# Мин ачкан дөнья / Яшәеш / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешМин ачкан дөнья → Прага - ул диагноз!

Прага - ул диагноз!

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
28 ноября 2016
912 карау
«Марсианга Европаның бердәнбер шәһәрен күрсәтергә кирәк дисәләр, Прагадан да шәбрәге табылмастыр». Прагага барып кайткач, язучы һәм журналист Петр Вайль сүзләре белән тулысынча килештем.
 

Кызыл түбәләр диңгезе

Кызыл чирәп түбәле өйләр, готика стилендәге борынгы замоклар, ратушалар, йөзләгән шпиль­ләр, текә баскычлар, тап-тар урамнар... Боларда ниндидер үзенә бер шарм бар. Урамнарның кайберлә­рен­нән кара-каршы килүчеләр бер-берсенә юл бирмичә уза да алмый хәтта! Шуларның берсенә кереп китсәң, ул икенчесенә алып чыга; анысы, үз чиратында, агач ботагы сыман тармакланып, тагын да серлерәк урам-тыкрыкларда адаштыра – нәкъ лабиринттагыча. Корольләр, принцлар... Өрәк, сихер­челәр кыяфәтенә кереп, караңгыда шәйләнгән күләгәләр җанны табан астына ук төшерә! Борынгы фонарьлар, йомры таш түшәлгән тротуарлар, караңгы туннельләр шәһәрне тагын да серлерәк итеп күрсәтә. Күктәге кыйгач ай да ниндидер сер өсти. Чып-чын әкият! Минем шул әкиятне тоясым, шул шәһәргә барасым килә! Үземне әллә ничекләр әзерлим: ялын җайлыйм, акчаны туздырмаска тырышып җыям, интернетта эзләнәм...



Чехия белән бәйле кадерле истә­лек­ләр күңелдән түгелә. Иң беренчесе, әлбәттә, хоккей матчлары! 
80 нче елларда безнекеләр Чехосло­вакия командасы белән уйнагандагы тамаша, эйфорияне күрсәгез икән сез!.. Җанатарларның гүләү-сикерүеннән өйләр дер селкенә, тәрәзәләр зыңлап тора сыман! Без чех хоккее легендасы Вацлав Недо­ман-скига, уенчылар Голечек, Поспи­шил, Мартинецларга гашыйк! Алар үзе-безнең Мальцев, Третьяклар, Хар­ламов кебек үк якын... Тагын... мәктәп­тә укыганда сәхнәдә чех биюен биюебез хәтердә. Тем­пе­ра­мент­лы хәрәкәтләр, күңелле музыка... Мәскәү­нең «Прага» кибе­тен­дә чират торып алган кызыл босоножкаларым ЦЕБО фирмасыныкы иде! Уңай­лы, чыдам, модалы! Хәзер ул фирма Bata икән... Чехия минем өчен җырчы Карел Готт, киноактриса Яна Брей­хо­ва, Ярослав Гашекның герое сол­дат Швейк та әле ул. Кoh-i-noor ка­ран­дашлары, «Scoda» автомобиле, «Том и Джерри» мультфильмы... Әле тагын Прагада үзебезнең Дилбәр дә бар!.. Ниһаять, юлламалар алынды, Шен­ген визасы әзер. Хыяллар сең­лем Ританыкы белән тәңгәл килде – сәфәргә җыена башладык. 



...Самолет җиргә якынлашуга,түбәндә, яшеллек эчендә – кызыл түбәләр диңгезе, костел-замок шпиль­ләре, таулар тезмәсе, зәңгәр тасма булып сузылган Влтава елгасы аермачык күренде. Прага җәй-дән дә аерып булмастай сентябрь чел­ләсе белән каршылады безне. Кай ягы беләндер бераз Рига белән Таллинны, Германия шәһәрләрен, нәрсәсе беләндер Хельсинки белән Стокгольмны хәтерләтте ул миңа.
«Добри дэн!»

Иң башта ят телдә сөйләшүләр колакны ярып керде. Русчага да, алманчага да охшаган кебек. «Добри дэн» – «Исәнмесез», анысы аңла­шыла инде. Күпчелек сүзләрдә әллә ничә тартык янәшә килә икән бит: «насхледаноу» (сау булыгыз), «пршедкрм» (кабымлык),  «крк» (тамак)... Чү! Чат саен нигә «позор!» дип язып элгәннәр соң әле бу чехлар? Аптырадык. Ә ул «игътибар!» дигән сүз икән безнең­чә! Рус теленә охшаган дип йөрсәң, мәзәк хәлләрдә калуың да бар. Ка­ра­бодай – поганка, кыяр – окурки, ислемай – вонявка, ашамлыклар – потравины, җиләк-җимеш – овощи, яшелчә – зеленина, туңдырма – змрзлина... 



Русча рәхәтләнеп аңлашырга була. Өлкәнрәк яшьтәгеләр заманында мәктәптә рус телен өйрәнгән. Яшьләр – белми. 

Шулай итеп, добри дэн, Прага! Отельгә урнашуга, тәрәзәдән картина булып кергән каштаннарны, шәһәр манзарасын күздән кичерәм. Тизрәк, тизрәк шул дөньяга кереп югаласым килә. Кроссовкаларымны салып куеп, чемоданнан җиңел чүәкләрне чыгардым да, тәүге тапкыр шәһәргә җыендык. Разведкага! Монда ялгыш та үкчәледән йөрми­ләр! Күзгә чалынсалар да, бик сәер һәм көлке күренерләр иде! Аларның брусчаткаларында, дистәләгән чакрымнар үтәсе җәяүлеләр сукмакларында, озын биек баскычларында йөрер өчен соң!.. Җәяүләп кенә киттек. Һәр йорт – үзенә бер­төрле, бер-берсенә бөтен­ләй дә охшамаганнар! Башлар әле уңга, әле сулга каерыла. Кызык! Урам тулы вьетнамнар!.. Монда алар кибетләр тота ди хәтта. Кара, кара, әллә этләрсез йөри алмый инде бу чехлар? Бала урынына карыйлар бит. Рюкзак, сумкалар эченә үк утыртып куйганнар!.. Ай, нинди чәчәкләр!!! Шак­катып, сокланып, тирә-якны, кеше-ләрне күзәтә­без. Хатын-кызлары бизәнмичә дә матур! Киемнәре дә тыйнак, күзгә чәчрәп керми. Үзләре тыныч, мө­лаем.  
Сүзләрне сузып әйтсәләр, яһүд акценты белән русча сөйләшәләр кебек тоела.


 Акча, транспорт, яшәү, туклану – һәммәсе мөһим. Турфирма акчаларны еврога алмаштырырга киңәш иткән иде. Чехиядә үз кроналары әйләнештә. Аптырый­сы юк, акчаны Сбербанк банкоматыннан кроналар белән алып була. Кибет кассаларында да сбербанк карталарын куллана­сың. Кайда акча алмаштырырга дип аптырап йөрисе юк. Прагада андый пунктлар дөнья! Әллә ничә төрле акча берәмлеге кулланылышта булгач, башлар буталып бетә. Ки-бет­кә кергән саен күңелдән генә арифметик мәсьәлә чишәм. 1 крона, димәк, безнеңчә 3 сум тирәсе; 1 евро 70 сумнарда тирбәлә.
 
Биек үкчәле туфиләреңне ала күрмә дип, алдан ук кисәттеләр! 

Җәмәгать транспорты, алга кит­кән илләрдәгечә, минутына кадәр төгәллек белән йөри. 30 минут утырып барсаң, метрода да, трамвайда да 24 крона (72 сум) түлисе, 90 минутлык ара 32 крона (96 сум) белән исәпләнә. Транспорт­ка утыру белән билетны тиштерергә кирәк. Юкса контролерлар 800 кро­на штраф түләтәчәк!



Тәэсирләр бихисап! Җитмәсә, минем уңайлы дигән мактаулы чүәгем дә аякны кырырга өлгерде инде. Ул кадәр йөрүгә соң!.. Ташла­ма­лы бәягә Bata босоножкаларын кереп алырга бер сәбәп булды ул!
Төньякка китсәң – Дрезден, Көньякта – Вена...

Отельдә иртән­ге аш кына каралган – «швед өстә­ле». Көндезләрен барган җирләрдә капкаларга була. Хәер, без ашамыйча да йөрергә риза! Соң гына кайтып, үзебез белән алган тәм-том белән чәй йотабыз да... Иртәгә нинди маршрут әле, Рита? Иртүк торабыз да тагын чыгып чабабыз (ярый әле вакыт бездәгедән 1 сә­гать­кә артта!). Сәяхәт­кә баручылар Вацлав мәйда­нында, ат өстендәге король һәйкәле янында җыела. Тер­маль чишмәләре белән дан тоткан курорт-шәһәр Карловы Вары, колмактан сыра кайнатучы атаклы «Крушовице» заводы, Глубока над Влтавой замогы... Прагадан Герма­ниянең Дрез­ден, Мюнхен, Нюрнберг шәһәрләре­нә, Австриянең Венасына, Венгрия­нең Будапештына барып кайту берни түгел. Дрезден – иң якыны, 2,5 сәгать кенә барасы, Чехия чиген­нән нибары 20 километр гына кала анда. Крумлов замокларыннан Австрия болыннарына кул сузымы гына арада. Бу шәһәр тулаем ЮНЕС­КО мирасы исемлегендә! Әйтәм аны көтү-көтү кореялылар очрый. ЮНЕСКО шәһәрләренә барып, шунда фотога төшү зур дәрәҗә санала икән аларда... Крумловның кечкенә генә урамнары әкият шәһәрен хәтерләтә. Андерсен «Снеж­ная королева»сын шушында язган инде!
Автобуста гид колакчыннар өлә­шә. Мавыктыргыч хикәясен тыңлап, урта гасырларга кереп адашасың. Юл буена сине озатып килгән күре­нешләр фотоаппаратка эләгеп бара. Ул юллар, ул табигать! Төзек авыллар. Колмак басулары, виноград бак­чалары кала. Кырда җыелмаган кабаклар тәгәрәшеп ята. Һәм, әлбәт­тә, кызыл чирәп түбәләр!.. Автобу­сыбыз бер-ике урында шоссе юл аркылы салынган күпер астыннан узды. «Бу күпер болан, куяннар өчен, – дип аңлатты гид. – Юкса машина астына керүләре бар».
V–VII гасырларга караган ри­ваятьләрне тыңлый-тыңлый, Европа буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез...



«Мин сөйләгәннәрнең чиреге генә исегездә калса да, сез инде шактый нәрсә беләчәксез», – дигән иде гид Ксения. Славяннарның Чех һәм Лех җитәкчелегендә яңа җирләр эзләп Көнбатышка килүе, Чехның Ржип тавында үз дәүләтенә нигез салуы...  Мәхәб­бәт һәм нәфрәт романнары... «Са­рай­дагы король яраннары башларына галәмәт биек прическалар ясап йөргән. Ә муеннары гофре якалар белән капланган. Йокларга ятканда анда ит, ризык кисәкләре куеп калдыралар икән... – Ксения юри пауза ясап тора да: – Чәч арасына оялаган тычканнар төшеп ашасын өчен», – дип көлдерә.

...Дрез­ден. Эльба ярын­дагы бу шәһәр үзе музей кебек! Борынгы костеллар, Дрезден галереясы, ис­кит­кеч кү­ре­нешләр... Тикмәгә генә аны «Европа балконы», «Эльбадагы Флоренция» дип йөртмиләрдер инде. Админис­тра­тив биналар яныннан үткәндә, гид Марга­ри­та экскурсиянең ял көненә туры кил­гәненә үкенгән­дәй: «Гадәти эш атнасында күрсәгез икән сез, – ди. – Узган килүдә монда утызлап велосипед тезелеп тора иде. Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләү­челәрнең транспорты – велосипед. Германиянең вице-канцлеры, Саксо­ния хөкүмәте башлыгы Зигмар Габ­риэльне дә велосипедта күргәнем бар! Ул эшкә шулай килә», – дип, Россия туристларын гаҗәпләндерде.



Экскурсиядән соң капкалап алырга, шәһәр карап йөрергә 2 сә­гатьтән артык вакытыбыз бар иде. Әлбәттә инде, супермаркетка юнәлдек! Немецлар ничек киенә икән, бәяләр нинди, бездәгедән аерыламы? Халык кафега китте. 
Ә без кысмырланырга булдык әле. Коры-сары белән дә тамак ялгап була ла. Кибеттән күмәч (ә ул кап-кайнар иде!), әллә кефир, әллә йогурт алдык шунда (тел белмәү бәласе!)... Майлылыгы 30% дигән язу гына шпаргалка иде. Кефиры­быз... шундый тәмле каймак булып чыкты! Авылда сепараттан яңа аертылган сөт өсте белән мичтән генә алган көлчәләрнең тәмен хәтер­лисезме әле? Без шундыйрак бәхетле халәт­тә идек! Өстәвенә, тәмле һәм арзан да! Кешеләр 20 еврога әбәт ашаса, безнең икебезгә нибары 2 евро тотылды! Аннары Эльба ярында утырдык. Шәһәрдә йөгерешчеләр көне иде булса кирәк. Зәңгәр футболкалы меңләгән студент, елга буйлап йөгереп, көзге кросста катнашты. Монда халык шундый: канцлер да, мәктәп укучысы да спорт ярата!
Король резиденциясеннән Пре-зи­дентныкына әйлән­гән Пражский Градта җәяү­ләп йөргәндә гид Лидия сөйлә­гәннәр аеруча хәтердә калган.

«Чехлар – тыныч халык. Алар ашыкмый, каударланмый. Машина­лар сезгә кычкыртмый. Президент машинасы узганда да сиреналар уламый. Туристларны, шәһәребез кунакларын куркытып, аларның нервыларын тынгысызлыйсылары килми. Кешеләрнең тынычлыгын кайгырту беренче урында тора бездә. Чехиядә ЕГЭ юк! Балаларның психикасын бозудан куркалар.



Ә Праганы антистресс-шәһәр дип йөртәләр. Аның бренды – тынычлык халәте. Бездә черкиләр дә юк. Кондиционерлар да юк. Эссе дә, бик салкын да түгел – талгын һава. Җан рәхәте. Сентябрь башындагы Прага үзе Влтава ярында ыспай гына кояш­та иркәләнеп ятучы песине хәтерләтә. Җылы, җайлы! Прагага бер килгән кеше гомере буена сагына бу шәһәрне, аны яратмау мөмкин түгел. «Прагага тагын ничек барырга инде! Үзем бер булган шәһәргә бөтенләй дә барасым килми, ә Прагага кабат китәр идем!» – дип язган Марина Цве­таева да. Менә шулай... Прага – ул диагноз!..»

Ул, сүзеннән бүленеп, якыннан гына узучы машинага күз салды да: «Юк, Президент үзе юк икән... – дип куйды. – Әйттем бит, сигнал биреп сискәндермиләр... Ә президент еш уза моннан. Ул да безнең кебек үк кеше. Без йөри торган докторларга ул да язылып бара... Шундый кызык хәл сөйлиләр. Берчак аңардан: «Нишләп башка җиргә йөрмисез?» – дип сораганнар. «Мин дә кеше бит. Ветеринарга йөриммени?!» – дип җавап биргән, имеш. Прага үзәгендә тәмле чизкейклары белән популяр Kogo рестораны бар. Чехия президенты Милош Земанны еш кына шунда кофе эчеп утырганда күрә-ләр. Бернинди саксыз, озатып йөрүчеләрсез генә...»


Дилбәр Прагасы

Дилбәр... Ул минем коллега. Мәктәптә укыганда ук «Ялкын», «Сабантуй»ларга язып торып, «Ар­тек»ларга барып кайткан, журналистика факультеты студенты чагыннан ук республика матбугатында эшләп йөргән Дилбәр Исламова. Ире Алик Гыйльми белән Прагада яшәп яталар (Алик «Сәләт»нең якын дусты, «Азатлык» радиосында эшли). Кызлары Алия, уллары Булат һәм Тимур татарча, чехча, алманча сөйләшә. Дилбәр белән электрон почта аша аралашабыз. Прагага җыенуым турында аңа хәбәр иттем.



...Сөйләшкәнчә, Вацлав мәйда­нында очраштык. Тамчы да үзгәр­мә­­­­гән: үсмерләр кебек җыйнак гәүдәле, яшь, сөйкемле Дилбәр (өч бала әнисе димәссең дә!) Ул бик теләп безнең гид булды һәм көне буе Праганың үзе яраткан почмак-ларында йөртте.
Сувенирлар сатыла торган базарга сугылабыз. Магнитлар, Прага постерлары, брелоклар, футболкалар, бокаллар... Һәм курчаклар! Дилбәрнең яраткан курчаклары! Кәттә королевалар, куркыныч шайтаннар, шамакай клоуннар, чып-чын убырлы карчыклар, солдат Швейкларның ниндиләре генә юк! Чарли Чаплиннар бик күүүп! Бала-чага сыман сөенеп, шул курчакларны сыйпап карап, әниләреннән алдырасы килгән кечкенә кызлар кебек бераз нәүмизләнеп, юлыбызны дәвам итәбез. Ярар инде, башка вакытта... Ару да сизелми. Инде Карл күперенә үк килеп җиткәнбез! Изге Ян Непомуцкий сынына кул белән кагылып, һәркайсыбыз эчтән генә теләк тели – тормышка аша ди! Күперне чыккач, сулга бо­рылып, Влтавага төшәбез. Су өсте тулы аккошлар! Күз алдында Пра­ганың яңа манзарасы ачыла. Зәңгәр су, зәңгәр күк, ак кошлар, кызыл түбә­ләр... Ничек инде фотога төшер­ми­сең! Яр буеннан күтәрелеп, Франц Кафка музее янында тукталабыз. Юк, бу юлы кереп тормыйбыз. Башка вакытта... Дилбәр безне Малост­ран­скадагы аулак тын бакчага – кызы Алия белән серләшеп утырырга яра­ткан борынгы Воян паркына ча­кыра. Күптән түгел Кафканың «Прев­ращение»сен укыган икән,  берничә сүз белән генә эчтәлеген сөйләп ата, ымсындырып куя. Укый­сы булыр.



Мондый да рәхәт урын, розалар! Алмагачтан кызыл алмалар коела, грушалар өлгергән! Үтә күренмәле күлдә балыклар сикерә, тавислар кукыраеп йөри; эскәмиядә китап укып утыручы эшләпәле ханым да, яшел чирәмдә тәгәрәшеп уйнаучы бәләкәй кызлар да, гәп куертып утыручы зыялы картлар да ниндидер тыныч халәткә күчерә.

Чып-чын оҗмах бакчасы! Рәхмәт сиңа, Дил­бәр! Искиткеч ял оеш-тырдың безгә! Кайда икәнебезне дә оныттык бугай. Әллә Прага-да, әллә Казанда, әллә туган якта – авылда без... Һәм бик бәхетлеләр!



Чехия кухнясы

Трдельник (рәсемдә) һәр чат саен сатыла. Чүпрәле камырны агач шампурларга урап, өстеннән шикәр комы сибеп, учакта, мангалларда кызарганчы пешерәләр, кайнар килеш ашыйлар. Эченә туңдырма да салалар.


Кнедлик ипине алыштыра. Гади оннан йә бәрәңге оныннан парда пешерәләр. Табынга гарнир итеп тә бирәләр.


Полевка безнеңчә аш була. Алар, гадәттә, әчкелтем-татлы, соус кебек куе.  Сарымсак ашы, тозлы кәбестә ашы дисәләр дә, аларга әле сыр, бәрәңге, суган, сарымсак салып пешерәләр. Яшелчәләр кыргычтан уыла, йомырка сарысы кушыла. 


Брамбораки
. Майоран кушып пешерелгән гап-гади бәрәңге көлчәсе әнә шундый катлаулы исемдә. Бик тәмле!


Гермелин
сортлы йомшак сырны кызарганчы кыздырып, кайнар килеш ашыйлар.  


Утопенцы
– суган, борыч белән тәмләтелеп, маринадланган сарделькалар.



Кафелардагы бәяне ишек төбендә зур итеп язылган менюдагы сыра хакыннан чамалап була: 50 кронадан артып китсә, бу кафе кыйммәт санала. 
Чех аш-сулары күбрәк дуңгыз итеннән әзерләнә. Әмма Прагада вегетарианнар өчен «Пиццерия»ләр дә шактый.


Прагада нәрсә карарга?
Пражский Град. Шәһәрнең иң зур, иң борынгы замогы. Праганың теләсә кайсы ноктасыннан да күренә! Анда гомер-гомергә дәүләт белән идарә итүчеләрнең резиденциясе урнашкан. 



Карл күпере. Ул дөньяның бер могҗизасы. 1357 елның 9 июлендә 5 сәгать 31 минутта нигез салынган. Шуңа да 1-3-5-7-9-7-5-3-1 саннары алты гасырдан артык инде прагалылар өчен изге санала. Күпер аша үткәндә шуларны истән чыгармыйча теләк теләп, Ян Непомуцкий сынын сыйпап узсаң, теләкләрең тормышка аша, ди!



Злата улочка. Аны гномнар төзегән диярсең! Әкияттәге сыман төрле төстәге кечкенә өйләр! Бүген аларда – сувенирлар лавкасы.




Старомест мәйданы. Башкаланың тарихи үзәге. Прага һәм Чехия тормышындагы бөтен вакыйгалар шушында уза.




Тынский костел. Символик «нуленче нокта» – Европа башкаласындагы экскурсияләр биредән башлана, төрле якка тар урамнар йөгерә.



Вацлав мәйданы. Адашканнарның традицион очрашу урыны. Мәйданнан битәр, бульварны хәтерләтә. Изге Вацлав һәйкәле дә шунда гына...



Зоопарк. Зурлыгы ягыннан Прага зоопаркы дөньяда дүртенче урында тора. Ялыгызның бер көнен икеләнмичә аңа багышлагыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com