Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → ​«Телең генә башына җитте...»

​«Телең генә башына җитте...»

Мәдинә  АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
25 мая 2018
1855 карау

Зәрия, заманча итеп салынган ике катлы зур йортның каршында
шактый озак торганнан соң, челтәрләп эшләнгән биек тимер капканың келәсенә
үрелде. Башына килгән беренче үпкәле уй: «Капкаларын ачып та куймаганнар,
ичмасам». Мәет булган йортта капкаларны япмыйлар, гадәттә. Ул әкрен
адымнар белән мәрмәр баскычлардан күтәрелә башлады. Шул минутта ишек
ачылып китте. Аннан күренгән кешегә Зәрия сәлам бирергә ашыкмады. Ул
аның белән исәнләшүне, кайгысын уртаклашуны кирәк дип санамады. «Башына
җиттеңме? Теләгеңә ирештеңме?» Хатын шулай диде дә, әрнүле-усал карашын
бер генә мизгелгә иргә төшереп алып, йөгерә-атлый өйгә кереп китте. Ир кеше
аның артыннан... Зәрия бер бүлмәдән икенчесенә йөренгән халыкны күрмәде,
күрергә дә теләмәде. Өстен салмыйча гына зур залга барып керде. Зал
уртасында – аның: дөньядагы иң кадерле, иң якын, газиз дустының ак җәймәгә
төреп салган җәсәден күрүгә, кычкырып елап җибәрде. «Нишләттеләр сине,
дускаем, нишләттеләр? Башыңа җиттеме, ниһаять? Әйттем бит, аерыл, дип,
үтерә ул сине, дидем. Тыңламадың, их-х, тыңламадың...» Кайгыдан башын
югалткан хатын әллә үз-үзенә, әллә мәңгелек йокыга талган дускаена
такмаклый-такмаклый елады.
Аның йөрәктән сызланып чыккан сүзләрен, соңгы юлга озатырга
килүчеләрнең күбесе аңламады да. Карашын мәет өстенә текәп, тораташ каткан
ир генә Зәриянең ни әйтергә теләгәнен яхшы аңлый иде. «Син үтердең...» – дип
әйтәсе килә аның.
– Хатыныңның башына җитүче син, сине моның өчен беркем дә
хөкем итмәс. Әмма белеп тор: син – үтерүче...
– Ни сөйлисең, Зәрия, минем аңа бармак белән дә чирткәнем
булмады. Үзең беләсең, хатын-кызга кул күтәрмим мин.
– Әйе, беләм, – диде хатын тагын да ярсып китеп. – Синең
кулың түгел, телең эшләде. Көн-төн талавыңа түзмәде, йөрәге түзмәде
бичараның. «Инсульт булды аңа», – дип тынычландыр инде үзеңне хәзер. Алла
бар ул, җавап бирәсе көннәрең алда әле.

Рөстәм белән Галияне Зәрия үзе таныштырган иде. Моннан ун
ел элек булган вакыйгаларны күз алдыннан кичерә дә, үзен янә гаепле хис итә
башлый ул. Никләр таныштырдым? Ичмасам, Галиясе дә: «Бер күрүдә гашыйк
булдым», – дип теңкәгә тиде. Ике-өч ай дигәндә, кушылып та куйдылар. Череп
беткән бай булса да, егет туй ясап тормады. «Туйсыз да шәп яшәрбез, әйеме,
карчык?» – дия торган иде ул бу турыда сүз чыкса. Кызларны көнләштерердәй,
«бай кияү» дөньяның бер сараны иде. Галия: «Ипи алгач, нигә инде булкасын
алдың? Җитмәгәнмени берсе», – дип, хәтта алган ипигә кадәр бәйләнә, ди
торган иде».

Саран һәм... көнләшә иде ул Галиясеннән. Үзе шәп машинага
утырып, җилдереп кенә эшкә китеп бара. Ә хатын тәрәзәдән карап кала. Өй
тулы сакчы. Ялгыш ясаган адымыңны шундук хуҗага җиткереп торалар.
Кибеткә чыгам дисә, капка бикле, телефоннан сөйләшәм дисә, телефонын алып
куйдылар. Рөстәм кайтмыйча, ул беркем белән дә сөйләшә алмый. Бердәнбер
аралаша торган кешесе – Зәрия. «Алтын читлек» тә биш ел гомер узып китте.
Галия бала тапмады. Рәхәт күрмәде. Ләкин ул, ни гаҗәп, гел ирен мактый иде.
«Ул минем турыда кайгырта, шуңа шулай эшли». Башкасын күрмәгән, башка
рәхәт тормышны тоймаган хатын, күрәсең, чыннан да үзен бәхетле тойган.
Әллә бәхетле булырга тырышып караган гынамы?! Зәрия белән очрашкан
минутлар аның өчен кабатланмас булып тоела иде. Чөнки Галия ике сүзнең
берендә: «Ничек әле син бар», – дип әйтә торган була. Нәрсә әйтергә
теләгәндер?! Бәлкем, күңел түрендә саклап йөрткән серләрен, шушы
байлыкның әйтеп бетергесез газапларын ахирәтенә түкми-чәчми сөйләп бирәсе
килгән вакытлары да булмаган түгелдер аның. Сөйләмәсә дә белә иде Зәрия.
Ире рөхсәтеннән башка урамга һава суларга да чыга алмый иде бит ул. Чыга
икән, Рөстәме төн йоклатмый. Юк кыйнамый ул аны. Теле белән үтерә, теле
белән кыйный. «Төне буе шулай газаплый» – ди торган иде Галия. Йөрәк биш
ел түзде, бер гөнаһсыз сүзләрне биш ел күтәрде. Ә бер төндә түзмәде...
Зәрия, башын аска иеп, кабер янында басып торган ир янына килде:
«Әбием: «Теге дөньяда яман сөйләгән кешенең авызыннан
пычрак су агып торыр...» – дип куркыта торган иде безне. Син дә курык...» –
диде.
фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com