Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Эт вакыйгасы

Эт вакыйгасы

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
03 декабря 2018
614 карау
Балалар бакчасына журналны гына кертәм дә чыгам дигәндә, бу «сәфәр»емнең кара төнгә кадәр сузыласын белми идем әле. Белгән булсам, яланаякка язгы итек белән, халат өстеннән юка пальто гына элмәгән булыр идем. Урамда март ае – ә бездә, үзегез беләсез, Ташкент түгел.  

Бакча капкасы төбенә хатыннар җыелышкан. Түгәрәкләнеп басканнар, уртада – аяк асларында, зур гына саргылт тире ята. Якынрак килгәч, тире дигәнемнең эт булуы ачыкланды. Күренеп тора, эт авыру – кузгала алмый. Түгәрәкләнеп баскан хатыннарның аны кызганып тел шартлатудан гайре чаралары юк. Ә ничек булышасың? Күтәреп кенә клиникага илтермен димә. Бердән, авыру булса да, эт этлеген итә – тешләргә ыргыла. Икенчедән, ул тәмам урам балчыгына буялып беткән, тотам-тотам булып укмашкан йоннарыннан шыбырдап пычрак су ага. Өченчедән, клиникага алып барсаң да, кем әле урам этен бушлай карасын?

Кызганучылар әйләнәсенә мин дә килеп кушылдым. Мескенкәем, тилмерепләр күзгә карый. Авыз кырыйлары ап-ак күбек. Аягына басмакчы да була үзе, ләкин хәлсез сыйраклар олы гәүдәсен күтәрерлек түгел, яртылаш тора да, кабат җиргә ава.
Шулай аптырашып тора торгач, эт кырында мин һәм сәпитен җитәкләгән бер яшь кенә ханым торып калдык. Өйгә кайтырга кирәге дә истә, инде яхшы ук туңдым да, ләкин бу бичараны шушы хәлендә урамда калдырырга да вөҗданым җитми. Ерак түгел зооклиника барын белә идем. Сәпитле хатын белән маэмайны шунда алып барып карарга булдык.

Тавышыма мөмкин кадәр йомшаклык, йөземә ягымлылык чыгарырга тырышып, эткә иеләм: «Әйдә, матуркаем, болай ятып булмый. Тор әле, тор». Ул, арт сыйракларын калтырата-калтырата, ничек итсә итеп, торып басты. Артыннан акрын гына эткәли-төрткәли, үзебезгә кирәк юнәлешкә бордык без моны. Мондый тизлек белән барсак, иртәгә иртән генә барып җитәчәкбез клиникага. Башка төрле юлын уйларга кирәк.

Ярдәмне Аллаһы Тәгалә үзе җибәрде. Безнең интеккәнне күрше йорттагы бер ир карап торган икән, иске җәймә күтәреп, ярдәмгә ул килеп җитте. Алланың рәхмәте яусын аңа, клиникага тиз китереп җиткерде ул этне. «Кызлар, мин башкача булыша алмыйм. Алай да, кирәк дисәгез, телефон номерымны калдырам», – дип, ярдәмчебез үз юлы белән китеп барды.
«Бу этне бүген көндез алып килгәннәр иде инде, – дип каршы алдылар безне клиникада. – Чумка анда. Дәвалый торган чир түгел ул. Без аңа булыша алмыйбыз». Менә сиңа кирәк булса?! Аягына баса алмаган этне урам уртасында калдырып китеп булмый бит инде. Хәзер нишләтик аны? Сәпитле кыз белән тәмам аптыраштык. Эт, мескен, өмет тулы күзләре белән сүзсез генә безгә ялвара: «Калдырмагыз инде мине урамда».

Мин аны берничек тә үземә алып кайта алмый. Кечкенә кызымның эт-мәчегә коточкыч аллергия. Ярты сәгатьтән үк буыла башлый. Сәпитле кыз да үзенә ала алмый. «Иң яхшысы – этне йоклату. Чөнки ул хәзер ашый да, эчә дә алмый. Авырудан булмаса, ачка тилмереп үләчәк, – ди ветеринар. – Ләкин ул уколны без кадамыйбыз. Чөнки чумка – йогышлы чир. Чумкадан үлгән хайваннарны кремацияләргә генә ярый. Ә безнең крематорий юк». «Бәлки, сез безгә андый миче булган клиникаларны әйтерсез?» – сәпитле ханым белән икебез бердәй булып, табибка инәләбез.
Кичке тугыз тулып килә, андые булса да, инде бу вакытта ябылгандыр. Исемлек буенча, табиб биргән номерларга шалтыратып чыктык – берсе дә җавап бирми. Кабаттан теге табибка керәбез: «Киңәш булса да бирегез инде? Без хәзер кая барыйк, бу этне нишләтик?»  Урамда төн булып килә (бүген минекеләр тәки кичке ашсыз калды инде), эт авыру, аны өйгә дә алып булмый, урамда калдырып та... «Без сезгә укол өчен акчасын түлибез. Әгәр дә ярдәм итә алмыйбыз икән, ичмасам, газабын бетерик», – инде ничәнче кат шушы сүзләрне кабатлыйбыз. «Аны крематорийда яндырсагыз гына. Чөнки гәүдәсен урамда калдырсагыз, аны башка этләр ботарларга мөмкин. Чумка аларга да йогачак. Этне урамда калдырмабыз дип, гарантия бирә аласызмы?» Әлегә бу мәсьәләне ничек хәл итәсен белмибез, ләкин ничек булса да хәл итәргә тырышырбыз. Сәпитле ханым белән икебез бертавыштан этнең гәүдәсен крематорийга илтәргә вәгъдә бирәбез.  

