Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма

Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма

Дания Шәрипова
Дания Шәрипова
30 мая 2016
3456 карау
Мин үзем күрәзәчеләргә ышанып бетмим, әмма да ләкин сихерчеләр барлыгын беләм. 
Кешегә сихер, бозым салуларны табиблар да кире какмый бит. Инде йөреп-йөреп тә кеше авыруга дәва таба алмаса: «...безнең чир түгел, әбиләргә барып карагыз...» – дип үзләре үк әйтә.

Ул миңа сабый чактан ук таныш. Безнең ул авылда туганнарыбыз яши, мәктәптә укыган елларда аларда еш кунак була торган идем. Анда тапкан яңа дус кызларымның берсе Сания иде. Буй җиткәч, якын ахирәтләргә әйләнмәдек әйләнүен, әмма юлым бу авылга төшкәч, иң беренче эш итеп мин аның турында сорадым. Үзем дә аңламаган нидер тарта мине шушы сәер кызга...

Бозым ясаганына ышанмасам да, халык арасында: «Сания сихер ясап биргән. Шуңа күрә, фәләннең ташлап чыгып киткән ире кире кайткан. Фәлән кеше көндәшен шулай чиргә сабыштырган...» дигән сүзләр йөргәч, Аллам сакласын, дип, куркып та калдым... Сихер белән генә яныңа кайткан ирне кочсаң ни дә, кочмасаң ни? Аның җылысы шул бер кочак утын ялкыны кебек кенә буладыр. Хыянәт итеп чыгып киткән ирне, аркасына аскан биштәренә алтын тутырып кайтса да, кабул итә алмыйм мин аны. Саниянең ишеген күбрәк бәхетсез хатыннар шакый икән алайса... Хәер, болар барысы да кеше сүзе генә. Ә минем аның үзен күрәсем, чын дөресен сорыйсым килде. Бозым эшләтергә түгел (Ходаем үзе сакласын!), кызыксынып кына киттем янына. 

Бусагасын атлап керүгә үк ни өчен килгәнемне аңлады Сания. «Язасың килә икән, яз, башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйлим. Тик адресымны бер кешегә дә бирмә. Болай да җитәрлек гөнаһка баттым... Әбием кыйбласыннан тайпылдым... Ул мәрхүмә кешеләргә гел яхшылык кына кылып яшәде. Ятим булгангамы, хәерчелектән баш чыкмагангамы, авыл халкы безне этте-төртте. Чит иттеләр... Ә мин башкача булдыра алмадым», – диде ул. Аннан сагыш-хәсрәт, шул ук вакытта үкенеч тулы күзләрен еракка төбәп сөйләде дә сөйләде. Ә мин аның һәр сүзен ак битләргә кара юллар белән хикәят итеп салдым.

...Күк йөзе чалт аяз. Анда-санда йолдызлар атыла. Айның салкын нуры төнне кочкан. Агачлар, нәрсәгәдер шомланган кебек бер-берсенә сыенып, шым гына кемнедер күзәтә сыман.

Зират капкасы янына җиткәч, төенчеген култык астына кыстыра да, әкрен генә капка бавын күтәреп эчкә уза ул. Шул арада күз ачып йомганчы юк та була. Аның артыннан корыган чыбык, яфрак кыштырдавы гына ишетелеп кала. Таныш сукмак буйлап барганнан соң, колач җитмәслек бер агач янында туктый хатын. Монда таш та, киртә дә куелмаган. Кайчандыр кабер булганына ишарәләп, шушы карт имән агачы гына үсә. Аның төбендә кем ятуы, кайчан, ничек бакыйлыкка күчүе дә билгесез. Сания әбисе белән ул монда еш килгән. Мәрхүм рухына багышлап дога укыганнан соң, әбисе һәрвакыт оныгына ниндидер сер ачасы килгән кебек карап-карап тора да, бернәрсә дә әйтмичә, аны җитәкләп тагын өенә кайтып китә торган була. 
– «Ул чакта әбием нигә берни дә сөйләмәде икән? Бу кабернең тарихы нинди?» – дип, кат-кат уйланам. Әбием аның серен үзе белән җир куенына алып китте, – ди Сания уфтанып.
 
Марина Владины таныткан «Колдунья» фильмы буенча беләбез — мондый хатыннарның язмышы бер дә җиңел түгел.

Әбисе үлгәннән соң, башкалардан читтә торган бу кабер янына Сания үзе генә килә. Җиде төн уртасында, ай тулганда гына барып сыена ул аңа. Имән янында ул әбисенең җылысын, назын тойгандай була, һәм шул ук вакытта кемдер аны нигәдер шелтә-ләгән дә кебек. Бик күп хәсрәтләрнең шаһиты булып, аларны сер итеп саклаган бу карт имән дә соңгы көннәрен яшәгән кебек тоела кызга. Монда озак торырга ярамый. Нидер кыштырдаган тавышка сискәнеп, як-ягына каранып ала. Артыннан кем йөрмәс тә, кем күзәтмәс? Үзе генә булуына ышангач, агачны янә кочып ала да, аннан нәрсәдер сорый, ялвара башлый. Һәм үзе генә белгән догасын укый.
 – Үземнең нәрсә эшләгәнемне, нинди көч мине шулай йөрткәнен аңламыйм. Ай тулган чакта, әйтерсең, мин кеше түгел... Тән авыртканнан түгел, җан ярасыннан илереп: «Ходаем, нишләп мине шулай яраттың?!» – дип елый башлыйм. Тик ялваруымны берәү дә ишетми...

