Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын

Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
21 июля 2017
1389 карау
Чирмешән якларыннан килгән хат күңелдә гаять авыр тәэсир калдыра.
«Язаргамы-язмаскамы дип, бик озак уйладым, — дип яза Гөләндәм карчык, — иөрәктәгесен әйтмичә, тынычланмам шикелле.
Улым бик озак өйләнми йөрде. Минем оныклар сөясе килә бит инде дисәм, «күңелгә ошаган юк», дип җавап бирә иде. Менә шундый бәхетне күрер көн дә килеп җитте. Улым күрше авыл кызын килен итеп төшерде. Тормышлар гөрләп китәр, дип куанган идем. Булмады. Килен улымны читкә алып китте дә ике ел дигәндә, өрлектәй таза егетне I группа инвалид итеп кайтарып ташлады. Үзе кат-кат кияүгә чыккан, дип ишеттек. Улым аны һаман ярата. Аның хакында бер-бер күңелсез хәбәр ишеткән саен, йөрәге өзгәләнә.
Ә килен дигәнебез шундый хәлгә барып җиткән ки, инде аны ирләр аздырып йөргәне өчен авылдан куганнар. Хурлыгы ни тора. Андый хатыннарга ирләрнең асылы эләгә бит әле. Менә фаҗига нәрсәдә. (Авторның үтенече буенча язмада исемнәрне үзгәртеп бирәбез).

* * *
Әлфия ирне ничек итеп «кулда» тотарга кирәклеген әнисеннән күреп үсте. «Ир-атны узындырырга ярамый, башыңа менеп атлана ул», — дип тукыды кызына Хөршидә. Әлфиянең әтисе юаш, гаҗәеп сабыр холыклы кеше иде. Әгәр шундый булмаса, түзәр иде микән ул хатынының тиктомалдан тавыш чыгарып, көн аралаш өйдә буран уйнатуларына?! Дәшми иде бичара. Ә кыз моны үзенчә аңлый: димәк, әнисе дөрес әйтә.
Хөршидә иренә ни каты торса, кызына шулкадәр йомшак булды. Ул ни теләсә, шуны алып бирде. Үчтекиләп, иркәләп кенә торды. Ана бердәнбере өчен җанын фида кылырга әзер иде. Шуңа да кыз мин-минлекле һәм әнисе сымак «кирәк», «бир», «тап», дигән сүзләргә күнегеп үсте. Дус кызлары булмады, классташлары аның белән бәйләнмәскә тырышты. Ә бөтен мәктәпне аякка бастырган бер вакыйгадан соң, бөтенләй йөз чөерделәр.
Чыгарылыш елы иде. Көннәрнең кояшка, җылыга тартылган матур май башы. Шундый көннәрнең берсендә классташы Мөхетдин Әлфияне өенә озата кайтты. Ике авылны аерып та, кушып та торган киң елга янына килеп җитеп, күпер чыкканда кыз егеткә: «Яратуыңа ышандырасың килсә, сикер», — диде. Егет: «Ничек, кая?» — дип әйткәнен сизми дә калды. «Суга», — диде кыз һәм чыркылдап көләргә тотынды. Мөхетдин сикерде, боздан арынып кына килгән салкын су тәненә энә кебек кадалды. Егет йөзеп чыкты да, күпер уртасында канәгать елмаеп басып торган Әлфиягә күтәрелеп тә карамыйча, авылга йөгерде. Шул көнне Мөхетдинне, үпкәсе шешеп, район шифаханәсенә озаттылар. Ул озак һәм каты авырды. Ә Әлфия бөтен авылга: «Минем өчен утка да керер, суга да төшәр», — дип, мактанып сөйләп йөрде.