Табиб этнең муен өстеннән тотып, бүлмәсенә алып кереп китте. Бәгырькәем, соңгы сулышларын алганны үзе дә аңлый, аяк терәп карыша җаныем. Безнең дә күзләрдә яшь. Әле ярый моны балалар күрми, алар бу вәхшилекне кичермәсләр иде. Этне үлемгә без хөкем иттек бит, шуңа да күңелне эчтән генә нидер ашый, борчый, авырттыра. «Йа Аллам, син кичер инде безне. Эт, син дә кичер!» – күңелемнән генә маэмай белән шулай бәхилләштем. Ул, елый-елый, язмышы белән килеште.

...Ярты сәгатьтән табиб безгә аның гәүдәсен алырга рөхсәт итте. Теге мәрхәмәтле ир калдырган җәймәгә төреп алдык та, икебез ике ягыннан күтәреп, урамга алып чыктык. Сәгать унынчы киткән. Мин инде аяк бармакларымны гына түгел, тезләремнең дә кайдалыгын тоймыйм, салкын тәмам сөягемә кадәр үтте.
Урамда тагын да суыткан. Яз һәм көз көне генә була торган үзәк өзгеч салкын җил шәрә балтырларымны капшый, юка пәлтә астына кереп, янбашларымны чеметә. Күңелдә исә аннан да битәр суыклык. Инде кая барырга? Этнең гәүдәсен урамда калдырырга ярамый – анысы хак. Төнлә эшли торган крематорийны гына табасыбыз калды. Бая табиб ишеге төбендә утырганда интернеттан «защитники животных» сайтларын актарган идек. Бар да инде дөньяда мәрхәмәтле кешеләр. Әнә берәү тагын бер номер җибәргән. Туңган бармагым төймәләр өстендә йөгерә.  «Унга кадәр өлгерсәгез, килегез», – ди элемтәнең теге башындагы хатын-кыз тавышы. Инде кесәләрне җыештырып, таксилык акча гына табасы калды.
Такси тиз килде үзе. Ләкин менә тагын бер хикмәт: безне эт гәүдәсе белән утыртудан баш тарта. Ялыну да, үгетләү дә тәэсир итми моңа.
Юк инде, бик тырышсак та, Казанның икенче очындагы крематорийга унга барып җитеп булмаячак. Кабат теге табибның ишеген кагабыз. «Бәлки, сезнең носилка бардыр?» Носилка булса, мин яшәгән йорт артык ерак түгел, подъездга алып кайтып торыр идек тә, иртән берәр нәрсә уйлап табар идек әле.

...Төнге Казан урамы буйлап носилка күтәргән ике ханым атлый.  Носилкадагы ак җәймәгә төреп салган эт гәүдәсе караңгыда бигрәк тә шомлы булып күренә.   
Носилкадагы этне подъездга  кертеп кую белән эш бетми шул әле. Иртәгә аны ничек итеп булса да крематорийга илтергә кирәк булачак.
Ишекне куркып кына ачам. Иремнән эләгәчәк тә соң инде! «Ник мондый хәлләргә син генә очрыйсың ул?» – дип, бер генә битәрләмәгәндер үземне.

Иртән беренче эш итеп, крематорийлы клиникага шалтыратам. Түләүле хезмәт икән ул, «минем» этне кремацияләү 3 меңгә төшәчәк.  Нишлисең, өстеңә йөк алгансың икән, үтәми булмый. Такси белән күрсәтелгән адреска юнәләм (бу юлы таксист эт гәүдәсенә игътибар да итеп тормады бугай. Бер башыннан тотып, багажникка үзе салышты әле). Шунысы ярый, клиникада документ-фәлән сорап тормыйлар, алалар да калалар икән.

Менә шундый хәлләр. Күңелдә исә икеле-микеле уйлар. Этнең гомерен өздереп, дөрес эшлдек микән? Алай дисәң, салкын урамда тилмереп үләр иде бит инде...

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com