Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Миңлебикә каены

Миңлебикә каены

29 июня 2017
2266 карау
Быел да үз авылларында Сабантуй батыры булып Гарифулла калды. Куанды үзе — өйләнәсе елы бит!
Озын буйлы, күркәм, таза гәүдәле егет ул — теләсә нинди эшне умырып, гайрәтләнеп эшли. Тормышлары мул, җитеш. Ул тулпар атлар, ул сөтле сыер-сарыклар. Мамык кәҗәләре бөтен тирә-якта бары аларда гына. Ул иген басулары-кырлары дисеңме, яшәреп, дулкынланып торалар. Өстәвенә, тавыш-тын чыгармый, тату яши торган гаилә.
Тик егетнең күңеле кемдәдер — һич чамалап булмый. Әле бер кызга күз кыса, әле икенчесенә елмая, тик берсенә дә йөрәк серен ачып бетерми...
Сабан туена күрше Турай авылыннан туганнары килгән иде. Гарифулланы үзләренә дә чакырып киттеләр:
- Бездә дә көрәшерсең, егетлегең күрсәтерсең!
Теге елны кунакка баргач, бер бик чибәр кыз күреп кайткан иде. Шул кызның зифа буе әле дә күз алдында. Кыз да егеткә сөйкемле итеп елмайган иде ул чакта. Былтыр әле үсмер генә иде. Быел инде тагын да сылулангандыр.
- Миңлебикә исемле теге чибәр кызыгыз кияүгә китеп бармадымы әле? — дип сорады Гарифулла.
- Синең күзең дә төшкән идеме әллә аңа? Юк, китмәде әле китүен. Тик яучылар килгәли башлады инде. Әти- әниләре һәммәсен “кызыбыз яшь әле”, дип кире боралар. Җитмәсә, бу арада әниләре кәефсезләнебрәк китте, олы гаиләнең бөтен йорт эше Миңлебикә кулында калды.
Турай сабан туен көтеп алды егет. Көрәшергә дә чыкты. Әмма мәйданда батырлар күп иде, тирә-як авыллардан да җыелганнар. Көрәш озакка сузылды, киеренке барды. Гарифулла да шактый йончыды. Җитмәсә, соңгы көндәше хәрәмләшеп хәлне алды. Булмас, ахры, дип тә уйлаган иде, шулчак Миңлебикә белән күзләре очрашты. Иң алгы рәттә утыра кыз, кулына чиккән сөлге тоткан — батырга дигән бүләге, ахры. Кызның шатлыклы да, бераз борчулы да карашын күргәч, егеткә әллә каян көч өстәлде, дәрт керде, искәрмәстән генә баш аркылы күтәреп җиргә бәрде көндәшен.
Кичке уенга ашкынып-дулкынланып чыкты ул. Күзләре гел сылу Миңлебикәне эзләде. Кыз күренүгә, Гарифулла кыю гына атлап, аның янына килде, бүләк сөлгесе өчен рәхмәт әйтте:
- Бигрәк матур чиккәнсең! Ә үзең тагын да матуррак!
Миңлебикә каушады, йөзе алсуланды, оялып, керфекләрен түбән төшерде.
Егет аның саен кыюланды, уенын-чынын бер итеп:
- Сөлгең бик матур, ошаттым, үзең аннан да матур, яраттым. Кияүгә чыгасыңмы үземә? — диде.
Кыз янә кызарды, әмма бу юлы җавабы әзер иде:
- Бу яшьтән кияүгә чыгарга! Бер дә ашкынып тормыйм әле.
- Алайса мин сине урлап алып кайтам!
Егетнең күңелен көннән-көн тирәнрәк яулый барды кыз.
- Өйләнәм! Бары Миңлебикәгә генә өйләнәм!
Серне әти-әнисенә дә ачты Гарифулла. Яучы җибәрделәр.
- Егеткә сүзебез юк, әмма кызыбыз яшь әле. Бер-ике елсыз уйламыйбыз да, — дип кайтарганнар.
Гарифулла мондый җавап көтмәгән иде. Башта коелып төште. Ә йөрәк аның саен җилкенде. Кызның нурлы йөзе, сылу гәүдәсе күз алдыннан, ягымлы тавышы колагыннан китмәде.
- Бирмәсәләр, урлап кайтам!
Җәйләр үтеп, урып-җыю эшләрен төгәлләгәч, айлы якты төннәрнең берсендә дусты Сафиулла белән пар ат җигеп барып, тәки кызны урлап кайттылар.
Өйдәгеләр дә яраттылар киленне. Чыннан да, уңган-булган иде Миңлебикә, эшләмәгән эше юк. Килен дип түгел, кызым дип эндәште аңа каенанасы. Яшьләр яратышып-сөешеп, үзара чөкердәшеп яшәп киттеләр. Ел булганда уллары туды, исемен мулла сайлады — Гашигулла куштылар.
Ел арты еллар узды. Ул арада улларына алты яшь тулып китте. Тик икенче балалары гына никтер туарга ашыкмады. Югыйсә, Миңлебикә сау-сәламәт, гөрләтеп эшләп йөри, күңеле дә күтәренке. Тулыланып, тагын да матурланып китте. Миңлебикә кабат буйга узмавына әлләни борчылмады шикелле. Ә ире... Аның күңелендә әнә ниләр булган икән.
Беркөнне җомгадан кайткач, Гарифулла кырынып-чистарынып, рәеш киемнәрен киенә башлады.
- Кунакка җыенасыңмы әллә бу кадәр киенеп-көязләнеп? — диде Миңлебикә гаҗәпләнеп.
- Кыз алырга барам, сиңа көндәш алып кайтам...
- Тилердеңме әллә, картым? Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә диләр аны.
Шулай диде дә, бетмәс-төкәнмәс йорт эшләренә чумды Миңлебикә. Билгеле инде, яраткан иренең бу сүзләренә ышанмады ул. Ышанырлык та түгел ләбаса. Менә сигезенче ел сүзгә килмичә, күзне күздән алмыйча, тирән мәхәббәт-яратышу белән көн итәләр. Миңлебикә үз бәхетенә, рәхәт тормышына шатланып бетә алмыйча, табыштырган-кавыштырган Ходайга рәхмәтләр укып яши ич.
Ире чыгып барышлый, ничектер тартыныбрак, хәтта оялыбрак та:
- Әнисе, мунчаны тергезеп җибәрерсең әле, — дип тә өстәде.
Гаҗәпләнде Миңлебикә, ни атна кич түгел, ни башка сәбәп юк, әле кичә генә кердек ләбаса мунчаны. Нигә яктыра икән вакытлы-вакытсыз, белмәссең.
Көн кичкә таба авышып, тыштагы эшләрен бетереп кергәндә, сәке кырыенда йөзен каплап, башын иеп кемдер утыра иде. Соң Сәхипҗамал ич бу?! Авылда, Гарифулланың дусты Сафиулла кияүгә алам дип ышандырып та алмый калдырган дип сөйлиләр бу кыз турында.
- Әй, кунак бар икән, күрми дә торам. Кая, чәй куеп җибәрим әле.
Вакытлы-вакытсыз килгән кунакка бераз гаҗәпләнсә дә, табын әзерләргә кереште Миңлебикә. Тик йөрәктәге шом гына нигәдер зурайганнан-зурая барды. Ул арада өйгә Гарифулла керде, тартыныбрак кына өстәл артына килеп утырды. Сөйләшми генә өчәүләп чәй эчтеләр. Уеннан уллары Гашигулла да кайтты.
“Амин” әйтеп чәйдән торгач, Гарифулла кыюсыз гына:
- Әнисе, кая, күлмәк-сөлгеләрне бирсәнә, без мунча кереп чыгабыз, — диде.
Улы үзенә әйтә дип белеп:
- Әткәй, минем керәсем килми, кичә генә кердем әле, — дип көйсезләнә башлады.
- Улым, син соңыннан, әниең белән керерсең, — диде әтисе. Аннан “кунак кызына” борылды: — Әйдә, оялып торма, юынып чыгарбыз. Ә никахны иртәгә укытырбыз.
Миңлебикә авып китә язды: чыннан да, көндәш алып кайткан ич бу! Ул тышка атылды, өй түрендә үсеп утырган каенга сарылып үкси башлады. Үзен-үзе тыя алмый күпме елагандыр, тышта караңгыланды, вакытның чамасы югалды. Каеннан ниндидер җылы дулкын килгәндәй тоела иде аңа. Ул җылы хатынның беләкләренә, агач кәүсәсен кочаклап кыскан күкрәгенә, күз яшьле йөзенә агыла иде...
Яшь хатын шулай күпме басып торгандыр, каенанасы кагылгач кына һушына килде. Ананың да күзләрендә яшь: “Гашигулла кереп әйткәч, егылып китә яздым. Бу ни хәл инде, йә Аллам?.. Елама, балам, өзмә үзәгеңне...”
Каенатасы керде. Теле белән сүз өйтмәсә дә, йөзендә кайгы, борчу, аның да киленен жәлләве сизелеп тора иде. Алар да әлеге хәлне белмәгәннәр, көтмәгәннәр икән.
Бу төнне яраткан ире аның янына килмәде. Хатын улын кочаклап, төнне йокысыз үткәрде.
Иртән каенанасы кереп:
- Кызым, син ял ит, тынычлан. Сыерларны көндәшең савар, — дип, аны иркәләп, яратып чыгып китте.
Миңлебикә бакчага чыкты. Каен боеккан кебек тоелды аңа. Әллә яфраклары да шиңә башлаган инде... Бер кузгалгач, тау буйлатып әрәмәлеккә барып чыкты, аннан сукмак аны урманга алып кереп китте.
Кичке эңгердә генә әйләнеп кайтты өенә Миңлебикә. Иң элек каен янына килде һәм гаҗәпкә калды — аның яфраклары тәмам шиңгән, кәүсәсе дә суына башлаган шикелле, кичәге җылылыгы да сизелми. “Минем кайгы- сагышымны үзенә аламы икән әллә? Әнә ич, каенны кочакласам, йөрәгемә ял була...”
Төн җиткәч, көтмәгәндә, инде өметен өзгәндә, ире берни дә булмагандай килеп керде дә, дәшми-тынмый утырып чишенде, аннан хатынын кайнар кочагына алды. Миңлебикә дә, бер сүз әйтмичә, эндәшмичә генә сөеклесенең кочагына сеңде. Ярата, бик ярата, үзәкләре өзелеп ярата иде шул Гарифулласын.
Иртән исә тагын каенны кочаклап елады. Каен бөтенләй боеккан, башын игән, кечерәеп калган, ямь-яшел яфраклары җиргә коела башлаган. Миңлебикәгә тагын да кыенрак булып китте. Авыр, бик авыр шул иреңне, яратып, сөеп яшәгән иреңне ятлар белән, көндәш белән уртаклашу. Вакытлы гына кайгы булса да түзәр идең, юк шул, бу бит гомерлек, үлгәнче китми, бетми торган сагыш...
Чишмәгә суга төшсә, бар да аның кайгысын бүлешәләр, юаталар. Юк, юата алмыйлар, җан җәрәхәтенә, тирән кайгысына тоз гына салалар, йөрәк ярасына кагылалар. Миңлебикә алар белән очрашмас, әрнүле сүз арттырмас өчен бу көннәрдә көндез чишмәгә бармас булды. Гарифулласы көн аралаш көндәше белән кунганда төннәр буе чишмәдән су ташыды, каенга сөялеп кайгы-сагышын бушатты, йөрәге әрнегәнгә түзә алмаганда елады. Үпкәләп тә, хурланып та елады. Бигрәкләр дә ярата иде шул Гарифулласын...
Атна-ун көн дигәндә каенның яфраклары шиңеп, коелып бетте. Шәп-шәрә кәүсәсе генә утырып калды. Бөтен авыл халкы гаҗәпләнде, һәммәсе: “Миңлебикә кайгысын каен үзенә алган”, — дип сөйләде. Каен икенче язны да, аннан соң да яфрак ярмады. Берәү дә ул каенга тимәде, кагылмады. Еллар үткәч, ул ауды, аннан ята-ята череп юкка чыкты.
Ел үткәндә Сәхипҗамалның кызы туа, исемен Шәмсеруй куштыралар. Шул ук айда Миңлебикәнең дә күптән көтелгән улы дөньяга килә, аның исеме Габдулла була. Шуннан соң да ике көндәшнең балалары гел бер тирәдә туа тора. Тик Миңлебикә ир балалар, ә Сәхипҗамал гел кызлар таба: Касыйм һәм Миңҗиһан (1890), Фатыйх һәм Ләйлиҗиһан (1894), Нәбиулла һәм Бибиҗиһан (1899). Хәер, арада бер “сыңарлы” бала да туа, ул Миңлебикәнең бердәнбер кызы Нәфисә була.
Тора-бара яшь хатын йортта өстенлек ала. Сабыр, тыныч холыклы Миңлебикә исә барысына да түзә, кайгы-сагышын эченә җыя, тавыш күтәрми. Улы Габдулла, яшь әнкәнең кыерсытуына чыдый алмыйча, 14 яшендә яланаякка чабата киеп, өйдән чыгып китә. Нәфисә исә 17 яше тулар-тулмаста үзеннән 13 яшькә олы Ризаэтдин мөгаллимгә кияүгә чыгарга ризалык бирә. Аларның җиде уллары, ике кызлары туа. Мин — аларның җиденче, уллары. Бу хәлләрне исә миңа әниемнең олы абыйсы Гашигулланың кызы Сәкинә апа сөйләгән иде.

Габдрахман ХӘМИДИ.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy