Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Кадереңне бел...

Кадереңне бел...

Асия Юнысова
Асия Юнысова
19 июля 2017
1057 карау
Менә мин дә аптырашта калган берәү хакында уйланып утырам әле.

«Эш эзлим», – дип килеп басты ул безнең эш бүлмәсенең ишек төбенә. Бала гына кебек күренә кызыкай. Югыйсә югары белем алганлыкка дипломы да, татар теле белгече дигән профессиясе дә бар икән. Ә менә моңа кадәр әле беркайда да эшләп карамаган. Диплом алуга, аның чи­­бәр­леген, садәлеген, тәҗрибә­сезлеген олы бирнә сыман күргән бизнесмен егеткә кияүгә чыгып куйган. Шуның белән кайнап торган шәһәр тормышы, җәмгыять яшәеше аның өчен ишек­нең тышкы ягында калган. Хәер, бала үстерү белән мәшгуль һәр хатын-кыз өчен шундый бер ара була инде ул.
– Ирең бизнесмен булгач, сиңа эш нигә кирәк? Улыңны тыныч кына үстереп, тик ят өйдә. Балаң исәя төшкәч, эше дә табылыр, – дип, төрлебез-төрле яктан үгетли башладык. Ул арада Гөлназның күзләренә яшь тыгылды:
– Ирем минем белән тормас инде. Аның сөяркәсе бар хәзер. Ул аны – үзеннән ун яшькә өлкән хатынны ярата. Ә ул хатынның баласы юк. Балабызны бик ярата ирем. Шуңа гына минем белән яши торгандыр инде ул. Яши, дип... Бер өйдә торабыз, диюем.

Гөлназ шундый да сөйкемле, чибәр ки, мондый гүзәл затны яратмау мөмкин түгелдер кебек. Аптырап калабыз. Теге иргә ачу чыга. Дәррәү Гөлназны юата башлыйбыз: «Сабыр бул. Бизә әле ирең ул хатыннан, менә күр дә тор, матур итеп яшәп китәрсез. Ул да хәзерге ялгышы өчен бик үкенер. Сер бирмә, ягымлылык белән алдыр, хәйләкәррәк бул», – дип, үзебезгә юк акылны аңа өйрәт­мәкче булабыз.

Гөлназ бу нәни сер-хәйләләрне сынап караган икән инде. Аның ире каты чикләвек булырга тиеш. Ир ке­­ше бөтенесен алдан уйлаган, хәстә­рен күргән икән. Туган авылына кунакка да хатыны белән баласын ияртмичә генә кайтып килә. Оныгын күрергә тилмергән әби-бабайга да Казанга юл ябык. Киленне яратып өлгергән ата-анасы хәзер инде Гөлназдан суынсын өчен бөтенесен эшли ир кеше. Ата-ана улларына фатир да алып биргән булганнар икән. Яшь гаилә шул фатирда яши. 
– Мин, аерыла калсам да, торакка дәгъва кыла алмыйм. Әти-әнисе аны бит уллары өчен сатып алган, – ди яшь ана, баласын күтәреп, фатирдан чыгып китәргә әзерлеген белдереп. – Ирем мине дә, улыбызны да әле яши торган фатирга пропискага кертмәде. Инде баланы бакчага бирергә вакыт. Прописка булмагач, чиратка баса алмыйм. Сөяркәсе янына ешлагач, «Никах контракты» төзедек. Ул контрактта мин, «фатирга дәгъвам юк», дигән пунктка имза салдым. Ирем шулай кушты.

Менә сиңа мә! Имәндә икән чикләвек! Бик хәстәрчән булып чыккан әле бу ир. Беркатлы, садә күңелле хатын-кызларны кызык итә белә икән бу. Хуш, Гөлназ, баласын алып, фатирга чыгып киткәч, күпмедер вакыттан соң ата кеше баланы үзенә алу артыннан йөри башлаячак. Чөнки теге хатын баласыз, бәлки, таба да алмый торгандыр. Шул очракка ирнең дәлиле әзер: «Элекке хатынымның бала тәрбияләү өчен кереме дә, торак шартлары да юк!» – дияр ул.
Һәм судта озакка сузылган тарткалаш башланыр. «Никах контракты»н төзегәндә ана белән баланың мәнфәгатьләрен кем уйларга тиеш булды икән соң? Әлбәттә, Гөлназ үзе. Инде әни булганның соңында ана-арысланга әйләнү тиеш иде бит аңа.

Без Гөлназны дүшәмбегә кабат чакырган идек. Ниятебез аны гаи­лә хокукларын белүче юрист белән очраштыру иде. Тик яшь ханым дүшәмбедә дә, аннан соң да кил­мәде. Катлаулы проблемасын хәл итүнең әмәлен тапты микән, әллә өенә кайтуга иренә кайда, нишләп йөргәнен сөйләп биреп «янды» микән?

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy