Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Кече хатын (булган хәл)

Кече хатын (булган хәл)

Рафилә МӘРДӘНОВА, Балтач районы, Чепья авылы.
Рафилә МӘРДӘНОВА, Балтач районы, Чепья авылы.
26 июля 2017
1924 карау
1926 елда Мәрфуга авылның абруйлы мулла малае Мөхәммәткә икенче хатын булып кияүгә чыгарга ризалык бирә. Чөнки Мөхәммәтнең хатыны Маһруйның рөхсәте белән эшләнә бу эш.

Бала талканнан соң Маһруйның сәламәтлеге шактый какшау сәбәпле, озак вакытлар иренә ярамый. Көннәрдән беркөнне ире Мөхәммәт, кече хатынга өйләнергә җыенганын, Маһруй кушкан кызга гына өйләнәчәген әйтеп салмасынмы. Хатыны бу хәлне иртәме-соңмы көткән була инде. Һәм шуңа күрә озак уйлап тормый, авылның ярлы гына гаиләсендә үскән тыйнак, сабыр, ипле Мәрфуга исемле кызны көндәше итәргә ризалык бирә.

1927 елгы салкын декабрь аеның соңгы бер төнендә Мәрфуганың кыз баласы дөньяга килә. Иртә белән бала туу шатлыгыннан гадәттәге ыгы-зыгы башлана: коймак пешә, мунча ягыла. Ә ата булган кеше үзенә урын таба алмый. Ул бит ир бала көткән була, ә кыз бала дөньяга килү аны куандырмый. Ир катгый карарга килә, «хәерче кызыннан туган балага минем йортта урын юк» дигән язуны мунча җәймәсе өстенә илтеп сала. Нарасыен юып, мунчадан чыккан ана, ни күзе белән күрсен, ап-ак җәймә өстендә йөрәк тетрәткеч кара язу. Бераздан Мәрфуга аңына килеп, фикерен туплап, җыеп, сабыен күкрәгенә кысып кочаклый да, кире туган йортына кайтып китә.

...Еллар үтә. Мәрфуга ялгызлык белән кызын аякка бастыра. Дамира тыйнак кына кыз булып үсә, зиһенле, зирәк, яхшы укый. Әнисенең аны укытып, кеше итәсе килә. Кыз шәфкать туташы һөнәрен сайлый.

Әти булган кеше беренче хатыны белән Ташкент якларына китеп бара. Сирәк кенә булса да авылда калган Мәрфугасына хатлар юллый, еллар исәбе белән Дамира кызының үсеп буйга җиткәнен чамалый ул. Дамира диплом алып кайтып әнисен куандырган көнне кызны үзенә кунакка, ялга чакырып әти кешедән хат килеп төшә.

Дамира әнисенең рөхсәте белән юлга җыена. Бу вакытта әнисе Мәрфуга ниләр уйлагандыр, күңелен нинди шомлы уйлар биләгәндер, анысын бары үзе генә белә. Безнең татар халкының күркәм сыйфаты буларак, тормышта ул югалып калмый, беркайчан да зарланмый, үзенең игелекле һөнәре — укытучы дигән бөек исемне горур йөртә. 1937 елны 1 нче Бөтенроссия авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең съездында делегат булып катнашу бәхетенә дә ирешә. М. И. Калинин һәм Н. К. Крупская белән истәлекле рәсемгә дә төшә.

Дамирадан куанычлы хәбәр килеп төшә: әти яхшы гына каршы алды, кунак итәләр, «әни» дә хәзергә бик үз итә, балалары белән пардан киендереп кунакларга йөртәләр. Ташкент бик матур шәһәр икән... Әнисенең дә куанычы эченә сыймый, 18 яшь тулган көнне кызының авыз тутырып «әти» сүзен әйтә алуына сөенә ул.

Көннәр, айлар уза, ана кызының кайту көннәрен саный, ә Дамира кайту турында уйламый да. Чөнки әтисе шундый яхшы мөгамәләдә, «кызына» игътибарлы, юмарт, затлы киемнәр алып бирә, кыскасы, тәмам үзләренә ияләштерә. Әти йортында кияү егетләре дә күренә башлый, «кыз», «бирнә», «туй» сүзләре дә колакка чалынып китә. Ә Үзбәкстан якларында дипломлы кызлар бәһале тора.

Ана мескен, уйлап, уйларының очына чыга алмый, киңәшер кешеләре дә юк ичмаса. Уй-сагышка бирелгән, йөзләре сулган ана, фикерен туплап, кызына хат яза.

Мәрфуганың мөшкел хәлен аңлаган туганнары кызына: «Әниең авыр хәлдә», — диеп, ашыгыч хәбәр салалар.

Нәкъ шул көннәрдә Дамирадан: «...әни, әти бик тә әйбәт кеше икән безнең, минем ятим үсүемә син үзең гаепле булгансың, мин авылга бүтән кайтмыйм, әти мине зур туйлап кияүгә бирә, хуш», — дип язган кыска гына хат килеп төшә. Бу хатны әнисенә бирми торалар, чөнки хәле начар. 18 ел буена нинди авырлыклар кичереп үстергән, ятимлекне сиздермәгән, укытып кеше иткән баласын тартып алуларына ананың кайгы-хәсрәте чиксез була.

...Көттереп кенә, ниһаять, Дамира кайтып төшә, әнисенең йөзе сулган, йөзен кайгы-сагыш баскан.

Ана белән кыз сөйләшеп бер-берсен аңлагандай булганнан соң, ана чоланга чыга һәм аннан хезмәтләрен хөрмәтләп биргән кадерле бүләкләре арасыннан саргаеп беткән бер кечкенә генә кәгазь кисәген алып кызына суза. Бу, теге 1927 елның салкын декабрь көнендә мунча җәймәсе өстендә ата кулы белән язып калдырылган «кара» язу була.

Дамира саклык белән генә кагыла бу сары кәгазь битенә, укый, үз күзләренә үзе ышанмый. Шушы хәбәрне укыганнан соң гына кыз ананы аңлый, күз яшьләре белән әнисен кочып, гафу үтенә.

Көннәрдән беркөнне көтелмәгән кунак, әти кайтып төшә. Көньяк фасонында матур итеп киенгән, ул чорлар өчен авыл халкының күз явын алырлык була инде ул. Ана белән бала аны салкын гына каршы алалар. Атаның: «Мәрфуга ханым, Дамира кызым, нинди афәт килде бу йортка, нинди авыр кайгыгыз бар?» дигән соравына кызы саргаеп беткән теге язу кисәген чыгарып суза. Әти кешенең барлык планнары җимерелә. Чөнки ул Дамираны бик зур суммага — «симез калҗага» сатып җибәрү нияте белән бай кияү егетенә вәгъдә итеп кайткан була.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy