Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Алмасыз алмагачлар...

Алмасыз алмагачлар...

01 июля 2016
3107 карау
Бала табу яшендәге хатын-кызның күпчелеге йөккә калуга комачаулаучы хроник авырулардан җәфалана.
 
Илдә һәр алтынчы гаилә – баласыз. Авырга уза алмаган хатын-кызлар бу проблеманы хәл итүнең бердәнбер ышанычлы юлы дип ЭКО ысулын саный. Ә бу бик кыйммәткә төшә торган алым.

Күп ва­кыт үзен акламый да әле. Шуңа да карамастан, хөкүмәтебез бала табарга теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Дөресен әйткәндә, баланы ЭКО ярдәмендә табу, әни булуны «иң ахырга» калдырган хатын-кыз өчен дә аптыраганнан-йөдәгәннән генә ул. Элек 18-19 яшьтә әни булсак, хәзер 30-35 яшьтә... Хәтта 45-50 яшьтә бала табарга теләүчеләр дә очрый. Медиклар аларга да булышырга әзер. Чөнки берәүнең дә безне ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә хакы юк.
Балам төште... Хатын-кыз өчен моннан да зуррак кайгы бар микән?

Йөрәк астында аның барлыгын белеп, тоеп яшәгәннән соң, сабыеңны югалтканыңны аңларга теләүдән баш тартасың. Һаман эчеңне сыпырып куясың, хәтта күңелеңнән аның белән сөйләшүеңне дәвам итәсең.

Операциядән соң айнып, һушыма килүгә үк, эчемне тоттым. Сабыем юк бит инде, ул бу якты дөньяны күрмәячәк, мин аны кулыма ала алмаячакмын, күкрәк сөтемне имезә алмаячакмын дигән уй бәгырьне телеп үтте. Ирексездән, күздән яшь ургыла башлады. Нигә? Нинди гөнаһларым өчен?! Шулай иңрәп елап ятканда, янымда кешеләр барлыгын тоеп алдым. Күземне ачып карасам, палатадагы миннән кала биш хатын-кыз, бишесе биш ягыма килеп баскан да, жәллиләр икән үземне. Сүзсез генә юаталар.
– Озак көткән идеңме? – дип сорап куйды берсе.
– Озак көтмәсәм дә, Ходайдан сорап алынган иде.
– Шулай соң табарга уйладыңмы? – Яшем егермедә генә түгеллекне аңлап, бик аптырадылар.
– Минем кызым бар, икенчесен алып кайтырга уйлаган идек тә... – дидем үкси-үкси.

Шунда хатыннар бер-берсенә карашып куйды. Күзләрендәге жәлләү нәфрәткә әйләнде кебек, хәтта рәнҗү чаткыларын күреп алдым. Бер хатын: «Ходай миңа бер генә бала бирсә дә, гомерем буе рәхмәт укып яшәр идем», – диде дә, борылып әкрен генә китеп барды. Башкалар да үз караватлары янына ашыкты. Аптырап калдым. Үзара ЭКО турында сөйләшә башладылар. ЭКО, ЭКО... Ишеткән сүз дә кебек, Ходаем?!.

Бу палатада бала таба алмый интеккән хатыннар дәвалана икән. Хастаханәдәге ак халатлы табиблар соңгы өметләре кебек тоелды миңа. Алар кулыннан узгач, бала табачак-быз дип ышаналар. Төрле кеше, төрле язмыш...
Урыны минеке янәшәсендә булган Разиягә 26 яшь. Кияүгә чыкканына өч елдан артса да, үз нарасыйларын сөя алмыйлар икән. Монда кергәнче күп табибларда булган инде. Төрлесе төрле рецепт биргән.

Ә ул, тыңлаучан пациент булудан битәр, инде монысы булышыр дигән ышаныч белән дару төймәлә­рен ашаган да ашаган. Һәм... аның гормоннары дөрес эшләми башлаган. Бала да имезмәгән күкрәгеннән быел җәй биз алдырган. Йөри торгач, операция (лапароскопия) ясатып, сәбәбен ачыклыйсы килгән. Аналык көпшәләрен өрдерттеләр аның, спайкалары булган, алардан арын-дырдылар. Һәм авырга узарга бары тик... өч ай вакыт бирделәр! Разия больницадан чыкканда шатланмады, инде кайгырмады да кебек. Шулай да күзләрендә өмет чагыла иде. «Мин беләм, минем балам булачак», – диде ул чыгып киткәндә.

Разия урынына чандыр гына бер кыз кереп ятты. Бу сабыйга ни булды икән дип аптырадык. Сорашырга да өлгерми калдык – табиблар чакырып алды.

...«Юк, юк!.. Сез – алдакчылар, җансызлар», – дип, үзен-үзе белештермәс хәлдә атылып керде дә мендәренә капланып үкси башлады. Озак елады ул, бөтен дөньясын каргады, ачынып рәнҗеде. Һәм йөгереп бәдрәфкә кереп китте. Аһ! Анда бит тәрәзә каерып ачылган! Нишләргә?! Салкын тир бәреп чыкты. Без бит дүртенче катта ятабыз! Алла сакласын, бәргәләнгән баласыз хатын-кызның башына ниләр килмәс?! Бәдрәфкә ашыктым. Ул, күз карашларын билгесез ерак­лыкка төбәп, аңлаешсыз бер халәттә тынып калган...
– Сикерергәме әллә... дип уйлаган идем дә... «бәлки» дигән өмет... тотып калды менә чабудан, – диде ул, сулык-сулык килеп. – Әле бит минем ирем бар. Ул анда, Чаллыда, юньле хәбәр көтеп ятадыр, ә мин аңа кайтып ни диярмен?! Алия дә алты елга якын бала таба алмый икән. Йөрмәгән табиблары, им-томчылары калмаган. ЭКОга язылырга уйлаганнар. Тикшерелә башлагач, аналык көпшәләренең нык ялкынсынганы ачыкланган. Берсен кисәргә кирәк, дигән табиб-лар сүзенә күнеп, Казанга килгән ул.

Ә тикшеренү үткәч, икесен дә кисеп алырга кирәк, дип нәтиҗә ясый башкала табиблары. Шуңа Алияне ординаторскийга чакырып сөйләшергә булганнар. Алия әлеге яңалыкны аяз көнне яшен суккандай кабул итә. «Бүгенге көнгә кадәр үзебез булдыра алырбыз дигән өмет бар иде, ай саен өметләнеп яши идек, кисеп алсалар, өзелергә торган өмет җебем дә юкка чыгачак бит! Нишлим?!» – ди ул күзләремә карап.

Мин ни дип җавап бирим, кеше язмышы бит ул. Алия янына берничә табиб кереп, аңа операция ясатырга кирәклеген кат-кат төшендерергә тырыштылар. Мондый ялкынсынулар белән сине ЭКОга да алмаячаклар, диделәр. Акылы белән аңласа да, йөрәге белән аңларга теләмәде ул. «Алырлар, акчасын күбрәк түләрмен. Минем өмет белән яшисем килә. Картайган көндә беркемгә кирәксез корыган агач буласым килми минем! – дип өзгәләнде Алия. – Барып чыкмый икән, суррогат ана хезмәтенә акча җыярбыз!» Үзен юатырга теләпме – ул шулай сөйләнде. Аннары ачарга да өлгермәгән зур юл сумкасын алып Чаллысына ашыкты...

Ул чыгып киткәч, бик озак сөйләшми яттык әле. Шунда бер хатын: «Ә мин акылым белән аңлап, аналык көпшәләремне алдырырга кердем, чынлап та башкача ЭКОга алмыйлар», – дип куйды.
– Синең дә балаң юкмы? – дип сорыйм куркып кына. Яше кырыклар тирәсендәге әлеге ханымны ире җитәкләп кертеп салган иде палатага. Бер-берсен гел мәхәббәтле карашлары белән иркәләп тордылар.
– Малаем бар, Аллага шөкер. Аңа инде 16 яшь.
– Син дә икенче иреңә бала алып кайтырга уйладыңмы әллә? – дип сорады Киров өлкәсеннән килгән Наташа. Кировта бу өлкәдә тәҗри­бәле табиблар булмаганга Казанга килеп дәвалана ул. Беренче иреннән үзеннән дә озын малае үсеп килә, икенче иренә бер кыз бүләк итәсе килү теләге монда алып килгән икән аны.
– Юк, үз ирем, беренче ирем, – диде Алина. – Беренчесен тапканда яшь идем, бала сөю тәмен аңлап та бетермәгәнмендер, юклыкта да яши идек. Менә хәзер бар да җитеш, өй салдык, икебез дә дәрәҗәле эштә. Бер бала табып, тормышны ямь­ләндереп җибәрмәкче идек, барып чыкмады, – диде ул көрсе­неп. Шуңа табиблар ярдәменә мөрәҗәгать иткән. ЭКО ясатырга уйлаган. Уйлаган... чөнки ире бу хакта берни белми. Аналык көп­шәләрен алдырганын егерме елга якын бергә яшәгән иреннән яшерә ул. «Миома алдырам дип кереп яттым», – диде Алина. «Борчылма­сын ди инде», – диде янына килгән әнисе. «Бу безнең әни белән ике­безнең сер, башка беркем белми. ЭКО турында да белми, чиратым быел көз җитә инде».
– Орлыкны каян алырсың соң? Читләрнекенме?
– Сиңа тикшеренергә кирәк, дип кенә алып барып кайтырмын әле мин аны.
– ЭКО үткәрер өчен 100 меңне дә яшереп җыярсыңмы? – дип сорап куйды тәрәзә янында яткан ханым.
– Мин бушлай ясатам. Хәзер дәүләт программасы чыкты бит, – диде ул.
– Мин дә бөтен өметемне өзеп, ЭКОга баскан идем, үзем уздым. Тик саклый гына алмадым менә, – дип куйды үз уйларына гына бирелеп яткан сары чәчле чибәр ханым. – Өметемне өзмим. Бер узган-мын икән, тагын узармын, Ходай кушса. Шулай да ЭКО вакыты җитсә, аны ясатам....
 
Хастаханәдән чыкканда мин инде балам төшүенә артык нык борчылмый идем дә бугай. Аллага шөкер, кызым бар, һәрвакыт аңлау­чы ирем дә үз янымда. Әнием әйтмешли, орлыгы да Бохарада түгел. Ә менә алар – минем палатадашларым – нинди уйлар белән атлап чыгып китә икән хастаханә бусагасын дип уйлап куям. Бетмәс-төкәнмәс сабырлыкка ия бу ханымнарның бердәнбер юанычы – ӨМЕТ. Өмет яшәтә ич. Өмет белән алар һәр айны көтә. Табиблар: «Юк, булмаячак», – дисә дә. Өмет белән язны, яңа тормышны каршы алабыз шул.

Алмагачларыбыз быел чәчәк атармы, алма бирерме дип уйлый-быз, бакчаларга күз салып. Ә алмагач берничә җәй җимеш бирмәсә дә, соңрак алмалары белән барыбер куандыра...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy