Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Бер күңелдә ике мәхәббәт булмый

Бер күңелдә ике мәхәббәт булмый

Рәхилә НИЗАМЕТДИНОВА
Рәхилә НИЗАМЕТДИНОВА
14 июня 2018
1458 карау
Мин аларда эшем буенча еш барам. Җай чыкканда, сөйләшеп утырырга да яратам. 95 яшен тутырса да, зирәк акылы, зиһене белән сокландырган Наҗия апаның хатирәләре күбрәк гел бер тирәдә әйләнә. Вәли... Сөйләп туктый да, үзе дә сизмәстән, гел өстәлдәге фотосурәтләргә үрелә – әкрен генә аларны сыйпый башлый. Алар анда икесе дә – Наҗия дә, Вәли дә – яшьләр, чибәрләр, бәхетлеләр... 
 

Революциядән соңгы еллар. Хәмит атлы чекист яхшы сакланган бай йортына хуҗа булып ала. Заманасы шундый: кемнең кулында – шуның авызында. Кем аягын алдан киенә, кем үткенрәк, кем усалрак... Ярлы кызы Гөлсемне урлап диярлек алып кайта ул. Кызның: «Сөйгән ярым калды», – дип ялварганын ишетергә теләми көче ташып торган ир-ат. Кырыслыгы һәм каты куллылыгы белән тирә-юньдә ат казанган була Хәмит. Гөлсемне күрергә, хәлен белергә килгән олы яшьтәге әтисе, бикле капка аша уза алмый, кире борыла. Кеше янына ничә чыкса да, Гөлсем битендә гел кара янган, күгәргән эзләр була. Хәмитнең кулы бер дә тик тормый – хатынын яшь чакта йөргән  егетеннән көнли. Шулай еллар уза. Сынган сөякләр төзәлә дә тагын сына, күгәргән күз төпләре гадәти күренешкә әйләнә. Түзә Гөлсем – түзми кая барсын?! Бер-бер артлы гаиләдә өч бала туа. Наҗия – аларның олы кызлары. Әнисенә өй эчендә булышулар, кечкенә туганнарын караулар – барысы да аның өстендә була.  

Әнисенең ничек җәберләнеп яшәвен кечкенәдән күреп үсә Наҗия. Гаиләгә фаҗига килгәндә аңа тугыз яшь була. Берсендә әтисе әнисен бик каты кыйный. Идәндә аунап яткан әнисен жәлләп, кызының аңа су биргәнен күргән ата кеше, тустаган белән Наҗиянең башын яра. Өстәвенә, кыз җайсыз егылып кулын да авырттыра. Сызлануга, әрнүгә түзә алмыйча, аннан бигрәк чарасызлыктан кыз үксеп еларга тотына... 

Әнисе өчен соңгы тамчы була бу. Бәхетсезлекләренә каршы... Иренең чыгып китүен генә көтеп тора да, балаларын җыеп, атасы йортына кайтып китә ул.  Балчык идәнле, тәрәзәсез, җиргә сеңгән йорт каршы ала аларны. «Юклыкка гына түзәрбез, көн саен баш өстемдә йодрык уйнамас, изелеп яшәмәм ичмасам», – ди әниләре. 

Ачуыннан котырган Хәмит гаиләсе артыннан шул көнне кичкә үк килеп җитә. Ләкин, ни гаҗәп, үз-үзен кулда тотып, башта ул алар белән матур сөйләшә.  Киявен бу халәттә күрмәгән бабай, аны акылга утырту нияте белән, Хәмиткә катырак – тавышын күтәребрәк эндәшә: кызын якларга теләп, үзенчә ниндидер таләпләр куя. Үз сүзен генә сүз итәргә, башкаларга баш булырга өйрәнгән әзмәвердәй ирне арканларга теләве аның бик зур ялгышы була... Коточкыч ялгышы. Кызы, өч оныгы каршында кансыз кияве картны атып үтерә... Шау-шуга атылып кергән күршеләр канлы мәхшәрнең шаһиты була. Калганын Наҗия бик начар хәтерли... Ата кешене кулга алалар, бабаларын гүргә  иңдерәләр, әниләрен җүләрләр йортына озаталар. Берсенә – биш, икенчесенә  ике яшь булган сеңлесе белән энесен, ат чанасына утыртып, каядыр алып китәләр. Тугыз яшьлек кызның: «Туганнарымнан аерылырга теләмим!» – диюен, әлбәттә, берәү дә ишетми. Кинәт килгән бу хәсрәттән югалып калган, ни уйларга белмәгән Нәҗиянең үзен Норлат балалар йортына озаталар. Әтисе бәреп екканда кулы сынган булуы берничә көннән генә ачыклана, тик вакыт инде узган – ялганса да, кулы зәгыйфь булып кала. 

Ятимлектә узган еллар... Төшендә әнисен күреп елап уянулар, сеңлесе белән энесен сагынулар... Күңелгә ул чакта утырган юшкынның беркайчан юылмаячагын, йөрәгендә гомерлек яра эзе калдырачагын кыз әле белми.

Сугыш башлана.... Наҗиянең чәчәк атып килгән гүзәл яшьлек чоры... Кечкенә генә гәүдәле булса да, эшен җиренә җиткермичә туктамаучы тырыш бу кыз Казанга тегү фабрикасына өйрәнчек булып урнаша. Матур күлмәкләр тегәргә хыялланып йөргән кызны шинель тегәргә утырталар. Зарланырга яратмый Наҗия: гарип кулы арса, чиратлаштыра – сиздермичә генә сул кулы белән эшләүгә күчә. Авырткан кулына вакыт-вакыт тамган ачы күз яшьләрен дә берәүгә дә күрсәтми. Хәер, күрсәләр дә, кем жәлләсен – чоры нинди бит: һәркемнең үз хәсрәте. Кулы бу кадәр сызламаса, әтисе искә төшкәндә: «Күралмыйм!» – дип уйламас иде... Тагын – йөрәге сулыгып-сулыгып әрнемәсә... 

Туганнарын эзләп караулар бернинди нәтиҗә бирми – сабыйлар суга төшкәндәй юкка чыга. Беркайда Наҗияне куандырырлык яңалык әйтмиләр. Ә аннан, көтмәгәндә, ерак бер туганын очрата Наҗия. Язмыш үткен балтасы белән кызның йөрәгенең уртасына ук чаба ул көнне. Кечкенә сеңлесе вафат, энесе Казан артындагы бер гаиләдә асрамада, атасының башы төрмәдә черегән... Болары, әйе, фаҗига. Ә әни кешенең кияүгә чыгып Кырымга китеп баруын ничек кабул итәргә?! Монысын кыз бөтенләй башына сыйдыра алмый. Нигә ул аны эзләмәгән? Нигә тапмаган?! 

Көзләрне – язлар, кышларны  җәйләр алыштыра. Наҗиянең соры булып тоелган тормышына ургылып ташкындай мәхәббәт килеп керә. Вәли исемле була ул.  Гашыйк кыз өчен дөньядагы иң матур исем! 

Яшьлекнең күлмәге матур: авырлыкларны сизми дә, аңа уен, җыр, бию кирәк. Наҗия пианинода уйнарга өйрәнү, җырларны көйгә салу турында хыяллана.  Их, вакытында белем алырга да мөмкинлеге булса... Ләкин үзлегеннән барыбер уйнарга өйрәнә ул! (Мәхәббәт кешене нишләтә!) Киләчәген Вәли белән бәйләргә тели кыз. Моның шулай булачагына ышана да... 

Егет, ниһаять, тәвәккәлләп, Наҗияне туганнары белән таныштыра. Бусагадан атлап кергән яшьләрне куанып каршылыйлар, кызның уңганлыгын да бик тиз чамалап алалар. Әмма икенче бер баруларында Вәлинең әнисе Наҗиянең кулына игътибар итә. Сөлектәй улының тормышын зәгыйфь куллы хатын белән бергә күз алдына китереп карый да, ана кеше Вәлине икенче бүлмәгә чакыра. Сүзен кыска тота, турыдан бәреп әйтә: «Тормыш итәргә пар куллар кирәк.  Минем оныклар сөясем килә. Гарип килеш бала алып кайтмас ул, безнең муенга бер элмәк кенә булыр. Аннан, картайгач, безне кем карар? Синең хатының түгелмени?!» Күрше бүлмәдәгеләр ишетер дип тормыйча, курыкмыйча кычкырып әйтә. Аны берәү дә туктатмый, каршы төшми. Үз бәхетеннән исереп йөргән Вәли дә, күкрәк астында инде яңа җан яралуын сизгән Наҗия дә, киленнең миһербанлы бала икәнен тойган кайната да... Очрашулар сирәгәя, аралар суына. Наҗия, соңга калып булса да, баласын төшертә. Бу яшьлек хатасы һәм ашыгу аны мәңгегә ана булу бәхетеннән мәхрүм итә. Ә Вәлине... Вәлине ул  гаепләми, гафу итә һәм... гомере буена өзелеп ярата, оныта алмый, башка ир затына инде күтәрелеп карамый. Йөрәкне соң... тыеп буламыни?! Вәлигә багышлап күпме җыр туа?! Әмма ул көйләрне үзенең өй диварлары гына тыңлый, ул дип озын төннәр буе никадәр яшь түккәнен дә мендәрләре генә белә... 

Язмышның тагын бер сынавы аны яше иллегә якынлашканда эзләп таба. Тегү фабрикасыннан бирелгән фатирга күчеп йөргән вакыты. Бусагасында таныш түгел бер ханым пәйда була. Наҗия имәнеп китә – әнисенең чалымнары лабаса бу хатында! Танышалар... Әйе, ул, чыннан да, аның Кырымда туган сеңлесе булып чыга – Флера. Икенче ире үлгәч, әнисе өч бала белән Казанга күчеп кайткан икән. «Моңарчы мине искә төшермәдегез бит, хәзер генә нәрсәгә кирәгем булды?» – дип сорарга талпынган Наҗияне беренче тапкыр күргән сеңлесенең:
– Торырга урыныбыз юк... – дигән сүзе туктата.

Ничек «юк» дияргә?! Әни бит ул!.. Әле үзе рәхәтен дә күрергә өлгермәгән фатирына Наҗия яңа туганнарын да сыйдыра. Бераздан бертуган энесен дә эзләп табалар. Ике еллап урын өстендә яткан әнисен, тәрбияләп, соңгы юлга озату да аның җилкәсенә төшә.

Тормыш янә үз эзенә төшеп, тигез юлдан әкрен генә тәгәри башлый. Ул арада гомер генә узып китә. Бердәнбер гомер... Ә Вәлинең гомере бөтенләй кыска булып чыга: 40 яше дә тулмаган килеш кинәт вафат була ул. Бер көн авырмыйча! Вәлинең әти-әнисе онык та, тәрбия дә күрмичә картаялар. 

Бүгенге көндә Наҗия апаның инде үзе дә 80 гә якынлашып килүче туганы Флера карый. Ялгызлык, әниләренә соңлап булса да килгән үкенү хисләре, гафу соравы барыбер якынайткан аларны. «Ничә тапкыр талпынсам да, «Ул чакта нигә мине ташлап киттең?» – дигән сорауны әнигә бирмәдем, кызгандым, – ди Наҗия апа. – Туганнарым бар – шулар белән бәхетлемен. Башка ата балалары булса да, әни бер безнең». 

Фото: www.pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com