Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Гранаталы ханым маҗаралары

Гранаталы ханым маҗаралары

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
30 апреля 2018
677 карау
Мин бөркөнне юлда баттым. Дөресрәге, юлда ук та түгел, ә басу уртасында. Берүзем булганда! Юк, монысы да бигүк дөрес түгел икән әле, машинада кечкенә кызым да бар иде.
Безнең авылга Күшәр басуыннан юл кыскарак. Күрәчәгемә күрә, шул юлдан кайтасы булдым бит. Беләм инде, Сибай чокырының мәңге кибәсе юк. Кипсә, шул 2010 елгы җәйдә генә кипте бугай ул...
Җәйге яңгыр кызык бит ул, авылның бер урамында ява, икенче урамында юк. Менә монда да, Күшәрдә тузан очып калды, ә Сибай чокырына җитәрәк орган гына. Ярты юлны узгач, кире дә борыласы килми. Бәлки әле... анда яумагандыр...
Сибай чокыры – юлның иң җайсыз җире. Бер яктан бормаланып тау төшәсе, уртада иңкел, аны чыгуга кабат бормалы үр менү башлана. Таудан чаптырып кына төшеп, иңкел җирен чаптырып кына чыксаң, батмыйсың анысы... 

Ә мин баттым... Күрә торып саз уртасына барып кердем. Хатын-кыз инде... Үзенекен эшләмәсә, күңеле булмый бит аның. Үзем турында әйтәм, билгеле. 
Алга да биреп карыйм, артка да... Юк, көпчәкләрем сазга чума гына бара.  Йа Аллам! Никләр генә кире борылмадым икән?! Хәзер инде нишләргә? Казанда булсам, мин мондый очракта иремә шалтыратам, ул килеп, бәладән йолып ала торган иде (ә андый очраклар – о-о-о! – әллә никадәр. Бер язармын әле). Кая монда, йөз чакрымга кайтып йөрсенмени?!

Тагын бер сыналган ысулым бар – берәр чатаклыгы чыкса, машинамны үгетли башлыйм. «Әйдә инде, җаныкаем, син маладис ич, тырыш инде, матурым!» Көлсәгез, көләрсез, әмма шулай үгетләсәм, кабынмый торганда да кабынып китә торган иде машинам. Бу юлы үгетләп кенә файда чыкмас шул – батуым «әкәнчәтелни». 

Бервакыт командировкага баргач, эш машинасы белән шулай баткан идек без. Ул вакытта шофер егет домкрат белән күтәртеп чыгарган иде. Минем дә багажникта булырга тиеш ул анысы, ләкин мин аның белән эшли белмим. Димәк, башка төрле ысул кулланып карарга кирәк. Көпчәк астына берәр каты нәрсә керсә, котылыр идек инде бу тозактан. Кич булып килә бит!

Нихәл итәсең, басуда төн кунып булмый – лакированный туфлиләрем белән кереп киттем мин бу сазны ерып. Озын итәкләремне ыштан бөрмәсенә кыстырдым да тау башындагы агачлыкка атладым. Көпчәк астына ботак-чатак булса да салып карарга кирәк.

Алагаем бер кочак тутырып, ботак алып төштем дә алгы тәгәрмәчләрнең алдына да, артына да мулдан түшәдем. Булышырга тиеш кебек инде...
Тәк, кабыздык,  бергә тыктык, ә юк, аңынчы бисмилла укыйбыз, аннары гына бергә тыгабыз... Ручникны төшердек, акрын гына газга баса-а-а-быз-з-з... Газга каты басмыйбыз, көпчәкләр «буксовать» итәргә тиеш түгел, машина бер кузгалса, туктамыйбыз, югыйсә тагын «утыра». Менә-менә, ай маладис, әйдә, тырыш инде, машинакаем! Һәм... нәрсә дип уйлыйсыз? Чыктык бит, тәки! Әйтәм лә, машина ул хатын-кыз сыман, аз гына мактап җибәрсәңме!.. Мактаганны кем яратмасын инде?!

Ә сез минем кебек басу уртасында берүзегез генә батып ятмагыз! Дөресен генә әйтим, бер дә күңелле эш түгел икән ул. 

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com