Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешМин ачкан дөнья → Кытай сәхнәсендә - татар язмышы

Кытай сәхнәсендә - татар язмышы

Сөмбел Гаффарова
Сөмбел Гаффарова
26 сентября 2016
1156 карау
Ibsen International – 2010 елда Норвегиядә оештырылган компания. Аның төп максаты – сәнгать, мәдәният өлкәсендә халыкара мөнәсәбәтләр урнаштыру.

Әлеге компания мәшһүр драматург Генрик Ибсен күтәргән темаларны үстерә, кеше хокуклары, ир-ат белән хатын-кызларның тигез хокуклылыгы өчен көрәшә, шәхес иреге фикерен алга сөрә, экологияне яклый, коррупциягә каршы чыга, глобализациянең уңай якларын күрсәтә. Компания халыкара чаралар – фестивальләр, конференцияләр, перфоманслар, семинарлар, мастер-класслар уздыра. Быел алар Кытайда узды. (Оеш­маның эшчәнлеге белән таныша аласыз – http://ibseninternational.com/

Кытайга барырмын дип уйламаган да идем. Хәтта хыялланганым да булмады. Хыял дигәне сине үзе эзләп таба икән. Былтыр Г. Камал театрыннан хәбәр килеп төште. «Драма­тург­лар! Кытайда һәм башка илләр­дә пьесаларыгызны сәхнә­ләш­терү мөм­кин­леге туды.
Берәр күренешне инглиз теленә тәрҗемә итеп, безгә җибә­ре­гез. Ара­гыздан берегезне Кытайның өч шәһәрен­дә уза­­чак өч мастер-класска чакырырлар. Бу мөмкин­лек­не кулдан ычкындырмагыз!» Өмет чаткысы, мин узмам инде, дигән пессимистик уйларны читкә тибәрде тибәрүен. Ә менә «бәлки?!» дигәне, котыртып, бу бәйгедә катнаштырды. Гаҗәеп хәл! Нор­вег­лар нәкъ минем пьесамны сайлап алды! Өметнең җиңүчеләр биюен күрсәгез! Алдагы елның нинди вакыйгаларга бай булачагыннан Өметнең хәбәре юк иде әле.

Кытайга барып, мастер-класста катнашу бәхетеннән эйфория гап-гади паника белән урыннарын алмашты да куйды. Беренчедән, гаилә белән барасы түгел. Икен­че­дән, Мәскәү аша берүземә очасы (монда иң мөһиме – … хәер, монда һәр сүз мөһим...)

Ширәмәт аэропортында адашмыйча, Кытайга очучы очкычны табу – үзе бер галәмәт!
 

Беренче күренеш – Пекин

«New text. New stage» – «Яңа текст. Яңа сәхнә» дип исемләнгән мастер-класслар беренче мәртәбә 2013 елда Пекинда узган икән. Ул вакытта аңа дүрт язучы чакырулы булып, ахыр чиктә, ике пьеса сәхнәгә куелырлык дип табылган. Берсе Кытайда, икенчесе – Кытайда һәм Норвегиядә. Ә бу юлы Россиядән Г. Камал театры партнер итеп чакырылган. (Башта ук шулай аңлатасы калгандыр, бәлки. – С. Г.)

Пекиндагы беренче воркшопта (мастер-классны шулай дип тә атыйлар – С. Г.) оештыручылар иҗаты­быз, язу стильләребез белән танышты. Моңарчы язылган пьесаларыбызның берәр күренеше турында фикер алышып, тамашачылар өчен сәхнәдә ачык уку әзер­ләнде. Төрледән-төрле язучыларны үзара таныштыру, оригиналь, яңа текстлар язарга илһамландыру икән максатлары. Бездән сигез универсаль, ягъни дөньяның теләсә нинди почмагында аңлашыла торган, һәркем күңеленә якын булырдай пьесалар китертмәкчеләр. Менә шундый җиргә эләктем мин…



«Ни өчен Кытай?» дигән сорау барыбызны да кытыклады. Җавабы бик гади икән: бүгенге көндә Кытай театр өлкәсендә шактый алга киткән. Биредә театрлар, театраль студияләр бихисап. Яшьләр дә театрга тартыла, тамашачы спектакльләргә яратып йөри.
Без язачак пьесаларның темасы – миграция дип игълан ителгәч, аптырап калдым. Башкаларның күзен­дә дә шул ук аптырау хисе чайкала иде. Барыбыз өчен дә әлеге тема бик ерак кебек… Нәрсә яза алабыз инде без миграция хакында?!  Оештыручыларыбыз исә безне атна буена миграция турында уйлатты. Гаиләләребез­нең, туганнарыбызның теге-бу җиргә күченеп китү тарихларын искә төшерә башладык. (Әллә нинди искиткеч тарихлар калкып чыкты. – С. Г.) Миг­рациягә (мөһаҗирлеккә) китерүче сәбәпләр турында лекцияләр тыңладык. Шулай итеп, безне бу темага пьеса язарга һәрьяклап әзерләделәр, илһамландырдылар.



Оештыручы-кураторларның берсе Вилма Штритоф (Словениядә театр, телевидение һәм дәүләт радиосында драматургия белгече. Төрле театраль проектларда, фестивальләрдә актив катнаша. – С. Г.): «Безнең өчен иң мөһиме – миграция темасына фикер алышып, язучыларны шул темага пьеса язуга илһамлан­дыру. Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында бер илдән икенче-сенә күчә – кемдер теләп, кемдер мәҗбүр булып…»
 

* * *

Баксаң, дөньябыз үзе үк бертук­тау­сыз миграция хәлендә бит бүген! 


Пекин буйлап йөргәндә хозурланып туймыйм.



Бар җирдә кызыл кытай фонарьлары, ресторан баскычларын бер үк төрле арыслан сыннары бизи. (Арысланнар­ның берсе – ана, икенчесе ата икән! Берсенең тәпие астында бала арыслан булса, икенчесенекендә – уенчык туп. Ирләр кайда да ирләр инде!)
Шәһәргә чыккач, фотога төшерешергә керештек… тирә­бездә кытайлар җыела башламасынмы? Берсе фо­тоап­паратын суза, икенчесе!.. Бер белмәгән кешеләр белән күмәк фотога төштек – кәефебез күккә менде!
 

* * *

Яңа танышларымның күбесе Татарстан турында ишеткәне дә юк. Республикам, милләтем турында сөйләп, агарту эшләрен алып барырга туры килде. Ахыр чиктә, мине кунаклар, театрдагы тамашачылар белән таныштырганда, иң беренче итеп Казан, Татарстан исемнәрен яңгы­раткач кына, «Россиядән» дип тә куялар иде.

Европалылар бик итагатьле икән. Сөйләшүләре нәзакәтле, әмма төче түгел. Башкаларга карата игътибарлы, үзләрен купайтып күрсәтергә ашыкмыйлар. Башкалар да аларга охшаган дип уйлый башлаулары соңгы арада Европалыларның «нечкә» урыннарына әйләнде. Мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле Европаны мигрантлар нишләткәнен үзегез беләсез...



Җитәкчеләремнең берсе миннән: «Татарстанда мөселманнар яши дип аңладык. Сездә барлык хатын-кызлар яулык бөркәнеп йөриме?» – дип сорады. «Юк» дигән җавабыма исе китте. «Синең кебек, ягъни Көнбатыш стилендә киенеп йөрү ярый, алайса? Яулык ябу мәҗбүри түгелмени? Белми идем…
Татарстанда ирләр хатыннарына эшләргә рөхсәт итәме? Бөтенләй төренеп йөрергә мәҗбүр итмиме? Мөселман ир-атлар хатыннарын кимсетмиме?» Бу сораулары гади кызыксыну гына булмаган. Тормышындагы зур үзгәрешләрен уртаклашты ул минем белән. Кызы Гарәп Әмирлекләренә эшкә китеп, ислам динен кабул иткән, хәзер бер шейхның улына икенче хатын булып кияүгә чыгарга әзерләнә икән. Кызын алтын читлеккә япмасмы, дип өзгәләнә әни кеше. Бераз читкә китеп, кызының исем тарихы турында да сөйлим әле, чөнки ул миңа бик тәэсир итте.

********
Әлеге ханым баласы белән йөкле булганда төш күргән. Имеш, кызы аңа аркасы белән борылган килеш басып тора. Әнисе аны «Лина! Лина!» дип чакыруга, кыз борылып караган. Әлбәттә, баласы тугач, әни кеше, гәрчә моңарчы мондый исемне ишеткәне булмаса да, мәгънәсен белмәсә дә, аңа Лина дип исем кушкан. Һәм менә еллар узып, кыз ислам динен кабул иткәч, әнисе аннан: «Исемеңне ниндигә алыштырдың, тәртибе шундый бит?» – дип сораган. Кызы исә: «Кирәкмәде. Лина – гарәп исеме бит», – дип җавап кайтарган.
Бу хикәятне тыңлаганда тәннәрем чемердәп куйды.

Гомумән, мөселманнар тормышы, безгә булган караш турында бик еш сораштырдылар. Шулай итеп, минем өчен – Кытай мәдәнияте, Европа халкының хол­кы, ә алар өчен Татарстан, татарлар зур ачыш булды…
 

* * *

Бер-беребезгә «Татар драматургиясе ни хәлдә?» ди­гән сорауны еш бирешәбез. Ә мин кураторым Вилма Штритофтан: «Словения драматургиясе ни хәлдә?» – дип кызыксындым.
– Башка илләрдәге кебек үк, Словениядә дә язучылар өчен мастер-класслар уздырыла. Шулай ук ел саен дәүләт тарафыннан пьесалар бәйгесе дә игълан ителә. Язучылар өчен зур ярдәм һәм мөмкинлек бу. Әмма театрлар драматургик текстларга әллә ни игътибар итми. Проектларның күбесе пост-драматик театраль перфомансларга өстенлек бирә. Һәм шуның белән чын пьеса иҗат итүгә киртә куя. Миңа калса, ике юнәлешне дә бертигез алып бару мөһим. Әмма бүгенге көндә аларның беренчесе искергән, заманча итеп кабул ителми…
 

* * *

Миграция… Нәрсә язарга? Нәрсә турында язарга? Фикер тупларга, эшләргә өч аем бар әле минем. Аннары, ким дигәндә, берничә күренеш язып, кураторларга кытай теленә (ә минекен әле инглиз теленә дә – С. Г.) тәрҗемә итү өчен җибәрергә кирәк.

…Нәрсә турында язарга? Фикер тупларга, эшләргә… ике ай вакытым бар әле…
Тукта... Темам, пьеса геройлары... янымда лабаса! Җаныма күптән тынгы бирми азапласа да, әлегәчә үземдә бу теманы ерып чыгарлык көч тапмый идем. Дәү әниемнең сугышта хәбәрсез югалган 18 яшьлек абыйсы Нәкыйпнең язмышы язарга этәргеч бирде. Пьесамда, концлагерьдан азат ителгәч, ул башка илгә качып китәргә мәҗбүр була… Моңарчы, үземне аяп, концлагерьлар турында берни дә укымый идем. Хәзер Интернетны аркылыга-буйга гизеп, концлагерьда исән калган кешеләрнең истәлекләре белән кызыксындым, документлар белән таныштым, фотоларын карадым. (Хәзер шулар исемнән чыкмый, күз алдымнан китми. Тәэсире көчле булды. – С. Г.) Пьесамда коточкыч күренешләр дә, сугыш кыры да юк. Әмма башыннан ахырына кадәр шул чор кешеләрен, алар кичергәннәрне йөрәгем аша уздырып, күз яше аралаш яздым…

 

* * *


Кытай таякчыкларын куллана белүем чамалы гына иде. Ә Пекинда беренче мәртәбә өстәл артына утыруга ук шуның кадәр оста итеп уйнаттым тегеләрне! Ач карын әллә нигә өйрәтә ала икән! (Скрипкада да уйнарга өйрәтмәсме? – С. Г.)



Мәшһүр Пекин үрдәген татып карадым – тәмле! Кыздырган ит, кыздырылган яшелчә – болары да ашарлык.




Безнең өчен экзотика булган лотосны да авыз иттек.

 

Икенче күренеш – Шанхай

Вилма Штритоф: «Чын эшнең беренче адымнары башланды. Язучылар текстларының язган кадәресен алдан җибәрделәр. Аларның фикерләү юнәлеше, стиль, образлылык, язу планнарын күрдек. Кайбер авторларда төзек план, булачак пьесаның тотрыклы структурасы, берничә күренешләре тулаем язылган булса, бүтәннә­ренә башка юнәлеш бирергә, кабат илһамлан­дырырга туры килде. Барлык язучыларга да пьесаларының көчле һәм йомшак якларын күрсәттек. Сорауларыбызга җа­вап­лар алдык. Язучылар безне ишетерме? Киңәш­ләре­безне истә тотармы?.. Гомумән, без бик канәгать калдык. Эш бара! Уңай нәтиҗәләр буласына шигем юк!»


* * *

Сигез драматургның икесе – ир-ат, алтысы – хатын-кыз. Башта моңа игътибар итмәдем. «Сездә драматург хатын-кызлардан тагын кемнәр бар, алар ни турында яза, аларны нинди проблемалар борчый?» – дип сорагач, уйга калдым. «Бездә драматургларның барысы да диярлек ир-ат» дигән җавап аларны гаҗәпләндерде.

Вилма Штритоф: «Словениядә дә хатын-кыз драматурглар әллә ни күп түгел… Драма ул – проза, шигърияткә түгел, архитектурага якынрак тора дигән гыйбарә ишеткәнем бар. Килешәм. Пьеса – уку өчен генә түгел, иң мөһиме: сәхнәдә куелу өчен языла.
Ул – фабула, сюжет сызыгы, авторның фикер агышы гына түгел. Ягъни пьеса язу – зур хезмәт. Драматургиядә хатын-кызның аз булуын нәкъ менә шушы факт белән аңлатып була дип әйтә алмыйм. Ирләр беллетристикада, шигърияттә, башкада да алда бара бит… Әмма башка өлкәләрдәге кебек үк, бүгенге көндә хатын-кызның авазы көннән-көн көчлерәк яңгырый.

Ким Дэвис, драматург (АКШ): Безнең театрлар барлык авторлар белән дә эшли алмый, алар артык күп. Ә менә ир-ат һәм хатын-кыз драматурглар саны бертигез диярлек. Әмма шунысы хак: ир-ат пьесалары ешрак куела, аларның карьералары да дәвамлырак…

Майк ван Граан (Кейптаундагы Африка сәнгать институтының башкарма директоры): Бездә драматурглар саны арта бара. Хатын-кызлар да җитәрлек. Африка театр җәмгыятендә берничә хатын-кыз язучы бар, ә менә «кара» җәмгыятьтә алар азрак. Соңгы вакытта Кейптаунда узучы пьесалар фестивале драматург һәм режиссерлар арасында хатын-кызлар санын арттырыр дип өметләнәбез.

 
Драма – сүзләрдән төзелгән уникаль бина. Бу бинаны һәрдаим яңача төзи белергә кирәк. 


           


Ризыклары телне йотарлык! Гурманнарга – Шанхайга гына барырлык. Вок-табада пешкән моңарчы күрмәгән яшелчә-үләннәр күп сәяхәт итүче норвегларымның «м-м-м!» дигән сокланулы хуплавын алып торды. Сүз уңаеннан, өйгә кайткач, вок-таба алып куйдык. Хәзер ара-тирә кытай ризыклары белән сыйланабыз.

       

 Оештыручылар рестораннарда безгә ризыкны үзләре сайлады. Югыйсә әллә ниләр ашап ташлар идек! Ә кытайлар үзләре бар нәрсәне дә ашый кебек... Ите генә түгел, бер генә әгъзасы да әрәм булмый. Безне кызганып, чаян­-тара­кан­нар, диңгез хәшәрәтләре, дәү әкәм-төкәмнәрне күрсәтеп тормадылар. Ә без аларны барыбер күрдек...


Өченче күренеш – Гуанчжоу




Вилма Штритоф: «Бу сессия иң җитдие булды. Барлык кураторлар язылган текстлар белән танышып чыкты һәм сигез пьесадан әлеге моментка иң яхшы дип табылган өчесен сайлап алды. Шул пьесаларның берәр күренешен махсус чакырылган режиссерлар сәхнәләштерәчәк. Калган пьесаларның да кечкенә кисәкләрен режиссерлар карап чыгарга риза булды».



Өченче сессиягә өч режиссер килде. Кытайдан Фунг Вай Ханг, Германиядән Матиас Йохманн һәм Норвегия­дән Йон Томбре.

Миңа Кытай режиссеры билгеләнде. Үзен Бобо дип таныштырды. (Кытайлар кайвакыт үзләрен истә калырлык исем белән атый – С. Г.) Бобо: «Үземне түгел, сине, пьесаңны күрсәтергә те­лим. Шуңа күрә минем өчен текст – беренче чиратта», – диде.



Элек актриса булган режиссерыма кытай актерлары белән шактый эшләргә туры килде. Нигәме? Монда актерлар би-ик эмоциональ шул! Никадәр ныграк кыч­кырсаң, йөз белән никадәр күбрәк хәрәкәтләр ясасаң, шулкадәр үтемлерәк дип кабул ителгән. Менталитет шундый. Телне белмәгәч, кешеләр сөйләшәме, бәхәслә­шәме, талашамы – һич аңлыйм димә… Кыскасы, актер­лар­ның эмоцияләрен басарга тырыштык. «Тынычрак... Гадирәк… Кулларны болгамыйча гына…» – Бобо эмо­ция­ләренең градусын киметеп торды. Баш рольне баш­каручы егеткә дә мин:
«Бу вакыйга да, үзең белән бул­ды дип кабул ит. Тормышта ничек әйтер идең, шулай әйт. Ахыргы сүзләрне эмоциягә баетыр өчен тавышны арттырма, киресен­чә… кимет. Хис-эмоцияләрең бәреп чыкмасын, аны тыеп тор, ә шул тыелуың, ме­нә, күрен­сен!
Күзеңнән… яшьләр атылып чыгарлык булсын…» – дип өйрәткән булдым. Нишләр инде үзе тагын…
 
 «Кара, безнең көйгә охшаган бит бу!» – диеште актерлар.

Ышанасызмы, Бобо татар бию көен табып, актерларны татарча биетеп тә алды бит әле! «Шә-әп!» – дип, авызымны ерып торганда, режиссерым: «Ә ахырда синең татарча җырлавыңны телим», – димәсенме?! Кытай тикле Кытайда кайчан җырларга туры килер иде әле?! Һәр репети-циябезнең ахырында кытайлар «Су буйлап»ны җиренә җиткереп көйләп чыга торган булдылар.



Дүртенче күренеш – спектакльләрнең эскизлары

«Black box» театр студиясе каршысында исемнәребез һәм фотоларыбыз куелган зур баннер тора. Шуның янында, бала-чага сыман төрле кыяфәтләргә керә-керә, фотога төшеп мәш киләбез. Сөйләшәбез, көлешәбез. Эчке дулкынлану хисен ничек тә яшерергә тырышу бу. Менә тамашачылар утырышты. Оештыручылар тарафыннан сәламләү сүзләре әйтелде. Ут сүнде.



Пьесама да килеп җиттек... Соңгы минутта гына туган телемдә җырларга әзерләнәм. Күпме репетиция ясадым, бар да яхшы булачак... Менә... Башладым... «Идел бит ул, тирән бит ул…» Төп героема карасам… Тамагыма төер утырып, тавышым калтырап куйды… Актерның күзләрен­дә нәкъ мин теләгәнчә – яшь бөртекләре ялтырый иде.

Барлык эскизлар уйналып чыккач, иң кызык өлеш – тамашачылар белән фикер алышу башланды. Пьесам кытай тамашачысына бик якын һәм аңлаешлы булып чыкты. Бер кыз сәяси әләк аркасында качып китәргә мәҗбүр булган бабасы турында сөйләми булдыра алмады... Яңа бер пьеса язарлык кеше язмышы иде бу!




.Әлеге күренештә Кытай артистлары татарча бии.




Язылачак күренеш 2017 елның көзен көтәргә калды. Шанхайда (ә бәлки, Норвегиянең берәр шәһәрендә – С. Г.) театраль фестивальдә сигез пьесаның барысы да уйналачак дигән план корылган. Бу – олы юлыбызның бер нәтиҗәсе. Аңарчы пьесаларыбызны «тарап», ахыргы вариантын кураторларга җибәрергә кирәк.

Ким Дэвис: «АКШта конкуренция бик зур. Шуңа күрә театрга пьесаңны илттең дә, ул тиз генә сәхнәгә куелачак димә. Күп очракта театр җитәкчесе аларга туры килүче пьесаны үзе эзли. Һәм, гадәттә, инде кайдадыр куелганнарын һәм дан казанганнарын сайлый. Яки язучының агенты бу эшне уңай хәл итә ала. Әйе, театраль агент эшне күпкә җиңеләйтә. Кыскасы, агенты булмаган язучыга сәхнәгә менү бик авыр».

Майк ван Гаан: «Мин субсидиягә ия театрда драматург булып эшлим. Пьесаларым шунда сәхнәләште­релә. Бәйсез драматургларга авыр, алар пьесалары куелсын өчен акчаны үзләре табарга мәҗбүр. Хәер, бездә Дәүләт Сәнгать Шурасы бар, ул акча ягын хәл итә. Әмма еш кына яңа әсәрләр төрле фестивальләр, шәхси фондлар акчасына сәхнәләштерелә».
 


* * *

Безнең эш шуның белән тәмамланды дисәң дә була. Оештыручылар алга таба пьесаларны партнер театрларга таратачак. Пьесаңның башка илдә сәхнәгә куелу мөмкинлеге күңелне кытыклый, әлбәттә... Өмет чаткысы тагын бию халәтендә!..

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy