Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Апам көндәлеге нинди серләр саклый?

Апам көндәлеге нинди серләр саклый?

05 июня 2018
1034 карау
Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА 


 

Мин апамның ул дәфтәрен ничәмә ничә тапкыр укыдым икән?! Үсмер чагымда да, әзрәк вакыт үткәч тә, һәм кабат еллар үткән саен шул көндәлекне кулыма алам. Укыйм да, уйланам: «Нишләп бу апамның язмышы үзәк өзгеч булды икән?» – дим. Ничә тапкыр аның язмышын күз алдына китереп, уй-кичерешләрен үзем аша үткәреп, гыйбрәт булсын дип истәлекләр язарга омтылдым. Тик нигәдер язылмады. Бүген әти-әнием, апам каберләрен зиярәт кылып кайткач, кабат күңелдә шул теләк туды.   

Әлеге апам турында мин кечкенә чагымнан бирле әтидән ишетеп белә идем. Өебездә нинди генә бәйрәм уздырылмасын, әтием кунаклар таралгач: «Эх, Хәлимә сеңлем, нишләп иртә киттең арабыздан?! Хәлимә, Хәлимәкәй... Чәчәк кебек чагыңда, ачылырга да өлгерми калдың бит. Бертуганнарым арасында иң кадерлесе идең», – дип күз яшьләре белән моңсулана иде. (Утыз ел буена әтием сеңлесен оныта алмады, ә менә фаҗигале рәвештә әниебезне югалткач, сеңлесе хәсрәтен әнинеке күмеп китте). Еш кына әтием миндә сеңлесе чалымнарын күрә иде. Дөресрәге күрергә тырыша иде. «Кызым, син апаңа охшагансың, аның кебек үткен, кыюсың. Биюләрең дә апаңа охшаган...» Хатирәләрне барлыйм да, Хәлимә апа күпкә үткенрәк булгандыр кебек тоела. Ә менә аның күңел халәте нигәдер төшенкелектә, ялгызлыкта булуы гына аңлашылып бетми....  

Хәлимә апа – әтиемнең бертуган сеңлесе, ул гаиләдә төпчек бала булып сугыштан соң дөньяга килә. Әтием белән яшь аермасы – дүрт ел. Әтием кечкенәдән төпчек сеңлесе өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала. Сеңлесен карау, бар җиргә дә үзе белән ияртеп йөрү, кушкан эшне бергәләп башкару (ә сугыштан соң мәктәпкә кермәгән бала «уфалла» арбасын да тарта, бакчада чүп тә утый, суын да ташый, терлеген дә карый...)  Сугыштан яраланып кайткан бабай бик усал, кырыс кеше була. Ул гомере буе авыр кое казу хезмәтендә йөри. Тормыш авыр, һәр баланы күтәрергә кирәк, шуның өстенә балалар белем алырга омтыла. Кул арасына керә алырлык балаларын бабай укырга җибәрергә теләми. Бер апага бөтенләй башлангыч белем белән генә чикләнергә туры килә.  Алты бала арасында бер безнең әти үҗәтлеге белән бабайга каршы бара, ул искечә яшәргә теләми, читтән торып югары белем алуга ирешә. Бабайның өч олы баласы, төрле юллар белән колхоздан паспортларын кулга төшереп, читкә китәләр. Олы уллары өйләнеп аерылып чыга, әтием өйләнеп күрше авылда укытырга билгеләнә, ә Хәлимә апа бабай белән әби янында төп йортта берүзе кала.  

 Ә яшьлек! Шундый саф, хыялый... Моннан илле ике ел элек ачылган көндәлек дәфтәре мондый юллар белән башланып китә: 

«Яшьлек хыяллары, уйлары, кичерешләре бөтенесе синең күз алдында бер кабынып, бер сүнәләр. Минем дә нәкъ шундый чагым. Тиздән миңа унтугыз яшь тула. Яшьлегемнең иң саф һәм иң гүзәл чаклары. Йөрәгең, кайда керәсен белмәгән кош кебек очарга тора, дөньяның тәмен, ләззәтен татыйсы килә. Сиңа бер нәрсә дә куркыныч түгел...» 

Апаны әби клубка кинога җибәрми. Яшьлек дәрте, яңалыкка омтылышы ташып торган апаны, укуга да, кинога да, кичке уеннарга да чыгармыйлар. Апаның күңел кичерешләре, үпкә-сагышлары дәфтәренә генә сыйган: «Мин киноны бөтен җаным-тәнем белән яратам. Бирелеп карыйм. Театр-концертларга караганда да артыграк күрәм. Ә әни миңа эш куша, кинога җибәрми. Әгәр мине кинога җибәрсә, мин ул эшне канатланып тиз арада эшләп куям бит...»  

 Бөтен дус-ишләре көлешеп-җырлашып кичке уеннарда булганда, апа күңелен китапларга баккан, серләрен көндәлегенә төшергән. Ул олы романнар, тагын әле «телем шомарсын, рус телен белим», дип рус телендәге китапларны укырга яратуын язган. Әсәрләрнең геройлары, аларның язмышлары турында, «коммунистик рухта тәрбияләнәбез, нишләп начар гадәтләребез буыннан-буыннарга озата килә соң безнең»,  дип каршылыклы фикерләрен бүлешкән.  

Апа кечкенәдән үткен, батыр йөрәкле, курку белмәс була. Күбрәк малайлар белән уйнарга ярата. Шуңа да «ататый» дигән кушаматы барлыкка килә. Мәктәпкә кергәнче үк чаңгыда менә дигән итеп йөри. Авылның иң текә биек тавыннан биш яшендә инде курыкмыйча чаңгысында элдертә. Мәктәптә укый башлагач ярышларда беренчелекне бер вакытта да бирми. «Бүген балаларның уйнаганнары да, чаңгыда йөргәннәре дә күренми. Безнең вакытта чаңгы басмаган бер кар да калмас иде», – дип аптырап язып куйган көндәлегенә. (Бүген көннәр буе өйдә компьютерга, телефонга багынып утыручы балаларны күрсә, ничекләр аптырар иде икән ул дип, уйлап куям). 

Әйе, апаның да ташып торган яшьлегендә матур киемнәрен киеп, яшьтәшләре янына кичәләргә барасы, белем алып үсәсе килә, шуңадамы ул шәһәргә китә алсам, хыялларым чынга ашар дип хыяллана. Апа көндәлеге буена авылдан шәһәргә китү теләген, шул ук вакытта күңеле әнисен калдырып китүне кабул итми: «Туйдым инде бу авылдан. Эш, эш, эш... Ә рәтләп киенеп булмый. Күңелең төшкән әйберне алып булмый, акчасы җитешми. Китсәм дә, әнине кызганам...» 

 Бабай караңгы карашлы, көн күрү өчен акча эшләүдән дә башканы күз алдына китерми. «Әти бернәрсәне дә яратмый. Газет укый башласаң – акыра, китап укысаң – акыра, тыңларга хәтта приемник та юк... Аның кебек надан калыйммыни. Әле ярый кичке укырга кердем...» 

Әле холыксыз булуы белән дә апамны еш кыерсыта. «Ну бу әти... Миңа карата бер балалык хисе юк. Уч тутырып акча алып кайтып бирмәгәч, яратмыйлар икән. Кохозда ни арттырып була. Минем быел хәтта өстемә дә бернәрсә алмаган...» 

Апамның көндәлеге тулы шигъри юллар. Яшьлек, мәхәббәт, язмышы турында алар. Авторлары күрсәтелгәннәре дә бар.  

Еллар үтәр, яшьлек узар дисең, 

Шуңа дисең, боек уйчан мин. 

үләремә ышанам, 

яшьлегемнең 

Узарына һич тә ышанмыйм... (Рәшит Гәрәй) 

 Тик күбесенең авторы юк, үзе язган юллардыр кебек фаразлыйм: 

Әнкәй! Алты бала арасында 

Иң уңмаган бала булдым мин, 

Эх, әни, сиңа бер дә бетмәс 

Җәфа өчен генә, ахры, тудым мин... 

 

Җиңел итә алмадым тормышыңны 

Соңгы бала булып туганмын. 

Сиңа күпме генә ярдәм итсәм дә 

Яхшы бала була алмадым. 

 

Апаның дәфтәрендә бик еш кына үз-үзенә урын таба алмавы, бәхетсез булуы, бу дөньяда болай газапланып яшәүдән мәгънә бармы дигән сүзләр язылган:  

«Нигә, нигә мин бәхетсез... эчем бушатырлык беркемем дә юк минем. Әллә асылынып үлимме. Мордар китәсемнән куркам... 

Сау бул дөнья, дисәм дөрес булмас, 

Бүген дә алмады газраил җанымны 

Үземә дә үзем пычак салыр идем 

Никтер жәллим гүя яшь канымны. 

 

Якты ай яктысында суга төштем. 

Никтер чиләкләрем чайкала. 

Туганнарым ерак, күрешә алмыйм 

Шушы гына үкенечкә кала... 

Апаның үз-үзенә урын таба алмавы, үзен бәхетсез итеп тотуына ниндидер сәбәп булган бит инде. Әллә җавапсыз мәхәббәт микән? Дәфтәрдә язылган шигырьләрнең күбесе кемгәдер багышланган кебек. 

Һәркемгә шул тик бер чәчәк тиеш, 

Бер күкрәккә ике чәчәк сыймый. 

Син чәчәгем минем күкрәгемдә. 

Ләкин йөрәк һаман нигә сызлый!? 

 

Сине озак, озак эзләдем мин, 

Чәчәкләр күп иде юлларымда 

Искә төшә саксыз адымымнан 

Чыгы коелып калган умырзая (Ш. Маннапов) 

Әллә тормышның бик авыр булып, яшьлек хыялларының чынга аша алмавымы? 

Апаның эчке дөньясын, хис-кичерешләрен бүлешерлек якыннары булмаганмы дисәм, ул бар серләрен әтигә сыендырган. Бик тату, бик туган җанлы була алар. Бу дәфтәр ачылып язылган еллар әтинең армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң өйләнеп, күрше авылда укыткан чоры. Бу вакытта апа үзен бик ялгыз хис итә. Җанын аңлаучы булмавы бик борчый. Кызганычка каршы, әтием белән әнием бер елдан аерылашалар. Әти кабат сеңлесенең генә сердәшчесенә әйләнә: авылга кайта, апаны мәктәпкә оештыручы буларак эшкә ала, югары уку йортына керер өчен имтиханнарга әзерли башлый. Якты киләчәгенә бару өчен бөтен юллар ачык сыман. Тик кулымдагы икенче бер дәфтәрдән шул чорда язылган юлларны укыйм: «Мин сине әни үземнән алда кәфенгә чорнаганнарын күрәсем килми. Ә син үзең әни мине үз кулларың белән кәфеннәрсең...» 

1969 елның иң челлә вакытында  – июль ахырында авылда халыкны Зөя яры болыннарына печән чабарга һәм урманга утын кисәргә җибәрәләр. Урманга күбрәк ирләр китә. Апам: «Мин печәнне начаррак чабам, утынга үзем барыйм», – дип, әтине печәнгә җибәрә, ә үзе урманчылар артеленә кушыла.  

Урмандагы зур-зур агачларны аударуның иң кызу вакытында берәү: «Хәлимә, кач! Синең якка агач ава!» – дип кычкыра. Апа кинәт кычкырганга куркыпмы, әллә язмышыннан уза алмыйчамы, аяк астындагы ботакларга абынып егыла. Агач астыннан тартып алынгач, кызулыгы белән сикереп тора да: «Әнием, яшисем килә бит!» – дип бер авыр сулый һәм күзләрен мәңгегә йома. 

Апамның кырыгын укыткач, әти ике еллап артык аерым торган әниебез белән кабат кавыша. Шул көннәрдә апа каберенә миләш утырта ул. 

Татар халкында «тел – тәкъдир» дию бар. Әллә соң апа да үз тәкъдирен шулай юрап, тартып китергән инде? Теләкне тели белеп телә диләр бит.  

Мин күп сорауларыма һаман җавап таба алмыйм. Аның кабере өстенә әтием утырткан ике миләш агачы, һәр килүемдә: «Уйларыңны дөрес уйла!» – дип әйтәләр сымак....  

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com