Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Өлгермәдем...

Өлгермәдем...

Гөлсинә СӘЛАХОВА. Казан.
Гөлсинә СӘЛАХОВА. Казан.
26 июня 2017
796 карау
Әниемне җирләп, хәсрәтемнән җаным өзгәләнгән көннәрдә укытучым Кәшифә апа Бикчәнтәевадан хат алдым. Әниемнең кинәт вафатын ишетеп, кайгымны уртаклашкан, үзенә кайтырга чакырып язган иде Кәшифә апа. Бу хат мине тормышка кайтарды. Укытучым янына кайтып, тирән кайгымны уртаклашкач, миңа җиңелрәк булып китте.
 
И-и, гомерләр. Аннан соң да күпме сулар акты. Ә укытучым, хәтердә һаман да яшь, нәкъ безне укыткан елларындагы сурәтендә: кара костюмнан, ап-ак кофтадан, кара чәчләрен килешле итеп артка җыеп куйган. Шундый пөхтә, мөлаем укытучы апа каршы алган иде безне Буа районы Черки-Кильдураз урта мәктәбендә. 1953 ел бу.
 
Без — төрле авыллардан җыелган туксан бала яңа ачылган урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый башладык. Кәшифә Бикчәнтәева безнең класс җитәкчебез булды. Беренче күрүдән яраттык без аны. Үзе дә, дөньяларын онытып, безнең тормыш белән яшәде.

Дәрестән соң Кәшифә апа безнең янга, класска, кереп чыкмыйча өйләргә таралмый идек. Ул һәр көнне кемнең нинди билге алуын, начар билге булса, нинди сәбәп аркасында килеп чыгуын да тикшерә, кем дә булса берәр фәнне авыр үзләштерсә, ул укучы белән өстәмә эшли яки фән укытучысының булышуын үтенә. Еш кына, дөресләр башланганчы, өйгә бирелгән эшләрнең үтәлешен тикшерә, әгәр берәр бала начар укый башласа, ерак авыл дип тормыйча, укучының әти-әниләре янына барып сөйләшә иде. Мәктәп күләмендә газета беренчелегендә, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында классыбыз алдынгылыкны бирмәде, бердәм булуы белән аерылып торды. 
Кәшифә апа укыткан география дөресләрен көтеп ала идек. Аның таләпчән, ләкин гадел булуы ошый иде безгә.
 
Безнең Аксу авылы Черки-Кильдураздан егерме чакрым. Бер елны көннәр бик салкын торганлыктан авылыбызга айдан артык кайта алмадык. Шул вакытта Кәшифе апаның мунча ягып, безне юынырга чакыруы әле дә күңелдә якты хатирә булып яши. И-и, анда сөенгәннәребез!
 
Мәктәптән соң да без озак еллар буе укытучы апа белән араны өзмәдек, кайгы-шатлыгыбызны, уңышларыбызны уртаклашып, киңәшләр сорап хатлар яздык. Казанга килгән чагында Кәшифә апа мине күрми китми иде. Инде менә тормышымның иң авыр көннәрендә үзем аның янына кайттым. Китәргә вакыт җиткәч, укытучым: “Гөлсинә, мине җирләргә дә кайтырсыңмы?” — дип сорады. Әле генә газиз әниемне югалтканга, әнием кебек якын кешемнән бу сүзләрне ишетү миңа бик авыр булды. Шуңа күрә мин: "Яшәгез әле, апа, сезгә озын гомер телим”, — дидем. Берничә елдан яраткан укытучымның юбилеена кайттым. Көз. Айлы матур кич иде. Укытучым белән урамга чыктык. Ул тагын: “Син мине җирләргә кайтырсыңмы?” — дип соравын кабатлады. Бу юлы, бик авыр булса да: “Хәбәр итсәләр, әлбәттә, кайтачакмын”, — дип җавап бирдем. Бу сөйләшүдән соң байтак гомер узды.
Ул елны мин университетның Казаннан ерак булмаган фәнни-тәҗрибә участогында фәнни эшемә материал җыйдым. Арып-талып өйгә кайткан бер кичтә миңа Кәшифә апаның кинәт вафаты турында хәбәр иттеләр. Тизрәк вокзалга ашыктым. Тик төнлә Кильдураз ягына поезд юк иде.
 
 
Иртәнге поезд белән кайттым, ләкин соң иде инде: Кәшифә апамны кичә үк җирләгәннәр. Болай ашыгып күмүнең сәбәбе шул: ул елны җәй бик эссе торды. Ни генә булмасын, биргән вәгъдәмне үти алмаудан йөрәгем сызланды, гомерлеккә яра калды. Минем кебек соңга калып кайтучы туганнары, укучылары белән бергә Кәшифә апаның каберенә барып, аның белән мәңгелеккә хушлаштык.
 
Хәзер инде без, аның укучылары, барыбыз да диярлек лаеклы ялда. Очрашканда гел Кәшифә апабызны сагынып искә алабыз. Ә мин, соңгы юлга озатырга вәгъдә биреп тә, үти алмавым өчен укытучымнан гафу сорап, аның рухына дога кылам.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy