Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Авыртырга язмасын яки Өлкән табибка эләксәң...

Авыртырга язмасын яки Өлкән табибка эләксәң...

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
09 февраля 2018
885 карау
Ничек кенә сакларга, никадәр генә чыныктырырга теләсәк тә, балалар еш авырый. Йә салкын тия, йә тамаклары шешә... Ашказаннары белән дә гел проблема.
Менә тагын кызым тик торганнан гына авырып китте. Мәктәптән кайтканда, «шалкан шикелле» иде, төнгә таба, туңам, ди башлады. Өйдә бик салкын безнең. Беренче кат, өстәвенә почмак фатир, җитмәсә тагын төньякка карый, «не повезло», кыскасы. Ә түләвен, әлбәттә, «Ташкент» ясаган кадәр итеп алалар. Ярар, монысы болай гына, эч бушату гына иде.

«Туңам» дип йөргән кызым, берзаман бөркәнеп үк ятты. Маңгаен тотып карыйм, алай кайнар да түгел кебек. Шулай да температурасын үлчәргә булдым. Градусникны алгач, үз күзләремә үзем ышанмадым – кырыкны узган! Нишләргә инде? «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга??? Төнлә аларны да йөртәсе килми бит әле. Беләм, беләм, әниләр хәзер мине гаепләр, ничек инде, дияр. Белмим, шул «ашыгыч ярдәм» чакырту ник шуның кадәр авыр нәрсә ул минем өчен.

Температурасын төшерә торган бер төймә бирдем. Ул да булышмаса, табибларны өйгә чакыртмый булмас, дип уйлаштык. Аллага шөкер, булышты теге төймә, кызыбыз тыныч кына йокыга китте. Икенче көнне дә, өченче көнне дә температурасы башкача күтәрелмәде. Алай да мәктәпкә җибәрмәдек. Кызым үзе, бик нык арганнан ул, дип, безне юатып, нәтиҗә дә ясап куйды. Аруы да хак инде. Беренчедән, мәктәбе бик ерак, бару-кайту өчен ике якка ике сәгать вакыты китә. Өйдә дә җылы аш пешереп, әнисе яки әбисе көтеп тормый. Кайтып чишенә, коры-сары капкалый да, бию түгәрәгенә чыгып китә. Анысына да автобуска утырып барасы...

Дүшәмбе кызымның иртән кабат температурасы күтәрелгән. Кырык ук булмаса да, утыз тугызга җитеп бара. Инде болай булмый, үзебезнең участок хастаханәсеннән өйгә табибны чакыртырга булдык. Ә бу теге, узган атнадагы иң буранлы көн, хәтерләсәгез. Регистратура номерын җыям, беләм инде, эләгеп булмаячак. Сездә дә шулай микән, безнең поликлиниканың регистратурасына иртән шалтырата башлыйсың, кич эләгә алсаң, куанасың. Меңенче... юк, ике меңенче тапкырыннан соң, трубканың теге башында арган хатын-кызның теш арасыннан гына «але»сын ишетеп, куанычымнан авып китә язам. Тиз генә хәлне аңлатам, өйгә табиб чакыртам. «Көтегез, килер. Чакыртулар бик күп», – дип, телефонны куялар.

Буранның тынарга исәбе күренми, бөтерелеп-бөтерелеп, тоташ стена булып ява. Инде табибны кызгана башладым. Чакыртулар күп диделәр, ничек барысын да йөреп чыгар инде бу буранда? Кабат телефонга үреләм. Меңенче... юк, бу юлы биш йөзенче тапкырдан кабат теге «але»ны ишетәм. «Без үзебез киләбез, дежур табиб андамы?» – дим, тыныма кабып (биш йөзенче тапкырдан ук алырлар дип өметләнмәгәнгә, каушап киттем).

Шәлләргә төрендек тә, киттек кызым белән чыгып ак бураннар уртасына. Ярый поликлиника алай артык ерак түгел бездән. Температура төшерә торган дарудан соң кызымның да кәефе яхшы гына.

Барып җиттек... чишендек... табиб урынында... кердек... Туксан ук дисәм, артыграк булыр микән, сиксән генә дисәм дә бигүк дөрес түгел, кыскасы бик өлкән яшьтәге табиб каршына килеп утырдык.

Табибны беренче соравын беләсез инде: «Нәрсәдән зарланасыз?» –«Температурасы күтәрелә. Ике көн элек кырык булды, бүген утыз тугыз иде», – дим, табибка мөлдерәпләр карап. «Тамагы авыртамы?» – «Юк, авыртмый». «Йөткерәме?» – «Юк, йөткерми». «Ничә булды дисез температурасын?» – «Кырык иде. Бүген утыз тугызга якын». «Кайчаннан бирле авырый?» – «Җомгадан». «Әһә, тамагы авырта дидегезме әле?» – «Юк, авыртмый». «Әһә! Ә кайчаннан авырый?» «Җомгадан...» Сораулар икенче «круг»ка китте. Ниһаять, табиб сорыйсын сорап бетерде бугай, кызымның тамагын ачтырды. «Әһә! Ангинага охшаган. Менә бу нәрсә? Бер ак төртке күрәм... Тәк, температурасы бар дидегезме әле?» – «Уф...» «Ник уфлыйсыз? Миңа бит белергә кирәк. Кайчаннан авырый әле?» – «Җомга-дан! Җом-га! Пятница!» «Әһә! Аңлашылды! Кая, кызым, карыйм әле тамагыңны? Бәлки, аның тамагы авыртадыр?» Үлә-ә-м! Ник кенә кердек бу табибка, юләрләнмәсәк кенә ярар иде, йа Раббым!

Ярар, кыскасы, табибтан чыкканда шул аңлашылды: «вчүтеки» тамак гаепле, хәзер безгә антибиотиксыз «никак». Менә инде нишләргә, бу табибка ышанып (ә мин өлкән табибларның тәҗрибәсенә бик ышанам. Әмма моның кадәр үк өлкән табибка?..), ул антибиотикларны эчәргәме, әллә инде башка табибка язылыргамы? Әле анысына язылырга да чират, бу атнага талоннар юк, киләсе атнаны көтәсе... Әй, кызым, ник кенә авыртасыз икән сез, ә?

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com