Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Вьетнам

Рәмзия Кашапова
Рәмзия Кашапова
03 сентября 2014
2418 карау

Вьетнам – тулы рәсми атамасы Вьетнам Социалистик Республикасы – Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге дәүләт, Һиндкытай ярымутравында урнашкан. Көнбатыштан – Лаос һәм Камбоджа, төньяктан Кытай белән чиктәш, көнчыгыш һәм көньягын Көньяк-Кытай диңгезе юа. 89 миллион халкы бар.

Вьетнам безне үзенә гашыйк итте, хәзер менә гел шунда барасы гына килеп тора.

Миннән еш кына, ялга бару өчен ник бу ерак илне сайладың дип сорыйлар. Баштарак ничек җавап бирергә белми аптырый идем, сайлагач сайладым инде, шулай теләдем.

Казаннан Вьетнамга туры рейслар ясадылар. Әйбәт булды бит әле бу! Соңгы араларда каядыр ял итәргә Мәскәү аркылы, аның ерып чыккысыз «бөке»ләре аша баруны никтер күңел тартмый башлаган иде. Ни дисәң дә, туры рейслар әйбәт шул ул. Вьетнамга ун сәгать очасы.

Совет чорындагы мәктәп программасыннан ук хәтерлим әле: Вьетнам – үзенең бәйсезлеге һәм иреге өчен АКШ белән сугыш алып барган ил. СССР да зур ярдәм күрсәтте аңа ул чакта. Американың андагы халыкны юк итү өчен химик корал кулланганын да беләбез. Советтан соңгы чордан алып әлегәчә Вьетнам безнең аңнарыбызда төрле кирәкмәгән чүп-чар, чүпрәк базары буларак гәүдәләнеп килде.

 Әмма шуны әйтәсем килә: Вьетнам – могҗизаи, искиткеч ил. Анда хезмәт сөючән тырыш кешеләр генә түгел, ә АКШның гайрәтле армиясенә каршы тора алган, каршы тору гына түгел, үз җирләрендә ИРЕК һәм ТОРМЫШ хакына яшәү өчен түгел, үлем өчен көрәшкән гаярь халык яши.

Вьетнам төньяктан көньякка таба сузылып киткән, һәм, нәкъ катлы бәлештәй, юлның һәр чакрымыннан икенче бер провинция, үзгә бер бәләкәй дәүләт ачылып китә. Аларның берсе икенчесенә охшамаган.
Шуңа да без дус кызларым белән Вьетнамны комда кызыну урыны дип кенә түгел, ә төрле экскурсияләргә йөрү өчен кызыклы җир дип тә сайладык.

Безгә, Россия туристларына, Вьетнам Көньяк-Кытай диңгезе бүләк иткән алтын комлы пляжлары белән генә түгел, ә ял итү өчен барлык шартларның да тудырылган булуы белән кызыклы.

Курорт шәһәре булган Нячангның атамасы «Камыш елгасы» дип тәрҗемә ителә. Беренче күзгә ташланганы шул – анда бар да елмая, һәм, ирексездән, синең дә аларга җавап итеп елмаясың килә башлый.

Без яшәгән кунакханә хуҗасы Гена кайчандыр Советлар Союзында укыган, шунлыктан рус телендә иркен сөйләшә, Россиядән килгән туристларга да ихтирам белән карый. Вьетнамга ялга җыенучы туристларга әйтәсе сүзем шул: кешеләр белән тупас булмагыз һәм бу илдә үзегезне хуҗаларча тотмагыз. Россия туристларын аерып тора торган сыйфат – тупаслык. Әле, җитмәсә, ник безне башка илләрдә яратмыйлар икән дип аптыраган булалар. Эчеп-исереп тавыш куптарган, тирә-якны чүпләп йөргән, шуның өстенә үзенә аерым игътибар таләп иткән кешене ничек хөрмәт итмәк кирәк?!

Безне монда бөтен нәрсә сокландырды да гаҗәпләндерде дә. Ашау-эчү нисбәтеннән бераз борчылган идек борчылуын, чөнки юлга кузгалыр алдыннан гына андагы халык еланнар, бөҗәкләр һәм башка шуның ишеләр белән туена икән дигән имеш-мимешләрне күп ишетергә туры килде. Нячанг урамнарында рус һәм Урта диңгез кухнясы ризыклары белән сыйлаучы ресторан-кафеларның күплеген күреп, безнең ничек гаҗәпләнгәнне белсәгез сез! Бу – беренче шатлыгыбыз булды. Икенчесе – отельдә әзерләнгән табын. Бәясенә күрә иртәнге аш кына кертелгән өч йолдызлы отельне сайлаган идек. Иртәнге аш дигәнебез кайнар шулпалардан, чәйдән, чын каһвәдән, әле генә агачтан өзелгән җиләк-җимештән (ананас, манго, банан, папайя), түтәлдән генә алып кергән яшелчәләрдән (помидор, кыяр, шалкан, кишер), төрле салатлар, төрлечә әзерләнгән йомырка тәбәләре, балык, тавык, дөге йомарламнары, токмачтан гыйбарәт булып чыкты.

Төшке һәм кичке ашларны төрле кафе-рестораннарда ашадык. Элмә такталары русча язылган. Тиздән вьетнамлылар үзләре дә русча сөйләшүгә күчеп бетәр сыман. Безнекеләрне монда кочак җәеп каршылыйлар.
Вьетнамлыларның гореф-гадәтләре дә безне аз гаҗәпләндермәде. Алар да туйга, безнең кебек, акчалы конверт бүләк итә икән. Әмма туйлары гына бер дә күңелле узмый, берәү дә биеми, җырламый. Кунаклар фәкать ашап-эчеп утыру өчен генә җыела. Ә менә вафат булганнарны искә алу кичәләре аларда күңел ачу буларак үтә. Мәрхүмнәрнең җаннары шат булсын өчен аны шатлык белән, яхшы яктан гына искә алырга ярый икән, җырлап-биесәң дә рөхсәт ителә.

Вьетнамлыларның төрле йолалары бар, элегрәк заманнарда мәҗүси йолалары да булган. Аларның бу йолалары борынгы мисырлыларныкы белән охшаш. Мәетне күмгәндә янына акча салып калдыралар  (кайчак ул ялган акчалар була), кием-салымын, исән вакытында кулланган кадерлерәк нәрсәләрен дә кабергә салалар. Элегрәк йорт кирәк-ярагы, җиһазлар белән күмгәннәр. Каберне тирән казымыйлар, чөнки кешенең җаны берникадәр вакыт узганчы, кабердән чыгып, истирахәт кыла дип ышаналар. Өч елдан соң мәетнең калдыкларын тантаналы шартларда казып алалар. Бу тантанада олыдан алып кечесенә кадәр бөтен туган-тумача катнаша. Мәетнең сөякләрен хуш исле майлар белән юып, инде тирәнрәк кабергә чын-чынлап күмәләр. Бу эшне башкаруның да үз йолалары, үз тәртипләре бар.

Бу күренешне күзалласаң, тәннәр чымырдап китә, нервлары какшаганнар өчен түгел бу.

Бөтен дөньядан агылучы туристларны комлыклар гына түгел, үткәндәге бай тарих, көньяк-көнчыгышның диннәре һәм фәлсәфәләре үзара үрелгән үзенчәлекле архитектура һәйкәлләре дә җәлеп итә. Безнең өчен әлегә яңалык булган ландшафт та кызыктыра. Аның матурлыгыннан йөрәк сулкылдап куя хәтта. Барыннан да битәр, илнең төрле почмакларына ясаган сәяхәтләребез, тауларга күтәрелү нык тәэсирләндерде.

 Вьетнамның парк зонасында урнашкан шарлавыклар һәм җылы су чыганакларына баргач, тагын бер шаккаттык. Вакытны күңелле һәм рәхәт итеп уздыру өчен тәгаенләнгән инфраструктура шундый итеп төзелгән ки, монда ял итүчеләргә бернәрсә дә комачау итми, монда һәркемгә уңай. Һәм болар күбесенчә югары катлам туристлар өчен түгел, ә шушында яшәүчеләр өчен тудырылган. Термаль чыганаклардагы суның кайнарлыгы 54 градуска җитә, анда төрле җылылыктагы су тутырылган берничә бассейн, төрле фонтаннар һәм контраст өчен ачык терассаларда душ бар иде.

Беркөн безне балыкчылар авылын күреп кайтырга чакырдылар. Баштарак әллә ни теләк тә юк иде: балыкчылар авылы кайда да шул бертөсле авылдыр инде, янәсе. Су өстендә йөзеп йөрүче авылны күргәч, шаклар каттык! Балыкчылар гаиләләре белән гомер буе диңгездә яшиләр икән. Яшәгән өйләре үзенә бер аерым утрау сыман. Тормыш итү өчен бөтен шартлар да тудырылган, хәтта ки вьетнамлылар өчен иң кыйммәтлесе – телевизорга кадәр бар. Авыл җирләрендә вьетнамлылар бик ярлы яши, өйләрендә бернинди дә җиһаз әсәре юк, ди. Идәнгә җәелгән чыптада йокласалар да, барысының да өендә телевизорлары бар икән. Алар телевизорсыз яши алмыйлар, имеш. Менә ул, цивилизация йогынтысы!

Вьетнамда балыкка кытлык юк, өстәвенә, алар диңгез деликатесларын – лобстер, диңгез кикрикләрен, әкәм-төкәмнәрне, кыслаларны, юллы-юллы креветкаларны, каракатицаларны үзләре үрчетә. Үзебез барган авылда без боларның барысын да күрдек. Безне шаккаттырган нәрсәләр алар өчен көндәлек тормыш бит. Шундый бер йортка кереп чыгасы иттек. Без килеп туктаганда чыптага җәелеп утырган ир-атлар кызып-кызып кәрт суга иде. Вьетнамлылар бик комар халык икән, гел лотерея сатып алалар, акчага комарлы уеннар уйныйлар. Оттырсалар да, озак кайгырып йөрмиләр тагын үзләре. Кайчан карасаң да, йөзләрендә елмаю, кешегә бик ачыклар. Караңгы чырайлы кеше очратмадык без анда. Бу шулкадәр күңелле хәл икән.

Вьетнамда белем алу түләүле. Беренче-дүртенче сыйныфларда гына дәүләт бушка укыта, аннан соң укуыңны дәвам итәргә теләсәң, шактый гына зур сумма түләргә кирәк. Балыкчылар авылындагы балалар интернатларда торып укый икән.

Бу илдә үзем өчен бер мөһим нәрсәне искәрттем, америкалылар белән алып барылган химик сугышлардан соң, вьетнамлылар химия һәм аның белән бәйле нәрсәләрне кабул итә алмыйлар. Алар ГМОлы азык-төлек кулланмый, авыл хуҗалыгында бөтен нәрсәне ашламасыз һәм химикатларсыз гына үстерәләр.

Чиктәш Кытайдан кергән азык-төлекне җентекләп тикшерәләр һәм консервантлардан чистарталар.

Карап торышка вьетнамлылар карсак буйлы, какчалар, кызлары бик чибәр, тән тиреләре чиста һәм шома. Симерү чиреннән интекми бу халык. Барысы да сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Иртәнге ашны ашар алдыннан без һәр көн диңгезгә коенырга йөри идек, бездән тыш анда җирле халык та күп йөри. Иртән вьетнамлылар яр буен тутырып күнегүләр ясый, гимнастика белән шөгыльләнә, олыраклар бадминтон уйный, шуннан соң диңгезгә кереп су коена. Алар инде сәгать дүрттән үк тора, иртәнге бишкә кадәр сәламәтлекләрен ныгыта, аннан эшенә китә.

Без яшәгән отель каршында гына ателье бар иде. Кызыксынып, без дә шунда сугыласы иттек. Витринадагы манекеннарга милли киемнәр кидергәннәр. Сүз уңаеннан, анда яшь хатын-кызларның барысы да милли киемнән йөри. Караган саен карыйсы гына килеп тора үзләренә. Яшь, сылу, чибәр кызлар төрле милли туникалар кигән. Аларның милли киемнәре (Ао Дай) чалбардан һәм озын туникага тартым озын җиңле күлмәктән гыйбарәт. Ян-яктан ерыгы бар. Безнең татар халкы чигешләренә охшаш чигүләр белән бизәгәннәр. Бик матур.

Ателье хуҗасы белән сөйләшеп киттек шулай. Сөйләшеп киттек, дип, мин нык арттырам, билгеле. Аңлашуыбыз ымлыклар ярдәмендә генә булды.

Аны үзебезнең «Сөембикә» журналы белән таныштырдым, милли киемнәребез турында сөйләдем, журнал битендәге мастер-классларны күрсәттем. Болар бар да бик кызык тоелды, ахрысы, «карасо» сүзен кабатлап, ул гел елмайды да елмайды. Күлмәкне ничә көндә өлгертүләрен сорадым. Дүрт көн эчендә тегеп бирәләр икән. Дөресен генә әйткәндә, аның сүзләренә бик ышанып та җитмәдем. Шулай да тәвәккәллисе иттем. Вьетнамнан ук күлмәк тектереп алып кайтыйм әле! Бәяләре дә бездәгегә караганда күпкә арзан икән. Инде бу ханым үлчәмнәремне дә алгач, боларга ышанычым тәмам бетте, бездә үлчәмне болай алмыйлар. Ике көннән соң күлмәкне киеп карарга килергә кушты. Бик шикләнеп кенә кайтып киттек. Билгеләнгән көнне килгәч, безнең гаҗәпләнүләрне күрсәгез иде сез! Күлмәк тәмам әзер дип әйтерлек. Бу ханым гади генә оста түгел, алтын куллы оста икән. Кешегә күз сирпеп алу белән аның гәүдә үлчәмен чамалап ала. Без үзебезгә ефәк күлмәкләр тектердек. Яңа киемнәребездән бик канәгать калдык. Сыйфаты да, бәясе дә экспериментыбызның дөреслегенә дәлил иде.

Дөресен әйткәндә, тукымага битараф түгелмен, кая гына барсам да, ансыз кайтмыйм. Вьетнамнан да арзан гына бәягә ефәк, киҗе-мамык, вискоза ише тукымалар җыеп кайттым. Сыйфаты да бик яхшы.
Европа белән чагыштырганда, сувенирлар да монда өч тапкыр арзанрак.

Нячанг буйлап экскурсиягә чыккач, без берничә архитектура һәйкәленә һәм гыйбадәтханәгә – пагодага сугылдык. Пагодалар аларның изге урыннары, җирле халык монда килеп гыйбадәт кыла, үзенә байлык- муллык сорый. Мин фотога төшереп торганда, өлкән яшьтәге бер ир-ат килеп, Буддадан теләгәнеңне ничек итеп дөрес сорарга кирәген өйрәтә башлады.

Моның өчен аның терсәген сыйпап, кулыңны башыңа куеп торырга кирәк икән. Шул рәвешле өч мәртәбә кабатлыйсы, ди. Менә шуннан соң бар да яхшы булачак, имеш. Теге ир-ат миңа якын ук килеп, башымдагы эшләпәне салдырып алды да Будданың терсәген сыйпаган кулы белән башыма орынды. Аннан соң, елмаеп, үз юлы белән китеп тә барды. Эчемнән генә уйлап куйдым: Аллаһы Тәгаләнең бер ишарәсе булды бугай бу.


Пагодаларда, нигездә, зур Будда сыннары урын алган. Шуларның берсе – кырын ятучы Будданы гәүдәләндерә. Аның озынлыгы 20 метр чамасы. Терсәктән бөгелгән уң кулы инде шактый тапланган, ташы да шомарып беткән.
 

Балыкчылар авылында алачыклар йөзеп йөрүче пантоннарга корылган, бер урыннан икенчесенә гел күчеп йөриләр. Шулай булса да, әле шунда балык та үрчетү белән шөгыльләнәләр. Үзенә күрә кечкенә генә балык фермалары.


Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy