Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Синсез рәхәт түгел, әни...

Синсез рәхәт түгел, әни...

Ландыш ГАБДРАХМАНОВА
Ландыш ГАБДРАХМАНОВА
22 ноября 2017
2466 карау
– Мин киткәч... Сезгә бик рәхәт булыр, кызым...
– Ни сөйлисең, әни?
Ул тагын бер ноктага текәлеп тынып кала. Керфегенә эленеп калган яшь бөртеге менә-менә өзелеп төшәр сыман... Минем аны кысып-кысып кочаклап, үкси-үкси елыйсым килә. Үксим мин... Эчтән үксим... Тик күз яшем генә чыкмый. «Әниеңә санаулы гына көннәр калды», дигән яман хәбәрне ишеткәннән бирле чыкмый ул яшь. Елый алмаучылар турында күп ишеткәнем бар. Ничек инде елап булмый? Менә мин матурлык белән очрашканда да, явызлык белән көрәшкәндә дә елыйм. Елак мин...



... Елак идем. Ә хәзер күздән яшь чыкмый. Мин хәтта тышта кайсы фасыл икәнен дә чамаламыйм. Әниемә карыйм да тавышсыз гына үксим... Мин могҗизалар көтә торган декабрь ае да быел шыксыз. Кары да юк. Декабрь, дип пышылдыйм мин, кайтавазы «кабер» булып ишетелә. Бөтен җир соры, өстәвенә, декабрь уртасында коеп яңгыр ява... Кыш миннән бәхетлерәк, ул елый ала... Әрнүем куен дәфтәренә шигырь булып тама:

Син бәхетле әле, шыксыз кышым,
Бик бәхетле!..
Елый аласың…
Күз яшьләре белән каплый алсам
Үзәк өзгеч төннәр карасын,
Күпкә җиңел булыр иде кебек…
Сабырларым сынган бу мәлдә
Борыламын тәкъдир тарафына,
Кемнәр, диеп, тагын бу хәлдә?
Синең тавыш килә… Үксегәнең…
Югалганнар ап-ак тәңкәләрең…
Мөлдерәшеп гөмбәз чоңгылында
Көтәләрдер алар әнкәләрен…
Мин үзем дә күкләр хөкемендә –
Гомер теләнәмен газиземә.
Сабыр касәләрен чайпалдырмый
Бу бала соң ничек түзә, димә.
Синең тавыш килә… Үксегәнең…
Агартмакчы төннәр карасын…
Син бит миннән күпкә бәхетлерәк,
Шыксыз кышым,
Елый аласың!..


* * *
...Мин шигырь яза башлаганнан бирле әнине бәхет басты.
– Кызыыым, бигрәк матур булган бит монысы.
– Кызым, булдыргансың!
Мин шигырь тууга тизрәк тагын шылтыратам.
– Әни, син түлке шигырьдән мине эзләмә, яме.
– Лирик героең синен балаң инде ул, кызым, ә балада синең холык-фигылең чагылмыйча калмый...
Әле күрше Вәсиләгә синең бөтен шигырьләреңне дә компьютердан чыгартып бирергә сорадым.  Мин аларны бер-берсенә беркетеп, тегеп куям да, кечкенә генә китапчык ясыйм. Ә син исем уйлый тор...
Мин көләм... И, әнием, син генә мине шундый зур шагыйрәгә саный аласың!
Әниемммм....

* * *
– Кызым, әйдә баздан бәрәңгене чыгарасы бар. Без синең белән чиләкләргә тутырырбыз, әтиең каршы алыр.
– Баздааан? Юк, мин куркам. Анда бакалар бар.
– Акыллы бака кызы бит ул. Әйдә, мин сиңа шул бака кызының патшабикәгә әйләнүе турында әкият сөйлим.
– Тиз бетә бит ул әкиятләр. Ә минем бер дә бетми торган әкият тыңлыйсым килә
– Бу чынлап та бииик озын әкият.
Бака кызының маҗараларын тыңлый-тыңлый бәрәңге тутырабыз. Шундый кызык әкият ул. Үзе беркайчан да тәмамланмый, өстәвенә ул бака кызы миңа охшаган – минем кебек үк идән ышкырга, савыт-саба юарга яратмый.
– Әнииии, Вәсил белән Кадрияне бигрәк җәллим инде.
– Нигә, кызым?
– Аларның әниләре карт бит. Ә карт булгач, үләсе була. Нишлиләр инде алар әнисез? Ник кешеләр үләләр икән, әнием? Мин синең беркайчан да үлмәвеңне телим. Әкияттәге кебек.
– И, балакаем. Без барыбыз да бу дөньяга кунакка гына булып килдек. Кеше беркайчан да үлми, ул башка дөньяга гына күчә. Бакый дөньяга.
 – Ә анда рәхәтме? Анда бер дә чирләмиләр дә, картаймыйлар дамы?
– Юк, чирләмиләр дә, картаймыйлар да. Ләкин аның өчен иман белән күчәргә кирәк. Әйдә, «Әлхәм»не укыйбыз.
Сине уйлаган саен кабатлыйм мин ул «Әлхәм»не, әниемммм!
Аннан Гөлназ туа... Аннан Җәмилә... Өч кызым, өч өметем, дип сөенә әнием. Ә оныклар? Алары инде кызларыннан да якынрак.

Үзара урыс сүзләрен кыстырып сөйләшүче кызым белән улым авылда торып килгәч, теттереп, тәмләп мишәр шивәсендә сүләшә башлый. Йотлыгып татар китапларын укыйлар.
Әни зарланганны яратмый. Үзе дә зарланмый. Без аңа беркайчан да борчуларыбызны сөйләмибез. Хәер, зур борчуларыбыз да юк бит безнең. Юк-барга уфтана башласак, әни безне тыныч кына тыңлап бетерә дә, берәр гыйбрәтле хәл сөйли. Уфтанулар шул минутта юкка чыга.

* * *
Тормышны яратты ул... Әтине. Кешеләрне. Туганнарын. Укучыларын.
Укучылар дигәннән, әнием бервакыт ун ел буе бер сыйныфны җитәкли. Башта башлангычта укыта, аннары аны олы сыйныфларга билгелиләр. Ә теге сыйныфны тагын аңа бирәләр. Мин үзем дә алар белән бергә үстем, акыл тупладым, ди. Инде ничә дистә еллар узса да, чәчләренә чал кергән ул укучылар ел саен җыелышып безгә киләләр. Өй аларның көлүеннән, шаяруыннан яңгырап тора. Алар беренче сыйныфта укыганда әниләрнең өенә килеп концерт куюларын көлә-көлә искә ала. Аннары берсе гармун тартып җибәрә, калганнар җыр суза...

* * *
– Ландыш, биш ел элек җиңгән идек. Бу юлы без көчсез. Бавыр беткән... Әниегезнең көннәре санаулы....Операциядән чыгалмавы да бар.
Аннан соң томан... Томан арасыннан капшана-капшана соры бинаның диварына барып сарылам. Ташларын сыпырам да, сыгылып төшәм. Бар көчемә: «"Ю-у-у-ук!» – дип кычкырасым килә.
«Күралмыыыыйм!» – дип пышылдыйм. Кемне күралмыйм соң мин? Язмышнымы? Табибнымы? Берәү дә җиңәлмәгән шушы авырунымы?
– Әниегезне хәзер алып чыгалар. Палатага керегез. Мин ике сеңелемә күтәрелеп карыйм. Бертуктамый дога кабатлаган иреннәре икесенеке дә дерелди... Берсе менә-менә бәби алып кайтырга тора, икенчесе әле яңа гына кияүгә чыккан. Әнием төпчеген 38 яшьтә алып кайткан иде. Әнинең иркә кызы. Алар сөенә. Операция уңышлы узды, дип сөенә. Мин дәшмим. Әнинең савыгасына ышанып яшәсеннәр, дим. Әнинең китәчәген әти генә белә. Әти дә мин...
– Әнием, хәлең ничек?
– Аллага шөкер, балакайларым.
Иң авыр операцияләрнең берсе бу,  ди табиб. Аның хәле бик авыр, яныннан китмәгез, ди.
Шундый хәлдә дә Аллага шөкер, диярлек көч кайдан ала ул?
– Сәгать ничә икән, кызым? –  Намаз вакыты бит. Үзе хәлсез. Ап-ак. Наркозы да чыгып бетмәгән әнигә карыйм да таң калам. Дога укый. «Әлхәм»не!
Әниемммм...

* * *
– Әнием, сине әниләр көне белән котлыйм! Тыңла, сиңа бүләккә – җыр! (Әниемә соңгы бүләк. Иң соңгы) «Әни хаты» шигыренә Мөдәррис Газетдинов көй язган. Әни белән җыр тыңлыйбыз. Әни елмая, үзенең күзеннән мөлдер-мөлдер яшь ага. Бу җырны иҗат итүчеләргә Аллаһым бәрәкәтле озын гомер, сәламәтлек бирсен, дип пышылдый.
Гомер юллары урау шул,
хәтер юллары урау.
Кая безгә ул
чагында
Әни турында уйлау.


Яшь вакытта уйлыйсыңмыни инде ул әни турында? Без укыганда аның телефоны да юк бит. Хат языш. Ул хат кайчан барып җитә әле. Телефоннан шылтыратыр өчен барасын, сәгатьтән артык көтәсең, инде вакыт җитте, дигәндә генә, элемтә юк, дип өзеп куялар. Бу юлы да шулай булгандыр. Аннары кинога, йә театрга кителгәндер. Аннары хат язарга да онытылгандыр... Ә әни көткән, тилмереп көткән. Ике атнадан соң авылдан күчтәнәчләр килеп төшә. Күчтәнәчләр арасында өчпочмаклы хат. Әни хаты. Шигырь юллары белән:
Бәгыремдә уйный буран
Бу балама ни булган?
Унбиш көн бит киткәненә
Бер хәбәр юк аңардан.
Иртә истә, кич уемда
Хәтер юллары урау.
Әллә салулап киткәнме
Балам утырган олау?


* * *
– Мин киткәч... Сезгә бик рәхәт булыр, кызым...
– Ник алай дисең соң, әнием?
– Мин бит сезгә рәхмәтле булып китәм. Әни бәхиллеген бик бәхетле кешеләр генә ала...
Икенче гыйнвар. Буран. Мин мондый буранны әлегә кадәр күргәнем юк.
«Иман белән күчкән кешегә анда бик рәхәт!»

Бертуктамый «Лә илаһы иллә Аллаһ» дип кабатлыйбыз. Барыбыз да. Балалары, оныклары, кияүләре, туганнары, күршеләре... Әти... Барыбыз да. Күбәү без... Әнинең баш очында күрше Зәйнәп әби ясин укый. Әнинең дә иреннәре дерелдәп китә. Ул да кабатлый бугай... Сулышы ешая, ешая... Аннары... йөрәккә... авырттырыыыып.... шырпы кадала.
Ничек дия иде соң әле әни? Авырттырып шырпы кадалыр, аннары ул төшәр, яңасы өстәлер. 40 көн буена шулай булыр, кырыгынчы көнне кадалганы төшмәс, гомер буе авырттырып торыр, дия иде бугай...
Ул көнне мин әз генә хәтерлим...
– Апа, әни өшемиме икән? – Бусы кече сеңелем. Бугай.
– Апа, китә бит әни... Китә...
Бусы олы сеңелем. Бугай.
– Әни, дәү әнисез ничек яшәп була соң? Ничек яшибез хәзер?
Бусы – кызым. Бугай.
– Пәйгамбәр яшендә китте...
– Кадер кичендә...

Әнине озатырга килгән халык урамга сыймый. Инде тугызынчы дистәләрен ваклаучы Зәйнәп әби белән Мингаян апа да монда. Вәсил белән Кадриянең әниләре... Алар да әнинең китүе белән килешә алмый...

Рәхәт булыр,  дидең әнием. Рәхәт түгел! Бик авыр!
Син шигырьләремнең берәр гәзиттә йә журналда басылуын тели идең. Син яратып укый торган «Сөембикә»дә дә, «Казан утлары», «Идел»дә дә дөнья күрде алар. «Мәдәни җомга» гәзите дә бер сәхифәсен минем шигырьләргә багышлады. Китап та чыкты. Син генә күрмәдең... «Яшим, димәк яратам!» дип атадым мин аны. Әйе. Мин яшәргә тырышам! Без яшәргә тырышабыз! Синеңчә! Тормышны яратып! Урының оҗмахта булсын, әнием!
Кайтарыгыз аны, күкләр!.. 
Тик бер көнгә! Бүген!!!
Көне шундый...
(Әйдә, айкал күңел, чайкал, түгел!)
Болытлардан агыла күк бишек җыры.
Әнкәй җырлый...
Нинди рәхәт...Үзе моңлы... Җылы...
«Бәхетле ана – балалары дога кылганнар!»
Салмак кына кушылалар җырга көзге кылганнар...
Йөрәк парә-парә. Учларымда –
Сабырымның иң соң тамчысы.
Аклый алдым микән минутларын
Тулгак газабының ачысын?
Җырла, әнкәй, җырла, әйдә, тынма!
Бер юансын әле ятим күңел.
Кайтарыгыз, күкләр! Кайтарыгыз ! 
ӘНИЕМНЕ!!! Тик бер көнгә!.. Бүген!!! 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com