Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Укучы хаты

Укучы хаты

25 апреля 2018
696 карау
Ирем миңа һәрдаим ялганлап тора. Тик торганда да ялганлый, җитди мәсьәләләрдә дә. Тәмәкегә чыгам дигәндә дә, ул әйткән җиргә баруы икеле. Мин бу ялганнарның асылын аңлый алмыйм. Гади сорауларга да туры җавап бирә алмый. Сөйләшеп-аңлашып та карадым - вакытымны гына әрәм иттем. Аны яратканга күрә баштан игътибар итмәдем, аннары гафу итем, хәзер исә бизеп барам үзеннән. 

Күптән түгел дачага барып кайтыйм әле,  диде, - хәлләрне белешим, дип. Ярар, китте. Шуннан берничә көн узуга абыйсының аккаутында фото күрдем - ирем белән дачабызда, өченчесе фотога төшерә, димәк. Барып сорадым - берүзең идеме дачада, дим. Әйе, - ди. Ә бу нәрсә, дидем мин фотога төртеп. Бу - мин түгел, диде һәм көлеп җибәрде. Нәрсә дип  ялганнарга инде?!

Шулай берзаман корпоративка китте. Иртә белән генә кайтты, гәрчә сәгать төнге бергә кайтып җитәм дисә дә. Ярар, анысына игътибар да итмим инде мин. Өстендәге күлмәгеннән хатын-кыз хушбуй килеп тора! Нәрсә бу,  дип төпченә башладым. Өстемә юри сиптеләр, ди бу! Колак артындагы алсу помада табын да махсус тидерделәрме,  дим. Сөртеп атты да, юк иде анда берни, ди!

Ә кичә минем башыма бер уй килде - болай гына кеше ялган сөйләмәс. Аның икенче тормышы булырга тиеш. Җавап шушында гына!  Шуңа дәлил… аның икенче, мин белмәгән телефоны булуы! Кичә генә таптым! Иремнең икенче телефоны бар! Димәк, икенче тормышы да?! Юк, телефонны актармадым. Үзеннән дә сорамадым.  Тагын ялган тыңлыйсым килми. 

Киңәш тә сорап язуым түгел. Эчемне бушатырга теләдем. Яратаммы соң мин аны? Юктыр. Туйдым…

Галия. Казан.

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com