Әлфия, мәктәпне тәмамлагач, башкалар кебек укырга да китмәде, фермага да йөгермәде. Әтисе Габдулла көннәр буе өйдә бер эшсез утырган кызы өчен борчылып: «Бер генә уең да юкмыни соң, кызым?» —дип сөйләнә башлауга: «Синнән сорармын менә», — дип, шундук кырт кисте. «Кыз балага әйбәт кияү аңа,— дип сүзгә кушыла иде әнисе андый чакларда, — ә уйны әнә ирләр уйласын, алар шуның өчен яратылган, курчак кебек баламнан сыер җилене тарттыраммы соң?!»
Кыз чибәрлеккә чибәр иде, анысы. Әмма, күпне күргән ил картлары әйтмешли, матурлык туйда гына кирәк ул. Күрше Камышлы авылына килен булып төшкән Әлфия, каенана йортына аяк басуының беренче көнендә үк, иренә үзенең таләпләрен куйды: «Мине әни хезмәтче итеп үстермәде, әниеңә килен хезмәте күрсәтергә җыенмыйм». Сабиры бу сүзләрдән телсез калды, тик күтәрелеп сүз катмады. Сынарга булды.

Улының күзле-башлы булуына куанып бетә алмаган Гөләндәм карчык, килененең: «Аш пешерә белмим, токмач кискәнем юк» — дип, үзен-үзе кая куярга белми, анда бәрелеп, монда сугылып йөрүенә чын-чынлап пошаманга төште.
— Нәрсә эшләрсез инде, ничекләр итеп көн күрерсез? — диде ана улын кызганып.
— Себергә — озын акча эшләргә китик, — дип тинтерәтә. Китеп, икәүдән-икәү яшәп карыйк әле, тормыш өйрәтмәсме?
Себер — Зәңгәр-Тау якларыннан баштарак хатлар, сирәк-мирәк кенә булса да килгәләп торды. «Әлфия өйдә, ә мин эшлим», — дип язды Сабир. Гомергә зарлана белмәгән улына җиңел түгеллеген йөрәгенең кайсыдыр бер күзәнәге белән аңлады ана. Инде хәбәр килүдән дә туктагач, өзгәләнепме - өзгәләнде Гөләндәм карчык. «Нидер булган, нәрсәдер булган балама. Бу арада төшемә дә сәер керә...»
Ул Сабирын берьялгызы үстерде. Ире бу якты дөньядан бик иртә китеп барды. Дөрес, Гөләндәм тирәсендә бөтерелүчеләр, аны сорап килүчеләр күп  булды. Ул гына ашыкмады: элек, Сабирым бәләкәй, бераз күзгә күренсен инде, диде. Аннары, өйләндерерлек малаең була торып, дип, янә бер сылтау тапты. Дөньяда иң газиз, иң кадерле җаннар алар бер-берсе өчен.
Хат ташучы кергәнен көтеп көн арты көн, ай арты ай да уза торды. «Инде нишлим, кая барыйм?» — дип бәргәләнгән көннәрнец берсендә, ниһаять, хат килеп төште. Уч төбедәй кечкенә генә кәгазь битенә: «Улыңны паралич сукты, кузгала да алмый, килеп ал», — диелгән иде.

Карчыкның башы әйләнеп, хәлсезләнеп китте. «Кузгала алмый», дигәнме... Кайгы сәгате-минуты белән авылны йөреп чыкты. «Башына җиткән икән имансыз хатын», — диеште авыл халкы Сабирны кызганып. «Инде ничек барып алырга?»— дип баш ваткан бер мәлдә, егет үзе кайтып керде.

Аягын көч-хәл белән өстерәп атлаган улы, әнисен күрүгә: «Мин к-кайттым», —диде. Гөләндәм карчык сулып, бөтәшеп калган Сабирын күкрәгенә кысты...
— И, балам...
Ана үксеп елап җибәрде.
— Китте...

Сабир авьгрлык белән генә сөйләшсә дә, Гөләндәм карчык сүзнец килене турында барганлыгына төшенде.
— Китсен улым, ул безгә кирәкми...
— Китсен... — диде улы әнисе сүзен кабатлап.
Сабирының өзек-өзек әйткәненнән Гөләндәм карчык шуны аңлады: электән кан басымы белән җәфаланган улы хатынының «акча җитми», дигәненә карап, авыр эшләрдә йөргән. Паралич сугып, өч ай шифаханәдә яткан. Хәле, чыннан да, начар булган. Табиблар: «Аягына басмас», —дигәннәр. Ә ул менә, кыенлык белән генә булса да, йөрер хәлгә килгән. Өч айга өч мәртәбә шифаханә ишеген ачып кермәгән Әлфиясе: «Бөтен акчаңны миңа бирсәң, алып  кайтам», — дип таләп куйган.
— Акчада мени хикмәт, улым, акчада мени? Ходай кушып, терелеп тә китсәң...
Егет әнисе сүзләренә ихлас ышана иде. Савыгыр, яшь бит әле ул...

* * *
— Дөрес эшләгәнсең, гарип ир карап ятарга, — дип хуплады Әлфиянең әнисе кызының гамәлләрен.
— Бу юлы инде алданмам, — диде яшь хатын әнисенә. — Их-х, шәп иргә туры килсәмме...

Әлфиягә андый ир табылды. Ул кыяфәте, ул дәрәҗәсе дисеңме...
—Төзелеш идарәсе нәчәльниге, — дип таныштырды ул әнисен ире белән. — Машинада гына утырып йөрерсең барасы җиреңә, әйеме, сөеклем?!

Хөршидә киявен бер күрүдә ошатты. «Карт инде картлыкка, — дип фикер йөртте ул үзенчә, — шунысы яхшы да инде аның. Күзенә генә карап торыр вагалмамның».

Аларга машинада гына утырып йөрергә туры килмәде. Әлфиясе ул ирне өч баласын, хатынын аертып алган булып чыкты. Район үзәгендә — кеше күзенә күренеп яшәрлек чама калмагач, ире яшь бичәне туган авылына алып китте. «Нишлим мин синең авылыңда?» — дип чәбәләнде Әлфия. «Өйдә уты-рырсың», — диде ире.

Әлфия эшләргә җыенмый да иде. Аның 30 яшенә җитеп, хезмәт кенәгәсе дә юк ич әле. Үз рәхәте өчен генә яшәргә өйрәнгән хатын, җаны ни тели, шуны эшләде. Сиксәнгә таба авышкан каенанасы, «имансыз икәнсең», — дип, аның белән сөйләшүдән баш тартты.

Көн-төн эштә булган, район үзәге белән авыл арасын таптаудан башы чыкмаган иренә Әлфиянең тамчы да исе китмәде. «Эшләсен, әйдә, ир кеше ич», — диде ул әнисенең яраткан сүзләрен кабатлап. Үзе, ирле хатынның ялгыз клубка чыгуы гаеп саналса да, әледән-әле танцаларга йөрде. Нәтиҗәдә ул, килен булып килүенә ел да үтмәгәндер, «ирләрне аздырып йөрүе өчен», авыл Советы карары белән, авылдан куылды. «Ләгънәт яугыры», дип калдылар авыл хатыннары авьгртмас башка тимер таяк булып төшкән хатын артыннан.

— Зәхмәт кагылган аңа, ашый да ашый, — диде Әлфия ирен ташлап кайтуының сәбәбен үзенчә аңлатып. — Ирдән бәхетем юк, күрәсең, минем әни.

Әнисе кызын юатырга теләп, авызын ачарга да өлгермәде, Габдулла аны, гомерендә беренче мәртәбә, ярты сүздән туктатты.
— Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын, — диде ул күкрәгеннән күтәрелгән калын, әмма кискен, усал тавыш белән. — Ә син Әлфия — шуның икенчесе. Чыкма син бүтән кияүгә. Утырыгыз шунда әниегез белән бер-берегезгә карашып. Ирләр жәл, билләһи!

Ирнең берсен гарип иткән, икенчесен адәм мәсхәрәсенә калдырган Әлфия исә үзен, бары тик үзен жәлли иде.

— Ярый, башка чакта белербез нишләргә кирәклеген, — диде ул әнисен тынычландырырга теләп. — Форсатны кулдан ычкындырмабыз... Шулай бит, әни?!

Әлфия, үзенә төбәлгән салкын карашны тоеп, сискәнеп китте.

— Син миннән дә уздырдың, Әлфия, — диде әнисе беренче мәртәбә кызына исеме белән дәшеп. Габдулланың сүзләре аны айнытып җибәргән иде. — Барысына мин гаепле, мин генә...

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy