Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Ялгызлык

Илсөяр Иксанова
Илсөяр Иксанова
01 ноября 2017
2096 карау
Мин дә Адәм баласы. Атабыз Адәм вә Анабыз Хауваның бер кыйпылчыгы. Башка кешеләрнең хисләрен, җан халәтен күпмедер аңлыйм икән, мин аны үземнең күңел тойгыларым аша аңлыйм. Хисләрнең тәңгәл килеп кисешкән турылары була. Адәм баласы дигәндә, үзем кичергәннәр турында язуым да бүгенге хатын-кызның уй-тойгыларын тирәнрәк, ихласрак ачарга омтылуымнан.

Үзем турындагы бу язма — минем турыда гына түгел. Мондый кичерешләр башкаларның да күңелендә бар. Алар минем хисләр белән ни дәрәҗәдә туры килә, анысы билгесез. Бу дөньяда һәр кеше үзенчә уйлый, үзенчә хисләнә, үзенчә яши. Шулай да хисләр бер үк: Ярату, Сагыну, Нәфрәт...

Хисләр төсләр сыман. Җиде төстәге буяуларны төрле микъдарда бер-берсенә кушып, бик күптөрле төсләр ясап була. Хисләр дә шулай. Хисләр коесыннан алып, бер-берсе белән кушылган тойгылар кемнең күңелендә нинди хис-төс тудыра - аны күреп бетереп булмый. Ул төсләр-хисләр вакыт-вакыт үзгәреп тә тора бит. Әйтик, Ярату да җанда мең төсмергә кереп төрләнә. Беренче тойгы - ак кар, зәңгәр хыял, алсу офык. Акыллы ярату - сабыр җәй. Сагышлы ярату - әбиләр чуагы. Нәфрәтле ярату - яңгыр-карлы, аклы-каралы көзләр соңы...
Сагышның да, шатлыкның да шулай ук мең төсмере бар. Якты сагыш, әрнүле сагыш, шатлыклы сагыш, ачы сагыш... Әйе, төрләнә хисләр. Ләкин минем җанда инде мәңге дә үзгәрмәс бер хис бар. Ул — Ялгызлык.


Бу халәткә төрле кеше төрлечә килеп җитәдер. Кайберәүләр, ихтимал, килеп тә җитмиләрдер. Хисләр рәтендәге иң тәүге кое булса да, күпләр аңа иң соңыннан әйләнеп кайта бугай. Дөрес, гомернең төрле чорында ул кое янына тукталгалыйбыз, ләкин төбенә карамый гына, сулы өстен генә чайпалдырып алабыз. Башка коелардан чумырып алган тойгыларга кушар өчен генә. Ярату хисебезгә (ул җавапсыз булса), сагышыбызга, сирәк, бик сирәк шатлыкларыбызга да. Төбенә төшкәнчегә кадәр үк мин дә ул кое тирәсен ураштыргаладым. Бервакыт, хәтта шактый тирәнгә үк карадым. Ләкин коеның төпкелен мин Таулы Алтай хастаханәсенең реанимация бүлмәсендә, бу дөньядан күчеп баручы, җаннарымнан артык сөйгән ирем — Илдарым янында бер чарасыз басып торганда күрдем... Һәм аңладым.

Минем Илдарым, бәгырем, бердәнберем, газиз баламның әтисе, Ялгызымны калдырып, Ялгызы китеп бара!.. Йа Ходам! Ансыз яшәү, ансыз тормыш, ансыз гомер миңа нәрсәгә?! Ничекләр үз гомеремне, һич югы, гомеремнең бер өлешен аңа бирергә соң? Җанымда һәм аңымда берөзлексез бәргәләнгән шушы сорауга моннан бер ел элек кенә үзем Илдарыма тукып торган: “Кеше гомерен кеше яшәми”, — дигән сүзләрем кушыла. Кеше гомерен кеше яшәми, яшәми, яшәми...

Кунакханәнең котсыз бүлмәсендә төш белән өн арасында бәргәләнәм. Үзем йоклый алмыйм. Үзем йоклыйм төсле. Йоклыйм бугай, авыр төш күрәм бугай мин. Юк, төш кенә түгел, саташу бу, саташу. Уянырга, уянырга, уянырга!

Бу хәлләр өн була алмый! Мин ниндидер чит шәһәр кунакханәсендә ятам. Илдарым яшәү белән үлем арасында бәргәләнә... Уянырга! Мин, үз-үземне бу авыр саташудан кот-карырга, уятырга теләп, үземне бар хәлемә кысып кочаклап, беләкләремне чеметәм...

Таң сызылганда кап-кара янган беләкләргә күзем төшә дә, үткән төннең дә, сызылып килүче таңның да төш түгеллеге аңга җитеп, җан сулкылдый. Тәрәзәдән очып кергән ак күбәләк кунар урын тапмый бөтерелә. Юкка кермәгән бит ул монда!

— Улым, балам, җаным, синме бу? Зинһар өчен җибәр әтиеңне! — Мин күбәләккә ялварам. — Ул безгә бик кирәк. Айсылу апаңа кирәк. Аңа бит әле биш кенә яшь. Мин бит аңа, әтиеңне алып кайтам, дип киттем. Мин аның өметен алдый алмыйм бит...  Улым, әйт әтиеңә, кайт җиргә, диген. Сине анда көтәләр, яраталар, синсез анда яши алмыйлар, диген. Балам! Син бит сабыем, урының оҗмахтадыр. Гомер — мизгел. Озакламый килербез яныңа.
Тик хәзергә кире кайтар әтиеңне...
Балам!    

Мин Күбәләккә ялварам. Ә хәтер төпкелемдә... Февраль ахыры. Кояшның, язга карап, елмая башлаган көннәре. Кешеләр дә озак, салкын кыштан соң ачылып, яктырып, сөенеп йөриләр. Әле ярты сәгать элек кенә мин дә, ниндидер язгы бер өмет белән яктырып, дөньяның матурлыгын беренче кат күргәндәй сокланып, шушы юлдан ДРКБга атлый идем. Инде күз яшьләремә буылып, кире кайтып барам. Йөрәгем өзелә-өзелә... Яз. Якты. Тамчылар тама. Кешеләр көлешә. Ә минем җанымда — тәмуг. Ник көләсез сез, кешеләр?! Анда бит минем балам үлә! Ә мине аның янына да кертмәделәр. Җаным кычкыра: “Кешеләр! Ярдәм итегез! Коткарыгыз!..” Үзем сүзсез генә, яшьләремә чыланып барам да барам... Дөньяның миндә гаме юк. Дөнья язга ашыга. Кешеләр, машиналар, вакытлар агышына каршы Ялгызым барам. Яшәү дигән дөнья агышына каршы, җанына Үлем дигән кара кайгыны салып атлаучы бу Ананы — үземне хәзер дә күргәндәй булам мин. Ул вакытта җанның әрнүен үзенә алырга теләп, күкрәгенә кыскан кочак бар иде шул әле. Мин шул кочакка кайтып сыенмакчы гына Ялгыз идем.

Юк, алай түгел. Ул Ялгызлык җаннан китмәде. Бары шундый ук икенче бер Олы Ялгызлык белән бер кочак булып берләште алар ул чакта.

Инде ул да Ялгызы үлем белән көрәшә...

Иртән хастаханәгә килүемә, табиблар миңа күтәрелеп карамаска тырышып кына кичәге сүзләрне кабатлыйлар: “Өмет юк!” Юк! Алар белми! Минем Илдарым бит ул. Ул үлә алмый. Алар бит минем Илдарымның кем икәнен, нинди икәнен белмиләр әле. Минем аны коткарачагымны аңламыйлар. Минем яратуымның аны терелтәчәгенә ышанмыйлар. Табиблар “юк”, дигән саен, мин үҗәтләнәм. Сораша, белешә торгач, таулар арасында ялгызы гына яшәп ятучы медитатор барлыгын белдем. (Инде бу тирәдәге күрә-зәче-багучыларны йөреп чыккан идек.)

Бардым мин аның янына. Ике перевал аша, мең газап белән бардым.
Алтай тауларының илаһи һәм кыргый серлелегенә бер сокланып, бер нәфрәтләнеп карап йөрдем. Бу карт таулар: “Кил, рәхәтләнеп йөр, миндә бернинди куркыныч юк”, — дип, йомшак дәшеп, алдыйлар төсле тоелды миңа. Ерактан ук “Кем — кемне?” дип, көч сынашырга чакырып торган кырыс, ачык яшь Тянь-Шань тауларыннан үзгә болар, үзгә. Без аңлап җитә алмас сер туплаган бу таулар белән күңелемнән бәхәсләшеп, аларны гаепләп һәм аклап бардым. Илдарымны алдап ашкындырган Ак Тау (Белуха) кайсы икән дип, аны күрергә өметләнеп, ялварыр гозерем, әйтер сүзләремне күңелемнән кабатлап бардым.

— И Ак Тау! Сине бит “Изге Тау”, диләр. Әйт, син изгеләрнең җанын үзеңә җыясыңмы? Нигә, нигә минем Илдарымның җанын күкләргә ашырмак булдың? Ул бит монда — җирдә безгә кирәк әле. Әллә кеше аңы барып җитә алмас Бөек Сер бармы монда? Безнең төрки кавемнең туган җирләре диләр бит бу Алтай тауларын. Без шушыннан дөньяга таралганбыз. Илдарымның нәкъ менә бирегә килеп, һәлакәткә юлыгуында берәр мәгънә бармы? Әллә син аны үзең чакырып алдыңмы, Ак Тау?..
Ике ел элек Тянь-Шань тауларында Илдар белән булган сәер хәл искә төште.

Мин Наил белән авырлы идем. Илдар тауларга китте. Шунда ул связкадан ычкынган һәм Ходайның рәхмәте белән генә ледоруб белән кечкенә генә ташка эләгеп кала алган. Иптәшләре коткарганчы шулай асылынып торган. Бу хакта ул миңа Наил үлгәннән соң гына сөйләде. Ачынып сөйләде.

— Шунда эленеп торганда исеп үткән җил колагыма: “Сиңа әле иртәрәк...” — дип пышылдап китте, — диде.

Шуннан ниндидер бик сәер нәтиҗә ясады: әгәр мин шунда үлсәм, Наил исән калыр иде.

Мин аңа гел: “Кеше гомерен кеше яшәми, һәркемнең гомере үзенә генә бирелә”, — дип әйтә тордым.

Инде шушы сүзләремә каршы килеп, үз гомеремне Илдарыма бирер ысул эзлим. Эзлим. Чөнки мин могҗизага ышанам. Минем моңа ышаныр сәбәпләрем бар.

Илдарым кабат тауларга җыенганын белгәч, мин гомеремдә беренче кат аңа каршы килдем: “Барма, куркам мин”, — дидем. Барысы да күңелемә шом салып, уң иңемә килеп кунган гаҗәеп зур кара күбәләктән башланды. Табигатьтә андый күбәләкне башка беркайчан да очратканым булмады. Мин шул көннән бер сәбәпсез эчемнән туңып-калтырап авырып яттым. Температурам 37,2 дән төшмәде. Аннан соң, төшемә кереп, котымны алган кара мәче өнемдә каршыма сикереп чыкты. Илдарым тауларга китәсе көнне өйдә бөтен сәгатьләр туктап калды (Һәм ул сәгатьләр күпме генә рәтләсәм дә, яңадан йөреп китә алмады)...
Очлы түбәле түгәрәк йортны күргәч, күңелгә җылы кереп китте. Менә килеп чыгар бер карт дип көтеп торганда, каршымда миннән дә яшьрәк ир-ат пәйда булды. Хәлне аңлатып бирдем. Ул бик җентекләп сорашты. “Комадан чыгара алам, ләкин аның файдасы булмаячак”, — диде.
Әйләнеп кайтканда мине Барнаулдан махсус килгән табиблар көтеп торалар иде. Алар миңа таулар арасында калган медитаторның сүзләрен кабатладылар, тик комадан чыгару турында гына бер сүз дә әйтмәделәр.

Шау-шулы тормыштан аерылып, таулар арасында яшәп яткан ул егетнең Ялгызлыгында да ниндидер кодрәт бар төсле тоелды миңа.

Ул кодрәт — Аныкы. Инде миңа үз кодрәтемә генә өметләнергә калды. Мин, мин генә коткарырга тиеш Илдарымны! Бер генә минутка булса да күзләрен ачтыра алдым бит. Инәлеп, өзелеп, җан авазым белән: “Илдарым, бәгырем, уян! Мин сине бик яратам! Син безгә бик кирәк. Кызың көтә, әниең көтә, туганнарың көтә, дусларың көтә... Калдырма безне, уян...” — диюемә, күзен ачып карады бит.

Тик... Бу караш бәхилләшү булган икән.
Ялгызлыгым белән Ялгызымны калдырып китте Илдарым. Үзе дөньяга философларча карап яшәгәнгәме, мине дә шундый фәлсәфи уйларга төреп, китеп барды.

Бөек Ялгызлык. Ялгыз киләбез, ялгыз китәбез бу дөньядан. Ходай безне — Адәм балаларын (табигатьтәге һәр тереклекне) үзенә тиң итеп — Ялгыз итеп яраткан икән. Аплаһ бер! Ул да Ялгыз. Шул ук вакытта Ул безнең Ялгызлыгыбыз янәшәсендә — безнең җанда. Адәм баласы Ялгыз. Тик япа-ялгыз түгел!

Казан.


 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy