Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Яшьлек хаталары.№6.

Яшьлек хаталары.№6.

09 декабря 2017, 00:02
6364 карау
башы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6551

Авылга-авыл кыйнашудан соң мин берничә көн өйдән чыкмыйча тордым. Әллә ничек куркыта иде. Урам тулы аягы-кулы сынган, башы марля белән чорналган егет күрермен дип күз алдыма китердем. Фәнил телефоннан шалтыратып торды-торуын. Ул да урамга чыкмаган дип аңладым, чөнки бер дә әйдә, клубка төшәбез, әйдә, кич утырабыз дип тәкъдим итмәде. Үзем шалтыратканда, трубкасын алмады, үзе генә шалтыратты. Аннары мин дә беренче булып шалтыратмаска өйрәндем. Көтәргә өйрәндем. Трубкада тавышын ишетүгә үземне дорфа тотсам да, биш секунд узмый, Фәнил йөрәгемне йомшарта да куя иде. Матур сүзләре, назлы тавышы белән. Тыныч йокы теләргә дип шалтыртканда исә, өстемдә нәрсә бар икәнен сорады, аннары шул киемнәрне берәм-берәм «салдырды». Башта читенсенсәм дә, аннары бу уенны кабул иттем. Фәнил турылыгы, дәрте белән башымны әйләндерде шулай. Аның мине хатын-кыз буларак теләве эчемдә күбәләкләр очырды, моның турында уйлау аска таба дулкыннар йөгертте. Төне буе Фәнил дип саташып чыга идем. Бер төштә исә мин аңа бирелдем дә… Сикереп уяндым. Йөрәк күкрәктән чыгып китә язган иде. Оят. һәм никадәр рәхәт иде…

Бер атналап вакыт узгандыр шулай. Минем бик тә Фәнилне күрәсем килде! Җәй ахырына берничә атна калуга Фәнил тәки дәште клубка. Килеп алды. Капкадан чыгуга мотоцикл күрдем.
- Әллә синеке инде? – дип аптырап куйдым.
- Кемнеке булсын, әйдә, кунакла.

«Выжт» кына клубка барып җиттек. Клуб янындагы егетләр безне күрүгә Фәнилгә кулларын биреп исәнләштеләр, башларын кактылар. Миңа да, ни гаҗәп, берсе дә чишендерүче караш ташламады. Ихтирам белән баш кактылар дияргәме... Бу миңа бик сәер тоелса да, чынында бик ошады. Шушы бер атнада ниләр булган соң? Фәнил дә үзгәреп киткән кебек. Миңа карата үзгәрмәгән – шунысы иң мөһиме.

Клубның караңгылыгына чумуга, Фәнил мине тезләренә утыртып куйды. Ләкин сөйләшеп булмады аның белән. Аның бертуктамый телефоны шалтырап торды. Трубкасын кесәгә шудыртуга ук, караңгыда кофтам астына кулын тыкты. Иркәләү-назлавы озакка сузылмады – тагын телефоны шалтырады. Фәнил кулын чыгарып, телефонына ябышты. Кич буе шушы хәл булды. Кемнәр шалтыратты аңа?! Трубкада беренче сүзләрен генә ишетеп кала идем: «Барон…» Барон да, барон! Әллә яңа кушамат такканнармы? Әмма моның хакта уйлавы кызык түгел иде, кич беткәнчә Фәнилнең кочагында утырдым бит мин! Ә юк, ара-тирә егетләренең (араларында мин танымаганнары да бар идек кебек - әллә безнең авылныкылар түгел идеме?) то берсе, то икенчесе яныбызга килде. Фәнил белән икесе клубның почмагына торучы өстәл артына барып утыралар иде. Сөйләшәләр идеме алар анда? Бу тавышта ничек сөйләшеп булсын? Нишләп урамга гына чыгып сөйләшмәскә? Әмма болары да мине артык кызыксындармады, мин Фәнилнең кочагын сагынып тилмерә идем. Бер ялгызым утырып калган вакытта ник берәрсе килеп сүз кушсын! Фәнил куркытып бетергән, күрәсең. Өстәл артында озак утырмыйлар иде. Фәнил килеп, яңадан тезенә утырта иде. Ахырга таба ул мине авырттырып чеметә үк башлады. Туктатырга мәҗбүр булдым, кара янган тән белән йөрим тагын!

Сәгать унике тулуга урыннан кузгалдык. Фәнил телефоннан сөйләшкән килеш, мине кулымнан тотты һәм без клубтан чыктык. Тегендәге егетләр кул биреп саубуллаштылар: «Ярый, Барон, иртәгә ничегрәк?» «Барон, күршеләр дә сорады». «Акча була, Барон, аптырама, яме»… Бу сүзләрнең мәгънәләрен бөтенләй аңламадым. Өйгә җил тизлегендә кайтып җиттек. Фәнил ашыга иде сыман. Ул мине капкадан кертеп кенә җибәрәсе иде бугай, утырып торырга исәбендә юк иде… Күңелем төште. «Татлыкай, карале, мин иртәгә килә алмыйм, сиңа сәгать кичке уннарда шалтыратырлар менә шушы төргәкне бирерсең әле?» - дип ул миңа пакетка салынган әллә нинди кәгазь тартмачык иде. «Нәрсә соң бу?» дигән соравыма, Фәнил: «О! Ә менә бусы - сиңа». Фәнил кесәсеннән… алтын чылбыр чыгарды. Кыска чылбыр түгел! Озын иде ул! «Карале, ничек матур булачак»,  дип ул чылбырны муенымны өч мәртәбә урап, каптырып куйды. Мин чылбырны капшап алдым: «Әллә подвескасы да бармы? Нәрсә ул?», «Аннары карарсың. Ни, татлыкай, пакет ябыштырылган, актарма, хуҗасы ачуланыр, миңа начар булыр, аңладыңмы? Миңа начар булуын теләмисеңдер син?», - дип, Фәнил мине күкрәгенә ныгытып кысты. Муенымны чорнап алган чылбырны үпте. Аннары икенче ягыннан. Озак итеп суырып-авырттырып үпте. Минем чинавымны авызы белән каплады. Мин аны төртеп җибәрдем: «Нишләвең?! Авырта бит!» «Минеке син. Чылбырны салма, үпкәлим», - дип әйтүеннән куркып киттем, чөнки тавышы аныкына бер дә охшамаган иде. Аннары Фәнил пырхылдап җибәрде: «Йөзеңне күрсәң иде син! Курыктыңмы әллә? Курыкма, татлыкаем». Аннары ул күземә карады да: «Яратам мин сине». Минем башым әйләнеп китте. Мин хәтта аңымны югалттым бугай. Күземне ачып җибәргәндә, мин эскәмиядә ята идем. Муенымда кабат Фәнилнең иреннәрен тойдым. Чылбыр буйлап суырып үбеп бара. Подвескасына җитүгә - өрде. Шундук баш очында кисәк карга каркылдады. Мин ул тавышка сискәнеп куйдым. «Айсылу, минеке син», - дигән пышылдауга, мин Фәнилне муеныннан кочакладым. Йөрәгемә аңа карата оялаган зур мәхәббәтем, егетне үземнән беркая җибәрергә теләмәде. «Айсылу, соң инде, керәсең бар, - дип ул кулларымны ычкындырды. - Пакет турында онытма. Ә! Минем тагын бер күчтәнәчем бар бит әле» - дип ул кесәсеннән зур булмаган яулык чыгарды. Мин ул яулыкка ябыштым да, елап җибәрдем. «Китмә!» - дип кенә әйтә алдым. «Кая китим инде, берсекөнгә очрашабыз бит», - дип ул мине кочаклап алды һәм эскәмиядән торгызды. Капкага төртеп үк кертеп җибәрде дип әйтеп була. Мин аннан бер мизгелгә дә аерылып торырга теләмәдем. Ә ул, берсе көнгә генә киләм диде! «Яратам сине!» - диде бит! Ул мине ярата!!! 

Өйдә көзге алдында косметиканы сөртеп торганда муеныма чорналган Фәнил бүләгенә күзем төште. Подвескасында алтын «Ф» хәрефе иде. Нишләп «А» түгел соң?.. Исемем «А»га башлана бит... «Фәнил» дигәнне аңлата бит инде, юләр! Ярата ул мине! Аның турында уйлап торуын тели! Өстәл лампасын якынрак китердем. Черт! Чылбыр тирәсендә засослар тезелгән иде. Яңакларым кызарып чыкканын тойдым. Шул ук вакытта горурлык тойгысы да биләп алды. Әнә ничек ярата! Үз-үзен кулда тота, барыбер! Саклый мине! Өйдән чыгып йөгерергә әзер идем – куып җитәргә, муенына асылынып: «Ал мине!» - дип пышылдарга! Өстәл кырыена тотынып калдым. Үз-үземә тынычланырга боердым. Ул мине ихтирам итә, җиңеллек күрсәтсәм хөрмәтен югалтыр… Фәнилнең яулыгын тартып чыгардым. Кызыл һәм кара таплар төшкән рәсемле икән. Таплар күренмәслек итеп муеныма урадым. Иртәгесе көнне Фәнилсез уздырасын искә төшеп күземә яшь тулды. 

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6678

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com