Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Висбаден

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
21 декабря 2016
1295 карау
Монда Пушкинның кызы Натали – графиня Меренберг гомер иткән, монда урамдагы һәр агачка номер сугылган, һәр вилла архитектура һәйкәле санала... 280 мең кеше яшәгән кечкенә генә шәһәр ул Висбаден. Франкфурт-на-Майне аэропортына туры рейслар ачылгач, Казанга шактый якынайды ул хәзер. 
Юл көзге кебек тигез булгач, машинаның нинди тизлек белән барганын чамалап та булмый. Хәер, чикләүләр барыбер юк. Германия бу! 

– Көннәр яңа ачылды.  Моңарчы гел яңгыр яуды – бакчада җиләкләр череп бетте...

Шоферыбыз русча сөйләшә – Россиядән күчеп киткән немецларның берсе бугай. Сүзне шул якка борабыз. Әйе, туксанынчы елларда күченгән. Бәләкәй  генә бизнесы бар: өч фатир сатып алган, аларны кайнар чыганакларга дәваланырга килүчеләргә тапшырып, акча эшли. Отельләр бер тәүлеккә илле евро ала, ә ул – утызны. «Ә исемегез ничек?» – дигән сорауга ул серле елмаеп визиткасын гына сузды: «Фамилиямне укый алырсызмы?» 
– Аюпов?! Виктор Аюпов?




Франкфурт-на-Майне аэропортыннан Висбаден шәһәренә кадәр 20 минутлык юл. Шул арада әбиләренең Казакъстанның Караганда шәһәренә сөргенгә Казан ягыннан сөрелүен, бай гаиләдән булуын әйтергә өлгерде ул. Әбисенең намаз укуын, өйдә татарча гына сөйләшүен, әтисе Мидхәтнең кабере Карагандада калуын, анда кайткан чакларда муллага сәдака бирүен... Әтисе, әйе, рус кызына өйләнгән булган – Виктор олыгайган әнисен инде Германиягә бөтенләйгә алып килергә җыена. «Жди меня» тапшыруын гел карыйм. Сорашырга әтинең бер якыны калмады шул – Татарстанда, бәлки, туганнар да яшәп ятадыр», – ди ул. Бик мөмкин, тотыныр бер җеп очы да тапсак менә...    
Әбиегезнең исеме ничек иде? – дим. 
Әнкәй...
Тамагыма төер тыгыла. Бу юллар оныгы исемен дә белмәгән татар карчыгына бер дога булсын... 
(Кызганыч, Виктор белән кабат күрешә алмадык – киткәндә икенче шофер озатты. Безне каршыларга барганда аның ничек дулкынлануы турында ул сөйләде. «Сөйләшә белмәсәм дә, татарча күп нәрсәне аңлыйм. Казанны барып күрәсем килә», – дигән хыялы чынга ашсын иде инде Викторның.)


* * *

Алда ике көн ял булганга күрә беркая да ашыкмыймы соң бу Висбаден халкы? Урамдагы барлык кафелар, рестораннар шыгрым тулы – буш өстәл табам димә. Тирә-юньдә – берьюлы бик күп кеше сөйләшкәндә була торган гүләү. Тыныч гүләү. («Ашыгыч ярдәм», «Янгын сүндерү» машиналарының безне сискәндергән тавышына алар игътибар да итми. Гел шулай бик каты кычкыртып узганга күп йөриләр кебек тоелдымы соң?) Висбаден шәһәрен «немецларның Ниццасы» дип атыйлар. Мондагы кадәр байлар Германиянең бер каласында да юк. Алар яшәгән виллаларның матурлыгы, затлылыгы! Әйе, тормыш матур, ул – бер генә, ашыгып, кабаланып нигә ямен җибәрергә? (Хәер, халык шимбә кичкә таба бер ашыгып, ыгы-зыгы килеп ала икән. Якшәмбе көнне аларда кибетләр эшләми. Хәтта ипи кибете дә! (Безнең: «Ничек инде эшләми?» – дигән соравыбызга сорау белән җавап бирделәр: «Ә сатучылар ял итәргә тиеш түгелме? Профсоюзлар беркайчан да аларны эшләтү белән килешмәячәк!») Шуңа күрә шимбә көнне кичке якта һәркем: «Берәр нәрсәне алырга онытмадыммы? Ялларда аптырамаммы?» – дип, борчылырга керешә, кибет киштәсендә ни күрә – кирәксә дә, кирәкмәсә дә шуны сатып ала башлый. Әйе, шимбә – немецлар өчен кечкенә ахырзаман!)



Висбаден гомер-гомергә туристлар шәһәре саналган. Гади туристлар түгел – аристократлар! Мондагы казино дөньяның иң билгеле һәм иң бай кешеләре өчен очрашу урыны булган. Кайчандыр бер уен өстәле артына Достоевский һәм Вагнер утырган монда. Комарлы уеннар белән Достоевский нәкъ шушында мавыгып китә. 

«Нассауэр Хоф» отелендә Федор Михайлович торган бүлмәнең тәрәзләре  Висбаденның курзалына карый. Юлны гына атлап чыгасы да, казино ишекләрен ачасы... Беренче тапкыр ул бәхетен 1862 елда сыный. Анысында югалту аның кадәр зур булмый әле. Икенче тапкыр аяклары аны казинога 1863 елның җәй ахырында алып керә. Язучының Парижга, сөяркәсе Апполинария Суслова янына барышы. Күп акча отуның серен дә ачкан күк була да бит... Юк шул! Өстәвенә, бер югалтуга икенчесе кушылып китә: Парижда Суслова аны: «Син бик соң килдең. Мин инде башка берәүне яратам», – дип каршы ала... Ә 1865 елда Достоевский бу казинода үзенең бөтен байлыгын калдыра! Бар ашаганы ипи белән судан торган көннәр башлана. «Отельдәгеләр ач икәнемне белмәсеннәр өчен көндез чыгып йөреп кайткалыйм», дип яза ул хатында, Висбаденны «каһәр төшкән кала», дип  атый, «күземне ачып карыйсым да килми», ди. Атаклы «Игрок» романын шул вакытта яза ул. 26 көн эчендә! Китап өчен алган акча бурычларны түләргә, Россиягә кайтырга җитә. (Романны тәмамлаганчы, язучы стенографист кызга гашыйк булырга өлгерә. Яшь аермалары бик зур булса да, Анна белән кушылып, гомер азагына чаклы бергә яшиләр алар. «Рулеткага башка якын да килмәм!» – дип, Достоевский шушы Анна Сниткинага вәгъдә бирә инде. Тормышта гел шулай: бәхетсезлектән бәхеткә дә күп вакыт бер генә адым.)
Әмма Висбаден дөньяга атаклы казиносы белән түгел, термаль чыганаклары белән таныла. Аларның шифасы инде бу җирләрне ачкан борынгы римлыларга ук билгеле була. (Кайнар суның төбендә калган юшкынны җыеп, шарчыклар ясап, өйгә – хатыннарына озата торган булганнар. Аның чәч буярга яравын ничек ачыкладылар икән, монысы тарихта билгесез). Рус дворяннары монда килеп айлар буе ял итәргә яраткан. Романовлар, русның бөек рәссамы Явленский, әдипләр Тургенев, Гоголь, композитор Чайковский... Менә ни өчен Висбаденны «рус эзләрен иң күп саклаган немец шәһәре» дип атыйлар! Тагын бер генә тарих сөйлим дә. 



1844 елны герцог Нассауский (Висбаденны куроротка әйләндергән кеше ул!) император Николай I нең туганы Елизавета Романовага өйләнә. Яшьләр бер-берсен өзелеп ярата! Әкият кебек була бу никах: кәләш яшь, чибәр һәм бай. Әмма бәхет кинәт өзелә... Нәкъ бер елдан, бала тапканда герцогиня вафат була. Аның бирнә акчасына Висбаденда православие чиркәве төзиләр. 8 ел буе! Нероберг тавындагы бу затлы гыйбадәтханә – Висбаден символларының берсе – бүген рус җире дип санала, яшеллеккә күмелгән гаҗәеп матур кала аннан уч төбендәге кебек күренә...
Сүз уңаеннан: казиноның ишекләре бүген дә ачык. Анда рулетка да, блек-джек та, покер да уйныйлар, төрле модельдәге ике йөзләп уен автоматы да үзенә чакырып тора диделәр. Билеттан баш тарттык – бу безнең дөнья түгел... Ә менә термаль чыганакның никадәр кайнар икәнен тоеп карый алдык! 67 градус! Кул пешә! Бассейнга аны суытып тутыралар, әмма бу суда 20 минуттан артык ятарга ярамый – аннан ул файдадан бигрәк зыянга әйләнә. 
 


* * *

Германия табибларын могҗиза тудыручыларга тиңлиләр. Ярдәм эзләп алар янына чыгып китүдән Ходай үзе сакласын, әлбәттә... Әмма «сакланганны  саклармын» дигән сүз дә бар бит. Эшлекле сәфәргә барган яки ял иткән җирдән сәламәтлегеңне тикшертеп кайту мөмкинме икән биредә? 
– Бик мөмкин! – ди доктор Виктор Буяновский. – Диагностика өчен бер көн җитә: йөрәк, үпкә, корсак куышлыгын, баш миен, кан тамырларын, калкансыман бизне, канны тикшерергә, гастроскопия ясарга. Алдан ук әйтеп куям: бәяләр Мәскәү клиникаларыннан югары түгел.
«Clinical Solutions» компаниясенең идарәче директоры Виктор Буяновский инде ун елдан артык чит ил пациентларын Германия клиникаларына дәваланырга һәм тикшеренергә килүне оештыру белән шөгыльләнә. Шул вакыт эчендә компания 4 мең кешегә ярдәм иткән. «Сезне бай һәм бәхетле итү кулыбыздан килми, әмма сәламәт булсагыз, моңа үзегез ирешәчәксез!» – диләр алар. 

Без бүген Висбадендагы «DKD Helios» клиникасы белән танышабыз. Шаккату, мөгаен, аның ишеген ачып керүгә башланадыр: зур холл, кибетләр, кафе, чәчтарашханә, банкомат... Отельгә эләктем дип уйларсың! Бер мең урынга исәпләнгән күп профильле клиника бу. Монда күргәннәрнең барысын сөйләп чыгу мөмкин түгел, тик шулай да...



Профессор Маркус Кнуф балалар һәм яшүсмерләр үзәген җитәкли. Күп сөйләшми ул, әмма шушы сабыйларны аталарча яратуы, алар өчен борчылуы, сөенүе – барысы да йөзендә чагыла. Сүз аларга күчтеме – балкып китә! Докторның иң зур горурлыгы – яңа туган балалар реанимациясе бүлеге. Ел саен авырлыгы кило ярымнан азрак булган 70-80 баланы саклап калалар икән. Әти-әниләр палатасы да шунда ук – теләгән чакта сабыйлары янына керә, шушында куна алалар. 
– Ә хәзер сезгә тагын бер могҗиза күрсәтәм! – профессорның йөзе кабат балкый. – Менә бу егет 340 граммлы булып туды. Ул инде хәзер үзе сулый!

340 грамм! Булмас дисезме?! Үз күзләрем белән күрмәсәм мин дә ышанмас идем... Уч төбенә сыеп бетәрлек ул нәнигә кигезерлек кечкенә памперс та тапканнар хәтта! Кювезларның башкаларында үсеп ятучы 900-1000 граммлы балалар аның янында баһадир булып күренде. 
22 атнадан туарга ашыккан бармак башы кадәр малай күзләрен ачып, кулларын селкетеп, безне озатып калды. Реанимация бүлегеннән чыгабыз: гаҗәп – урамда нинди кием, нинди аяк киеме белән йөрсәк – шулай кердек без анда.
Доктор Габриэль Хун – диагностика клиникасында гинекология һәм гинекологик онкология бүлеген җитәкли. 

– Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматлары буенча хатын-кызлар арасында иң таралган авыру – күкрәктәге яман шеш, – ди ул. – Чирне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау максатыннан Германиядә күп эшләнә – диагностика шуңа корылган. Бездә 30 яшьтән узган һәр хатын-кыз елга бер тапкыр күкрәгенә УЗИ ясатырга тиеш. Гадәттә, ясаталар да. Маммографиягә караганда, УЗИда шеш яхшырак күренә. Әгәр күкрәктә ниндидер үзгәрешләр барлыгы ачыклана икән, шунда ук пункция ясала, аннан кирәк икән инде – химия терапиясе. Операция вакытында, гадәттә, күкрәкне тулысынча түгел, аның шеш булган өлешен генә алабыз. Фәнни яктан расланды инде – күкрәкне бөтенләй алып ташлау терелү-терелмәүдә бернинди роль уйнамый. Күкрәкне саклап калу исә хатын-кыз өчен психологик яктан да, эстетик яктан да бик мөһим. Яман шеш диагнозы куелган хатын-кыз иң элек онкопсихолог белән аралаша. Психолог ярдәмен авыруның туганнары да ала: бу хәбәрдән беренче мәлдә алар да югалып кала бит... 



Диагностика клиникасына мөрәҗәгать иткән һәркемгә аерым табиб билгеләнә дип сөйләделәр: тикшеренү планын ул билгели, соңгы сүзне дә ул әйтә. Бер көнлек бу тикшеренү программасы – Check-Ur – бөтен дөньяга билгеле. Аны узарга Германиянең барлык почмакларыннан гына түгел, Европаның барча илләреннән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россия, Украина, Америка, хәтта Кытайдан киләләр! Япониянең исә клиникада үз вәкиле бар. Теләге булганнарга виза алырга да, кунакханәгә урнашырга да булышалар, клиника белән аэропорт арасындагы трансферны да оештыралар, тәрҗемәче дә табалар. (Хәтта медицина самолеты белән авыруны барып алып та кайталар! «Андый очраклар да бар, – дип сөйли Виктор. – Берничә ел элек, мәсәлән, Мәскәүдән шалтыраттылар: бала җитлекмичә туган, хәле авыр. Очкычта алып кайттык. 900 граммлы иде. Балалар реанимациясе бүлегендә 3 айдан артык ятты ул. Былтыр алар белән Мәскәүдә очраштым: сау-сәламәт, шундый шук бала!) 

Кемгәдер үзенә куелган диагноз буенча тагын бер фикер ишетү бик мөһим: интернет аша җибәрелгән анализлар буенча клиника профессорлары үз сүзен әйтә, дәвалау буенча тәкъдимнәрен юллый. Өстәмә тикшеренүләр кирәк дип тапкан очракта – клиникага чакыралар.  
Ә шулай да бездә һәм менә аларда медицина хезмәте күрсәтүнең аермасы нәрсәдә? Заманча технологияләр белән безнең хастаханәләр дә мактана ала бит хәзер. Бу сорауны Краснодар өлкәсендә яшәүче туганын Висбаденга дәваланырга алып килгән абзыйга да бирдек. Без бу очракта көчсез, дип, 32 яшьлек иргә үзләрендә ярдәм күрсәтүдән баш тартканнар. Яман шеш... «DKD Helios» клиникасында аңа 8 сәгать дәвамында бик катлаулы операция ясаганнар, ул инде аякка баскан.  
– Монда һәркем – шәфкать туташлары, докторлар, реаниматорлар үз эшен белә һәм җиренә җиткереп, иң югары дәрәҗәдә башкара. Бөтен сер – шунда, – диде әңгәмәдәшебез.
– Юк, безнең докторлар да Аллаһы Тәгалә түгел, – дип сүзгә кушыла Виктор Буяновский. – Өмет булмаган очракта өмет уятмыйбыз... Безнең сайтка көн саен 70-80 кеше керә. Менә бу яллар эчендә 9 «запрос» булды. Миңа әле аларны өйрәнергә, белгечләр белән киңәшергә кирәк. Ярдәм итеп буламы, ярдәм итәргә кирәкме? 24 яшьлек бер кыз менә күзлектән котылырга тели, килешми, ди. Аның проблемасын хәл итү өчен пычак астына яту мәҗбүри дә түгел. Күзнең мөгез катлавы нәзек булса, аңа лазер белән кагылмавың хәерлерәк.  



Немецлар бер елга табибларга уртача 15 (!) тапкыр мөрәҗәгать итә икән. Ай саен керемнәренең саллы өлешен үзенә алып барган медицина страховкасы (студентлар өчен, мәсәлән, бер айга ул – 50 евро, 1500 евро алып эшләүче хезмәткәр өчен – 150 евро, хезмәт хакы 5000 евро булган менеджер өчен – 500 евро) сәламәт яшәү рәвеше яклыларны, исәнлеге турында даими кайгыртучыларны хуплыйлар анда. Сирәгрәк авырсаң – страховканы түләүдә дә ташламаларга ия буласың. «Әмма кирәк икән, кереме аз булганнарга, эшсез сукбайларга да медицина ярдәме, һичшиксез, күрсәтелә», – дип кат-кат әйттеләр. Кеше кадерен бар нәрсәдән өстен куюлары һәр гамәлләрендә чагыла. Виктор сөйли:
– Нюренбергта хирург булып эшләгән чагым. Берсендә клиникадан төн уртасында шалтыраттылар. Бик тиз барып җитәргә кирәк иде... Шәһәрдә сәгатенә 50 километрдан артык тизлек белән йөрергә ярамый. Ә минем һәр минутым исәптә! Өлгерергә кирәк, тик ничек? Өйдән чыгышлый полициягә шалтыраттым: хәлне аңлаттым. Машинамның номерын, кайсы урамнан кая баруымны гына сорадылар... Берничә минуттан алдымда полиция машинасы пәйда булды. Шәһәр урамнары буйлап сәгатенә 150 чакрым тизлек белән очтык без! Клиникага килеп җиткәч, машина тәрәзәсен төшереп кул гына болгады да, полицейский китеп барды...        
 

* * *

Висбаденнан Рейн елгасы үзәненә – 20 чакрым. Шулкадәр җир узып килеп тә аны ничек күрми китәсең?
«Телевизордан күрдем: бер депутат стакан белән алып, Рейннан су эчте, – дип сөйли гидыбыз Стелла. – Соңгы вакытта ул бик чистарды». Кайнап, ашыгып, язгы ташуны хәтерләтеп ага Рейн. «Әйе, чиста булса да, коенырга кушмыйлар. Әмма бала-чага тыңламый шул, әти-әнисенә хәсрәт китерәсен уйламый», – ди Стелла. 



Әгәр кайчан да булса безгә берәр чит планетадан килсәләр һәм туп-туры шушы Рейн үзәненә төшсәләр, алар: «Җирдә кешеләр виноград кына ашап тора икән», – дип уйлар, мөгаен. Уңда, сулда, артта, алда, тау битендә, тау итәгендә – бөтен җирдә йөзем куагы! Атаклы немец рислингының туган төбәге бу. Рислинг шәрабына шикәр бөтенләй кушмыйлар – куагында балланган йөземнән генә ясыйлар. Ә йөземдә шикәрнең күпме булуы аны кайчан, ничек җыюга бәйле. Иң баллысы – җылылык 7 градус торган төнне җыелганы икән. Алты да түгел, сигез дә – нәкъ менә җиде! Һәр елны мондый төннәр булмый да икән әле.   



...Виноград үстерү белән шөгыльләнүче Гроссларның җәйге терассасында утырабыз. Янәшәдә – йөзем бакчасы, яшел тәлгәшләргә биредән үрелсәң дә кул җитәрлек. Гроссларның әти-әниләре дә, әби-бабалары да йөзем үстергән, шәраб ясаган. «11 гектар мәйдандагы 6-7 мең виноград куагын мин дә улыма тапшырырмын дип өметләнәм, – ди хуҗа. – Бу эш аңа ошый, инде бүген үк кул арасына керә. Күрәсез, кафе да тотабыз. Унсигезәр сәгать аяк өстендә без алай да өлгермибез. Уңышны җыярга Польшадан килгән эшчеләр булыша. Барысы да кул белән эшләнә. Рислингның 25 сортын ясыйбыз. Виноград үстерүче ир-атка башлы-күзле булу авыррак хәзер – хатын-кызның авылда бик каласы килми. Минем ул яктан бәхетем булды...» 

Казан–Висбаден–Казан. 

  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy