Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Адаштым!

01 августа 2017
1286 карау
Мин кичә тагын әнием әйткән вакытка кайтмадым. Көн дә шулай соңарам. Әнием исә мине көтеп утыра. Кайвакыт капка төбенә үк чыгып баса. Йә, нигә инде үзен дә мине дә җәфалый икән? Ятып кына йокласа, ни була инде. Ачкычым бар бит минем. Юк, ул һәр кич саен мине көтеп ала. Бик җайлап кына: «Кызым, күршеләрдән уңайсыз. Аларның кызлары күптән кайтып ятты инде. Син генә кайда йөрисеңдер?» – дип мине битәрләп ала. Ә мин аны ничек йомшартасын беләм Кочаклап алам да битләреннән үбәм: «Әнием, матурым, синең кебек әни берәүдә дә юк. Борчылма, мин бик тәртипле йөрим. Миңа бит инде 18 яшь! Әнием, 18 яшьлек чагыңны исеңә төшер әле. Мөгаен, син дә клубка чыга торган булгансыңдыр. Егетләр белән дә очрашкансыңдыр. Үсеп җиттем мин, әни», – дим. Шул сүзләремнән соң әнием уйга кала: «Борчылам мин, кызым, синең өчен. Син артык чибәрсең. Бөтен кешенең күзе синдә. Бу матурлыгыңны, бу сылулыгыңны егетләр дә күрә торгандыр. Ярый да бит яхшы ниятле егетләрнең генә күзенә чалынсаң...» Әниемнең мондый төрдәге борчылуларына да җавабым әзер: «Әнием, мин бит кызлар белән бергә генә йөрим. Аннары минем спортчы икәнемне дә онытма. Бу озын аякларымны бер генә селтим – очалар да китәләр минем яннан». «Анысы шулай инде, кызым, Аллаһы Тәгалә сиңа барысын да өеп биргән. Тәүфигың гына ни чамалы булыр икән дип куркам. Геннарың уйный башламаса, ярар иде дә соң...»
Бу кадәресе минем йөрәккә тия торган мәсьәлә. Бу әнием мине тәрбиягә алган иде. Хәзер бергә яшәгән өебезгә кайткан көнне яхшы хәтерлим. Өстәлдәге ризык муллыгына һушым киткән иде. Әбием белән әнием бер якка борылган арада бөтенесеннән өлеш чыгарып, алдыма өеп куйдым. Моны күргән әнием өнсез калды: «Нишлисең син, кызым? Бу ризыкларны син күпме телисең шулай ашый аласың». Хәтта табындагы ризыкны җыеп алмый да башладылар. Янәсе кайчан телим, шунда килеп ашап китә алам. Ә мин бу муллыкка озак ияләшә алмадым. Кесәмдә дә, мендәр астында да ризык була торган иде. Приютта яшәгән чагында өйрәнгән гадәтем иде бу минем. Анда бит кем җитез, кем өлгер, кем көчле – шул эләктереп кала.
Әнием белән әбием мине матур итеп татарча сөйләшергә өйрәттеләр. Нинди киемгә күзем төшсә, шуны алып кигерделәр. Ике елдан мин тәмам иркә, кадерле бала образына кергән идем инде. Бу гаиләгә 11 яшьтә килгән идем. Хәзер миңа – 18. Балигъ булдым. Әниемнең миңа опекунлык итү вакыты да чыкты. Тик ул моны бер сүз белән дә белдермәде. Мин дә рәхмәтле була белдем. Өйне тәртиптә, чиста тоту бурычымны үтәвемне дәвам иттем. Әниемне чынлап та яратам мин. Соңга калуларым чамадан аша башлагач, минем бик үк тәртипле йөрмәвем беленә башлагач, әнием соңгы кисәтүен ясады: «Кызым, мин сиңа карата бурычымны үтәдем. Институтка укырга да керттем. Моннан ары минем йөземә кызыллык китерә торган булсаң, үз әниең янына китәрсең. Синең анда – әниең белән абыең яшәгән торакта өлешең бар. Бу вариант ошамаса, укуыңны бик яхшы итеп укыйсың, диплом аласың, үз тиңеңне табасың, кеше төсле матур итеп кияүгә чыгасың. Шул чагында мин сиңа балаларыңны үстерергә булышырмын. Ирсез бала алып кайтып бирәм, дип ышынып йөрмә. Ул чагында үз әниең янына китәрсең... Мин синең нинди егет белән чуалганыңны белдем. Ул халык бүтән милләт кызларына өйләнми. Аң булып йөр».
Әнием нәкъ өстенә басты. Ашот мине үлеп ярата. Ләкин үз милләте кызына гына өйләнәчәк. Ул бу хакта үз теле белән әйтеп куйды. «Мин сине бер кешегә дә бирмәячәкмен», – дип тә өстәде. Ничек була микән инде бу? Өйләнми, әмма бер кешегә дә бирми! Димәк, мин аның сөяркәсе булып калачакмын. Бөтен аңымны томалаган ярату хисен җиңеп, көчле булырга тырышып карыйм. Әлегә барып чыкмый. Ул машинасы белән килеп туктауга утырам да китәм. Ашот мине туганнары белән дә таныштырды. Хәзер инде туганнарым белән таныштырырга минем чират. Мин егетемә үзем хакында дөресен сөйләп биргән идем инде. Ул минем тәрбиягә алынган кыз булуыма тыныч карады кебек. Хәтта урыс кызы булуым аңа ошады да бугай әле. Мөселманнарга мөнәсәбәтләре тискәре кебек тоела аларның. Ашотның сеңлесе дә мине ярата. Татарстанга килеп төпләнеп яшәгәч, татарларны да яратырга тиештер инде алар. Ел буе егетем миңа диңгез күрсәтергә вәгъдә биреп яшәгән иде. Хәзер бу уеннан кире кайтты. Кредит түлисе бар, имеш. Минемчә, аның кире уйлавының сәбәбе бүтән. Җәй башында мин туган шәһәргә барып кайттык без аның белән. Ул минем үземне генә җибәрергә теләмәде. Әйтәм бит – көнләшә. Теге әнием белән бергә яшәгән өй каршына килеп туктадык. Ишекне ачучы булмады. Бергә уйнап үскән кызларның ишеген шакыдык. Күршедә генә тора ул. Ачкыч алып, безнең өй эчен карап чыктык. Андагы шакшылык, фәкыйрьлек. Сасыга түзә алмый, кабат урамга чыктык. Карасам, урамнан бер сәләмә хатын кайтып килә. Күз төбе күгәргән. Таныдым бит: бу бит минем әнием! Машина ишеген ачып кына дәштем. Хатын борылып карады. Мине күргәненә бер нинди хис-тойгы белдермәде. Аның каруы, яныңдагы теге матур ир кем ул, дип сорады. Мин имәнеп калдым: «Әнием, бу мин бит, синең Тамараң! Таныйсыңмы мине? Менә мин нинди булдым!» Аерым торган еллар дәвамында ул бер тапкыр да мине эзләп килмәде, хатлар язмады.
«Ә син мени. Әле эзләп барырга тора идем. Фатирны сатасы бар. Синең имзаң кирәгие...». Шуның белән сүз дә бетте, очрашу да тәмам булды.
Мин юл буе еладым. Ашот мине юаткан булып маташты. Әмма, ул күрәсең, үз алдына нәтиҗә ясаган. Татар әнием әймешли, геннарым уянудан куркып калган. Ә минем инде өч атналык көмәнем бар. Аңардан котыласым да килми. Ирсез бала табарга да теләмим. Ашот та уйлана. Ярата ул мине, борчыла. Бер көнне әниемә шалтыраткан: «Сез Тамараны карабрак торыгыз әле. Проблемасы бар аның». Менә шулай «безнең» түгел, «аның поблемасы бар». Их, ялгыштым. Әнием әйткәнчә, тәүфикълы гына йөреп торсам соң... Бәлки миңа акыллы киңәш бирүчеләр булыр...

Тамара, Бөгелмә шәһәре.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy