Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → ​Фонтан янында

​Фонтан янында

Асия Юнысова
Асия Юнысова
19 декабря 2017
1607 карау
Бервакыт редакциядә сөйләшеп утырабыз. Янәсе бала үзен ялгыз хис итмәсен өчен өйдә песи асрасаң яхшымы, әллә этме? Шунда өлкән журналист Илдар Низамов әйтеп куйган иде: «Балага бала кирәк иптәшкә!» Бу фикер белән барыбыз да килештек.

Фонтан тирәли куелган эскәмияләрнең берсенә лапылдап бер кыз килеп утырды. Тәртипсез кызларның берсе инде бу. Килеп утыруга ук букчасыннан олы гына бер шешә чыгарып, йотлыгып-йотлыгып сыра уртлап алды. Кызның кәефе ни чама икәнлеген белерлек түгел. Ул әле мәгънәсез генә, дөресрәге гамьсез генә елмаеп ала, әле кашларын җыерып, үз алдына сүгенеп куя: «Вот блин! Каян алыйм мин аңа акча? Фатир бәясен куя беләләр үзләре! Ярый ул алар заманында тулай тораклар булган. Ә мин кая барыйм? Туган тиешле диләр бит әле. Чыбык очы... Тәртипле йөрсәң, салып кайтмасаң, акчасыз да тотар идем мин сине, дип яхшатлана. Вот блин! Салып кайтырга түгел, менә монда кабып кайтырга да бетеп киткән әле!» Кыз сырадан бушаган шешәсен аркан якка гына селтәп, кычыткан арасына томырды. Шуның белән аның шөгыле дә бетте. Инде нишлисе? Тик утырганчы дип елап алырга булды. Кызганыч авазлар чыгарып, бер ара үксеп алгач, тагын тормышка игътибары уянды. Нәфесе хәмер тели иде. Йә, ничек юнәтергә икән шул тәмле тәмсезне?

Кызый шунда утыргычның икенче башында утырган ир-ат затын күреп алды. Һа! Аның ягына юри генә дә бер борылып карамаган була бит бу ир тәганәсе. Кара күзлек киеп алган да тәкәббер кыяфәт белән йөзен кояшка таба каратып утыра бирә. Ник ул аңа – матур кызга таба карамый? Бу адәмнең битарафлыгы кызның ачуын чыгара башлады. Бәйләнергә булды: «Әй, син, кояштагы таплар миннән кызыклырак тоеламы әллә? Әй, син! Монда кара! Күрәсеңме минем күз төпләрендәге тапларны? Алар кызыклырак. Аларның тарихы бар. Шул тарихны кемгә дә булса сөйлисем килә. Болайрак шуыш. Күзлегеңне дә миңа салып бир. Күзлек миңа кирәгрәк!»

–​ Сеңлемме син, апаммы – белмим. Бәйләнмә син миңа. – Теге ир заты телгә килде. – Минем күзлегем сиңа файда китермәс. Үземә дә аңардан файда юк. Ә тарихыңны сөйли аласың. Мин тыңларга әзер. Хәер, син аны сөйләп бетердең дә бугай инде. Фатир хакын түләмәгән өчен торагыңнан куып чыгарганнар булса кирәк...

–​ Нәкъ шулай. Минем бүген кайтып кунар урыным юк. Сыеныр кешем дә юк. Йә, мин кемгә кирәк? Ә бит Казаныгызга укырга дип килгән идем. Юньле кешеләрнең баласы идем. Башта әти үлеп китте, аннан әни... Икесен дә яман шеш алып китте. Түләп укый торган җиргә кергән идем. Түләргә акча юк. Ташладым укуны. Әкренләп дуслар табылды. Кайгыны оныту юлларын өйрәттеләр. Котылдым инде мин ул дуслардан. Алар өйрәткән гадәтләрдән генә арынуы кыен. Хәзер, торыр почмагым да калмагач, кабат алар янына сыенмый хәлем юк. Их, абзыкаем, бир миңа күзлегеңне. Оялам мин бу кара янган йөземнән. Их!

Кыз тагын үксеп елап җибәрде. Бу юлы чын-чынлап, хәсрәтләнеп...

Күзлекле кеше кыз янына таба шуышты:

– Сеңлем димме, апам димме... Сукыр бит мин. Абайламадыңмыни? Күзлек миңа сөйкемсез күз бәбәкләрен яшерү өчен кирәк. Кояшка төбәлеп утыруым шул йолдыздан килгән нурны тояр өчен. Икебез дә бәхетсез икән. Кичәге көнгә кадәр мин бәхетсез түгел идем әле. Минем Юлдашым бар иде. Этемнең кушаматы ул Юлдаш. Кичә аны машина таптады. Юлдашны алып киттеләр. Ә мин менә шушында – фонтан янында утырып калдым. Өем була торып, төнне шушы утыргычта үткәрдем. Чөнки Юлдаштан башка мин өемә кайта белмим. Аңлыйсыңмы, адресымны беләм, ә кайта белмим. Менә нинди сәер хәл – синең өең юк, минем юлым юк. «Нишләп утырасың монда? – дип, төн буена бер кеше дә сорамады.

Кыз кинәт айнып киткәндәй булды. Тәмам әсәренеп калды. Күзлекле кешенең суырылып киткән йөзенә төбәлде: «Синең ашыйсың киләдер, эчәсең... Ә мин тиле синең яныңда голт-голт итеп сыра чөмереп утырдым. – Яхшы ата-ананың яхшы булып туган баласындагы миһербан исән иде әле. – Йә, ничек ярдәм итим сиңа, абый?»

–​ Болай итәбез, сеңлем. Әйе, сеңлем икәнсең. Син мине җитәкләп өемә алып кайт. Теләсәң, яшәп тә калырсың. Берара миңа «күз» булып торырсың. Мин сиңа кыенлык китермәм. Аннары берәр чарасы табылыр. Тик ни бит... Мин дә кызларның хәмер белән дуслыгын хупламыйм. Миңа «күзләремнең» аек булуы кирәк. Бәлки, бер-беребезгә таяныч булыр өчен Аллаһ сине шушы фонтан янына китергәндер. Кояш астындагы бу фани дөньяда кешеләр бер-берсенә кирәк әле. Шулай бит, сеңлем. Әйдә, киттек! Бир кулыңны!

Бу сөйләшүнең шаһиты булган мине – өченче кешене алар абайламадылар да бугай.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com