Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Сиңа гына язган хатлар...

Сиңа гына язган хатлар...

Гүзәл ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Гүзәл ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
10 июля 2018
1537 карау

Икенче хат 


Бик озакка сузылды узган атна... Әгәр аның озынлыгы турында сорасалар, мин аны тирән диңгез белән чагыштырыр идем. Ләкин ул диңгезнең тирәнлеген әле беркем дә үлчәмәгән. «Сүзнең иң кадерлесе – әйтелми калганы», – диләр. Ә миңа моның белән килешүе авыр, әйтеп бетермәгән сүз шул төпсез диңгез кебек инде ул. Шуңа күрә икенче хатымны язарга ашыгам... 

Белгечлегем буенча дизайнер булгач, миңа төрле оешмаларда булырга, күп кешеләр белән аралашырга, очрашырга туры килә. Шуңа да бу арада күп вакытым Казан буйлап йөгереп үтте. Кемгәдер тапшырып бетерәсе эшләр, кемнәрдер белән аңлашып бетерәсе моментлар, каядыр яңа эшләр алу... Ә башымда гел сиңа язасы килгән хат.. 

Әгәр беренчесен укып, аннан тамчы кадәр генә файда тапсаң да, минем күңел диңгезем шундый тулыланыр иде, беләсеңме? Ә бүген синдә нинди уйлар яши икән? Күңелеңне ни борчый? Нинди сораулар туа башыңда? 

Үземә исә яулык кия башлаган көннән бирле бик күп төрле сораулар яудыралар. Баштарак мондый игътибар уңайсызлык хисе тудыра иде. Ә соңыннан бу сорауларга җавап бирүне кечкенә генә булса да дәгьвәт, ә үзем өчен киңрәк фикер йөртү һәм ияләнеп беткән күренешләргә бүтән яктан карарга мөмкинлек дип таптым. 

Шулай, бу атнада «көн кадагына» әйләнгән сорау гел бер төрле яңгырады: «Сезгә эссе түгелме?»   

Дөрестән дә, Казан кайный. Утыз градустан арткан эсселектә баштан-аяк  «төренгән» кызны күргән кешеләрдә мондый сорауның тууы табигый да. Һәм аның нәтиҗәсендә... Казаныбызда кешеләр үтә кайгыртучан икән дигән фикергә килдем. Кая гына барсам да, мине «суытырга», хәлемне «җиңеләйтергә» тырыштылар. Кондуктор апа: «Монда җиләс», – дип тәрәзә янына бастырды. Автобус тукталышында «күләгәле» урын белән алмаштылар, егетләр дә ике тапкыр ешрак урын бирә башлады. Ә берәр оешмага яки бина эченә керсәң, һәркем: «Сезгә эсседер», – дип тизрәк  кондиционер пультына үрелде... Дөрес, сирәк булса да, шушы үзенчәлекле күренеш арасында, чәнечкеле сүз әйтүчеләр дә табылды, тик аларга минем тарафтан бернинди игътибар булмады. Шушы хәлләр белән тәэсирләнеп, гәҗәпләнеп тә, елмаеп та йөрдем соңгы атна-ун көн...  

Ә син үзең нинди эшләр башкарасың яки әлегә укыйсыңмы? Бәлки сине яулык киюдән туктаткан нәрсә нәкъ менә: «Бу эсседә нишләрмен?» – дигән сораудыр. Әйдә, бергәләп фикерлик. Мөслимәләр кызуда ничек киенәләр соң, аларга дөрестән дә эссеме? Бу сорауга җавапны һәркемнең үзеннән сорасак яхшырактыр. Ә фәнни яктан яктыртсаң, ышанычлырак. 

Ышанасыңмы, галимнәр эсседә кара төсле киң кием кияргә киңәш итә икән. Ә менә ачык төсле киемнәр, киресенчә, тәнебезгә зарарлы ультрофиолет нурларын киртәсез кертә. Каталон университетының испан галимнәре мамык тукыманы төрле төскә буяп ультрофиолет нурларын йоту сыйфатын тикшерәләр һәм шундый нәтиҗәгә киләләр. Минем кебек пастель төсләр яраткан кеше өчен моңсуырак факт инде бу... Ләкин эш төстә генә тугел, киемнең нинди тукымадан җитештерелүендә дә бит. Тукыманың сыйфаты да бик зур роль уйный. 

Минем бу эссе җәйгә «must have» (инглизчәдән «булырга тиеш») исемлегендә – ниагара материалыннан тегелгән яңа күлмәк. Дөрестән дә, үз исемен аклый ул. Дөньяның иң танылган шарлавыгы кебек, гәүдәдән агылып кына китә. Үзе юка, ләкин үтә күренмәле түгел, бөгәрләнми, тәнгә дә рәхәт, ефәкне хәтерләтә. Составы вискоза белән полиэстер катнаш. Икенче булып штапель бара, бу тукымадан тегелгән күлмәкләрем эссе җәй өчен менә дигән, тик бик тиз бөгәрләнүе сәбәпле икенче урынга төшә. Беренче урында – ефәк күлмәк! Бу тукыма инде элек-электән текстиль патшабикәсе булган һәм аңа мода беркайчан да бетмәс дип уйлыйм. Шуңа да талгын җил кебек назлап иркәләүче ефәк күлмәкләр күбебезнең хыялыдыр. Ә инде ефәк яулыкны җәй өчен чын табыш дип саныйм.  

Аннан эсседән качу өчен Казаныбызда тыныч скверлар, матур парклар, ял урыннары бик күп бит. Минем өчен алар җәен «иҗат лабораториясенә» әйләнә. Сәнгать мәктәбендә укыганнан калган гадәт инде ул – җәйге пленэрлар кебек. Бик уңайлы: офиста яки фатирда утыруга караганда, эш күпкә нәтиҗәлерәк бара. Бүгенге очрашуларда туган кайбер фикерләр дә парк эскәмиясендә ял иткәндә кәгазь битенә эскиз булып төшәргә өлгерделәр инде. Хәзер менә сиңа дигән хатны да тәмамлап киләм... 

– Һай, бәбкә-ә-ә-м, бик эссе түгелме соң сиңа?  

Бу йомшак тавышка күтәрелеп карасам, каршымда шактый өлкән яшьтәге ак яулыклы апа икән. Янында елтыр күзле, бик кызыксынучан, бик шуктыр ахырысы, кечкенә малай басып тора. Түзмичә көлеп җибәрдем. 

Юк, юк, апа!!! Миңа һич тә эссе түгел! Сезнең ягымлы карашларыгыздан, эчкерсез сүзләрегездән, гомумән, шундый ихлас кайгыртуларыгыздан күңелемдә шундый җылы! Шундый рәхәт!  


фото: http://pixabay.com
 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com