Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Без исән чакта...

Без исән чакта...

Ризидә ГАСЫЙМОВА
Ризидә ГАСЫЙМОВА
18 сентября 2018
868 карау
Узган көз безнең өчен бик авыр булды – уйламаганда-көтмәгәндә газиз әниебезне соңгы юлга озатырга туры килде. Көтмәгәндә, дигәннән... Сәламәтлеге, дөрес, әйбәт түгел иде инде әнинең. Әмма ләкин без аның шушы гел сырхау хәленә күнеккән кебек идек инде. Һәм ул безгә әле менә шушылай бер төслерәк булып: бер ятып-бер торып, бер бетеп-бер хәлләнеп, әле әкрен генә яшәр дә яшәр кебек тоела иде. 


Җомга көнне кич начарланып киткән әни. Температурасы кырыкка җиткән. Дару эчерсәләр дә, төшәргә уйламаган. Әни шулай төне буе үзен үзе белештермичә авырып чыккан. 

Без икенче көнне иртүк Чаллыдан кайтканда әнине ашыгыч ярдәм машинасы белән район больницасына алып килгәннәр иде. Ничек шулай туры килгәндер, шимбә көн булуга карамастан, үзенең участок табибы карады аны. Өйдә чакта инде телдән язган кебек булган икән, Ходай рәхмәте, ничектер сөйләшеп китте бит әниебез. Табиб хәлен сораганда, «әйбәт» дип җавап бирде, барыбызны да аермачык таныды. Әмма шул ук вакытта... ул ничектер башка төрле дә иде инде. Каталкада бер хәрәкәтсез яткан килеш ренгентка төшерергә алып барганда да, табиблар озаклап диагноз куярга азапланганда да, йокылы-уяулы халәттә, канәгатьсезлек белдермичә ята бирде. Ул «монда» да, әмма шул ук вакытта... гел монда да түгел сыман иде.  

Нишләптер аны больницага салуны кирәк санамадылар. Сөйләшүе үзгәрде, аңы югалып бара, диюебезне дә «ишетмәделәр». «Әби озак яшәмәс, торса да бер-ике көн торыр, алып кайтыгыз, өендә өзелсен», – дип ачыктан ачык әйтсәләр, мин бүгенге акылым белән бик рәхмәтле булыр идем дип уйлыйм. Тик алай да димәделәр. Тулы «осмотр» булсын өченме, ике сәгатьләп күз врачын көттереп алганнан һәм әнинең күзләрен озаклап тикшереп, әйбәт дип тапканнан соң, ике айдан соң тагын килерсез, күренерсез, дип, ул даими эчә торган дүрт-биш дару өстенә, тагын дөнья кадәр дару язып кайтарып җибәрделәр. Энем төенчек кадәр генә калган әниебезне машинага күтәреп алып чыкты.  

Әнине без бу юлы якындагырак авылга – апаларга алып кайтырга булдык. Табиблар алай зур гаебен тапмагач, рәтләнеп китәр дигән өмет белән (ЭКГ кәгазен карагач, табиб: «Йөрәге минекеннән дә яхшырак», – диде бит!) барыбыз да әни янына җыелдык. Ак яулыклы әниебез ап-ак урын өстендә юп-юка булып ята иде. Без моны саубуллашу мизгелләредер дип уйламыйбыз да бит әле. Ә әнинең ул чактагы күз карашы! Аның сүзсез генә өздереп, соңгы кат күргәндәй йотылып әле беребезгә, әле икенчебезгә каравы... Ул караштагы яратуның зурлыгы... Бу яратуның илаһилыгы! Мин моны берничек тә сурәтләп бирә алмамдыр! Әни безгә – балаларга һәрвакыт йомшак булды, тик бу караш гадәттәгедән үзгә, ул башка, бөтенләй башка иде! Хәер, әни үзе дә башка иде шул инде. Ул, әйтерсең, күңеле белән инде биеккәрәк – башка яссылыкка күчкән иде. Дөрес, сораганга җавап бирә. Тик элеккечә авыл белән дә кызыксынмый, «Лимон (ул әтине шаяртып шулай атап йөртә иде) нишләп ята микән анда?» – дип тә кыбырсымый, безнең хәл-әхвәлне сорашып, югы-бары өчен сөенергә дә атлыгып тормый.  


Шулай да, бер җылы мизгел булган икән әле ул көнне. Бер ярты сәгатъ чамасы без тып-тынычта әни белән икәү сүзсез генә ятып тордык. Җитәкләшеп. Мин соңгы елларда авылга кайткач, гел әни янында йоклыйм, без аның белән еш кына шушылай җитәкләшеп ята идек тә, ул сүзсез генә минем кулны кысып куя иде. Бу юлы да шулай булды.  

– Әни, мин сине яратам, – дидем мин.  

– Мин дә сезне яратам, кызым...  

Бу аның без яшәгән дөнья белән алыш-бирешен өзеп бетергәнче әйтеп калдырган соңгы сүзләре булгандыр, мөгаен.  

Аннан... Аш шулпасын каба алмады, тамагыннан ризык үтмәсә дә, коса башлады, табиблар өеп биреп кайтарган даруларны эчертү турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде, һәм без, һичьюгы укол кадатып карарга дип, авылның фельдшерын чакырырга булдык. Фельдшер ханым исә әнине игътибар белән карады да, шундук: 

– Ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Комага китеп бара әби, – дип нәтиҗә ясады.  

Ни хикмәт булгандыр ул көнне – инде икенче мәртәбә килүебез булса да, фельдшерның «кома» дигән сүзләрен кабатлап карасак та, дежур врач әнинең хәлен нишләптер реанимациягә салырлык дип тапмады. Аны каталка белән гомуми палатага кертеп салдылар. Дүртенче кеше итеп. Кич иде ул. Башкалар йоклыймы, йокымсырап ятамы, ә без әни белән икәү уяу. Әни әледән-әле укшый, мин шуны вакытында сизеп алып, тизрәк башын калкытырга тырышам. Һәм тагын чираттагы өянәкне көтеп ятам. Әнинең күзләре ачык, тик ул инде мине дә, аптырашып кереп-чыгып йөргән шәфкать туташларын да күрми сыман. Минем күз яшьләрен дә, аны әледән-әле өшкереп азаплануымны, догалар укуымны да сизми...  

Эх, авыртуны да сизмәсен иде ул! Икенче көнне иртүк палатага килеп кергән икенче табиб шундук чаң сугып безне Арча больницасына җибәрде – 60-70 чакрым араны гел ыңгырашып барды әни. Арчадан, күпме ялынсак-ялварсак та, кире бордылар – тагын юл буе сызланып-авыртынып кайтты ул. Район больницасында реанимация аппаратына тоташтырганда да, шәфкать туташларының һәрбер хәрәкәтен тоеп, ыңгырашып ятты. Әнине бу өстәмә газапларга дучар итүебезне күрү шулкадәр, шулкадәр авыр иде. Хәзер дә менә уйлыйм-уйлыйм да, ни өчен чәчрәп чыгып: «Өйгә алып кайтып китәбез», – димәдем микән, дим? Медицина хезмәте күрсәтү дип аталган, үз тәртип-кагыйдәләре булган билгесез система алдында каушап калу идеме бу, табибларга чиксез ышану, әни озакламый айныр, «уяныр», күзләрен ачар да: «Ай аллам, тагын исән калдым бит, үлә-үлә дигәч тә, үлмим бит әле мин, кызым», – дип көлеп, тагын гадәттәгечә торып утырыр дип өметләнүме? Ничек кенә булмасын: «Больница булышмый инде аңа, азаплаудан мәгънә юк», – дигән сүзне без барыбер табиблардан көтәбез икән. Ә югыйсә адәм баласының савыгуы-савыкмавы, бу дөньяда яшәве-яшәмәве, чынбарлыкта, табиблардан тамчы да тормый бит. Дәва – табиблардан, шифа – Ходайдан... Мин әнинең үләр алдыннан больницага бер дә, бер дә эләгергә теләмәвен белә идем бит югыйсә... Әмма шундый хәлиткеч мизгелләрдә үз өстебезгә җаваплылык алырга, күрәсең, без бер дә әзер булмыйбыз... Әзер булырга кирәк икән... Мондый чакта янәшәңдә ни уйласа шуны әйтердәй, сиңа дөрес киңәш бирердәй ышанычлы табибларның да булуы кирәк икән.  

Әниебез бер атна реанимациядә ятканнан соң, аңына килә алмыйча үлеп китте. Гаиләдәге олы бала – абыебыз атна буе көн саен реанимациядә аның караваты янында идәнгә тезләнгән килеш «Ясин» укыды. Әниебезнең, Аллага шөкер, үзе артыннан дога кылырлык балалары калды. Безгә дә шундый бәхетләр насыйп булсын...  

...Әтисе үлгәч, бер танышым гаҗәеп дөрес сүзләр әйткән булган икән. «Кеше үлми икән ул», – дигән иде. Миңа да әни исәндер кебек. Аз гына арттарак, үткән заманда – безнең балачакта хәзер дә яшидер кебек ул. Көрән төстәге күәс чиләген артлы урындыкка терәп куйган да, җиңнәрен сызганып ипи басадыр әни. Мин аны ак яулыгын артка чөеп бәйләгән, зәңгәр җирлеккә вак саргылт чәчәкләр төшкән күлмәге өстеннән алъяпкыч бәйләп куйган итеп күз алдына китерәм. Әнә кечкенә буйлы, түгәрәк гәүдәле «кара чутыр» кызчык та шунда бөтерелә. Хәтеремдә бит бу мизгел... Безнең яраткан күрше әбиебез – Хафаза апа (без аңа «апа» дип дәшергә күнеккән) авырып тора иде ул чакта. Хафаза апаның үз балалары яшүсмер чакта ук үлгән, сеңлесенең кызы гаиләсе белән бик еракта яши.  

– Әни, әни, ә Хафаза апа йөри алмый башласа? – дип сорыйм мин, әнинең әле бер, әле икенче ягына «төшеп».  

– Кызым, бар әле читкәрәк, камырга чүп төшерәсең бит, – ди әни. Шулай да, минем сорауны игътибарсыз калдырмый үзе, эшеннән бүленмичә генә, үзеннән-үзе аңлашылган бик гадәти нәрсәләр турында сүз баргандай җавап кайтара. – Үзебезгә алып чыгасы булыр. 

– Чынлапмыни? Алай да буламыни? Ул безнең туган түгел бит? 

– Булмасани... 

Дөрес, Хафаза апаны үзебезгә алып чыгарга туры килмәде, аны карарга сеңлесенең кызлары күченеп кайтты. Ләкин әнинең сүзләре күңелдә гаҗәпләнү катыш яктылык уятып калдырды: шулай эшләргә кирәк икән бит, мондый чакларда туган-туган түгел, тиеш-тиеш түгел, дип торырга ярамый икән... 

Тагын бер истәлек. Без әни белән әбине (әтинең әнисен) мунчага алып барырга әзерләнәбез. Идән уртасына калын одеал җәябез, әбине көч-хәл белән күтәреп алып, баш астына юка мендәрләр салып, шунда яткызабыз. Инде хәзер җайлап кына одеалның баш-башларыннан тотабыз да, күтә... Тик, әби хәйран олы гәүдәле шул әле ул безнең. Әбине сак кына кире идәнгә куярга туры килә, әби үзе дә көлә, әни дә, без дә көләбез... Көлүен-көләбез, ну мунча да бит, урыс әйтмешли, «не отменяется». Ярдәмгә ир-ат – каралты-кура арасында йөргән әтине чакырырга туры килә... Соңгы юлга озатканчы, кул-аяклары хәрәкәтсез калып, ике еллап урын өстендә ятты әбиебез.  

Безнең әни игелекле эшне авырсынып түгел, ничектер ихлас күңелдән эшли иде шул ул. Тормышы гел рәхәт дип булмаса да (кая рәхәт булсын инде хатын-кызга – ир-атның эчә-эчә эшләве гадәти хәл, норма саналган совет заманында!), бик тиз «торып баса» белә иде әни. Туганчылыклы иде.  

Үләренә инде бер-ике генә ай калган булгандыр – мин кайткач, әни телефоннан әтинең еракта яшәүче туганнарына – абыйсының кызына шалтыраттырды. Шул кадәр җылы итеп, якын күреп хәлләрен сорашкач, чын күңеленнән әйтеп куйды: 

– Без исән чагында кайтыгыз... 

Әни туган-тумачага һәрвакыт ачык йөзле булды анысы, безнең өйдән (төп йорт бит!) кеше беркайчан өзелеп тормады, шулай да инде олыгайган, урын өстенә яткан әнидән бу чын, ихлас чакыруны ишетү миңа башта бик гаҗәп тоелды. Аннары инде күңел рәхәтлек белән тулды. И изге күңелле әниебез безнең, син менә шундый шул инде... 

Кемнәр бар иде дә, кемнәр юк... Гомерләрнең бик тиз үтеп, буыннарның алышынып торуын күрәсең-тоясың да, күңелне моңсулык баса. Әнинең сүзләрен тагын бер кат ишеткәндәй буласың: «Без исән чагында кайтыгыз...» 

Без исән чакта... 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com