Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешМин ачкан дөнья → Лондон–Казан арасы...

Лондон–Казан арасы...

Наталья Гренадерова
Наталья Гренадерова
22 февраля 2017
825 карау
Кечкенәдән үк Олимпия уеннары белән кызыксынып үстем, ул гаиләбезнең хоббие. Моңа кадәр Олимпиадаларны телевизор аша гына карый идем, Лондонда узачагына өч ел элек үк «Барам!» дип планлаштырып куйдым. 

Лондон алай ук ерак түгел – Европада. Минем өчен таныш шәһәр – моңа кадәр Татарстан хөкүмәтенең «Алгарыш» программасы буенча грант отып, Манчестер Метрополитен университетында укып кайттым. Лондонда дусларым да күп. Шуңа да, җай чыгу белән, ике дә уйламыйча Олимпиадага юл тоттым. 


Лондон турында
Мин Лондонны бик яратам! Аның атмосферасы ук искиткеч! Нәрсәсе беләндер Казанга да охшаган. Ул да шундый ук мульти-культуралы, күпмилләтле шәһәр. 
Анда – динамика, яшьлек. Анда – тарих... Музейларның иге-чиге юк, уку йортлары санап бетергесез, банклар, ресторан-кафелар, парклар... 

Манчестерда укыганда, мин Лондондагы Олимпиада буенча диссертация яздым. Тикшеренүләр вакытында Бөекбританиянең спорт индустриясе вәкилләреннән ин-тервьюлар алдым. «Лондон Олимпия уеннарын ничек кабул итәчәк?» дигән соравыма Олимпия комитетында: «Лондон – Лондон инде ул: аның үз тормышы. Олимпиада да бәйрәмчә үтәчәк», – дип җавап бирделәр. Аңа кадәр җәйге Олимпия уеннары Пекинда узды. Алар бик югары дәрәҗәдә оешты-рылган иде. Кытайлар дәрәҗәсен саклау катлаулы булыр сыман иде... 

Аэропортка килеп төшүгә мин бәйрәмне тоймадым әле. Аэропорт – туристларны кабул итә торган урын, аны байраклар, әләмнәр, баннерлар белән бизәлгән итеп күрәсем килгән иде. Чынлыкта, туристларга аккредитация үткәрә торган өстәлдән башка, Олимпиада турында бернәрсә дә сөйләми иде. Бәйрәм дигәннәре килеп чыкмас, ахры, дип шөбһәләндем. Әмма юкка икән: Лондон тоташ бәйрәмгә әверелде – туристлар бик күп килгән, һәркайсы үз милли символи-касы белән йөри, ә лондонлылар кунакларга карата бик дустанә мөнәсәбәттә. Күренеп тора иде: шәһәрләрендә шундый зур вакыйга үтүгә алар бик канәгать, бик тә шат. Олимпия уеннары башланган-чы шәһәр мэриясе бәйге игълан иткән булган: Лондонда яшәүче һәркем үзенең ишегалдында Олимпиадага багышланган кечкенә бәйрәм ясый. Моның өчен махсус әләмнәр, плакатлар әзерләнгән... 

Олимпиада вакытында Лондонда һава торышы да көйсезләнеп тор-ды. Бу да үзенә күрә бер плюс булды, чөнки Лондон томаннары, яңгырлары белән танылган. Ә җәй көне анда яңгырлар аз ява. Бу юлы исә томанлы һава торышы тантанага Британия атмосферасын гына өстәде. 


Җанатарлар турында 
Һәрбер туристка бушлай шәһәр картасы, метро маршрутлары әзерләнгән иде. Һәрбер кафе, бар, ресторанда ярышлардан туры трансляция барды. Бик күп илләр милли йортларын оештырган. Ягъни кайсыдыр паркта, кайсыдыр ресторанда урын арендалаганнар. Олимпиада практикасында еш кулланыла бу. Мин Ирландия, Россия, Австрия, Бразилиянең милли йортларында булдым. Алар иртәдән кичкә кадәр эшли, анда да турыдан-туры трансляция бара. 

Беренче көннәрдә стадионнар тулып җитмәгән (соңыннан гына трибуналар күз ачып йомганчы тула иде). Кызганычка каршы, мин дә ярышларны мәйданнан ук күзәтә алмадым. Россия гражданы буларак, билетны махсус оештырылган веб-сайт аша квота кысаларында гына сатып алала идем. Ә Бөекбритания җирендә бу мөмкин түгел иде инде, билетлар шул ил кешеләренә генә сатылды. 
 
Лондон сүзендә торды: мин чыннан да бер атна буе бәйрәмдә яшәп кайттым. 


Башта безнең спортчылар җиңүләр белән әллә ни шатландыра алмады. Россия туристларының кәефе төшүен төшмәде, әмма борчылу бар иде. 

Ә менә Олимпиада ахырына таба, җиңел атлетика буенча ярышлар башлангач, безнең җыелма командага җиткәне булмады. 
Шуны да әйтәсем килә: без гел беренче булырга өйрәнгән. Мөгаен, бу Советлар Союзы чорыннан калган гадәттер. Һәм безнең өчен көмеш, бронза – медаль түгел, алтын гына булсын. Чынлыкта, бу дөрес түгел. Безнең спортчылар беренче көннәрдә дә күп тапкыр-лар икенче, өченче урыннарны яулады бит. Ни генә дисәң дә, көмеш белән бронза да – Олимпиада медальләре, һәм алар да бик зур казаныш. Планетаның иң яхшы өч спортчысы арасында дигән сүз бит ул! 
 
Миңа күп спортчыларыбызның  җиңүләрен ватанга һәм җанатарларга багышлавы бик ошады. 

Үзебезнең спортчыларга хәерхаһлы булырга кирәк, алар өчен бу җиңү дә бик кадерле. Аларга безнең теләктәшлек мөһим, ватаннарында аларны яратуларын һәм көтеп алуларын белү кирәк. Британия җанатарлары нәкъ шуның белән аерыла да: алар уеннарда катнашкан һәр спортчы-сын ихлас ярата, беренче унлыкка керсә дә, спортчыны алкышларга күмә, зурлап, газета-журналларга язып чыга.


Җиңүләр турында 
Озак еллар инде спортта лидер булып АКШ белән Кытай кала. Мин белгеч түгел, Олимпиадалар белән кызыксынып баручы буларак кына бу уңайдан ниндидер фикер әйтә алам. Без элек, Советлар Союзы булып яшәгәндә, беренче урыннарны яулый идек. Әгәр бу юлы да Россия һәм БДБ илләренең медальләрен кушып санасак, Кытай белән АКШтан күпкә алда булыр идек. Аннары, без – авыр туксанынчы елларны кичергән халык. Туксанынчы елларда балалар аз туды. Хәзер Олимпиа­дада чыгыш ясаучы спортчылар­ның төп өлеше – туксанынчы елгылар. Ул вакытта илне саклап калыргамы, мәгарифкә игътибарны арттырыргамы, спорт белән шөгыльләнергәме – кыйбла да анык кына билгеле түгел иде әле. Атаклы спортчылар бармак шартлату белән генә барлыкка килми бит, аларга күп көч салырга кирәк. Зур җиңүләр ныклы база, мәктәп, әзерлек таләп итә. Без акрын-акрын спорттагы шушы традицияләрне торгызып киләбез. Безнең җыелма команда Пекиндагы Олимпиадага караганда уңыш­лырак чыгыш ясады,  димәк, дүрт ел эчендә без яңа чемпионнар үстерә алганбыз. 

Кытайга килгәндә исә, анда Олимпиадага әзерләнү системасы машина сыман, диләр. Спортчының дөньякүләм танылырлык шанслары барлыгын күрәләр икән, аның тормышы туктаусыз әзерлеккә әйләнә. Бер мизгел өчен генә еллар буе чыныктырылган кылыч сыман, алтын медален яулаганнан соң ул инде тормышта үз урынын таба алмый. Ә бит спорт – беренче чиратта, сәламәтлек, ул үзмаксат булырга тиеш түгел. 

АКШта спортка бизнес-струк­тура­ларның ярдәме зур. Талантлы спортчыларның иганәчеләре, партнерлары бар. Ә бу спортта бик мөһим, чөнки халыкара дәрәҗәдәге спорт арзан була алмый.

Спортның нәфис гимнастика, җиңел атлетика, синхрон йөзү, фигуралы шуу, биатлон, хоккей кебек төрләрендә Россия спортчы­ларына җиткәннәре юк. Әгәр без шушы төрләрдә калышабыз икән, моның өчен чыннан да борчылырга кирәк. Мәсәлән, йөгерүдә африка­лы­ларны узуы кыен. Бу төр – аларның таҗы. Аның каравы, безнең һәр җиңү­нең матур, сокландыргыч, истә кала торган тарихы бар. Алия Мостафина, Елена Исинбаева, Юлия Зариповалар уңышына ничек шатланмыйсың инде?! Волейбол командасының җиңүен генә искә алыгыз! Бу җиңү безнең өчен шулкадәр көтеп алынган иде, хәтта ышануы кыен булды. Яки хатын-кызлар марафонында 42 километр­дан артык йөгереп, өченче килгән Татьяна Петрова-Архипованы искә төшерик. Африка кызын узып бит ул! Аның бронзасы да безнең өчен алтын бәясенә тора! 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com