Кызның вакыты исәпле. Таң беленә башлаганчы ул зираттан чыгып китәргә тиеш. Тик аңа кадәр кайбер эшләре бар әле. Кичә килгән хатынның гозерен үтәргә кирәк... Сания урыныннан тора да ике-өч көн элек күмелгән каберне эзләргә керешә, чардуган куярга өлгермәгән кабер өстеннән бер уч туфрак алып төенчегенә сала. Үзе нидер пышылдый: 
«...аралары кабер туфрагы кебек суынсын. Ай күрсен, Кояш алсын...» 

– Аннары өйгә кайтам да, өстемне дә алыштырмыйча, үз-үземнән качарга теләп, юрган астына посам. Болай ярамаганын да беләм. Кат-кат үз-үземә антлар да бирәм. Юк! Ниндидер бер явыз көч миңа тыныч кына яшәргә ирек бирми. Кайчакларда мәрхүмә әбиемнән ярдәм сорап елыйм. «Әгәр син исән булсаң, шундый юлга басар идемме? Миңа бик авыр, коткар бу газаптан!» – дим.

Сания әти-әнисен бөтенләй хәтерләми. Иң якыны – әбисе. Сабый чакта аның авылда бер дусты да булмый. (Менә нигә һәр килүем аның өчен зур сөенеч булган икән!) Ул урамга чыкса, күрше-тирәләрнең капкалары шапылдап ябыла, олылар бала-чаганы елата-елата тизрәк алып кереп китә. Үзләренең җил капкалары аша Сания көннәр буе ямансулап карап тора да өйләренә кереп әбисен йөдәтә: «Нишләп качалар, әби, нигә минем белән уйнамыйлар?» Әбисе Санияне юк-бар сүз табып юата, тик сәбәпләрен генә аңлата алмый. Хәер, аның әбисе белән дә авыл халкы якыннан аралашмаган. Чәйгә чакыручы, авырый калса, хәлен белүче дә булмаган. Шуңа күрә, алар иртә яздан кара көзгә кадәр күп гомерләрен урманда уздырганнар: үлән киптергәннәр, җиләк-җимеш җыйганнар.
 
Теге дөньяда мәңгелек тәмуг утында янасын белсә дә, ул ишек шакучыларны кире бормый...

Авылдашлары капканы ачып кермәсә дә, шифа, дәва сорап, читтән килүчеләр алар бусагасын күп таптый. Саниянең әбисе берсен дә кире бормый. Сукыр тиен дә алмыйча күпме кешене аякка бастыра ул.
– Ай тулган чагында әби мине тәрәзә янына җибәрми иде. Өй каршында алтын табак кебек эленеп торган сихри айга карыйсы килеп, тәрәзә пәрдәсен күтәрмәкче булам, әби: «Йокла, кызым, йом күзеңне. Айның йогынтысы көчле аның...» – дип, тәрәзәләрне томалап бетерә иде. Әбием, үлгәнче, йоклаганда мине куеныннан чыгармады. Аның бу гадәтенә күнеккән идем. Нигә шулай кирәклеген сораганым да булмады.

Кара чәчле, ап-ак йөзле, кыйгач кашлы кыз үсеп буй җитеп авылның бер чибәренә әйләнсә дә, аңа сүз катучы, дәшүче булмый. Аның каравы, үз артыннан «сихерче» дип әйтеп калуларын еш ишетә ул. Нигә кешеләр болай явызлана, мескен әбисенең кайсысына зарары тигәне бар – Сания бу сорауларга җавап таба алмый. Әбисе үлгәннән соң ул бөтенләй ялгыз кала. Мәрхүмәнең әйткән васыятен дә оныта. Әбисе: «Кызым, ай тулганда берүк өйдән чыгып йөрмә. Башкаларга охшамаган булуыңны онытма. Без сәер нәселдән... Яныңа сихер ясатырга сорап килүчеләр күп булыр. Үзеңә гөнаһ алма, мәңге бәхиллегем юк», – дигән була.

Ай тулган төннәрдә, әйтерсең, аны алыштырып куялар – үзен җир белән күк арасында эленеп торган кебек хис итә... Ә кешеләр, гүя, аның шул мәлен көтеп кенә тора: иртән күзен ачарга өлгерми, ишеген кагалар: берсенең ирен тартып алганнар – балалары ятим калган, икенчесе бай сөяркәсен гомерлеккә үзенә бәйләргә җыена, өченчесе бер зур җитәкченең башын бутамакчы...

Авылдашларыннан гел кимсетү сүзләре генә ишетеп яшәгән Сания, әбисе үлгәннән соң, үзенчә алардан үч алырга тотына. «Ярдәм» сорап килгән берәүне дә кире бормый. Акчаларын да кире какмый! Бер ягы кыйшайган өйләре урынына менә дигән йорт салдыра. Кеше түгел, кош та үтеп кермәслек итеп биек койма тоттыра. Машина ала. Ул шулай итеп үзенә утрау төзи. Бер башына бер утрау. Ярату, мәхәббәт дигән хистән мәхрүм булган, бәгыре ташка әйләнгән Саниягә кеше аерылса ни дә, кушылса ни – исе дә китми, сихерен ясый бирә. 

Саубуллашканда ни дияргә дә белмәдем. Дөресен генә әйткәндә, кызгандым мин аны. Акыл бирергә аңа беркем дә түгелмен, аннан, Сания моңа мохтаҗмыни?! Бер нәрсәне аңладым: бәхетсезлеге, ялгызлыгы белән бу фани дөньяда ук ул үзенең каты җәзасын ала инде...

Язмышымны беләм дип, Аллаһы Тәгаләдән узып, алны-артны карамыйча гел күрәзәчеләргә чапкан халыкны да гөнаһсыз димәс идем. Югыйсә Ходайның кодрәтеннән беребез дә уза алмый, язмышларга язылганны күрмичә, гүргә дә кереп булмыйдыр. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy