Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → “Утлы” төенчек

“Утлы” төенчек

Зәлидә ӘКБӘРОВА
Зәлидә ӘКБӘРОВА
31 июля 2017
834 карау
Яңа фатирга ачкыч бирүне көтеп утырганда, күзем янәшәдәге бер карчыкка төште. Менә ул калтыраган кулларын яшерер урын таба алмыйча, таушалып беткән паспортын идәнгә төшереп җибәрде. Паспортын күтәреп алып кулына тоттырганда, карашларыбыз очрашты. Йә, Хода! Нинди моңсулык, тирән сагыш бу күзләрдә?!

— Әби, ачкычны иртәгә генә бирерләр ахрысы. Җәфаланып утырмагыз, кайтып ял итегез. — Карчык сискәнеп китте. Аннан соң: — Иртәгәгә чаклы монда гына утырып торырга ярамый микән соң, балам? — диде.

Минем аптырап калганны шунда ук тоеп алган карчык, яшьле күзләрен яшерергә теләгәндәй, акрын гына ишеккә таба атлады. Кешенең күңел ярасына орынуда үз-үземне битәрләп, мин дә урамга чыктым. Әби баскыч төбендә басып тора иде.

— Әбекәй, яда фатир биргәннәр үзегезгә, яшь түгәргә түгел, сөенергә кирәк, сөенергә. Алла бирса, иртәгә бергәләп ачкычлар алырбыз, күченербез...

— Эх, балам, балам. Фатир алуым әйбәт әйбәтен, шулай да минем өчен сөенечле түгел ул. Миһербанлы балага ошагансың, эчемдәге моң-зарымны ачыйм әле булмаса. Җанымны кая куярга урын таба алмый йөргән чакларым...

Әби сөйләп китте:
Ирем белән алты ел гына яшәп калдык, авырып вафат булды газизем. Ул исән булса, бу кадерсезлеккә төшмәс тә идем. Нишләмәк кирәк, Ходай ялгызыма бала тәрбияләргә насыйп итте. Бар булганымны, яшьлегемне шул бердәнбер нарасыема багышладым. Бик кыстап кияүгә димләсәләр дә, баламны жәлләп берсе белән дә тормышымны бәйләмәдем. Һәм бик ялгышканмын, картлык турында уйлый белмәгәнмен. Хәзер терсәкне тешләп булмый шул инде. Ә гомер дигәннәрең, күз ачып йомганчы, узып та киткән. Кызыма 40 яшь, үз гаиләсе, балалары бар. Тик менә... — Карчык кинәттән белән каплап, яңадан елап җибәрде. Мин нишләргә белмичә сүз булсынга гына сорасы иттем:

—Исемегез ничек соң сезнең әбекәй?
— Мәүлиха минем исемем, балам, Мәүлиха.
Әби сүзен дәвам итте:
— Менә шулай, кызыкаем. Иремнең әти-әнисеннән калган ике бүлмәле фатирда яшәдек. Ә хәзер менә картаймыш көнемдә торыр урыным юк, кызым урамга куа. Кайчак төннәремне салкын подъездда уздырам. Әле ярый күршеләрем әйбәт, ярты гомерем шуларда үтә. Кызыма бер сүз әйтеп булмый, “Заткнись”, — дип авызны да ачтырмый, кул да күтәрә.
— Сезгәме? Әнисенәме? — дигәнемне сизми дә калдым.
— Унбиш-уналты яшьтә үк кул күтәрә башлаган иде инде. Баштарак яшьлек җүләрлеге дип гел кичерә килдем, хәзер менә бөтенләй азды. Әниләре шулай кадерсезләгәч, кияү белән оныклардан ни көтмәк кирәк? “Карачкы!” — дип мыскыллыйлар. Кызым таккан кушамат бу миңа. Үз исемем белән күршем генә эндәшә. Бөтенләй түзәр чамам калмагач, 35 ел эшләп чыккан хастаханәгә мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт, гомер буе намус белән эшләвем зыяга узмады. Аңладылар хәлемне, яңа фатир алырга ярдәм иттеләр.

Гадәттә, кеше яңа фатирга язмышының якты ишеген ачуга өметләнеп керә. Мәүлиха әби исә үз баласыннан качып сыеныр почмак эзли бу йортта. Шомлы ялгызлык та, хәлсез картлык та өркетми аны. Ул җан тынычлыгына сусаган.

Күченеп яши башлагач, күрше йорттагы таныш әбиемне бик еш очратам. Матур гына йөри. Аңа карап мин дә сөенәм. Шул ук вакытта ана йөрәгенең кан саркыган ярасы һич тынгы бирми. Ничек шулай килеп чыккан соң бу? Шуңа җавап эзлим.

Беркөнне эшкә барышлый Мәүлиха әби каршыма чыкты. Кулыма бер кечкенә генә төенчек тоттырды.

— Бу кызымның тугач алынган беренче чәче, нәни беләзеге, минем өчен бик кадерле истәлек. Инде үзе сакласын, картайгач булса да исенә төшерер бәлки. Бәхилләшү хатым да шунда. Зинһар, эшенә кереп тапшыр әле шушы әманәтемне.

Мин кулымдагы “утлы” төенчекне тизрәк хуҗасына тапшыру хәстәренә керештем. Юл буе учымны, җанымны көйдереп барды ул төенчек. Төенчек иясе эшли торган кибетне тапкач, каршымда басып торучы мөдир ханымның Мәүлиха әби кызы икәнлеген күреп, бөтенләй өнсез калдым. Тамагыма утырган төенне ваткалый-ваткалый: “Әниегез җибәрде моны”,— дип, төенчекне аңа суздым да, кибеттәге кешеләргә бәрелә-сугыла урамга атылдым.

Йә, Ходай! Нинди вәхшилек! Мондый миһербансызлыкны аңлатырдай, таш бәгырьләрне аклардай сүзләр юк дөньяда. Ана ана инде, ничек кенә авыр булса да баласын кичерер. Ә менә Ходай кичерер микән?

Ана күделе балада, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әнә бүген дә йортыбыз янындагы басу сукмагыннан бәсләнгән чәченә кардай ак яулык бөркәнгән Мәүлиха әби кабаланып атлый. Йөрәк ярасына дәва эзләве ахрысы...

Бу ялгыз карчык мида тормыш дәрьясында кадгырап йөрүче гарип вә канатсыз аккош булып күренде. Ә офыкта, күктәге кара болытлардан качкандай, моңаеп кына кояш батып килә иде...






 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy