Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → ​УСАЛ БАЛДЫЗ

​УСАЛ БАЛДЫЗ

Асия ЮНЫСОВА
Асия ЮНЫСОВА
17 августа 2017
1856 карау
Бу әби белән сөйләшеп утыру бик кызык. 87 яшь аңа. Үз-үзенә гел гаҗәпләнә: «Ник тик кенә утыра белмим микән мин? – ди.– Гел берәр эш эшлисем килеп кенә тора». Яшьлегендә эшләп күрсәткән дә соң ул. Тегү фабрикасына барып кергән көнне үк нормасын арттырып үтәгән! Әллә гел аяклы машина педаленә баса-баса эшләгәнгә, аяклар йөрмәү кебек касәфәтне белми. Стартка бастырсаң, финишка кадәр йөгереп китәр иде. Әле менә туган авылына, үскән нигезенә кунакка кайткан. Авыл кешеләренең сарфатсызлыгына, ваемсызлыгына исләре китеп йөри: «Кара инде син боларны, җан кебек сарык йонын чыгарганнар да атканнар. Хөкүмәт тә җыймый икән! Аңа, журналист буларак минем дә исем китә. Әнә бит Ирландия, Шотландия кебек илләрнең экономикасын шул сарык йоны тотып тора. Анда бәйләнгән шарфлар, йон күлмәкләр валютага сатыла. Дөнья бәясе тора алар. Бу әби, без аңа Күбәләк әби дип исем куштык, шул ташландык йоннарны җыйнап алган да, мунча казаныныда кайнатып юып, киптереп, язып, чүптән арындырып, өч матрас сырып, койма башына элеп куйган. Әле матраслар кояш «йотып» тәмсез истән арына, кибә тора. Әмма үзләренә кинәт кенә зур ихтыяҗ туган. Кече сеңелгә дә, уртанчысына да шундый тәнгә сихәт бирә торган матрас бик тә кирәк икән ләбаса. Мин үзем дә бер төн Күбәләк әби сырган матраста йоклап карадым. Гаҗәепләр булдым. Утыз ел күрмәгән таталы йокы белән йоклаганмын.

Гаҗәепләр моның белән генә бетми икән әле. Тагын бер гаҗәеп Сания апаның, Күбәләк әбинең исеме шулай, холкы. Сөйләшкәндә серләр ачыла:

–Без дүрт кыз үстек. Мин иң кечесе. Буйга да бәләкәймен. Шуңа күрә мине Күбәләккә чаклы Кечкенә апа дип йөрттеләр. Булсам ни соң, кечкенә дә, төш кенә идем. Мәктәптән соң Казан ягын каерабыз бит инде. Мин дә апа белән җизни янына барып сыендым. Әлеге дә баягы шул тегү фабрикасына эшкә кердем. Чая да, матур да идем. Егетләр озата кайта. Кайвакыт соңгарак та калына. Апа сүз әйтми. Ә менә җизни кеше шактый юньсез адәм икән. Апаны да җәберли, миңа да баш булмакчы. Миңа камыт кигертмәкче бу. Юлын тапты: «Син юньле юлда йөрмисең. Яман ат чыгарып йөрисең.– кебек сүзләр ешайды. – Кыз түгел инде син!» Менә шушы соңгы яла ягуыннан соң икенче көнне үк табибка барып саф кыз булуым турында белешмә алдым да милициягә гариза илтеп бирдем. «Миңа нахак яла яга, хөкем итегез» дип, гаризам артыннан көн дә барам, милициянең җелегенә төштем. Ахырда болар җизнине чакыртып, өч тәүлеккә каталажкага ябып тоттылар. Җизни аннан тагын да усалланып чыкты. Апаны җәберли, миңа да кычкыра. Милициягә тагын гариза белән киттем. Хезмәт ударнигын, алдынгы комсомолканы якламыйсыз, дип ду куптардым. Милиция хәзер җизнине сагалап кына тора, тәмам котын алдылар. Апа да тыныч көн күрә башлады. Әмма сизеп торам, җизнинең үчен кайтарасы килә. Ә мин милиция юлын белеп алгач, алардан гел ярдәм сорыйм. Булмаслыгын аңлагач, җизни бүтән шәһәргә качып китте. Апа белән мин аның фатирында калдык. Ә нәрсә, кулын да, телен дә тыйсын иде. Бергәләшеп тату яшәгән булыр идек!»

Күбәләк әбинең икенче бер кыйссасы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=5932

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy