Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → «Сихер бозды...»

«Сихер бозды...»

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
11 октября 2018
804 карау
 
«Кайтырсың әле бер», – диде ул ире өйдән чыгып киткәндә. Әмма бу рәвешле кайтуын күз алдына да китереп карамаган иде ул. 
 
Матур яшәделәр алар. Яратышып өйләнештеләр, яратышып тордылар. Инде тормышның яртысыннан күбрәге үтелгән дә сыман. Балалары да үсеп җитеп килә әнә. Бер-береңне ярты сүздән аңлаган гаиләдә тыныч һәм рәхәт иде. Ире Рәмис акчаны әйбәт эшләде. Хатыны гомер буе өйдә балалар карады. Егерме ел бергә гомер кичереп, өйдә ялгыш та тавыш чыкканын хәтерләми хатын. Ире аңа: «Матурым», – дип кенә дәшә торган иде. Гөлназ, чыннан да, кеше күзе төшәрлек, карап туймаслык иде. Кара озын толымнарын таратып ташласамы, зур кара күзләре белән назлы итеп бер карасамы...  
 
Әллә нәрсә булды да куйды Рәмисенә. Эшкә дә сиздермичә генә чыгып китә. Көн дәвамында, икешәр-өчәр шалтыратып, Гөлназының хәлен белешкән Рәмис бу гадәтен дә туктатты. Хатын үзе шалтыртса, вакыты юклыкка сылтады. Гөлназ аңа ышана иде. Юктыр, вакыты юктыр, дип тынычландырды ул үзен.  
 
Бер көнне дус кызы аның хәлен белешергә керде. Керде дә Гөлназның тыныч кына, бер көйгә аккан тормышын астын-өскә китерде. «Кара аны, – диде ул саубуллашканда – болай өйдә утырсаң, ирсез каласың. Рәмисне «йөри», дип әйтәләр, үземнең күргәнем юк. Әмма, хәтерлә, тәртибендә үзгәрешләр юкмы, үзен элеккечә тотамы?» 
 
Ә тәртибендә үзгәрешләр бик зур иде Рәмиснең. Иң авыры: күрми иде ул хатынын. Янәшәсендә утырса да, янәшәсендә ятса да... юк иде ул аның өчен. Эштән соңга калып кайтулар ешайды. Эше күп, янәсе. Дусты килеп киткәннән бирле Гөлназның эченә ут төште. Йөргән нәрсәсе бар микәнни соң? Андый түгел иде бит аның сөйгәне. Гомер буе күзгә-күз карап яшәгән кешеләр ич алар! Нәрсә булды икән? 
 
Бер көнне түзмәде, шул сорауны иренә бирде. Рәмис кичке аштан соң йокы бүлмәсенә кереп, газеталар караштырып ята иде. Сөйләшүне ул күптән көтә иде, күрәсең. Уңайсызланып кына сүз башлады: «Без синең белән бик матур яшәдек, – диде ул йөзенә туп-туры карап. – Син миңа әйбәт хатын, балаларга кайгыртучан ана булдың. Тик хәзер бөтенесе үзгәрде. Мин башканы очраттым. Яратам мин аны, ансыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Ничек әйтим микән дип йөри идем. Үзең башладың. Китәм мин. Ачуланма. Ярдәм итеп торырга сүз бирәм. Әллә нишләтте ул хатын мине...»  
 
Ул китте. Гөлназ өчен дөнья бетте. Юк бетмәгән икән, балалары аны бик тиз аңына китерде.  
 
– Аларны аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк иде, – ди ул шул елларны, шул вакытларны тагын бер кат күз алдыннан кичереп. Без аның белән Васильеводагы санаторийда – йөзьяшәр биек наратлар арасына куелган эскәмиядә – авыр истәлекләргә бирелеп, әкрен генә гәп куертып утырабыз. – Мин эшкә кердем. Ул ярдәм итеп торды торуын. Тик ул инде безнең өчен юк иде. Балалар да аны гафу итмәде. Мин дә. Һәрхәлдә, шулай уйлаган идем. Шактый вакытлар аның тормышы белән кызыксынып тордым. Ничек яши, нәрсә эшли? Авырта башлаганын да, хатыны белән тавышланып яшәүләрен дә... барысын, барысын да беләм. Дөресен әйткәндә, аның өчен гел борчылып яшәдем. Күрәсең, бер җан булганбыз, тик ул ялгышкан гына. Соңыннан ул үзе дә шулай диде дә. «Сихерләде ул мине», – диде. – Син ышанасыңмы сихергә? 
 
Ни әйтергә дә белмичә, аптырап аңа карыйм. Һәрхәлдә, моңарчы андый «гадәттән тыш» хәлләр белән очрашканым булмады. Булмасын да анысы, Аллам сакласын. Әмма ишеткәнем бар. 
 
– Тора-бара онытылды инде. Дистәләгән еллар үтеп китте. Кайтыр, дигән идем, кайтмады. Көтүдән ни файда. Кияүгә дә чыга алмадым. Ярата идем ич мин аны.  
 
– Очрашканыгыз да булдымы? 
 
– Сөйләсәм, артыңа егыласың, – ди ул миңа, сүзен дәвам итеп. – Кайтып киләм шулай бервакыт өемә. Кызларыма кунакка барган идем. Караңгы төшеп килә. Менә шушылай көннәрнең әкрен генә көзгә кереп барган, агачларның сары яфракларын очырткан чагы иде. Асфальтка берәм-берәм ята барган шул яфраклардан күз ала алмыйча кайта торгач, өйгә кайтып җиткәнемне сизми дә калганмын. Безнең ишегалдында чүп савытлары тора. Шулар тирәсендә ниндидер бер кеше казына. Әбәү шакшы дим, ни актарынадыр, нәрсә эзлидер шул чүплектән. Үтеп киткәндә күтәрелеп шул кешегә карадым. Карадым да имәнеп, чак кына артыма авып китмәдем. Битен сакал баскан, елдыр, билләһи, су күрмәгән, йөзеннән нур качкан пычрак бу бомжда мин Рәмисне күреп алдым. «Рәмис», – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Чүплеккә тыгыла башлаган кулларын тартып алды да миңа бакты. Озак кына карап торды. Бәлкем миңа шулай озак булып тоелгандыр. Аннары гына карлыккан тавыш белән: «Гөлназым!» – дип куйды. Шул минутта мин – беркайчан да гафу итмәм, дип үземә антлар биргән мин бичара аның кочагына атылдым. Нәрсә эшләгәнемне белмәдем. Кызгану идеме аны, сагыну-ярату идеме?! Әйтә алмыйм. «Нишләдең син, нишләдең?» – дим, үзем елыйм. Читтән карап торучы булса, болар акылдан язган, дияр иде. 
 
Кулыннан җитәкләп диярдәй өйгә алып кердем. Сораштырмадым, болай да аңлашыла иде инде. Тегесе куып чыгарган. Ваннага су җыеп, юынырга кертеп җибәрдем. Ашаттым-эчерттем дә, бер сүз әйтмичә, йокларга яткырдым. Аннары... теләсә аннары сөйләр, дидем. Сулышын тыңлап, таң атттырдым. Инде нишләргә? Урамга куып чыгара алмыйм мин аны. «Теләсәң, кал!» – дидем. Җәзаны алдың инде, кичерәм», – дидем. Ул елап җибәрде. Җитмештән узгач, беркемгә кирәкмәс булып урамда кал әле. Еларсың да...Ул берни аңлатып тормады. Һаман бер сүзне генә кабатлады: «Сихер бозды...» 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com