Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Үчтән калган үкенеч

Үчтән калган үкенеч

17 июня 2015
8659 карау
Томан артында калган ул вакыйга Мөнирәнең күңел кылын гомере буе сыздырачак. нәрсәгә кирәк булды аңа бу? Нигә барды ул бу адымга? Йөрәгендәге үкенеч кайчан да бер кимерме?
Мыштым гына «йотты» ул рәнҗүен. Үпкә сакламады.

Ире Айрат белән бик начар яшәгән көннәре иде. Ир дигәне эштән кайта да төрлечә хурлый, кеше алдында да тыелып кала белми. Шуңа да кибеткә дә бергә чыкканнары юк. Барысын да җиренә җиткереп башкара кебек Мөнирә. Ашы да һәрчак әзер, өе дә җыештырылган. Баласы да һәрвакыт чиста-пөхтә, мәктәптә мактап туя алмыйлар. Тик ярый алмый иргә хатын. Җитмәсә ир дә хатынына ачуы чыгуның сәбәбен аңлата алмый. Ямьсез дисәң, ямьсез түгел, таза дисәң, таза түгел Мөнирә. Билләре өзелеп тора. Анда-монда барганда ир-атлар борылып карый үзенә. Акчасын да аз эшләми. Тегене алып бир, моны алып бир, дип, Айратның да нервысын ашамый. Ул нәрсә әйтсә – шуңа риза.

Мизгел өчендә булып узган вакыгайның чынлыкта булганына ышанмаска тырышты ул.

Әнә бу юлы да бер кирәкмәгәнгә эләкте үзенә. Авылдан сессиясен тапшырырга дип бертуган сеңлесе килгән иде. Килеп керүе булды, Мөнирә апасын кибетләргә алып чыгып китте. Чәч кистереп чыгасы да иттеләр. Әлфирәнең ире бик көнче. Минут саен шалтыратып, хатынының кайда нәрсә эшләве белән кызыксынып кына тора. Бу юлы да шалтыраткан. Әмма чәчтарашханәдә уйнаган музыка Әлфирәгә кесә телефонының авазын ишеттермәгән. Хатынының тавышын ишетә алмаганга ачуы кабарган Рәдиф Айратка шалтыраткан. «Кайда йөри тегеләр?» – дип кычкырынган. Эштән арып кайтып, йокысы бүленгән Айрат, кайтып керешкә үк Мөнирәгә ырлап ябышты. «Кайда йөрисез, ник телефоннарыгызны алмадыгыз? Сезнең аркада йоклый алмадым». Бер гаебе дә булмаган Мөнирә кимсенде. Бары тик сеңлесе хакына гына йөргәнгә күрә бу нахак тавышка ачуы килде. «Кайда йөрик инде, Әлфирәнең чит ир белән кайнашканын көтеп тордым», – дип җаваплады.

Мондый җавапны көтмәгән Айрат, ярсып, хатынның яңагына китереп сукты. Кич Мөнирәнең ванна бүлмәсе идәнендә чүмәшеп, үкси-үкси елавы белән тәмамланды.

Бу хыянәте өчен Мөнирә үзен беркайчан да кичәрмәячәк. 

Сәгать-сәгать ярымнан ире кайтып төшеп: «Сугасы түгел идем, Рәдифкә килгән ачу белән эләкте сиңа», – дигәч, күңеле йомшарды, иренә килгән ачуы томан кебек таралды.

Мондый вакыйгалар гел булып тора алар гаиләсен­дә. Мөнирә ияләшкән инде. Әгәр дә һәркайсы өчен ачу саклап, иренә үчләшә башласа, инде  үтерешеп беткән булырлар иде. Хатынның сабырлыгы аркасында гаиләләре бөтен тора. Әмма бер вакыйга гомерендә дә уйламаган гамәл кылырга мәҗбүр итте Мөнирәне.

...Тыныч кына кичке ашны ашап утыралар иде. Бала алгы якта телевизор карый. Нәрсәдәндер сүз китеп, әлеге дә баягы шул Рәдифнең көнчелеге хакында сөйләшә башладылар. «Чып-чынлап яраткан ир хатынына ышанырга тиеш инде ул», – дип әйтеп куйды Мөнирә. Айратка исә бу сүзләр ошамады. «Хатын ирнең колы булырга тиеш», – дип бик фәлсәфәле һәм үзенчә акыллы сүзләр әйтергә генә тотынган иде дә, капкан ризыгы ялгыш юлга китеп, тончыга ук башлады. Хатын ирнең аркасына каккаларга теләгән иде, әмма ир аны бар көченә этеп җибәрде. Мөнирә сул ягы белән таш стенага килеп бәрелде. Кызарынып-бүртенеп йөткеренә торгач, Айрат авызыннан бер уч ризыкны учына укшып чыгарды да, бар ачуы белән Мөнирәгә ыргытты. Мондый ук әдәпсезлекне көтмәгән хатын айнып киткәндәй булды. Әйтерсең лә, үзәгеннән яндырып нәрсәдер төшеп киттемени. Хатын бар җаны-тәне белән рәнҗеде. Үзенә дә тәнендәге һәр күзәнәге үпкә катыш ачу белән селкенеп куйган күк тоелды. Тамак төбенә төер утырды. Әмма күз яшьләре атылып чыгарга ашыкмады. Ире Айрат исә, бүртенгән чыраен тагын да усалландырып, 5 сумлык тимер акча кебек зурайган күзләрен шарландырып:

– Ашаганда сөйләштереп утырасың! Пычагыма кирәкме ул Рәдифнең көнләшүе миңа? – дип акырды.

Янәсе, аның тончыгуына Мөнирә гаепле. Тик үзенең бу хакта беренче булып сүз башлавын да, табын янында хатынының тын гына ашавын яратмавын да, бу хакта Мөнирәгә һәрдаим тукып торганлыгын да онытты ир.

Мөнирә, ашын шул көе калдырып, ванна бүлмәсенә юнәлде. Аш янында чыккан тавышка сәерсенеп килгән кызлары Гүзәл дә, телевизорын сүндереп, әнисенә иярде. Өйдә тавыш чыга башласа куркып кала бала. Әтисенең авыр холкын белеп бетергәнгә күрә, мондый вакытта күзгә-башка чалынмаска тырыша. Елаган әнисен юата, йә мыштым гына урынына барып ята. Чөнки белә: ачулы вакытта әтисе күзенә чалынса, аңа да эләгәчәк.

– Ул сиңа суктымы әллә, әни? – дип сорады ул елый-елый халатын  чистартырга керешкән әнисеннән.

Мөнирәнең кызына җавап бирәсе килмәде.

– Бар, кызым, ят. Бүгенгә телевизор җитеп торыр, – дип кенә әйтә алды. Айратка килгән ачудан балага акырырмын дип курыкты. – Хәзер, юынып алгач, мин дә яныңа килеп ятармын.

Гадәттә ул Гүзәл янында ятып тора да, кыз йоклап киткәч, Айрат янәшәсенә күчә. Тик бу кичтә йокы килмәсә дә, йоклаганга салышырга кирәк, дип уйлады эченнән генә. Өстәл яны вакыйгасыннан соң ир белән бергә яту түгел, аңа борылып та карыйсы килми иде хатынның. Шулай итте дә. Юынып, кухня ягына чыгып, савыт-сабаларны урнаштырганнан соң, мыштым гына кызы янына барып ятты. Ачуы азрак басылып, телевизор каршысына барып яткан Айрат, әллә никадәр зур эш башкарган сыман, бик җитди һәм канәгать иде. Әйтерсең лә шулай тиеш, аңа нишләсә дә ярый. Чөнки ул – гаилә башлыгы. Чөнки ул эштән арып кайта. Ә арганлык аркасында чыккан ачуны хатыннан алу гөнаһ түгел. Мөнирә сабыр итәргә генә тиеш. Чөнки иртәме-соңмы ул бит кайтып төшә. Нәкъ шундый логика белән яшәгәнгә күрә ир гафу үтенүне дә кирәк дип санамый. «Ничә ел яшәп, ияләшергә вакыт. Махсус сиңа атап эшләнгән эш түгел бит инде», – диюдән узмый.

Тик ияләшә алмый Мөнирә. Күпме генә тырышса да, иренең дорфалыгы белән килешә алмый. Югыйсә элек андый түгел кебек иде ир. Әллә Мөнирә генә сизмәгәнме? Соңгы вакыйга озак кына уйланырга мәҗбүр итте аны. Сүз белән дә, кул көче белән дә җавап кайтара алмый иде ул Айратка. Әмма ничек тә үч аласы, бер гаепсезгә рәнҗетелгәне өчен канәгатьлек хисе кичерәсе килде хатынның. Тик ничек итеп?

– Юләр син, Мөнирә! Үз кадереңне үзең белмисең! – дип сүкте аны хезмәттәше Наилә.

Кечкенәдән бергә уйнап үскән, бер партада утырган бу ике ханымның серләре уртак иде. Эшкә килеп керү белән елый-елый барысын да сөйләп бирде Мөнирә. Ә чаялыгы һәм усаллыгы белән аерылып торган Наилә: «Гаеп үзеңдә синең, үзең җебегән!» – дип сүгә башлагач, аннан теләктәшлек булмавын аңлады.
– Барыгыз да мине гаеплисез. Туйдым дөньясыннан... – дип тагын елый башлады.

– Елап утырасы түгел монда. Айрат кебекләргә үзләренчә җавап кайтарырга кирәк. Шушы чибәрлегең, зифалыгың белән үзеңне бер тиен дә хөрмәт итмәгән иргә хатын булып яшисең. Барыбер яратам, ансыз яши алмыйм, дисең икән, тап үзеңә сөяркә! Аерылып китә алмыйсың инде син, йөрәгең җитми синең аңа. Әмма белеп тор: гулять иткән хатыннарны ирләр кулларында күтәреп йөртә. Андыйларның даны да, хөрмәте дә була. Болай синең кебек изелеп тә ятмыйлар, – дип тезде генә Наилә. – Әнә безнең белән укыган Каринаны гына кара син. Бергә чыкты, икенчедән бала тапты. Шуны белә торып та ире битеннән сөеп, үбеп-кочып кына тора. «Каринама берәрсе авыр сүз әйтсә, шундук егам да салам», – дип әйтә ди. Ә синең ирең булса, шул кеше әйткән сүзгә ышанып, измәңне изәчәк...

Хаклык та юк түгел иде шул Наилә әйткәннәрдә. Айраты, чынлап та, хөрмәт итми аны, санламый. Тик нишләтсен соң, бик тиз гафу итә ул аны. Кичен: «Инде бетте, бүтән болай яшәргә ярамый, чыннан да, аерылам», – дип йокларга ятса, икенче көнне ир дигәне: «Йоклап тордыңмы, матурым?» – диюгә, карале, яратмаса «матурым» димәс иде дип, тагын йомшап төшә. Шулай үз-үзенә каршы килә-килә ун ел гомере үтеп тә китте.

Әмма косык вакыйгасын гына «йотып» бетерә алмады хатын. Бик авыр кичерде. Икенче көнне берни булмаган кебек эндәшкән иренә бик авырлык белән генә күтәрелеп карады. «Яратам дигән буласың, яраткан кеше сөйгәненә косык ташламый ул», – дип үпкәсен белдергәч тә ир дигәне коелып төшмәде: «Үзең гаепле. Тиеш булганга эләкте», – диде. Бу битарафлык хатын күңелендә кайнаган ярсу учагына тагын да ялкын өстәде. «Монысын инде кичерергә ярамый», – дип кисәтте ул үзен.

Теш табибы булып эшли иде ул. Көннәрдән бер көнне дәвалануга бер ир килде. Рәфкать диде исемен. Хатын аның тешен ямады. Әмма эш беткәч тә ир, китәсе килмичә, бер урында таптанып, озак торды.

– Инде миңа бүтән килмәскәме? Тагын ямыйсы тешләрем юкмы? – дип кат-кат сорады.

– Юк, юк. Калганнары тәртиптә әлегә. Борчылмагыз, – диде Мөнирә.

Хатын ирнең үзенә күзе төшүен дә, шуңа күрә тагын килергә исәбе булуын дә, әлбәттә, аңламады. Бары тик икенче көнне, рәхмәт йөзеннән дигән булып, чәчәк белән торт керткәч кенә, Наилә хезмәттәшенә күз кысты. Ир чыгып киткәч исә: «Менә, игътибар шундый була ул. Ә синең Айратың кайчан соңгы тапкыр чәчәк бүләк итте?» – дип сорады. Туй көнендә генә, дип җавап бирәсе килмәде Мөнирәнең. Гомумән, чәчәккә акча тотуны кирәкле эш дип санамый аның ире. Хатынны да гел шуңа ышандырып килә. Бәйрәм көннәрендә букет тотып, елмаешып барган парларга сокланып караганын күргәч тә Айраты: «Карама син аларга. Шул бер букет бирә дә инде, бер ятып йоклыйлар. Икенче көнне ул ир әлеге хатынны искә дә алмаячак. Чәчәк шуның өчен генә кирәк ул», – дип «тынычландыра».

Пациент китергән букет бик шәп иде шул. Кып-кызыл розалар. Айдар Галимовның билгеле җырындагыча: «Сөю гөлләре...» Хатын аларга карап, шундый кыйммәтле чәчәкләргә акча кызганмаган ирнең юмартлыгына сокланды. Югыйсә беренче тапкыр килде дәвалануга. Бер тешен ямады ул аның. Шуның өчен генә дә күпме «рәхмәт» китергән әнә. Мондый игътибарны аның тойганы юк ич әле. Дөрес, әби-чәбиләрдән килгән конфет ише тәм-томнар көн саен булып тора. Әмма аның яшьлек чорыннан ук иреннән алырга хыялланган букеты бүген менә өстәлендә күз явын алып утыра. Ул шуңа бик тә шат иде. Кемгәдер ошавын, кемнеңдер бүләгенә лаек булуын тоюдан хатынга бик тә рәхәт иде. Мондый рәхәтлекне аның күптән тойганы юк.

Рәфкать икенче көнне генә түгел, өченче көнне дә килде хатын янына. Эшне бетереп, урам ягына чыкканда машинасыннан чыккан ир аны көтеп басып тора иде. Моны күреп алган Наилә: «Җебемә! Бар янына. Ичмаса бер онытылырсың», – дип пышылдады да, ашыга-ашыга автобус тукталышына юнәлде. Мөнирә исә нишләргә дә белмичә аптырап, ирнең күзләренә күтәрелеп карарга оялып, бер урында таптанды.

– Мин сине махсус көттем. Бер күрүдә үк күңелемә кереп калдың, – диде Рәфкать сүзне озакка сузмыйча.

– Мин бит ир хатыны, – дип тотынган иде дә Мөнирә, ир аңа бу хакта әллә ни күп сөйләргә ирек бирмәде. Алай итте, болай итте, күз ачып йомган арада хатын инде машинаның алдагы утыргычына кереп утырган иде.

Тукта, болай булырга тиеш түгел бит әле бу, дөрес эшләмим бугай, дигән уй әледән-әле миен урап узса да, эшнең инде уеннан уза баруын һәм вакыйгаларны хатынның туктатып кала алмаячагы көн кебек ачык иде. Кузгалып китеп, ирнең өенә килеп туктагач та карыша алмады Мөнирә. Кереп кенә чыкканнан нәрсә булган инде, дия-дия үзен аклап, теләр-теләмәс кенә Рәфкатькә буйсынды. «Син мине монда ник алып килдең», – дип тә, «Болай эшләргә хакың бармы соң?» – дип сүгеп ташларга да үзендә көч тапмады. Гомере буе буйсынып яшәргә күнеккәнлеге монда да үзен чагылдырмый калмады.

Өйгә үттеләр. Ир ашарга әзерләде. Аннары йөз грамм дигән булып кына кызыл шәраб эчтеләр. «Син бит рульдә. Сиңа эчәргә ярамый», – дигәнгә ир: «Мин үзем гаишник. Борчылма», – дип тынычландырды. Ә йөз грамм шәраб бик күпкә сәләтле булып чыкты. Айратыннан башканы күрмәгән Мөнирә ничек итеп икенче ир куенына эләккәнен сизми дә калды. Аек акылына килгәндә буласы эш булган иде инде. Җые­нып, өенә кайтып җиткәнче булган хәлләргә аңлатма бирә алмаган Мөнирә юлның-юл буе Рәфкатькә дәшмәде. «Тагын күрешербезме?» – дигән соравы да һавада эленеп калды.

Галәмәт соң иде. Гүзәл мәктәптән кайткан. Әмма Айраты юк. Әгәр үзе юкта кайткан булса, моңарчы дөньясын күтәргән булыр иде. Хатын чишенергәме, чишенмәскәме дигәндәй, теләр-теләмәс кенә киемнәрен сала башлады. Ул әле һаман да булып узган хәлләрдән айный алмый интекте. Үзен гаепләргә дә, акларга да сәбәп тапмады. Хәер, бу мизгелләрдә кемнең нидә гаепле булуы ул кадәр мөһим дә түгел иде аның өчен. Аны башкасы уйландырды: ул икенче ир белән йоклады лабаса! Ирләре өстеннән йөргән хатыннарны тәнкыйтьләп, аларга башкачарак караган Мөнирә бүген үзе шул хатыннар роленә керде түгелме соң?

Ни гаҗәп, бу көнне бик соңгы кайтса да, ире га­дәттәгедән тынычрак иде. Мөнирәгә хәтта бер тапкыр да кычкырмады. Ул моңа аптырады да әле. Дөньясында нәрсәседер җитмәгән күк тоелды. Гомумән, шул көннән башлап Айраты үзгәреп куймасмы! Нәкъ әкияттәгечә инде бу. Мөнирә Наиләнең сүзләрен искә төшерде: «Гулять иткән хатыннарның даны да, хөрмәте дә була...» Әллә чыннан да шулай инде дип, үз-үзенә шаккатты Мөнирә. Хәтта үзен үзе яратып, эченнән генә масаеп та куйды. Булдырды бит. Үчен алды иреннән. Хәзер инде кычкырса да, кимсетсә дә ул хәтле авыр түгел.

Баштарак мәлләрдә шулай канәгатьлек хисе кичереп, сөнеп йөрде йөрде дә, бермәлне уйга калды хатын. Әллә Айраты чыннан да тынычланды, әллә үзенең аның алдындагы гаебен тойганга, хатынның карашы үзгәрдеме, алган үченең рәхәтен тоймый башлады. Үзен җирәнгеч әшәке җан итеп тойды. Кызына карагач, яшьтәшләре бу хәлне беләдер һәм кызына: «Синең әниең төрле ирләр белән йоклый ала», – дип җирәнеп карыйлардыр күк тоелды. Ә Рәфкать көн саен шылтыратты, эшенә килде. Хатын аннан гел качарга тырышты. Бермәлне күрәлмәс дәрәҗәгә җитте. «Булдыра алмыйм. Ир өстеннән йөрү минем өчен түгел», – дип акланды Наиләгә.

Үзенең икенчегә йөкле икәнлеген белгәч исә хәлләре тагын да мөшкелләнде. Ялгыш кына ике сызыклы тестны ире күреп алып, бу хәлгә кош тоткандай сөенгәнен күргәч, җир тишегенә төшеп китәрлек булды.

– Мин бит син инде мине яратмыйсың, шуңа да бала алып кайтмыйсың, дип уйлый башлаган идем. Хәзер тормышыбыз үзгәрәчәк, җаным, – диде Айрат.

Иренең: «Җаным», дигәне хатынның йөрәген тагын да телгәләде. «Җаның түгел шул мин, синеке генә дә түгел», – дип тәкрарлады эченнән генә. Сабый балаларча сөенгән Айратка аптырыйсы урынга, ул аны кызганды. Үзен аңа тиң түгел итеп күрде.

– Тап, нәрсәсе бар аның. Ул да кара, Айратың да кара. Йөзләре дә охшаш, – дип юатты Наилә.

– Булдыра алмыйм ла мин. Авырып китеп, кан салдырасы булса, кан группалары туры килмәсә, Айрат эшне аңлап алып, үтерәчәк бит мине! – дип ярсыды Мөнирә.

Әмма аборт дигән сүзне телгә дә аласы килми иде шул. Кеше үтерүгә тиң дип, моңарчы үзен ышандырып килгәнгә, бер тапкыр да андый гамәл кылмаганга, бала алдырырга барасы килмәде. Әмма көннән-көн арткан курку хисе барыбер җиңде.

Көннәрдән бер көнне ул табибка барасы итте. Ике көн эчендә эшне башкарып та ташлады. Таздагы укмашкан кара кан кисәкләре гомере буе күз алдыннан китмәс инде. Табиб эшен эшләгәндә ул эченнән генә тумыйча калган баласыннан гафу сорады. «Миңа кичерү юк инде», – дип кабатлады. Наиләсенең: «Абортка кем бармаган да, кем кичермәгән?» – дип тынычландырырга тырышулары да юкка иде. Мөнирә аны ишетмәде. Аңа бик тә авыр һәм ямансу иде. Иң әүвәл иренә хыянәтен кичерә алмаса, аннан соң бер гөнаһсыз сабыйның гомерен шул рәвешле өзүе гомерлек үкенеч иде. Бер мизгелдә туган үч хисе киләчәктә аны шундый язмышка дучар итәсен белсә, ул ирен кичергән генә булыр иде. Хәзер исә үзен дә кичерә алмаячак ул. Кайда аның гөнаһсыз, сабыр чагы?..

https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com