Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Ирек хакы

Энҗе Солтанова
Энҗе Солтанова
06 июля 2015
2556 карау
«Димләделәр...» дигән кыска гына язма («Сөембикә», № 3, 2012 ел) кулга каләм алырга мәҗбүр итте. 

Анда кырыкның теге ягындагы бер фермерның калага танышырга килеп үзен кыз алдында ничек эре тотканлыгы тасвирлана. Шул уңайдан, язма авторының ир-атлар турындагы фикерләре уйга салды мине. Чыннан да, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар арасында укыганнар, уңган-булганнар күп. Аларның зур күпчелеге үз тиңнәрен эзләп-эзләп тә тапмаганга, ягъни егетләрне озаклап сайлаганга «утырып» калган. 

Шулар армиясен мин дә тулыландырам. Безнең һөнәр кешеләре – журналистлар – арасында ялгыз хатын-кызлар шактый. Кияүгә чыкмыйча гына бала алып кайтучылар да җитәрлек. Бу күренеш безнең җәмгыятьтә беркайчан да хупланмады. Андый ханымнарны сөйләп сөяксез телләр шактый чарлана. Әмма үзенә тиң ир-атны очратмагач, кияүгә чыкмыйча гына бала алып кайтучыларны гаепләргә ашыкмыйк. Шәригать кануннары буенча гөнаһка саналган бу гамәл өчен һәркем үзе җавап бирер. Дөньялыкта кемнең хаклы, кемнең хаксыз булуын хәл итү безнең вазыйфага керми. 

Инде минем тарихка күчик. Яшь чакта дуслашырга теләүче егетләр күп иде, арада кияүгә чык, дип әйтүчеләр дә булды. Әмма «кияүгә чыгармын да, тагын да ныграк яраткан башка берәү очрар, аңа үлеп гашыйк булырмын, шуннан соң нәрсә эшләрмен», дигән бер уй ни өчендер гел тынгылык бирмәде. Шулай да университетта укыганда бер егеткә гашыйк булып йөрүемне язмасам дөрес үк булмас.

Аның да миңа мөнәсәбәте яхшы иде. Тик көннәрдән бер көнне ул мине генә түгел, бөтен группадашларны шаккатырып күрше факультетта укучы чит ил кызына өйләнде дә аңа ияреп китеп барды...


Берничә елдан очрашкач: «Кеше буласым килде, шуңа чит илгә киттем», – дип аңлатты ул бу адымын. Күңелем шул чакта сынды. Ярый әле юлларыбыз аерылган, ярый әле аңа кияүгә чыкмаганмын! Ник дигәндә, ул анда барыбер үзен таба алмады. (Монда тапмас та тапмас иде!) Аерылды, хәзер икенче хатынга йортка кереп көн күрә. Андыйларны бер сүз белән «альфонс» дип атыйлар. Бу урында яшь кызларга әйтер сүзем бар: җир йөзендә ярату юк дия алмыйм, әмма барыбер мәхәббәтемне көтәм дип алданмагыз. Мәхәббәт – шагыйрьләр уйлап тапкан иллюзия, мираж гына ул. Гаилә корып, балалар үстереп яшәргә теләсәгез, тагын да яхшырагы очрар әле дип, күңелегезгә якын кешене борып җибәрергә ашыкмагыз. (Һавадагы торнага үрелгәннәр кулындагы чып-чыктан да мәхрүм кала!) Яр сайлаганда горурлыкны кайчак читкә куеп тору да комачау итми. Ачуланышсагыз, ачыктан-ачык сөйләшергә, аңлашырга тырышыгыз. Оялу, тел яшерү, үзе белер дип уйлау зур хата. Ир кешенең мәхәббәт турында озак уйлап йөрергә вакыты юк. Гадәттә, алар өчен башкалар уйлый. 

...Эш белән мавыгып елларның узганы сизелмәгән. Миңа да кырык биш яшь тулган икән! Дөрес, бу еллар эчендә ир-ат белән аралашмыйча тормадым. Арада төрлесе – яхшысы, бигүк яхшы булмаганы, бае, дәрәҗәләргә ирешкәннәре дә очрады. Әмма... Әлегә берсе дә язмышым була алмады... Инде әйбәт кенә очраша башлыйсың – никтер арага керүчеләр табыла. Безне «кайгыртучылар» йоклап ятмый, гадәттә, аңа берәр сүз җиткерәләр. Чөнки беләләр: гашыйк ир-ат көнче була. Сүзен кайдан табалар диген, азып-тузып та йөрмим югыйсә. Хәер, монысы безнең менталитет чире, кара көнчеллек! 
Ялгызларны матур киләчәккә өметләндергән хыял яшәтә.

Ә минем бер гадәтем бар – беркайчан да кем нәрсә әйткәнлеген ачыклап, акланып йөргәнем юк. Кеше сүзенә ышанган ир нәрсәгә кирәк ул?! Яраткан кеше бары миңа ышанырга тиеш. Шунсыз рәтле тормыш корып булмаячагын беләм. Тормыш тәҗрибәм шуны күрсәтә: көчле ир-ат кеше сүзенә карамый. Әмма аны кайдан табарга соң?! Алар бит бик аз. Булганнары да ялгыз яшәми, андыйлар гаилә корырга соңармый. Ышанычлы егетләрне күп очракта тәҗрибәле кызлар тиз каптыра. Ә  аерып алу – минем юлым түгел, кеше күз яшендә бәхет корып булмый. Димәк, бу очракта ислам кануннары гына коткара ала. Ягъни – күп хатынлык. Россия шартларында, әлбәттә, күп хатынлыкны кертү түгел, күз алдына китерүе дә кыен. Әмма чеченнар, ингушлар әнә ничә хатын алып яшик дип беркемнән дә сорап тормый бит. Алып кайталар да торалар. Ихтыяҗ булгач, нәрсә эшләмәк кирәк? Мин дә ялгыз көн иткәнче яисә булдыксыз ир белән яшәгәнче асыл бер ирнең икенче хатыны булыр идем. Беләм, беләм! Ир-ат канаты астында җил-яңгыр күрми  яшәп яткан хатыннар мине аңламаячак. Дөресрәге, ишетергә дә теләмәячәк. Берәүнең дә ирен көндәш белән бүлешәсе килми. Әмма иртән өйдән чыгып киткән хәләлләренең кич әйләнеп кайтканчы кайда йөрүеннән аларның кайсысы гына хәбәрдар икән? Бүген бик күп ир-ат сөяркә тота. Читтә балалары туа. Аларның бу «гаепләре» ачылгач, гаиләләр таркалган очраклар да җитәрлек. Нәтиҗәдә, ялгыз хатыннар арта. Күпме бала әтиле булып та әтисез үсә... Бу юлларны язганчы бер кечкенә генә күзәтү үткәрдем. Дөресрәге, тирә-юнемдәге үзем якыннан аралашкан ялгыз хатын-кызларны барлап чыктым. Егерме хатын-кызның бишесе – карт кызлар исемлегендә, өчесе ирдән аерылды, калганнары ялгыз бала тапты... Ялгыз яшәүче хатын-кызны кызганалар, бәхетсезгә саныйлар бездә. Аларның урыны еш кына ишек төбендә. Әмма тормышта тагын да күңелсезрәк язмышлар бар бит. Әйтик, балалар үстереп тә картлыкларын ялгыз каршылаучылар азмы? Миңа калса, монысы тагын да үкенечлерәк. Ходай шунысыннан сакласын! 

Бүгенге хәятемә килсәк, Казанның бик матур урынында үз фатирымда яшим. Яраткан эшем, шөгылем бар. Чит илләр гизү, хәтта шунда китеп яшәү мөмкинлегем дә юк түгел. Әмма миңа үз илемдә рәхәт. Бездә яшәве уңай булмаса да, миңа чит ил кирәк түгел. Монда гына күкрәк тутырып һава сулыйм, тешләргә үтеп керерлек салкын чишмә суы эчәм. Монда кендек каным тамган туфрак, аның җылысы бар. Әти-әнием, туганнарым, дусларым белән аралашып, үзара ярдәмләшеп яшибез. Бәхетлеме син дип сорасагыз, «әйе», дип җавап бирер идем: яратмаган берәүнең көен көйләмим, үз иркемдә. Барасы килгән җиремә барам, кайчан телим, шунда кайтам. Чикләүче кеше юк. Ирекле булу – ул зур бәхет! 

Ә ялгыз яшәү – шул бәхет өчен түләү! Нишләтәсең, бу дөньяда бернәрсә дә бушка бирелми, барысы  өчен дә түләргә кирәк. Тик мин үз тиңемне очратып, аны кайгыртып яшәү турында да уйланам. Андый кеше өчен ирегемнән баш тартырга да риза. Көчле ир-атка буйсынып яшәү дә бәхет! Әмма үзеңнән түбәнгә түгел! Сөеклемне очраткан көн мине тагын да бәхетлерәк итәчәк. 

Иртәгә бүгенгедән яхшырак булачак! Бу безнең – шигарь! Алдагысын бер Аллаһым үзе генә белә, бер-берсен эзләгән ялгызларга мәрхәмәтлерәк булсын иде ул дип телим. Тулы гаиләдә үскән кеше буларак, парлы булуга ни җитә, дим!

фото: http://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com