Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Беренче кунак

Беренче кунак

Люция Әблиева
Люция Әблиева
21 марта 2018
1979 карау
Совет заманында совет гаилəсенең иң зур куанычы нәрсә булган дип уйлыйсыз? Дөрес! Нəкъ өстенə китереп бастыгыз – фатирлы булу. Бу – бəхет, əлбəттə, күплəргə бик тиз генə тəти торган əйбер түгел. Фəлəн еллар буе көттереп, сагындырып, саргайтып, үзəклəргə үтеп кенə килə торган иде ул. Бу списокка блат һəм братлар аша телəклəренə ирешкəннəрне кертү дөрескə туры килмəс. Алар бармак белəн генə саный торганнар рəтендə булдылар. Ә менə бернинди блаты-браты булмаган Әмир белəн Сəриягə фатир дигəннəре «теш сындырып» керде. Икесе дə бер институтта эшлəүлəрен һəм кирəкле белгеч булуларын искə алып, «малосемейка»лы иттелəр дə куйдылар.

Хуш! Совет гаилəсе үз почмагын булдыргач, традицияне бозмыйча, якыннарны чакырып кунак итəргə, фатирны котлатырга тиеш булганга, Сəрия белəн Әмир дə кичлəрнең берсендə, шул хакта сүз кузгаттылар.
– Алдагы айның азаккы шимбəсенə тəвəккəллик, җаным! – диде Сəриясе.
Икесе сөйлəшеп беткəч, Сəрия əйткəнчə эшлəргə күнегеп килгəн Әмиргə:
– Ярый, – дип, ризалык бирүдəн башкасы калмады.

Совет кибетлəрендə булган һəм булмаган ризыкларның исемлеген барлап чыкканнан сон, чират чакырасы кунакларга күчте. Кунаклар дигəннəн, унике квадрат метр бүлмəне ике якның да əти-əнилəрен чакырып, бəлəкəй генə бəйрəм ясамакчы иде исəплəре. Сəрия берничə тапкыр бүлмəне аркылы-буй кичереп алганнан соң:
– Карале, Әмир, абый белəн җиңгигə дə эндəшсəк, ничек булыр икəн? Бер калада яшəп, чакырмасак, читенрəк булыр бит. Табын беткəч, минекелəрне үзлəренə куна алып китəрлəр югыйсə, яткырыр урыныбыз да юк ич, – дип, бөрелəнеп, шытырга əзер фикерен иренə ярып салды.
Әмир шул сүзне генə көтеп торганмыни!
– Кушкуллап риза, җаным! – дип элəктереп алды да һəм…
– Әйдə, булган-булсын, минем Фəнил дəдəй белəн Сəгыйдə җиңгине дə чакырыйк. Минекелəрне аларга куна ияртеп җибəрербез, – дип селкеп салды!

Сəрия сөйлəшүне бу юлдан китəсен көтмəсə дə, төшеп калганнардан түгел иде. Тавышын югары ноталарның да иң югарысына күтəреп:
– Син, нəрсə, кая сыйдырмакчы буласың? Тагын бер өстəл куйсак, басып торырга да урын калмаячак! – диде дə, хəлəленə арты белəн борылып басты.

Әмиргə əллə Сəриянең югары нотасы барып җитмəде, əллə аңлап бетермəде:
– Күңелен киң булса, урыны табыла ул, сыярбыз. Өстəл-утыргычларны җайлармын, һич көялəнмə, – дип, сөйлəшүгə, шартлатып симез нокта куйды.

Икенче көнне Сəрия:
– Бер əзерлəгəн табынга ялгыз башы сыяр əле, – дип, институтта эшлəгəн, əтисе яклап туган тиешле Наҗия апасын да чакырырга уйлады. Ә Әмирнең исенə калада яшəүче – əнисе яклап өч туган апасы Әнүзə түти килеп төште. Ул төшке аш арасында, блокнотыннан көч-хəл белəн кирəк номерны эзлəп табып, якындагы телефон-автоматка йөгерде. Әнүзə түти, рəхмəтлəр укый-укый, кунакка килергə ризалыгын белдерде.
Шимбə көн унике квадрат метр бүлмə кунакларны сыйдыра алган кадəр сыйдырырга тырышкандай итте итүен. Хуҗаларга да урын табылды… ишек төбеннəн. Арып киткəндə, чиратлашып, бəдрəф бүлмəсенə кереп, унитаз капкачына утырып ял иттелəр.

Ярый əле авылдан əти-əнилəренең «зəпəрəйгə» төяп килгəн күчтəнəчлəре мулдан булды, югыйсə кунакларның «ачка койрык чəнчеп» кайтып китүлəре дə бик мөмкин иде.

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com