озатып калган  автобус каршы алды. Бәлки ул да түгелдер, башкадыр, әмма яшенә карасаң – бик охшаган... Билет бәясе 15 сум, багажың булса тагын 15 сум түлисең. Рюкзаклар аскан, тауларга сәяхәткә дип килгән Мәскәү кызы, ирле-хатынлы пар, алдагы урындыкларда «местный»лар һәм Ессентукида туып-үскән бер абзый белән мин – барлык булган пассажир шушы. 15 минут эчендә шәһәргә килеп җиттек: тимер юл вокзалына ук килеп туктадык. Кисловодскига электричкалар сәгать саен йөреп тора икән. Билет бәясе – 160 сум. Җәмгысы 200 сум була, димәк. Ә таксига 1200 сум сораганнар иде... Кешегә күп кирәкме – кәеф күтәрелеп китте. Шатлыгымнан перронда ук чәйләп алдым. Вагонда  аэропорттан бергә килгән Алексей абзый белән бергә туры килдек. Ул юл буе миңа кайларга барырга, ниләр карарга, нинди транспортта йөрергә, кайда, нәрсә ашарга икәнен сөйләп барды да, Ессентукида  төшеп калды.
    Кисловодск яңгырлары белән каршы алды. Әллә шуңа, әллә атна ахыры булганга, вокзалда дежур торучы полицейскийдан башка беркем юк. Урамнар да буш. Мин килгән «Солнечный» санаторие шәһәр читендә үк урнашкан икән.  Тау битеннән агучы шарлавыклар арасында үскән агачларга, роза куакларына күмелеп утыра. «Нарзан», «Ессентуки», «Славянская» сулары агып тора. 
Массажны да минераль су белән ясыйлар!

    Икенче кичне үк электричкадагы юлдашым сөйләгән термаль Суворов чыганакларына барырга булдым. Алар Ставрополь краенда: шифаханәнең үзеннән үк көн саен кичке аштан соң микроавтобуслар йөреп тора. Нибары 40 минутлык юл.  Бәясе 400 сум. Моңа термаль суларның шифасы, тау халыкларының риваятьләрен сөйләүче экскурсовод хезмәте һәм шул чыганакларда коену бәясе кергән. Өч зур бассейн: шуның беренчесе – бина эчендә (анда суның җылылыгы 47 градус), калган икесе урамда (аларында суның җылылыгы 28 һәм 35 градус тирәсе). Әмма минераль матдәләргә бик бай булган ул суларда 15-20 минуттан артык ятарга ярамый. Бигрәк тә йөрәк чирле кешеләргә сак булырга кирәк. Мин үзем дә авыраеп, йокыларым килеп коенып чыктым. Икенче көнне иртәнге ашка да тормыйча баһадир йокылары белән йоклаганмын! Бик каты ишек шакыган тавышка уяндым: җыештыручы икән. Керде дә сөлгеләремне алыштыра башлады. Алар минем алтау. «Икесенә генә сөртенергә өлгердем, калганнары шул килеш», – дип әйтүемә исе дә китмичә, тәза сөлгеләр куеп чыгып китте. Тора-бара әлеге җыештыручы белән шактый дуслаштык без. Алтмышларны узган Василина исемле бу апа Белоруссиядән. Лукашенконы бик мактады. «Мондагы белән чагыштырганда, бездә авыл хуҗалыгы бик нык алга киткән, товарлар күпкә сыйфатлы», – дип сөйләде. Очсызга гына фатир сатып алган, Минск каласында чәчтарашханәдә эшләүче кызын да бирегә китертмәкче була. Сүз уңаеннан, Кисловодскида фатирлар, чыннан да, бик арзан. Калада эш юк (мондагы 50 гә якын шифаханә, ял йортында берьюлы 20 меңләп кеше дәвалана һәм ял итә ала. Чынлыкта, дәваланырга килүчеләр 2 меңгә җыела микән? Мин үзем дә ике кешелек бүлмәдә, ахырга хәтле бер ялгызым яшәдем). Шуңа күрә, фатирларын сатып, читкә китүчеләр күп. Фатир бәяләре 500 меңнән (!) башлана. 2 миллион ярымга менә дигәннәрен алырга була... Василина түти ярдәме белән Белоруссия белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне, халык язмышын чагылдырырлык роман язарлык мәгълүмат туплагач, мин ишек тоткасына «DO NOT DISTURB» дигән язуны элеп куя башладым.
 
Грозныйда кайчандыр коточкыч сугышлар барганын күз алдына китереп тә булмый.

А. Пушкин, М. Лермонтов, Л. Толстой, Д. Мамин-Сибиряк...  Кемнәр генә ял итмәгән, сәламәтлеген ныгытмаган бу якларда. Һәм аларның һәрберсе калдырган эз кадерләп саклана. Бүген минем экскурсияләр маршрутыма бөек рус язучысы Михаил Лермонтов исеме өстәлде.
Кто посешал вершины диких гор
В тот свежий час, когда садится день,
На западе светило видит взор
И на востоке близкой ночи тень,
Внизу туман, уступы и кусты,
Кругом все горы чудной высоты,
Как после бури облака, стоят, 
И странные верхи в лучах горят.



Болытлардан өстә - 3700 метр биеклектә. Минем артта - Эльбрус, ә аста - Җылы Су нарзан чишмәләре үзәнлеге.

    Лермонтов исеме белән бәйле истәлекле урыннарны тамаша кылыр өчен халык дөньяның барлык почмакларыннан агыла монда. Иң популяр урын – Пятигорск каласында шагыйрь яшәгән йорт. Пятигорск, җирле халык телендә Биш Тау дигәнне аңлата. Герб һәм әләмнәрендә дә  тау очына кунган бөркет сурәтләнгән. Чынлап та, кала биш тау ышыгында утыра. Урыны искиткеч гүзәл! Тик шәһәр үзе бик пычрак, җыештырылмаган...  
    Камыш түбәле «Лермонтов йорты», шагыйрьгә Россиядә беренче куелган һәйкәл (1889 ел), 1831 елда ачылган Лермонтов мәгарәсе, Машук тау итәгендә Н. Мартынов белән дуэль булган урын... Боларның барсын да берьюлы күрәсегез килсә, асылмалы канат юлы белән 993 метр биеклеккә, Машук тавына менәргә киңәш итәм. Ул 1971 елда төзелгән. 20-25 кеше сыярлык ике вагон маятник системасы буенча эшли: өстәге станциядән берсе кузгалганда, икенчесе астан күтәрелә башлый. Алар нәкъ урта бер җирдә очрашалар. Моннан инде искиткеч гүзәллек: урманлы таулар, шау чәчәктә утыручы кыр-болыннар, «Бештау» каласы, бормаланып агып ятучы Подкумок елгасы уч төбендәге кебек күренә... Кавказның символы – еланны ботарлаучы бөркет һәйкәле янында фотога төшә һәм үзегезнең сурәтегез белән магнит та эшләтеп ала аласыз. (Әлеге бөркетле һәйкәлне кабат Железноводск һәм Ессентуки калаларында да күрергә була.) Шагыйрьнең гомерен өзгән дуэльнең чын сәбәбен язмыйм, анысын, үзегез баргач, экскурсоводлар авызыннан ишетерсез. Мин исә табиб кушкан суларны эчә-эчә, иртәгә автостоп белән Лермонтов соңгы төнен уздырган Железноводск каласына барырга ният кылып утырам... 



Автостоп иң популяр юл йөрү чарасына әйләнеп бара. Монда юл буенда юл биштәрләре асып, баш бармакларын тырпайтып, шоферларга мөлдерәмә күзләре белән карап торучы яшьләрне шактый очратырга туры килә. Мин дә шул ният белән өйләдән соң, көнбатышка карап чыгып киттем. Ара ерак түгел, 40 километр чамасы гына. Кичкә әйләнеп кайтырга исәбем. Кисловодск каласын чыгуга, тау итәгендә урнашкан автовокзалны күреп алдым, туктале мин әйтәм, кыяфәтем автостоп белән йөрүче яшьләрнекенә охшамаган, юл биштәрем дә юк. Автобус йөрми микән, сорашып карыйм әле, дип, шунда юл тоттым. Бәхетем, Аллага шөкер, үзем белән йөри икән. Автобус 15 минуттан китәргә тора. Кассадан билет алып, перронга чыктым. Автовокзал буш. Рейслар сирәк. Миңа, нишләптер, моңсу булып китте. Моңсулыкның башы гына булган... Железноводск каласындагы, борынгы тимер юл вокзалы эшләми. Рельс шпалларын үлән каплап киткән. Кайчандыр мин шаккатып карап йөргән, балчык сылап дәваланган Бохар әмире махсус салдырган бина ябылган. Ишегалларында тез тиңентен чирәм.  Шулай булса да, бер бина бүгенге көндә дәваланучыларны кабул итә. Мин шәкерт чакта анда ашарга йөргәндә Советлар Союзына хәтле мәчет булгандыр дип уйлаган идем аны. Баксаң, ул Бохар ханы өчен 1912 елда махсус салынган бина икән. Төзелеш вакытында бер эшченең биектән егылып төшеп үлгәнен ишеткәч, ул бирегә килеп тә тормый. Аннары ул ял йорты итеп үзгәртелә. Биредә Клара Цеткин, Надежда  Крупская, Владимир Ульяновлар ял итәргә яраткан. Әлбәттә, бирегә халык иң беренче чиратта дәваланырга килә. Бары биредә генә Тимер Тау итәгеннән җиде төрле минераль су агып чыга. «Смирновская», «Славянская», «Ессентуки – 4», «Графский горный источник» һәм башкалар. Менә шуларны уйлый-уйлый, «Почта Росии»га килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Истәлеккә Бохара әмире сарае, Тимер Тау күренешләре төшерелгән открыткалар алып, туган ягыма – Татарстанга юлладым да, кире кайтырга чыктым. Юл буе безне яшенле яңгыр озата барды. Иртәгә дә мондый көн булса, Чечня башкаласы Грозныйга сәяхәтем өзеләчәк иде. 





Иртәнге сәгать биштә санаторий яныннан алып китүче автобусның номеры язылган кәгазь тотып, тукталышта басып торам. Күк йөзе аяз – кичәге болытлардан берни калмаган. Шулай итеп, Аллага тапшырып, 45 кешедән торган төркемебез биш сәгатьлек юлга кузгалды. Кайчандыр нард халыклары яшәгән таулар арасыннан ике сәгать барганнан соң, экскурсовод безне осетин йортына иртәнге чәй эчәргә алып керде. Монда инде Төньяк Казказда киң таралаган осетин бәлешләреннән авыз итәргә була иде. И-и, ниндиләре генә юк! Ит, бәрәңге, сыр, төрле җимеш бәлешләре дисеңме... Ә мин өстәл артына Үзбәкстаннан килгән әбиләр белән туры килдем. Шул форсаттан файдаланып, күпме генә Үзбәкстан хәлләрен беләсем килсә дә, миңа Ташкент турында ләм-мим, бер сүз дә сөйләмәделәр. Бары тик үзләре белән пешереп алып килгән зур-зур ит калҗаларыннан гына авыз иттерделәр. «Төнлә кайтканда да монда тукталачакбыз! Кемгә нәрсә ошады – заказлар биреп калдырыгыз!» – диделәр безгә. 
Урамда инде температура 33 градуска кадәр күтәрелгән. Автобус эче дә кояш астындагы һавадан әллә ни аерылмый. Кондиционерның көче җитмиме соң, әллә төзек транспорт биреп тормаганнармы, һавабыз сулап булмаслыкка әйләнде. Халык канәгатьсезлек белдерә башлады. Менә шулай, без әкияти бер калага килеп кердек. Ялтырап торган буш урамнар. Күз явын алырлык йортларны күзәтә-күзәтә Владимир Путин исемендәге төп проспекттан Кавказдагы иң бөек небоскреблар урнашкан районга – Сөнҗә елгасы буендагы Грозный-ситига килеп туктадык. 200 сум түләп креп, 2011 елда төзелгән 140 метрлы манараның иң өске катына мендек. Күзәтү мәйданына безнең белән ике хезмәткәр дә ияреп менде. Алар шунда ук көньякка күрсәтеп: «Менә бу якларны төшерергә ярамый! Ә калганнарын рәхәтләнеп төшерә аласыз!» – дип кисәтү ясадылар. Ни өчен төшерергә ярамау сәбәбен аска төшкәч кенә белдек. Ул күрсәткән якта Рамзан Кадыйровның резиденциясе булган икән.



Икенче тукталышыбыз исә Рәсәйдә генә түгел, Европада иң зурлардан саналган «Чечня йөрәге» дип аталган мәчет комплексы иде. Анда беренче тапкыр 2008 елда җомга намазы укыла. Ул да Владимир Путин проспектында урнашкан. Шулай ук 14 гектар җирдә Диния нәзарәте, Россия ислам университеты һәм гүзәл парк та бар. Ә мәчеттә исә берьюлы 10 мең кеше намаз укый ала. Тирә-якта кошлар сайрый, фонтаннар ата... Гаҗәеп тынлык. Кергәндә ишектәге: «Үзегез белән корал алып керү тыела!» дигән игъланны укыгач кына, бу тынлыкның ничектер алдаучан булуын аңлыйсың.
Ә мәчет эче... мәчет эчендә төп халык бөтенләй юк дип әйтерлек. Бары тик почмак саен фотога төшеп йөрүче берәм-сәрәм туристларны гына күрергә була. Күрәсең, чечен халкы эштәдер... Бу сорауны безне озатып йөрүче чечен экскурсоводына да юлладым: «Нигә шәһәр буш?» «Сугыш безне төрле якка чәчте. Әле һаман җыелып бетә алмыйбыз. 1996 елларда Грозный каласының үзәге җир белән тигезләнде бит. Бер генә исән йорт та калмады. Менә бу – безне чорнап алган яңа төзелгән биналарның яртысы буш диярлек», – диде ул.



Инде 39 градуска җиткән эсселек астында сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алда безне Чечня Республикасының беренче Президенты булган Әхмәт хаҗи Кадыйровның музее көтә. Монда килеп керүгә купшылык, зиннәткә аптырап торасың хәтта. Салкын, рәхәт монда. Музейның бер катында төрле елларда, төрле илбашлыклары җибәргән бүләкләр куелган. Алар арасында Татарстанныкын да күргәч, өйгә кайтасым килеп, чыгу юлына атлаганымны сизми дә калдым. Ләкин безнең сәяхәт әле бетмәгән иде.



Киләсе тукталышыбыз – бүгенге башлыклары Рамзан Кадыйровның әнисе исеменә атап салынган мәчет. Кайту юлында урнашкан Аргун каласында салынган ул. 2014 елның маенда төрек архитекторлары тарафыннан төзелгән бу мәчет беренче намаз укучыларны кабул итә.  Россия тарихына ул хайтек стилендә салынган беренче мәчет булып кереп кала. (Беренчелек – тагын чеченнарда!) Аның ярымай формасында эшләнгән түбәсе һава торышына карап төсен үзгәрә икән. Кичләрен ул аллы-гөлле төсләргә күмелә. 
Намаз залында, мөнбәрнең ике ягына Пәйгамбәребезнең (с. г) сакал һәм чәч бөртекләре дә куелган. Монысы да минем өчен зур яңалык булды!
«Үзегез белән корал алып керү тыела!» дигән игъланны укыгач, бу тынлыкның алдаучан булуын аңлыйсың.
 
Әлбәттә, монда килергә теләкләре булган кешеләр өчен мин иртә язны тәкъдим итәр идем. Чөнки яз аенда гына Грозный каласы, исеменнән бик нык аерылып, мөлаем бер шәһәргә әйләнә: шау чәчәк һәм яшеллеккә күмелә. Ә мин исә бу сәяхәтемнән төрле төсләргә күмелеп күкләргә ашкан йортлары белән балкып торучы башкаласын һәм намаз вакытында яңгыраган азан тавышларын салкын кышларда хатирә итеп саклар өчен үзем белән Татарстаныма алып кайтып киттем...   

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy