Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Әти шундый була!

Әти шундый була!

Гөлнара ЗЫЯТДИНОВА
Гөлнара ЗЫЯТДИНОВА
25 сентября 2017
678 карау
Күптән түгел Казакъстанда туганнарда туйда булырга туры килде. Мәҗлес вакытында кунакларның берсе: «Сине бик күптән күрәсем килә иде, Гөлнара», – дип эндәште. Авылдашыбыз Кадрия апа икән, миңа бер яшьләр тирәсе чакта ул безгә килгәләп йөргән, соңрак казакъ якларына кияүгә чыгып киткән. «Бервакыт шулай сине күтәреп балалар бакчасына барам, – дип дәвам итте ул сүзен. – Һәм кинәт аягым таеп егылдым. Башыма иң беренче килгән уй, беләсеңме, нәрсә иде: «Гөлнарага ул-бу булса, Азат абыйга ни диярмен?!» Күпме яшәп, баланы ул кадәр яраткан ир-атны күрмәдем... Җилкәсеннән  дә төшерми иде үзеңне!..» Әйе, анысын хәтерлим, әтием мине (соңрак энемне дә) җилкәсенә утыртып йөртә иде шул, юк-юк, муенга атландырып түгел, ә бер як җилкәгә утыртып. Андый чакта үземне патша кызларыдай хис итә идем!

* * *
...Әтием белән әнием, институт тәмамлагач, эшкә Түбән Камага китәләр. Ниятләре болай була, янәсе тиз генә фатир алалар да Казанга кире кайталар. Ә язмыш башкачарак хәл итә: «тиз генә» дигәннәре 40 елга сузыла... Ләкин бәхетле еллар була ул! Юкка гына шәһәребезгә кергәндә «Не всем дано так щедро жить, на память людям города дарить» дип язылып куелмаган бит. Әйе, киләчәк буыннарга шәһәр кадәр шәһәр бүләк итү бөтен кешегә дә тәтеми!



Мин Түбән Камада туганмын. Беренче бала! «Мин сине көтеп алдым», – дип әйтергә ярата әтием. Әнием бәбиләгәч, әтием авылга телеграмм суккан, «Гөлнара туды», дип. «Исем белән туды микәнни?» – дип, әбием бик аптыраган диләр.
Алар килгәндә әле «шәһәр» егермеләп йорттан гына торган. Әтием завод төзү эшенә керешкән, әнием мәктәптә укыта башлаган. Үземне белә-белгәннән безнең өйдә гел кеше иде: әниемнең укучылары, әтиемнең дуслары... Әтием заводта яшь белгечләр берләшмәсе төзи, аның рәисе итеп сайлана. Төп хезмәт вазыйфасыннан тыш, зур җәмәгать эше дә алып бара: Казан, Уфа, Самара институтларыннан яшь белгечләр эзләп табып, Түбән Камага китертә. Мин аларның күбесен танып беләм, чөнки бездә еш булалар иде: мавыгып сөйләшәләр, стена газетасы чыгаралар – 5-6 метрлы «Молодой специалист» дигән ул газетаны буеннан-буена идәнгә сузып салгач, безгә уйнарга да урын калмый... Өйдәге бу әңгәмәләргә яшьтән күнегеп үстек. Соңрак ул яшь белгечләрнең күбесе шәһәребезнең ихтирамлы кешеләренә әйләнде, дәрәҗәләргә иреште, әмма кем генә булсалар да, әтиемне алар һаман да үз әтиләре кебек якын итәләр.



Демонстрацияләр, паркта агач утыртулар, төрле ярышлар – болар барысы да минем балачагым истәлекләре. Әтием бик актив иде һәм, кая гына барса да, ул безне үзе белән йөртте. Гыйльми эшкә тотынгач, әтием күп вакытын лабораториядә үткәрә башлады. Һичьюгы ял көне янымда булсын, дигәндер инде, чөнки үземнең шунда уйнап йөргән вакытларымны хәтерлим:  укытучы булам, дип тактага язганымны, установкалар арасында адашканымны – ул вакытта алар миңа могҗизаи бер шәһәрчек булып тоела иде.



Икенче заводны эшләтеп җибәргәч, әтием Мәскәүгә аспирантурага укырга керергә карар кыла һәм керә дә. Ул елларның авырлыгын әтием белән әнием үзләре генә беләдер... Дусларының кем турындадыр сөйләгәне, бала булсам да, колагыма кереп калган: «Рудольф Казанда читтән торып аспирантурада укый иде, хатыны түзмәгәч, ташлап кайткан». Ә әтием бит көндезге бүлектә укый, җитмәсә, Мәскәүдә! Тик минем өчен аның «Мәскәү» еллары иң  күңелле чор.
 
Безгә булган чиксез мәхәббәте, әлбәттә, оныкларга да мулдан тиде.

Башкалага аның янына барулар, үзенең кунакка кайтулары, әтиемнән посылка алулар... Мәскәү Кремлендәге Съездлар сараенда беренче тапкыр балет карауны ничек онытасың?! Шуннан бирле балет яратам. Кайдан килгәндер әтиемә, авыл егетенә, балет аңлау, ләкин тамаша вакытында миңа сөйләгәне бүген дә истә: карадан киенгән кызлар – кара, ә ак күлмәклеләре – яхшы көчләр, тормышта яхшылык, матурлык җиңә, дигәне. Балетка баргач төшкән фотобыз бар, анда без өчәү: әтием, әнием һәм мин. Ә әтием фоторәсемнең артына язып куйган: без дүртәү, дип. Энем туарга күп калмаган булган инде.
Энекәшем туу шатлыгын бүгенгедәй хәтерлим. Ялга Мәскәүдән  әтием кайткан иде, аны озатуга, әниемне бала тудыру йортына алып киттеләр. Соңрак әтием болай дип сөйләде. «Родился сын» дигән телеграмма алгач, ул башта ышанмаган – шалтыратып сораган. Тагын да ныграк инаныр өчен роддом мөдиренең телефон номерын да җыйган. Ә аннан, хисләрен эченә сыйдыра алмыйча, Мәскәүгә командировкага килгән дусты Әнвәр абыйны эзләп тапкан. Алар икәү төн буе Мәскәү урамнарында, кычкырып, татарча җырлап йөргәннәр... Берничә көннән әтием кайтты һәм без кара «Волга»га утырып энемне алырга бардык. Өйгә кайткач, олылар залда чәй эчтеләр, ә мин  йокы бүлмәсендә энемне саклап утырдым. Аның тууын мин дә бик көткән идем, мөгаен, ул хис әтиемнән күчкәндер.
Миннән аермалы буларак, энем озак кына исемсез яшәде. «Сораган  кешегә кем дип әйтербез?» – дигәч, әтием: «Хәзергә «Азат малае» дип йөртербез», – диде. Ул чакта исем таба алмыйлар дип уйлаган идем, үсә төшкәч, әнием сөйләде: исемнәрнең мәгънәсен аңлаткан әдәбият әле булмаган, үзләренә ошаган берничә исемнең газеталарда чыккан аңлатмаларын эзләгәннәр. Тапканнар һәм Нариман исеменә тукталганнар. Ул «көчле рухлы, батыр, кыю» дигәнне аңлата. Шулай итеп, гаиләбезгә исеме кебек бик тә үзенчәлекле, барыбыз да бик яраткан энем Нариман кайтты.


* * *
Һәр көн шулай иртән кояш чыгар,
Төне кабат көнгә бәйләнер,
Күк йөзендә кояш мәңге йөзәр,
Таузар тирәсендә әйләнер... (Азат Зыятдинов)

Һәр кешегә үз гаиләсендә булган тәртипләр, гадәтләр иң дөресе булып тоела. Миңа да шулай. Татар телен ничек сакларга диюгә, әтиемне уйлыйм. Аның методикасы шулкадәр нәтиҗәле булган! Туган тел, туган ил, ватан – бу сүзләр юкка гына сүзтезмәгә әверелми, чөнки кешедә, иң беренче чиратта, туган ил тойгысы булырга тиеш. Ә күпкатлы биналар арасында кайдан килсен шәһәр баласына ватанпәрвәрлек? Моның өчен киң тугайлар, инеш буйлары, көянтә белән чишмәдән су алып кайтулар, челтәрле тәрәзләрдән күренеп торган яран гөлләр – кыскасы, авыл кирәк.



Без үскәндә машинабыз юк иде әле, ләкин авылга дип зәмһәрир суыкларда да чыгып киттек. 1978 елны иң көчле ташуны карарга да алып кайтты әтием (бөтен тирә-як диңгез кебек иде!), җәйләрне инде әйтеп тә тормыйм – уку елы беткәнен көтеп алабыз. Ә бер елны ул безне Балтач лагерена илтте: белми кара син анда татар телен! Өйгә кайткач, әтием авылга хат яздырта. Әлбәттә, балачакта бик язасы килеп тормый инде ул, ләкин әтием «өй эше» бирә һәм үтәлешен тикшерә. Ә бит бу татар теленә, инша язарга өйрәтү генә түгел, төп йортта калганнарга, нигез саклаучыларга, димәк туган илгә хөрмәт тәрбияләү дә булган. Безгә мәктәптә татар телен өйрәнергә туры килмәде: татарча диктантларны әтием утыртып яздыртты. Иртән эшкә киткәндә ятларга шигырь биреп китә, кич кайткач сөйләтә. Энем белән урысчарак сукалый башласак, төрле бүлмәләргә дә ябарга мөмкин, гомумән, безгә өйдә ике телдә генә сөйләшергә рөхсәт булды: йә татарча, йә инглизчә. Инглиз теленә аерым тукталып китәсем килә: без аны кечкенәдән репетитор ярдәмендә өйрәндек. Бу, әлбәттә, әтиемнең киләчәкне күрә белүе, югыйсә советлар чоры, чит тел әле беркемгә кирәкмәгән вакыт. Ә инглиз телен белү безгә тормышта, чынлап та, гел ярдәм итте һәм итә: энем күп еллар дөньядагы иң зур компанияләрдән берсе булган «General Electic»та бик уңышлы эшләде, ә мин Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсендә экспорт белән шөгыльләндем.
Әтиемнең шигырь укуын мин сәгатьләр буе тыңлый алам! Хәер, мин генә түгелдер.

Әтием: «Мин Мәскәүне үзләштердем», – дияргә ярата, чөнки ул кандидатлык диссертациясен Д. И. Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтында, ә докторлык диссертациясен М. В. Ломоносов исемендәге МИТХТда яклады, фәнни җитәкчеләре – атаклы академик В. В. Кафаров һәм профессор В. Н. Писаренко булды. Әтием – танылган галим-нефтехимик, Татарстанның атказанган химигы, 100 дән артык патент, 170 тән артык фәнни мәкаләләр авторы, производствога ул керткән яңа идеяләр илебезнең шактый заводларында кулланылып, күп миллиардлаган табыш китерде. Әтиемнең Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлануын гаиләбез генә түгел, бөтен нәсел, авылдашлар, Түбән Камадагы дуслар һәм хезмәттәшләр зур җиңү, уңыш дип кабул итте.
Гаҗәп, әтием техник фәннәр докторы, профессор, әмма шул ук вакытта ул бик шигъри җанлы кеше, үз тарихын төптән белә, туган җирен, илен, телен, динен чын ихластан сөя. Бер кызык хәл истә калган: Кырымга бардык, миңа ун яшьләр чамасы. Бакчасарайда экскурсовод сүзен тәмамлады да: «Сорауларыгыз бармы?» – диде. Әтием кырым татарлары тарихыннан нәрсәдер сорады. Ханым әллә белмәде, әллә сөйлисе килмәде – ул җавап бирмәгәч, әтием үзе сөйләп китте. Экскурсоводның (ул, әлбәттә, рус хатыны иде) бик нык ачуы чыкканы хәтердә калган.



Күп шагыйрьләр үз шигырьләрен дә хәтерләми, китаптан гына укый, ә әтием яттан сөйли. Яратып сөйли! Ул, гомумән, шигырь белән яши. Тормышның һәр мизгеленә аның шигъри юллары әзер. Мәскәүгә киткәндә энемне, яратып: «Тик син генә сагынып еларсың, /Тик син генә яшьле күзең белән: /«Әти кайда?» – диеп сорарсың», – дияргә мөмкин. Мин турсаебрак торсам шундук Такташ ярдәмгә килә: «Үзе көлә, үзе сөйкемле, үзе усал, үзе болай бер дә – усал түгел кебек шикелле...» Әтием бик еш кабатлый торган: «Бергә чабаталар үреп йөргән чакта, син остарак миннән үрәйдең» – дигән сүзләрнең шигъри юллар икәнен мин үсә төшкәч кенә аңладым, аңарчы гел яшьлек дусты Фәргать абыйга, авылдашына хатирәләр сөйли дип белә идем... Шигъри күңел юкка гына бирелмәгәндер аңа – безнең авыл Тукай- Кырлайдан 12 чакрым гына бит. Әтием Тукайны яттан белә, соклана, ә Такташ, Нәҗми, Атнабайлар турында: «Рухыма туры киләләр», – ди. Такташның Сыркыдысына өч тапкыр сәяхәт кылды ул: шагыйрьнең 80, 100, 110 еллыкларына. Кайткач «Авылыбыздан кабат үтәрмен» дигән зур мәкалә язды, Түбән Камада Такташка багышланган матур кичә үткәрде. Кырлай, Сыркыды, Минеште, Таш су (Садри Максуди авылы) кебек татарның мәшһүр шәхесләре белән бәйле урыннарга сәяхәткә без һәрвакыт гаиләбез белән бергә йөрдек.



Әтиемнең иҗади рухы безгә генә түгел, Түбән Кама халкына да файда китерде: дуслары Наил Нуретдинов, Рахмай Хисмәтуллин белән алар әдәби-музыкаль кичәләр оештыра башладылар. «Җидегән чишмә» (алар аны шулай атады) шифалы чишмә булды: беренче өлешендә халкыбызның бөек ул-кызлары белән очрашып, рухи азык алсалар, икенче өлешендә данлыклы Гәйнемөхәммәтовлар гаиләсе оештырган «өчле», «бишле» уеннарында рәхәтләнеп катнашалар, авылның кичке уеннарын искә алып, сусауларын басалар. Әтиемнең роле – мәртәбәле кунакларны чакыру. Сибгат Хәким, Сара Садыйкова, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Рөстәм Яхин, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев һәм тагын бик күпләрне килергә күндерә алды ул. Бакый ага Урманче, Фәридә апа Кудашева, Бәхти ага Гайсиннар гаилә дусларыбыз булды. Алар бөтенесе дә кичәдән соң безгә чәйгә керәләр иде. Сара апа бер хатында әниемә: «Син пешергән ризыкларның тәме һаман авыз эчендә саклана, төшләремә кереп йөдәтә...» – дип язып җибәргән иде... Кунакларга нинди бүләкләр һәм аларга язылачак сүзләр уйлап таба иде әтием! Бакый агага ука белән чигелгән «Татар аксөякләре киеме»н киертеп: «Алдыбызда Урманче – Тау, Килә уеп куясы, Мәгърур булсын, мәңге торсын Сәнгатебез кыясы», дигән иде. Соңрак, бу кичәне искә алганда Бакый ага: «Сез миннән хан ясадыгыз», – дип әйтә иде. Кайчакта әтием иртән үзе дә аптырабрак: «Төнлә уятып, язарга утыртты бит, әй», – дип, илһам килгән мизгелләрен тасвирлый. Шулай итеп Казан артына булган мәхәббәтенә мәдхия булып, «И Казан арты!» шигыре, «Такташка хатлар» циклы туды, милләтебез белән горурланып һәм аның киләчәк язмышы өчен борчылып бик күп мәкаләләр язылды. Төннәрен яза, иртән безне утыртып, рухланып, укый, киңәшә. Әтием – чын гаилә башлыгы, ул аргылып аккан тау елгасын хәтерләтә, аңа кушылсаң гына отасың. Әниемә чиксез рәхмәтлемен, ул әтиемнең бунтарь йөрәген аңлап, аны чикләмәде, һәр эшендә ярдәм итте, кирәк икән, юктан бар ясап, өстәл япты, ышанычлы тыл тудырды.


* * *
90 нчы еллар җитте һәм әтием «татар иҗтимагый үзәге» дип янып йөри башлады. Безгә төртеп «милләтчеләр» дип әйтә башладылар: ул елларда өебез штабны хәтерләтә иде. Тукайга һәйкәл кую, урам исемнәрен татарчага үзгәртү, татар гимназияләре төзү, аларга Җәлил һәм Урманче исемнәре бирү, мәчет урыны өчен көрәшү, Югары Советта чыгыш ясарга әзерләнүләр... «Тау елгасында» без дә кайнадык. Гомумән, әтием гел уйлануда, борчылуда, тормышны гел уңай якка үзгәртергә омтылуда, шул тырышлыклары өчен аңа Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины исемен дә бирделәр. Урманче, Сөембикә, Чишмәле урамнары буйлап атлаганда, мин гел әтиемне искә алам. Шәһәребезнең кыл уртасында торучы дүрт манаралы мәһабәт мәчетне дә аның тырышлыгы нәтиҗәсе, апофеозы дип кабул итәм!



Ул елларның тагын бер шатлыгы дип, әтием оныкларын атый. Тугач та иң элек аларны әтием юындырды, улым белән кызым тормышындагы һәр яңалыкны көндәлегенә теркәп барды. Гел онытмыйм, бервакыт шулай әтием: «Оныкларга Мәскәү күрсәтәм», – дип тотынды. Шөбһәләнебрәк калдым, кызыма – 7, ә улыма әле 5 кенә яшь, ир-ат кечкенә балаларны карый алырмы, янәсе. Алмыймы соң! Энемнең дә Мәскәүдә укый торган чагы иде әле, тәрбия эшенә ул да катнашып, бик күп җирләр күреп кайткан иде балалар. Лужники стадионында футбол караганнарын кызым әле дә искә ала... Бану киләчәген химия белән бәйләргә теләгәч, әтием каршы килде: «Кыз балага авыр булыр, финансовыйга кер», – диде. Кызым бабасын тынычландырып: «Икенче белгечлегем, һичшиксез, икътисад белән бәйле булыр», –  диде, ләкин үз теләгеннән тайпылмады. «Башта авыррак юлдан үтеп карыйм әле», – дип, Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының химфагына укырга керде. Гайнан исә компьютер белгечлеген сайлады, кая керергә дип озак уйламады – бабасы укыган КАИны сайлады. «Син балаларга бик әйбәт әни, аларны ничек тәрбияләвең миңа бик ошый», – диде бервакыт әтием: бу минем өчен иң югары бәя!



Әтием турында бик күп язып була. Һәр көнне (!) иртән, һава торышы нинди булуга карамастан, безнең белән йөгерергә чыгу, урманда бер агачны икенчесеннән аерырга өйрәтү, кечкенәдән безгә аерым тәрбия бирү дисеңме (билгеле бер яшькә җиткәч, мәсәлән, әтием миңа «Таис Афинская», ә энемә «Спартак» китапларын укырга тәкъдим итте)... Тагын ул миңа кечкенәдән чәчәк бәйләмнәре бүләк итә иде (әнием каршы булса да, колакны да әтием тиштерде, «татар кызы алкалы була», дип). Ә үткән ел әтием беренче тапкыр тау чаңгысына басты һәм... шуып китте. Ул көнне аның күзләрен күрсәгез иде – яңа бер үр яулаган сабыйныкы кебек янды!
Ә бүген гаиләбез белән туган авылыбыз Таузарда мәктәп төзү уе белән янабыз. Әтием мәктәпнең оптимизациягә эләгеп ябылуын берничек тә кабул итә алмады: мең дә бер хат язып, депутат трибунасыннан чыгыш ясап (ул Дәүләт Советы депутаты да), яңа мәктәп төзү турындагы карар кабул итүгә иреште. Ышанам, күп тә үтмәс, без аның ишекләрен ачып керербез. Әтиемнең башлаган эшенә нокта куймый калган чагы юк!

«СӨЕМБИКӘ», №1, 2014 ел.
 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy