Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → «Ул миңа кирәкми»

«Ул миңа кирәкми»

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
13 июля 2018
2044 карау
 Ире хатынга сәламәт чагында гына кадерле булды. 

Көннәр көзгә авышкан чак иде. Карчык, бакчадагы инде пешеп-төшеп яткан уңышын да җыя алмыйча, урын өстендә ята. Ара-тирә килеп, хәлен белешеп торучы туганы Сәлим бабай да күренми, ичмасам. Кайда йөридер...Карчык тәрәзәдән-тәрәзәгә килеп, урамга күз ташлады. Әнә, күршеләре Мансура йөгерә-йөгерә үтеп китте. Яшь кеше, кереп хәлемне белеп чыкса, ни була инде, дип уйлады карчык үпкәләгәндәй итеп. Ашыгадыр, барасы җире бардыр, кермичә калмас иде. Зур сумка күтәреп, ахирәте Сабира узып китте. Кибеткәдер инде. Гомер буе шулай ташып ашатты балаларын. Югыйсә, оныгы йомыш үтәмәслек малаймы?! Йөгереп кенә барып кайтасы бит шунда. Их-х, янымда улым булсамы?! Таулар күчерә торган бала ул! Әнисе өчен үлеп тора. Еракка – Магаданга, дөнья читенә чыгып киткәндә, әнисе Мәрьям күз нуры – Ильясына кат-кат әйтте. «Ник китәсең? Нинди мохтаҗлык төште җир читенә китәргә? Акчаны монда да эшлисең. Йөрмә язмышыңны сынап», – диде. Тыңламады шунда. Әнисе сүзеннән бер дә чыкмый торган иде бит югыйсә. Күрәсең, килен каты торган. Усал аның килене, әмма да булган үзе. Бу яктан аңа тел-теш тидереп булмый. Ничек итсә-итте, алып чыгып китте ул бердәнберен. Менә хәзер ни үзе, ни хаты...Белмим ни хәлләрдә ятадыр? Ул, авыр уйларга бирелеп, күңеле нечкәреп китеп, елап та алды. Адашып йөрерлек шушы зур өйдә бер үзе бит ул хәзер. 

Көтмәгәндә өй алдының ишеген шакыдылар. «Күрми калдым, кайсыгыз йөри анда? Сәлим синме? Ник соңладың? Иртән киләсе идең бит», – дип, карчык сукрана-сукрана ишекне ачып җибәрде. Ачып җибәрде дә, бермәл өнемме бу, төшемме дигәндәй, тораташ катып, каршында – ишек яңагына сөялеп басып торган кешегә текәлеп карап тора башлады. Йә, Ходай, ишеттеңдәме мине? Улым кайткан ич, минем улым! Карчык аны кочып алмакчы булды, бәләкәй чагындагыча күкрәгенә кысып аласы килде. Ильяс кинәт чайкалып китте, чактан гына ишек тоткасына тотынган кулы, ычкынып китеп, җиргә барып төшмәде.  

– Мин к-кайт-тым, – диде Ильяс тотлыга-тотлыга. Һәм әнисенең кочагына килеп ауды.  

– Нәрсә булды сиңа, балам? Килен кая? Ананың күзләренә яшь килеп тыгылды, улын күреп, ул үзе дә сөйләшә алмас хәлгә җиткән иде. 

– Ул к-кит-те, – диде Ильяс, сүзләрен көч-хәл белән кысып чыгарып. 

Алар җитәкләшеп өйгә керделәр. Мәрьям карчык авырту-сызлануларын онытып, тиз генә табын хәстәрләргә кереште. Үзе бертуктаусыз сөйләнде. Улы белән ни булганын бик беләсе килсә дә, сөйләшүне беразга кичектерергә булды. «Хәзер менә Сәлим абыең килеп җитәр. Мунча ягып җибәрер. Юындырып чыгарыр. Аннан сөйләшербез», – диде. Улы берни әйтмичә, гел баш кагып утырды. 

Ашап-эчеп, мунча кереп чыкканнан соң, өчәүләшеп, таң атканчыга кадәр сөйләшеп чыктылар. Ильяс сөйләде, дөресрәге сөйләргә тырышты. Ике ел эчендә баһадирдай гәүдәле, типсә-тимер өзәрдәй егет нык үзгәргән: бөтенләй сулып-ябыгып калган. Паралич сукканнан соң, озак кына хастаханәдә яткан, өенә кайтып, аз гына торганнан соң, хатыны аны: «Хәле авыраеп китте», – дип, тагын илтеп салган. Хатыны: «Әнә кешеләр биеклектә эшләп, зур акчалар алалар», – дигәч, иң авыр участокларның берсенә эшләргә күчкән. Һәм...ярты ел дигәндә, паралич сугып, урын өстенә ауган. «Улым, синең бит кан басымың югары, биеклектә эшләргә ярамый сиңа». Ильяс кул гына селтәде. Янәсе, бу хакта сөйләргә соң инде. 

– Җәүһәрия кая соң әле? Ул нәрсә ди. Акча, акча, дип үләсез инде. Акча беркайчан да җитми ул.  

Картның җен ачулары чыккан иде. Әгәр дә шул чагында янәшәсендә килен утырган булса, сугып егарга да күп сорап тормас иде. «Харап иткән, кәһар, егетне...» 

Ильяс янә кул изәде. «Ишек төбенә кадәр китереп куйган да, китеп барган. Минем белән дә исәнләшеп чыкмады. – диде карчык нәфрәтләнеп. – Акчалы чагында кирәк, ә хәзер әнә кирәкми».  

Ана кеше ул баласын нинди яшьтә, нинди хәлдә булуына да карамастан, беркайчан ташламый. Мәрьям карчык Ильясны бәби карагандай карады. Өйгә килеп йөргән табиб аңа: «Мөстәкыйльлек бирмисең, күбрәк үзе хәрәкәтләнсен», – диде. Тик ул гына бу сүзләргә колак салмады. Бер адымы да зур авырлык белән бирелгән баласын кызганды. 

Көннәрдән бер көнне Җәүһәрия килеп керде. Каенанасы белән исәнләшеп тә тормыйча, Ильяс яткан карават янына килеп утырды. «Хәлеңне белергә кердем. Күрәм, монда сине әйбәт карыйлар, – диде дә, сүзне шундук икенчегә борды. – Аңлыйсыңдыр инде мине. Яшь гомеремне инвалид карап үткәрә алмыйм. Синең белән аерылышырга йөрим, каршы килмәссеңдер, дип уйлыйм. Шулай дөрес булыр», – диде. Ильяс берни әйтмичә, стенага борылып ятты. «Синнән башканы көтмәгән идем», диюе идеме икән? 

– Бу сүзләрне әйтеп җанга тимәсәң дә, аңлаган идек инде, – дип сүзгә кушылды Мәрьям карчык. – Кара төнгә, кар-буранга алып китеп, син генә харап иттең баламны. Кеше рәнҗетеп, бәхетле булырмын, дип уйлыйсыңмы? 

Ул китте. Киткәндә әйткән соңгы сүзе: «Ул миңа кирәкми», булды. 

...Җәүһәриянең кабат кияүгә чыгуы, балага узуы, авырлы килеш мотоциклга утырып барганда, һәлакәткә очраулары турында ишеткәч, Мәрьям карчык: «Ул да хәзер бер кемгә кирәкми» , – дип кенә куйды. 

фото: http://pixabay.com
                

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com